Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Без һәм Шәймиев

Без һәм Шәймиев

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең 2007 елның 23 августындагы УП‑453 номерлы Указына ярашлы рәвештә оеша һәм 2007 елның 1 октябрендә ФСХнең 18 нче Районара инспекциясендә теркәлә. Коры саннар артында – кызыклы һәм бай журналист тормышы. Минтимер Шәймиев журналистлар белән һәрвакытта җылы, дустанә мөнәсәбәтләрдә, һәм бу Президент пулына гына кагылмый. Һәр журналистның диярлек төрле очрашулардан, яңа объектлар ачылышыннан, презентация һәм бүләкләү тантаналарыннан «Шәймиев белән мин» сериясенә караган берәр фотосы бардыр, мөгаен. Шуларның кайберләрен без бүген сезнең хозурга тапшырабыз. Үзегезне табып, шул вакытларны исегезгә төшерегез әле – бу бит сезнең Татарстан Президенты белән аралашу форсаты туры килгән шәхси журналист тарихының бер өлеше.

01 октября 2022

2_Каз аэропорт 2008
Журналистлар республика Президентын аэропортта каршы ала. 2003 ел.
3_2011 Болгар журналисты 4
Аэропортта кунаклар көткәндә. 2004 ел.
4_в Татмедиа 23072004 0065
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында кунакта. 2004 елның 23 июле.
5_AI3I0300
«Шәймиевкә... Шәймиев турында мәзәк сөйләдем». «Татар-информ» МА генераль директоры Шамил Садыйков (сулда). 2017 ел.
6_или эту_Лисицин Ярославская область, 19052004 059
Татарстан Матбугаты көнендә ММЧ урамында ТНВ телеканалыннан бүләк тапшыру. 2004 елның 19 мае.
7_14 2010 30апр Болгар
Болгарда Президент белән истәлеккә фотога төшү. 2010 елның 30 апреле.
8_2010 с журналистами
Без һәм Минтимер Шәймиев. Матбугат конференциясеннән соң. 2010 елның 23 гыйнвары.
Фотолар ТР Дәүләт Киңәшчесе матбугат хезмәтеннән алынды.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: