Авыл хуҗалыгында роботлы тормыш
Татарстанның агросәнәгать комплексы цифрлы технологияләр өчен чирәм җиргә тиң. Ләкин анда беренче шытымнар инде күренеп килә.
21 сентября 2022
Предприятие хезмәткәрләре микроклимат, җайланма, азык, су һәм процессның башка күрсәткечләре турында мәгълүмат туплана торган бердәм системага тоташтырылган. Нейрочелтәр йомыркаларны саный (99,8% төгәллек белән, ягъни кешегә караганда төгәлрәк), азык күләмен арттыру яки киметү кирәклеге турында хәбәр итә. Болар барысы да предприятиегә азыкта гына да елына йөз меңнәрчә сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, җитештерүдәге проблемаларны тиз арада хәл итү тәүлеклек артымны күбәйтергә һәм үлем-китемне азайтырга ярдәм итә.
ТАВЫКЛАР ҺӘРЧАК ЭЛЕМТӘДӘ
Мондый системалар Татарстанның иң эре кошчылык предприятиеләрендә, шул исәптән «Пестречинка»да инде берничә ел эшли. Әлеге системаларны урнаштыру һәм карап тору белән республиканың CloudD компаниясе шөгыльләнә.
– Без җитештерүдә катгый контроль таләп ителә торган теләсә кайсы юнәлеш белән эшлибез, бер-берсеннән дистәләгән чакрым ераклыкта урнашкан объектларны уртак челтәргә берләштерәбез. Ягъни сез бер үк кушымтада Мари Элдагы комплексыгыздагы хәлне дә, Чувашстандагысын да күрә аласыз, – ди CloudD ширкәтенә нигез салучы Руслан Кахаберидзе. – Безгә тармакның үзенчәлекләрен аңлау өчен берничә ел кирәк булды, ләкин, гомумән алганда, теләсә нинди ферма – мәгълүматлар җыелмасы ул. Урып‑җыю техникасы саны, җыеп алынган бодай күләме, ашламаларга чыгымнар, терлекләрнең баш саны арту яки үлем-китеме – барысы да мәгълүмат. Ә ул сезнең карамактагы бер мобиль кушымтада җыелганда, карар кабул итү тизлеге бик нык арта.
Әлеге плюслардан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең цифрлы юлга аяк басуы тармакка кадрларны да җәлеп итә, дип саный Кахаберидзе.
– Бүгенге яшьләр планшет тотып туган, диләр. Мәгълүматлар белән эшләү аларга аңлаешлы да, кызыклы да. Әнә шуның өчен егетләр предприятиегә килә һәм, процесс белән кызыксынып, эшкә кала, – ди Руслан Кахаберидзе. – Өлкән буын вәкилләреннән кайвакытта машиналар кешене эшсез калдыра кебек шикләр ишетәм. Калдырмаячак. Илдә һәм республикада аграр потенциал бик зур, эш бөтен кешегә дә җитә. Импортны алыштыру тенденцияләрен исәпкә алып, бу эшкә тизрәк тотынырга кирәк.
Компьютер программалары язучыларга да, фермерларга да консультатив ярдәм күрсәтү республика предприятиеләрендә автоматлаштыру процессларын тизләтү эшенә булышыр иде, дип саный Руслан Кахаберидзе.
– РФ Хөкүмәтенең 550 нче карары нигезендә, аграрийлар җитештерүне цифрлаштыру максатында субсидияләр алырга хокуклы. Ләкин моның өчен проектыңны якларга кирәк. Проектны язу гына да зур процесс – аны фермерлар үзләре генә эшли алмаячак. Без әлеге проектлау вазыйфасын үз өстебезгә ала алабыз, ләкин бу мәсьәләдә сорауларыбыз бар, алар белән хәзергә беркемгә дә мөрәҗәгать итеп булмый. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык‑ төлек министрлыгы каршындагы Республика мәгълүмат–исәпләү үзәге (РМИҮ) дә субсидияләр алырга ярдәм итә, әмма терлекчелек тармагына бәйле әзер проектларыбыз үтми – программа мөгезле эре терлеккә генә кагыла, – дип аңлата Руслан Кахаберидзе. – Бездә, мәсәлән, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды бар, ул кече һәм урта бизнеска булышлык күрсәтә, шул исәптән консультацияләр уздыра, федераль программалар буенча барлык сорауларга да бик тиз җавап бирә. Авыл хуҗалыгын цифрлаштыруда катнаша торган предприятиеләр өчен дә ник әле шундый ук структура булдырмаска?
ФЕРМЕР ЛАТЫЙПОВЛАР
РМИҮ мәгълүматларына караганда, сораштыруда катнашкан 290 Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең 90 га якыны исәп‑хисап эшләрен 1С системасында алып бармый һәм предприятие белән идарә итү системасын кулланмый. 180 хуҗалык 1С программаларын куллана, ләкин процесслар белән идарә итү өчен бер генә аккаунтлары бар. Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, Татарстанда аграр предприятиеләрне автоматлаштыру дәрәҗәсе түбән. Бу юнәлештәге төп каршылыклар исемлегендә – системаларның кыйммәтлеге һәм цифрлаштыруның өстенлекләре ачык күренмәү. Ләкин цифрлы эшчәнлек процессына инде берничә ел элек үк керешкән алдынгы хуҗалыклар да бар. Өстәвенә, алар арасында бу тармакның гигантлары дип саналмаган предприятиеләр дә очрый.
ТРның Биектау районындагы Латыйповлар фермасында 130 савым сыеры бар, аларны Lely роботы сава, ашата-эчертә. Сөтбикәләр аппарат белән саву урынына үзләре керә. Система шунда ук сөтнең составын һәм сыйфатын анализлый, стандартларга туры килмәгән сөтне аера, ачыкланган теге яки бу тайпылыш турында хуҗаларга хәбәр итә. Lely сыерларның авырлыгын, физиологик халәтен һәм хәтта күшәвен дә күзәтә. Хуҗалар иртә белән фермага сөт тапшырырга һәм робот әзерләгән идарә отчетын карарга гына килә.
– Без берничә ел чит илләргә йөрдек, Голландиядә, Германиядә булдык, төрле робот модельләрен карадык. Lely дигәнен сайладык. Әмма ул бик кыйммәткә төште, берничә дистә миллион сум тора иде. Ул чакта, 2019 елда, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы яхшы грантлар бирә иде, һәм без өченче омтылыштан мондый грантны алуга ирештек. Әнә шулай итеп без бу комплексны сатып ала алдык. Хакын чыгарыр өчен, тагын 10 ел эшләргә кирәк әле. Тик аны сатып алганга бер дә үкенмәдек, – ди Минсинә Латыйпова.
Йокы дигән нәрсәне дә, ял итүне дә белмичә, гел элемтәдә торган робот чиста станок белән генә сава, җиленгә юылмаган куллар кагылмый, бу исә хуҗалыкта яраксызга чыгарыла торган мал санын мөмкин кадәр киметә – өч ел эчендә өч кенә сыер көтүдән алына. Фермерлар сөтне Татарстан предприятиеләренә тапшыра. Шунысы гаҗәп: сыйфаты буенча ул хәтта тиешледән дә югарырак. Товар җитештерүчеләр мондый продукция сатып алуга өстенлек бирсәләр, ничек шәп булыр иде! Бу исә Латыйповларга Lely роботының хакын тизрәк чыгарырга һәм цифрлаштыруның чираттагы югарылыгына күтәрелергә булышыр иде, күңелләре белән алар моңа күптән әзер инде. Мондый тәвәккәл аграрийларның саны бөтен төбәк авыл хуҗалыгы тармагын цифрлы трансформацияләү өчен кирәкле дәрәҗәгә җитсен өчен, РМИҮ фермерларга берничә төрле мәгълүмати сервис сатып алуда ярдәм итүдән тыш, җитештерүчеләрне цифрлы эш режимына өйрәтә торган белем бирү программаларын да тормышка ашыра.
КВАЛИФИКАЦИЯ КҮТӘРҮ
– Терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә, ә инде механикалаштыру һәм транспортта бигрәк тә, бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрү, чыгымнарны киметү, әзер продукция күләмен арттыру өчен күп мөмкинлекләр бар. Минем укучыларым – авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар моны анык мисаллар белән раслый. Әгәр без цифрлы трансформацияне масштаблы процесс буларак күзаллыйбыз икән, сүз технология турында гына бармый, беренче чиратта ул – идарә итү культурасы турында да, – ди Мәскәү белгече, РМИҮнең белем бирү программалары тренеры Михаил Ясаков. – Шуңа күрә беренче һәм хәтта нуленче адым квалификацияне күтәрүдән гыйбарәт. Чөнки нәкъ менә шул кешеләр инновацияләр кертәчәк һәм цифрлы трансформацияне гамәлгә ашырачак, шул кешеләр үз эшләрендә яңа цифрлы ысуллар һәм технологияләр кулланачак. Шунлыктан, иң беренче чиратта, алар үзләренең гадәти, ияләнгән карашларын һәм культураларын заманча цифрлыга үзгәртергә тиеш. Безнең квалификацияне күтәрү программаларында (без инде ике зур төркемне укыттык) бу сорауларга 80% тан артык вакыт бирелә, чөнки болар – иң мөһиме һәм кирәклесе.
Әлеге программа буенча белем алучылар финанслау белән бәйле кыенлыкны һәм агросәнәгать комплексының сезонлы үзенчәлекләрен цифрлаштыруның төп киртәләре дип атый. Икенче урында – соңгы кулланучылар белән элемтә булмау. Автоматлаштырылган предприятиене кулланачак затларның ни теләгәнен белмичә торып, карар кабул итү шактый кыен.
– Татарстан аграрийлары цифрлаштыру мәсьәләләрендә алга киткән, әмма камиллеккә чик юк, – ди Михаил Ясаков. – Цифрлы технологияләр – киләчәк дигән сүз, агросәнәгать комплексы, динамиканы саклаган хәлдә, алга таба да бу юнәлешне үстерергә тиеш.
Ксения Сёмина
Фото: tatar-inform.ru
Добавить комментарий