Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Безнең егет

Безнең егет

Моннан ун ел элек Риналь Мөхәммәтов һәм аның «Сары асфальт» медиапроекты буенча коллегалары «Кара инде» җырын яздыралар һәм «Евровидение»гә җибәрәләр. Милли көй сөючеләргә җавап килми. Әмма бу, хәер, киләчәктә популярлык казаначак актёрның музыкаль иҗатка тартылуына берничек тә тәэсир итми.

16 июня 2022

Якташыбызга беренче танылу 2013 елда «Три мушкетёра» фильмы чыкканнан соң килә. Режиссёры – Сергей Жигунов. Татарстандагы Алексеевское бистәсендә туып‑үскән яктабышыбыз 23 яшьлек Риналь Мөхәммәтов анда Д'Артаньян ролен уйный. Фильмның экранга чыгуын салкын каршы алалар, әмма үзенчәлекле харизмага ия яшь актёрның сөйкемле елмаюын тәнкыйтьчеләр дә, тамашачылар да истә калдыра. Ринальнең чынлыкта экрандагы (китаптагы) герой кебек үк әз генә тотлыгуы да мушкетёрга үзенчәлекле фыртлык өсти.
ru-wikipedia.xyz
«Гомерем буе тотлыгу белән көрәшәм!» – ди артист үзенең бер әңгәмәсендә. Әлеге көрәш аның язмышында күп нәрсәне хәл итә. Бүген Мөхәммәтовның портфолиосында төрледәнтөрле кино һәм театрда уйналган берничә дистә роль, аларда сөйләм телендәге җитешсезлек бөтенләй сизелми. Әмма 1990 нчы еллар ахырында кечкенә генә бистәдә туып-үскән, җитмәсә тотлыгуы да комачаулаган егеткә үзенең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү җиңел булмый. Үсмернең иҗатка омтылышын кайчандыр район мәдәният йорты сәхнәсе йолдызы булган бабасы хуплый.
Алексеевскидан МХАТ сәхнәсенә менү – гаять көчле сикереш. Күпмедер дәрәҗәдә Ринальгә әлеге дә баягы тотлыгуы ярдәм итә. Театр сәхнәсендә карьера төзүгә җөрьәт итмәгән егет, мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан театр училищесының эстрада-цирк бүлегенә укырга керә. Леонид Енгибаров иҗатына сокланып, Риналь дә клоун булырга хыяллана башлый. Әмма бервакыт ул көтмәгәндә генә күренекле режиссёр Кирилл Серебренниковның студиясенә укучылар кабул итүе турында ишетеп ала. Риналь тәвәккәлли – һәм керә. Ул чакта бер урынга 400 кеше туры килгән, дип сөйлиләр.
Ун ел эчендә Мөхәммәтов Серебренников спектальләрендә Бондарчук блокбастерларында, тагын берничә популяр сериалда уйнарга өлгерә. «Мушкетёр»лар кебек үк, әлеге проектларның күбесен тамашачылар аңлап җиткерми һәм кабул итми кала. Әмма бу  Ринальне артык борчымый. Үзен ул һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек бирә һәм битараф калдырмый торган фильмнарда уйныйм, дип саный.
2018 елда экранга «Временные трудности» картинасы чыга. Реаль вакыйгаларга нигезләнеп ясалган ДЦП диагнозлы малай турындагы фильм ул. Анда әти кешенең диагнозны танырга теләмичә, малайны кырыс һәм газаплы күнегүләргә дучар итүе турында сөйләнә. Малай үсә һәм Россиядә иң күренекле маркетологларның берсенә әверелә. Фильмда төп рольне Риналь Мөхәммәтов уйный. Җәмәгатьчелек «Временные трудности» фильмын авыр кабул итә, фильм төшерүчеләрне көч куллануны пропагандалауда һәм әлеге диагноз куелган кешеләрнең проблемаларын бөтенләй аңламауда гаепли. «Минем өчен героем гына мөһим иде. Мин аның үсешенә, үҗәтлегенә, үз‑үзе белән көрәшенә сокландым», – дип сөйли Риналь бер әңгәмә вакытында.
Быелдан актёр «Подари жизнь» фонды химаячесе булды. Күптән түгел генә аның сүзләренә һәм музыкасына төшерелгән «Запах эвкалипта» клибы дөнья күрде. Төп рольләрдә Риналь әлеге фонд ярдәме күрсәтелә торган 14 яшьлек малай белән кызны төшерә.
Мөхәммәтовның иң танылган рольләренең берсе – Бондарчукның «Притяжение» фильмындагы Хэкон роле. Башка галәмнән килгән Хэкон үзенең сөйгәне – Җир кызы Юлияне коткару өчен үзен корбан итә. Үз юлы белән баручы, һәр яңалыкка ачык, һәрвакыт музыка, театр һәм кинодагы рольләре белән экспериментлар ясарга яратучы Ринальнең үзенә дә ниндидер башка планета сыйфатлары хас кебек. Әңгәмәләренең берсендә ул мондый фикер дә әйтә: «Әгәр клоуннар биргән интервьюларга игьтибар итсәгез, алар мәхәббәт турында күп сөйли. Шуңа күрә мин актёр булуга караганда, күбрәк клоун, ахрысы».
Фото: ru-wikipedia.xyz, «Три мушкетёра» фильмыннан кадр, 2013 ел

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: