Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Безнең ишегалды бөркетләре

Безнең ишегалды бөркетләре

Бу ишегалдына керүгә, аның үзенчәлекле булуын аңлыйсың. Йорт фасадын мурал – канатларын җәйгән Ту‑160 стратегик бомбардировщигы бизи. Керә-керешкә атаклы авиаторларның исемнәре язылган стенд каршы ала. Биредә язмышларын күк белән бәйләгән кешеләр яшәгән, гаилә корган, балалар үстергән.

21 августа 2022

Фото графити
Бөтен ишегалды белән җыелып фильмнар караган чакларны хәтерлим әле мин! Әнә тегендә, уртадарак, экран урнаштырыла, киномеханик будкасы белән эскәмияләр куела иде. Бераз арырак – зур чәчәк клумбасы. Әлбәттә, спорт мәйданчыгы да бар иде…
КФУ доценты Борис Эйдельман әлеге ишегалдындагы йортта үскән. Казан авиациясе белән бәйле атаклы кешеләр, шул исәптән үзенең әтисе – авиатөзелеш заводы директоры Виталий Копыловның урынбасары Михаил Эйдельман турында ул бик күп сөйли ала. Чөнки ишегалды – иң әүвәл кешеләр дигән сүз ул. Танылган очучы-сынаучылар Борис Машковцев, Василий Демидов, Николай Губин, Әнвәр Кәримов (ул космонавтлар отрядында Юрий Гагарин белән бергә әзерлек узган) – бу әле йолдызлы исемлекнең бик аз өлеше генә.
– Биредә дусларча күршелек атмосферасы хөкем сөрә иде – бер‑берсе белән әдәплелек өчен генә исәнләшмиләр, алар чыннан да бик күп аралашалар, бергә эшлиләр, гаиләләре белән дуслашалар, бер-берсенә кунакка йөрешәләр.
Ишегалды тарихының иң истәлекле вакыйгаларыннан берсе – Мария Абрамовна Машковцева фатирында оештырыла торган музыкаль салоннар. Ире кебек үк кызыклы шәхес, үз фатирында җылы мохит тудыра ала торган хуҗабикә була ул. Бу фатирда кино йолдызлары, танылган композиторлар, җырчылар кунак була.
– Әти бу кичәләрдә еш кына тамада булды. Ул кечкенә, җыйнак кына гәүдәле Александра Пахмутованың рояль янына килгәч ничек үзгәрүе, Людмила Гурченконың ул вакытта әле ире булган Иосиф Кобзоннан мәзәкләп көлүе турында сөйләргә ярата иде…
_1012732
Марина Демидова һәм Борис Эйдельман – атаклы авиаторлар ишегалдында яшәгән шәхесләрнең варислары.
Борис Эйдельман безгә подъездның нәкъ мурал астына туры килгән тимер ишеген ача. Гагарин урамындагы 105 нче йорт, дүртенче кат... Кайчандыр мондагы бер бүлмәле фатирда, мөгаен, ишегалдының иң атаклы кешесе – хатыны һәм ике кызы белән Василий Сталин яшәгән.
Подъезд Сталина1
Хәрби‑һава көчләре генерал-лейтенанты, Иосиф Сталинның кече улы. Бер катка югарырак танылган очучы Әнвәр Кәримов яшәгән.
– Василий Иосифович турында мин туганым Маша Кәримовадан ишеттем – алар үзара аралашканнар. «Башкала журналистлары аның турында дөреслекне белергә телиләр икән, килсеннәр һәм белсеннәр!» – дип ачулана иде ул, Василий Сталин турында сәрхүш булган дип язган һәр мәкаләне укыган саен.
Чыннан да, ишегалдында яшәүчеләрнең истәлекләренә караганда, генералиссимус улының портреты бераз башкачарак күзаллана: тыныч, акыллы, гади, тыйнак, ачык йөзле... Тагын бер кызыклы көнкүреш детале – ашарга әзерләргә ярата.
«Маша, мин бүген сезне шундый тәмле сациви белән сыйлыйм әле!» – дип исәнләшә Василий, күршеләрен баскычта күргәч. Чыннан да, кич белән хатыны Мария белән, кайнар ризык күтәреп, кунакка керәләр. Кичке аштан соң беркайчан да савыт‑саба юмыйча китми ул. «Ярар инде, кирәкмәс иде!» – ди Мария Кәримова. «Маша, су нерв системасын тынычландыра», – дип җавап бирә Василий.
Күршеләр бары бер генә тапкыр Василий Сталинны барлык сугышчан бүләкләре беркетелгән формада күрәләр – аңа хәрби киемдә халык каршында күренергә тыелган була. Бу сынау очышы вакытында егылып төшкән Ту‑16 самолеты экипажын соңгы юлга озаткан‑ да була. Командиры Әнвәр Кәримов булган экипаж. «Иртәгә мине Себергә җибәрсәләр җибәрерләр, әмма мин дустымны парад киеменнән озатырга тиеш», – дип нык тора ул чакта Василий. Бу фаҗигале очышта Василийның дусты – экипаж штурманы, өч Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Демидовның гомере өзелә. Аның оныгы Марина Демидова, атаклы бабасының истәлеге итеп, фатирындагы кунак бүлмәсен тулысынча ничек булган шулай саклап калган. Бүлмәнең уртасында түгәрәк өстәл тора.
– Бу кунакчыллык символы – бабайның экипажы бик дус була һәм еш кына әлеге өстәл янында җыела, – дип сөйли Марина. – Ләкин мин шәхсән үзем, кечкенә булу сәбәпле, башка сос‑ тавны истә калдырдым – ирләре үлгәннән соң да дуслыкларын дәвам иткән сынаучы-очучыларның тол хатыннарын. Сүз уңаеннан, ирләреннән калган автомобильләрне йөртергә өйрәнү өчен, алар курсларга да барысы бергә язылды. Әбием «Волга» машинасын йөртә иде.
_MG_7362
Бүлмә вакыт машинасы кебек безне 1950 нче елларга алып китә: агач идән, бизәкләп ясалган түбә, иске фотосурәтләр куелган буфет, Кытай келәме һәм ул вакытлар өчен зур байлык – люстра. Василий Степанович кибеттә сатып алган люстраны иптәше белән ломга асып алып кайткан.
– Кайчандыр йорт каршында шугалак бар иде, аннан да иртәрәк – сазлык, анда көймәдә йөри идек! – дип искә ала Марина Ринатовна. – Бүген монда сквер ясарга ниятлиләр. Бу җирләрне берничә мәртәбә төзелеш өчен алырга тырышып карадылар, безнең ишегалды халкы яклап кала алды. Күрәсең, мондый бердәмлек тә безгә әбибабаларыбыздан мирас булып күчкәндер.
Үз ишегалларын алар нәкъ шулай – «Авиатор» дип атаган. 2019 елда энтузиастлар тырышлыгы белән һәм ишегалларын төзекләндерү буенча президент программасында катнашу нәтиҗәсендә әлеге йорт яны территориясе үзгәреш кичерә башлый. Хәзер монда яңадан тормыш кайный: самолет формасындагы балалар мәйданчыгында сабыйлар мәш килә, үсмерләр спорт почмагын үз иткән, ә өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен агач күләгәсе астында эскәмияләр тезелгән.
Ольга Туманская
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: