Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Архитектор хыялы

Архитектор хыялы

Кессоннар белән бизәлгән өч катлы арка, бик зур ишегалды-парк... Без – Казандагы Белинский урамында, 1938 елда авиация заводы хезмәткәрләре өчен төзелгән яшел йорт каршында. Бу йорттагы фатирлар колонналы, бизәкле, биек түшәмле, планировкасы да уңайлы. Монда югары җитәкчеләр дә, инженерлар да, гади эшчеләр дә яшәгән.

20 августа 2022

Сүз уңаеннан, яшел йортны тоткыннар төзегән дигән сүзләр йөрсә дә, чынлыкта аны комсомол төзелешендә катнашучылар салган. Тырышканнар, уңайлылык турында заманы өчен иң алдынгы күзаллауларны кулланып, булдыра алганча сыйфатлы итеп эшләгәннәр, чөнки бу кешеләр якты киләчәк төзегән бит!
– Бу – ул вакытта Казанда төзелгән иң зур йортларның берсе, архитектурасында шул чорга хас сыйфат – сугышка кадәрге оптимизм сизелеп тора, – дип каршы алды безне үзенең фатиры бусагасында Марсель Искәндәров. Дизайнер, архитектор, ул үзенең фәнни диссертациясен 1930 нчы еллар – «сталин» архитектурасына багышланган. Аның фикере буенча, архитектура һәм шәһәр төзелешен оештыру күзлегеннән караганда, бу урынны шәһәребездә тормыш өчен иң яхшы җир дип санарга мөмкин.
Менә алар карашны шундук үзенә җәлеп итә торган Тоскана ордеры колонналары! Затлы бизәк элементы булудан тыш, алар бүлмәне зоналарга бүлү өчен уңайлы алым – залда куыш урын ясала. Һәм бу һәр фатирда диярлек шулай эшләнгән! Ремонт вакытында калын буяу катламы астында кыйммәтле терраццо технологиясе буенча эшләнгән тәрәзә төпләре, юыну бүлмәсе идәнендә «метлах» плитәләре табыла.
ЕфремовАН00016
Ә инде идәннәрне ачкач, фатирның тарихы үзе яңа хуҗага «юллама» җибәргәндәй тоела. Ленд‑лиз буенча алынган Америка мае капкачы, тун биркасы, чыршы уенчыгы, «Белая ночь» хушбуе савыты, СССР белән Кытай арасындагы дуслыкны искә төше‑ рүче кысык күзле курчак, иске ачкыч һәм икра этикеткасы... Өстән генә караганда да әлеге өч бүлмәле фатирның элеккеге хуҗаларының начар яшәмәгәннәре күренә, бигрәк тә фатир‑ ның коммуналка булуын исәпкә алганда!
– Әйе, сиксән квадрат метрда үз вакы‑ тында унберләп кеше яшәгән, – дип сөйли Марсель. – Ләкин аерым фатирлар бирү дә булган. Завод директоры үзе башка җирдә яшәгән, ә монда, гади эшчеләр, инженерлар белән күрше булып, мәсәлән, аның урынбасарлары, баш бухгалтер торган. Ягъни бернинди дә сегрегация, аеру булмаган. Хәзер мондыйны күз алдына китерү дә авыр.
Яшел йортка алтмышынчы елларда газ кер‑ телә, ә аңа кадәр ризыкны иркен кухняларда примуста әзерләгәннәр. Йомычканы подъездда ук ярганнар – кайбер урыннарда әле хәзергә кадәр эзләре сакланган. Көек, корымны тышка чыгаруны вентиляциянең тармакланган систе‑ масы тәэмин иткән, шуңа күрә әле бүген дә монда суларга җиңелрәк кебек.
Күз алдына китерегез, 1938 елда бу фатирларда бәдрәф белән юыну бүлмәсе инде аерым булган. Соңгысында трап – тотылган су агып китә торган тишек булган, димәк, суны идәнгә агызырга да мөмкин – бу исә сыйфатлы эшнең тагын бер дәлиле. Керләрне чардакта киптергәннәр, фатирдагы кладовкадан тыш, подвалда һәр гаилә өчен әйберләрне саклау бүлмәләре дә бүленгән.
Әйе, йортның һәр метры кулланылган!
Сүз уңаеннан, подъездларны бизәүгә дә тиешле игътибар күрсәтелгән – идәне әлеге дә баягы терраццо технологиясендә эшләнгән, баскыч култыксасының киңлеге хәйран калдыра, ә тәрәзәләрне Рим әвернәсе формасындагы бизәк бизи…
Утыз сигезенче елларда әле массакүләм төзелешләр булмый, димәк, типлаштырылган планировкалар да юк. Конкрет бу йортта уникеләп төрдәге фатир бар – бер бүлмәледән алып алтыга кадәр. Һәм аларның һәркайсы үзенчә яхшы. Мәсәлән, монда хәтта бер бүлмәлеләрнең дә тәрәзәләре ике якка карый. Тагын бер сирәк очрый торган нәрсә – тәрәзәләрдән ачылган манзара: кая күз салсаң да – яшеллек.
IMG_7959
Әлеге фатирны хуҗа сак, игътибар белән ремонтлый, әмма «музей» итеп тә калдырмый. Утызынчы еллар архитектурасына, аңа тиешле игътибар күрсәтелгәндә, хәзерге шартларга җайлашырга җитәрлек потенциал салынган, дип саный архитектор. Безнең тормыш рәвеше үзгәрүгә бәйле уңайлылыкларны (әйтик, кер юу машинасын урнаштыру, гардероб бүлмәсе ясау) бу фатирларда хәл итеп була.
IMG_7949
IMG_7947
– Архитектор буларак мин әле күптән түгел генә бик уңайлы саналган йортларның ун-егерме ел эчендә физик яктан да, мораль яктан да бик тиз искерүен, картаюын күзәтәм. «Сталин» архитектурасын исә озак яшәргә, озак кына түгел, бик матур картаерга да сәләтле, дип саныйм.
Яшел йортта яшәүнең тагын бер бәхәссез өстенлеге – аны биләп алган тирәлек. Бүгенгә кадәр монда машина кую урынына кытлык юк, аның каравы алга киткән инфраструктура бар, ял итү һәм йөреп керү урыннары күп. Шул рәвешле, кечкенә микрорайон кысаларында гына булса да, аны төзүчеләр үзләренең якты киләчәк турындагы хыялларын тормышка ашыра алган.
Ольга Туманская
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: