Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Әти һөнәренә тугры калып...

Әти һөнәренә тугры калып...

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр... Кырлайга баргач, Тукайга ияреп, иң әүвәл аның табигатенә сокланасың. Аннан инде халыкның яшәү рәвеше, көнкүреше белән кызыксынасың. Бүген соңгысы бигрәк тә актуаль, чөнки авылларда эш урыннары бармак белән генә санарлык. Биредә исә бу проблеманы хәл итү юлын тапканнар.

19 июля 2022

Арча районындагы «Кырлай» агрофирмасын республикада да яхшы беләләр. Гаҗәп тә түгел: Татарстанда җитештерелә торган бәрәңгенең алтмыш процентын монда үстерәләр. Бәрәңге уңышын җыярга алар беренчеләрдән булып чыга, чөнки бик иртә өлгерә торган сортлар да бар. Мең гектар җирдән узган ел 251 центнер икенче икмәк җыеп алганнар. Былтыр бәрәңгене вакуумлап төреп сатуга чыгарганнар. Моннан тыш, чөгендер, кишер, кәбестә һәм бөртекле культуралар да үстерәләр.
«Кырлай» агрофирмасы карамагында бүген 10732 гектар җир бар. Нигездә алар халыкның пай җирләре. Агрофирма Арча районының ун авылында эшли. Димәк, бу авылларда буш җирләр юк дигән сүз, ә халкы эш белән тәэмин ителгән. Хуҗалыкта әлегә 94 кеше көч куя, аларның 37се үсемлекчелек өлкәсендә, 21 – терлекчелек тармагында.
«Кырлай» агрофирмасы авыл хуҗалыгы өлкәсендә күптәннән эшли. 2003 елда аны РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ул чакта «Сервис-Агро» ҖЧҖ директоры Габделхәй Кәримов оештыра. Ни кызганыч, Голландия, Германиягә барып, авыл хуҗалыгы тармагын өйрәнгән, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булган тынгысыз җитәкче Габделхәй Йосыф улы кинәт вафат була. Бүген аның эшен балалары дәвам итә.
– Әти исән чагында ук Арчага күченеп кайттык, гаиләм дә хәзер биредә яши, - диде Марат Кәримов. – Мин шәһәрдә туып‑үскән егет булсам да, кечкенәдән әти‑әни белән Арча районына кайтып йөрдек. Әти гаҗәп дәрәҗәдә кешелекле иде, без аның тәрбиясен алган балалар. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында укыганда ук Арча районының Наласа авылында урнашкан «Натуральный продукт» сөт комбинатында эшли башладым. Сөт сату нокталарын төзедек, кыскасы, авыл хуҗалыгы тармагын өйрәндем.
«Кырлай» агрофирмасына Марат Габделхәй улы 2018 елда килә. Аңлашыла, депутат буларак әтисенең вакыты тыгыз, ә авыл хуҗалыгы белән читтән торып кына идарә итеп булмый. Шуның өчен дә тәҗрибә туплаган егет агрофирманың эшен дәвам итү, үстерүне үз кулына ала.
– Август ае, урып‑җыю эшләре башланган иде, – дип дәвам итте җитәкче. – Иң беренче кырлар белән танышып чыктым. Менә шунда җир эшенә карата тагын бер кат ихтирам, мәхәббәт уянды...
«Кырлай» хуҗалыгы нигездә бәрәңге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Соңгы елларда терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагын да колачларга уйлаганнар.
– 2017–2020 елларга каралган капиталь төзекләндерү программасы буенча Иске Иябаш, Бирәзә авылларында 200 башка исәпләнгән сыер фермаларын яңарттык, – диде Марат Габделхәй улы. – Ә Яңа Кырлайда бәрәңге саклау базасын төзекләндердек. Әле менә Иске Иябаш авылында 1800 башка исәпләнгән мегаферма төзеп ятабыз. Ул заманча ферма булачак. Кыскасы, бер урында гына тормыйбыз, гел үсәргә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа технологияләрдән артта калмаска тырышабыз.
...Шәһәр балалары авыл тормышын кайдан белсен?! Гадәттә, без шулай дип фикер йөртәбез. Әтиләре һөнәрен дәвам итүче Кәримовлар исә моның киресен раслый. Белү генә түгел, алар аны күңел күзе белән дә күрә.
Фото «Кырлай» агрофирмасыннан алынды.
Реклама

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: