Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Бердәм фикергә килик

Бердәм фикергә килик

Үзара үпкәләшеп кенә мәсьәләне хәл итеп булмый. «Татарстан» укытучылар белән ата-аналар арасында иң еш очрый торган үпкә һәм аңлашылмаучанлыкларны туплады һәм аларны, ике як фикерен дә исәпкә алып, хәл итү юлларын табарга тырышты. Бу эштә безгә КМТТУ-КАИ Лицей - Инженерлык үзәгендәге Махсуслаштырылган фәнни уку үзәгенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ксения Кузнецова һәм 8 сыйныф укучысының әнисе Резеда Җамалиева ярдәм итте.

22 ноября 2022

IMG_6542
Ксения Кузнецова,
укытучы
ОШАМЫЙ:
Ата-ана нәрсәнедер ачыкларга теләгәндә еш кына, сыйныф җитәкчесе янына килмичә, шундук директор яки завуч янына бара. Кайвакыт укытучы әлеге проблема турында берни белми, шул рәвешле ата-ана аны уңайсыз хәлгә куя.
Тагын әле ата-аналарның күпчелеге балаларын мөстәкыйльлеккә өйрәтми. 5–6 сыйныфта да баланың портфелен үзләре тутыра. «Дәфтәрең кайда?» - дип сорагач, бала: «Әни рюкзакка салырга оныткан», – дип җавап бирә.
Яисә билгеләрне чамадан тыш контрольдә тоталар. Ә бит билге – бик субъектив күрсәткеч ул. Бала үзләштергән белем исә теләсә кайсы билгедән дә мөһимрәк.
Кайберәүләре хәтта дүртле өчен ачулана. Әти-әнисе теләгән билгене алмаган укучыда истерика башлана, һәм бу бик начар. Балада перфекционизм тәрбияләргә кирәкми, ул тормышта комачаулаячак кына. Аны билгеләргә әллә ни игътибар итмәскә өйрәтергә кирәк.
ИДЕАЛЬ АТА-АНА:
Идеаль ата-ана – барыннан да бигрәк укучы һәм укытучы арасындагы үзара мөнәсәбәт булган укыту процессына тыкшынмыйча, балага дөрес юнәлеш бирүче ул. Бу, баланы мәктәпкә бирдең дә, аның турында уйламыйсың да, дигән сүз түгел. Балага ирек бирү, шулай ук җаваплылыкны үзенә алу мөмкинлеген тапшыру мөһим.
Әйе, балаларын Аллаһның кашка тәкәсе санаган ата-аналар да бар. Әлбәттә, без барыбыз да үз балаларыбызны яратабыз, әмма бу мәхәббәт аның сәләтләрен объектив бәяләү хисен томаламасын иде. Кайберәүләр кызы яки улына психологик ярдәм кирәклеген танырга теләми.
Ә бит иң мөһиме – үз балаңны башкалардан өстенрәк күреп, проблемалардан качарга тырышу түгел, бәлки аның өчен ничек яхшырак булуын уйлап гамәл кылу.
Укытучы ата-анага мөрәҗәгать итә икән, ул аларны гаепләргә омтылмый, бергәләп проблеманы хәл итәргә тырыша. Мәсәлән, укучы күчерергә ярата, ди. Моның сәбәбен ачыклау зарур: бәлки, ул аңламагандыр, бәлки, әзерләнергә өлгермәгәндер. Яисә ул дәрестә тәртип боза, ихтимал, ул үзенә күбрәк игътибар җәлеп итмәкче буладыр. Шунлыктан проблеманы хәл итү юлларын бергәләп эзләү мөһим.
«АТА-АНА – УКЫТУЧЫ» АРАСЫНДА ИДЕАЛЬ МӨНӘСӘБӘТ:
Баланы укуга илһамландырып, мөгаллим һәм ата-ана икесе бер фикердә булырга тиеш. Ә ата-аналар исә үзләре еш кына педагогның абруен төшерә: «Укытучының башы яшь, шуңа үзе дә бернәрсә белми ул», – кебек сүзләр ычкындыргалый. Ата-ана укытучыга хөрмәт белән карарга өйрәтмәсә, нинди ихтирам турында сүз булуы мөмкин?
ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР:
Элегрәк минем әти-әнием укытучыга шалтыратырга, бигрәк тә инде өй эше нинди булуын сорарга курка иде, моның башка килүе дә мөмкин түгел. Сыйныфташлардан сорашып белешәләр иде.
Хәзер исә укытучыга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, өй эшен сорау гадәти хәлгә әйләнде.
Болай булырга тиеш түгел. Укытучы да кеше, һәм аңа да ял кирәк.
IMG_6544
Резеда Җамалиева,
8 сыйныф укучысының әнисе
ОШАМЫЙ:
Күптән түгел генә шундый хәл булды: кызым рус теленнән йомгаклау контроль эшен (ВПР) начар язды. Укытучысы торгызып бастырган да аны бөтен класс алдында икеле капчыгы дип атаган. Кызым бик борчылды. Мин ул укытучыга түгел, сыйныф җитәкчесенә шалтыраттым һәм рус теле укытучысы белән сөйләшүен үтендем.
Бер очрактан соң мин уку процессына тыкшынмыйм. 3–4 сыйныфларда мин кызыма: «Синең тырышлыгың җитми», – дия идем. Ә ул күз яше аралаш: «Мин яхшы булырга бик тырышам, әмма бу мәктәп безнең бөтен мөнәсәбәтләрне боза», – диде.
Шулчакта мин хәттин ашуымны аңладым һәм: «Синең белемең – үзең өчен, ә менә үзем бирә алган бөтен нәрсәне – әхлакый, рухи кыйммәтләрне мин сиңа бирәчәкмен», – дидем. Ә уку эшләренә башка тыкшынмыйм.
ИДЕАЛЬ АТА-АНА:
Безнең мәктәптә кытай теле укытучысы бар, Лаоши исемле.
Ул гадел, балаларга һәрвакыт, сез күп нәрсәгә ирешәчәксез, һәркем үз сәләте һәм киләчәге белән туа, ди, аларда үз көчләренә ышаныч тудыра.
Мин барлык педагогларның да шундый булуын теләр идем.
«АТА-АНА - УКЫТУЧЫ» АРАСЫНДА ИДЕАЛЬ МӨНӘСӘБӘТ:
Бала мәнфәгатьләре истә тотыла икән, димәк, идеаль. Билгеләр аркасында аның психикасын бозарга кирәкми. Аның мәктәптән башка да ниндидер спорт секцияләре, музыка түгәрәкләре һ.б. да бар бит әле. Мөгаллим һәм ата-ана тандемы беренче чиратта бала файдасына булырга тиеш.
Совет педагог-новаторының бер цитатасы белән тәмамлыйсым килә: «Минем ышануымча, педагогика бөтен кеше – укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә фәнгә әйләнергә тиеш», – дигән ул.
ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР:
Мин үзем совет мәктәбендә тәрбияләнгән кеше, һәм безнең өчен педагог һәрвакыт хаклы иде. Укытучыларның күрәләтә хаталарына юлыкканчы, мин шул фикеремдә тордым әле. Әмма педагогның хаксыз икәнен белгән очракта да хөрмәт барыбер сакланырга тиеш. Укытучы – укытучы инде ул. Әгәр ошамый икән, ачуланудан файда юк, башкасына алыштырсаң гына.
Соңгы елларда укытучыга мөнәсәбәт ничек үзгәрдеме? Һәрвакыт күзәтәм: укытучыны гел тикшерәләр – нинди ул, гаиләсе нинди, кайларга барырга ярата. Социаль челтәрләргә рәхмәт. Бөтен кеше бөтен нәрсәне белеп тора хәзер.
Аның үз тормышында ниләр эшләве миңа мөһим түгел, мине аның нинди педагог булуы һәм үз вазыйфасын ничек башкаруы гына кызыксындыра.
ГАИЛӘ ҺӘМ МӘКТӘП
IMG_2769
TeamSoft компаниясе бизнес-тренеры Гүзәл Хисмәтуллина укытучылар, ата-аналар һәм балаларга «мәктәп өчпочмагында» ничек тату яшәү һәм бер-берсенә үз эшләрен башкарырга комачауламау турында сөйли.
БАЛАНЫ КОЧАРГА ТЕЛӘГӘНДӘ
– Дус кызымның улы белән сөйләшәм: «Ел ахырына әти белән әни бөтенләй бәйдән ычкына, «Ел азагы, ел азагы!» дип теңкәмә тияләр. Ул бит алар өчен – ел азагы, ә минем өчен бәлки ел тәмамланмыйдыр, барысы да башлана гынадыр әле!»
Беләсезме, бу сүзләреннән соң минем аны кочаклап аласым килде!
АТА-АНА БЕЛӘН УКЫТУЧЫ ДА – КЕШЕ БИТ
Мин бала чакта әти‑әнием «Семья и школа» журналын алалар иде. Дөресен генә әйткәндә, аны күбрәк мин – мәктәптә укучы үсмер кыз укый идем. Анда үземне кызыксындырган сорауларга җавап табам, ә иң мөһиме, кинәт кенә ата‑ана һәм укытучының да кеше икәнен, аларның да безнең белән проблемалары булуын һәм шул хакта журналга хатлар язуларын ачыкладым. Шул мизгелдән минем әти‑әнигә һәм укытучыларга мөнәсәбәтем үзгәрде. Алар да кешегә әйләнде.
МӘКТӘП ӨЧПОЧМАГЫ
Гаилә һәм мәктәп: ата‑ана – бала, ул ук укучы – укытучы.
Өчпочмак.
Өчәүләшеп дуслашып караганыгыз бармы?
Бик катлаулы, шунлыктан бик сирәк очракта гына булырга мөмкиндер.
Бөтенесе бер-берсеннән нәрсәдер өмет итә.
Уртадагысына иң кыены, аңа ике яклап басым ясыйлар.
Ә басым ясаганда без нишлибез?
Әлбәттә, каршы торабыз.
Алайса басачаклар.
Ә болай үзе барысы да бик гади булырга тиеш кебек: ата-ананың бурычы – ярату, укытучыныкы – укыту, баланыкы – үсү, рухи яктан җитлегү, чөнки ул физик яктан болай да үсәчәк, ә менә рухи яктан ничек җитлегүе күпчелек очракта ата‑ана һәм укытучылар тудырган мохиткә бәйле.
АТА-АНАЛАР ЧАТЛАРЫ
Әмма үзеңә кадерле кешене ярату шатлыгы бөтен нәрсәне контрольдә тотарга тырышу аркасында юкка чыга.
Әти-әнигә бөтен нәрсәдән хәбәрдар булу кирәклеген искәрдегезме?
Нәкъ менә шуңа күрә ата-аналар чатларында активлык гаять зур да. Барысы да нәрсәдер ачыклый, контрольдә тота һәм сөйли, кай‑ чагында исә кичекмәстән чара күрүне таләп итә.
Бервакыт дус кызым белән кафеда очраштык. Телефонга күз салмыйча гына, 40 минутлап каһвә эчтек. Шул арада телефонындагы ата-аналар чатына 116 хәбәр килгән.
– Укыма! – дим.
– Ничек инде укымыйсың? Берәр мөһим хәбәр булса!
Һәм менә шундый – мәгълүматка муеннан чумган ата‑ана нинди яратуга сәләтле була алсын икән ул?
Әйе, тыныч әти‑әни генә файдалы була ала.
Ә без онытабыз һәм контрольне һаман көчәйтәбез, борчылганнан борчыла барабыз.
Ярсыйбыз, аннары тынычланабыз – һәм барысы да яңадан башлана.
ГЕЛ ГАЕПЛЕЛӘР
Һәм әлбәттә инде, укытучылар. Үз һөнәрен яратучылар һәм бигүк үз итеп бетермәүчеләр. Арыганнар, бик сирәк кенә ял итүчеләр, интегүчеләр, һәрвакыт кемгә нәрсәдер тиешләр.
Администрация таләп итә, ата-аналар таләп итә, балалар исә бөтенләй бәйдән ычкынган. Һәм алар ук барысына да гаепле. Алар да кеше.
Соңгы елларда укытучы һөнәренең дәрәҗәсе арттымы?
И-их. Укытучыга мөнәсәбәт үзгәрде. Һөнәргә мөнәсәбәт үзгәрде.
Кем алар яклы?
Аларга кем ярдәм итә ала?
Ата-аналар булышырга тиештер кебек, чөнки максат бер бит. Тик юк. Максатлар бер, позицияләр төрле, һәм әлеге позицияләрдә һәркем кемгәдер нәрсәдер тиеш.
ЭМОЦИОНАЛЬ СИЗГЕРЛЕК
Без барыбыз да сабый идек.
Без барыбыз да үсеп җиттек.
Шулай булган һәм булачак та! Әмма, үсеп җиткәч, без оныта башлыйбыз.
Һәм аннары безгә – әти-әниләргә, укытучыларга – үзебезнең кинәт үсеп җиткән балаларыбызны аңлау катлаулана.
Без эмоциональ сизгерлегебезне югалтабыз.
Беренче планга ярсу хисе чыга, һәм ул җавап итеп баланың да ачуын кузгатырга мөмкин.
НИШЛӘРГӘ?
Бер-береңне ишетергә, аңларга тырышырга.
Бернинди системага да карамастан...
Аерым бер ата‑ана – бала/укучы – укытучы: барыбызның да бер көймәдә утыруын һәм 11 ел буе бергә йөзәргә туры киләчәген хәтердән чыгармау мөһим; һәм шул 11 ел буе без йә җаваплылыкны бүлешәбез, таләп итәбез һәм территория бүләбез яисә инде үзара килешәбез дә, әти‑әни – ярата, укытучы – укыта, бала исә – үсә, җитлегә. Һәм тагын бернәрсә. Бер-беребезгә ярдәм итәргә сүз бирик. Һәм үз эшебезне намус белән башкарырга тырышыйк.
Һәм башкаларга үз эшен башкарырга комачауламаска вәгъдәләшик.
Фото: Ксения Кузнецова һәм Резеда Җамалиева архивыннан, Ната Смирнова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: