Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Бөтен мәктәпләр дә яхшыга әйләнгәч

Бөтен мәктәпләр дә яхшыга әйләнгәч

Амбициоз отличник, ныклы ударник, өчлегә сөйрәлүче. Сүз укучылар турында түгел, мәктәпләр хакында бара. Алар, мәктәпләр, үзләренең укучылары кебек үк, гел үрнәк генә булмый. Ә хәзер күз алдына китерегез: иң начар мәктәпләрне иң яхшылар дәрәҗәсенә күтәргәч, җәмгыятебез нинди отышта калачак? Фантастика диярсезме?

22 ноября 2022

Башта бер очрак турында. Ләйсән Новикова* гаиләсе дүрт ел элек кечкенә генә шәһәрдән Казанга күченеп килә. Андагы гап-гади мәктәптә кыз яхшы билгеләренә укый. Ә башкаладагы абруйлы гимназиядә укый башлагач, беренче уку елында көчкә «канәгатьләнерлек» билгеләренә өлгерә. Укыту дәрәҗәсе кебек үк, таләпләр дә элеккеге мәктәбе белән чагыштырырлык булмый.
Күпме күз яше һәм өстәмә дәресләр... – моны бары тик ул үзе һәм әнисе генә белә. Хәзер инде, өч ел узганнан соң, Ләйсән бу турыда дулкынланмыйча, тыныч кына сөйли ала.
– Мин бары тик күченеп килгәч кенә мәктәптә укырга кирәклеген һәм укыганда укытучының белем дәрәҗәсеннән бик күп нәрсә торганлыгын аңладым.
Ләйсән миңа МДУ студенты билетын күрсәтә – мөгаен, аның хаклы булуына иң көчле дәлил шулдыр. Дүрт ел эчендә ул табигать фәннәрен тырышып үзләштерә, һәм бу аңа, БДИны шәп билгеләргә генә тапшырып, илнең иң абруйлы вузларының берсенә укырга керергә мөмкинлек бирә.
Хеппи-энд? Алай ук түгел. Дусты Марина Мәскәү вузы турында Ләйсәнгә караганда да күбрәк хыяллана. Җитмәсә үзе отличник та – шул, элек Ләйсән яшәгән шәһәрдә. Ләкин алар Казанга күченми, һәм БДИ кызның бөтен хыялларын пыран‑заран китерә.
– Марина миңа караганда сәләтлерәк тә әле, – дип борчыла Ләйсән дус кызы өчен. – Мәктәптән тора...
АРТТА КАЛУЧЫЛАР ӨЧЕН ФОРСАТ БУЛАРАК «500+»
Бөтен мәктәпләр дә иң яхшылар рәтенә күтәрелсен һәм баланың киләчәге белем бирүнең түбән сыйфатына бәйле булмасын өчен, артта калучы мәктәпләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «500+» федераль проекты барлыгын ачыклыйбыз. Узган ел Татарстан да әлеге проектка кушыла.
Үз мәгариф проектларын бөтен илгә таратырга лаеклы, дистәләгән мәктәбе (Казандагылар гына түгел!) Идел буе федераль округы һәм хәтта ил буенча тотрыклы рәвештә беренчеләр исемлегенә кергән республиканың монда ни катнашы бар, дип сорарсыз сез.
Россия һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган һәм БДИны 100 баллга тапшырган укучылар да республикада бишәүунау гына түгел. Ә бер ел элек август педсоветында Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткәнчә, дөньяда иң яхшы нәтиҗәләрне Татарстанның туксанга якын мәктәбе (!) күрсәтә.
Ләкин башка статистика да бар, анысы алай ук сөенечле түгел. Республикадагы абруйлы һәм уртача саналган мәктәпләрдән тыш, «500+» проектына кергән вакытта бездә якынча иллеләп мәктәпнең күрсәткечләре мактанырлык түгел иде. Аларның эш нәтиҗәләре мәгариф рейтингларында Татарстанны тотрыклы рәвештә төпкә сөйри торган балласт санала. Ярар, рейтингларга да кул селтик, ди. Көчле мәктәпкә эләкмичә, начаррак мәктәптә укыган күпме Маринаның үз хыяллары белән хушлашырга мәҗбүр булуын кемнеңдер кайчандыр санаганы бармы икән? Өстәвенә, кайда яшәвенә һәм укытучылар коллективының һөнәри әзерлеге нинди булуына бәйсез рәвештә һәр баланың лаеклы белем алырга хакы бар.
Шуңа күрә түбән нәтиҗә күрсәткән мәктәпләрне тиешле дәрәҗәгә күтәрергә дигән бурыч туа да.
КЕМНЕ БУКСИРГА АЛЫРГА?
Россиядә «500+» проектына старт 2020 елда бирелә. Әмма илнең барлык төбәкләре шунда ук бу идеяне күтәреп ала һәм проектка керә дип әйтү хакыйкатькә туры килеп бетми. Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев та яшерми: проектка барысы да кушылмаган. Сәбәбе аңлашыла: республикаңда яисә өлкәңдә проблемалы мәктәпләр бар дияр өчен дә кыюлык таләп ителә. Һәм балаларның язмышы уңышлар турындагы теләсә кайсы отчеттан да мөһимрәк булуын аңлар өчен дә. Татарстанда, бәхеткә, моны аңлыйлар – республика бер елдан соң проектка кушыла.
Бездә ничә мәктәпне буксирга алырга һәм тиешле дәрәҗәгә күтәрергә карар кылына соң? Узган ел республикада андыйларның саны 24 кә җыелган. Кандидатларны федераль дәрәҗәдә билгеләделәр, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Эшләрен яхшыртырга тиешле уку йортларын атамыйбыз. Һәм эш эксперимент өчен мәҗбүри булган конфиденциальлектә генә түгел. Күп кенә мәктәпләр үзләренең урнашу урыны, финанс һәм башка сәбәпләр буенча баштан ук лидер һәм хәтта урта хәлле уку йортлары белән тигез шартларга куелмаган.
24 мәктәп арасына кергәннәрнең күбесе, мәсәлән, авыл җирендә урнашкан, дип хәбәр итте ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методика эшләре буенча проректоры Гөлнара Сагиева. Аңлатып була: авылларда һәм зур булмаган бистәләрдә педагогик кадрларга кытлык зур. Хәер, шәһәр мәгариф учреждениеләре дә әлеге программага кергән, алай гына да түгел, дүртесе – Казанныкы. Федераль проекттан тыш, программаның төбәк аналогын эшләтеп җибәргәннәр. Аның буенча, дип аңлатты Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, тагын сигез мәктәп эшли.
ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ – АДРЕСЛЫЛЫК
Хәзер артта калучы мәктәпләрнең тиешле дәрәҗәгә ни рәвешле күтәрергә ниятләүләре турында сөйлик. Мөгаен, проектның төп үзенчәлеге аның адреслы булуындадыр. Һәр мәктәпкә куратор билгеләнә – кагыйдә буларак, бу уңышлы мәгариф учреждениесе директоры яки аның урынбасары. Тагын бер мөһим момент: кураторны мәктәп урнашкан районнан сайлап алалар. Бу аңлашыла да: әгәр күрше мәктәп яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган икән, димәк, аның урындагы авырлыкларны җиңү буенча конкрет тәҗрибәсе бар.
Әлбәттә, һәр конкрет очракта педагогка – уңышка ирешергә, ә мәктәпкә яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә аяк чала торган сәбәпләр дә бар. Берсенә – техник яктан начар тәэмин ителү, икенчеләренә – кадрлар кытлыгы, өченчесенә – квалификациясенең түбәнлеге, дүртенчесенә югарыда аталган факторлар барысы бергә комачаулый. Конкрет мәктәпләргә хас аерым үзенчәлекләр дә бар. Мәсәлән, телне белеп бетермәү киртә булырга мөмкин, бу мәктәптә мигрант гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар күп булган очракта. Яки имин булмаган социаль мохит.
– Мәктәпнең перспективада нинди конкрет максатка ирешергә тиешлеген аңлавы зарур, югыйсә уңыш казану мөмкин түгел, – ди Гөлнара Сагиева.
Чаралар стратегиясе дә шуннан чыгып сайлана: якындагы өч‑биш елга үсеш концепциясен проектта катнашучы мәктәп җитәкчесе куратор белән бергә эшли. Әлбәттә, урта сроклы программа да бар – якын араларда уздырылырга тиешле чаралар планы.
Андре Анри Даргелас_Кругосветное путешествие
ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ҮСЕШ НОКТАСЫ
Нинди чаралар соң ул? Монда да күп нәрсә конкрет мәктәп проблемаларына бәйле. Артта калучылар күп булса – аларның һәркайсы өчен индивидуаль дәресләр планын әзерлиләр, шул ук вакытта һәркем махсус үсеш көндәлеген алып бара. Әгәр укытучының квалификациясе җитеп бетми икән, аның өчен өстәмә белем бирү системасы формалаша (квалификация күтәрү программаларына бүген кытлык юк, күбесен интернеттан табып була). Директор һәм завуч өчен аерым укыту программалары эшләнгән. Кураторлар, үз чиратында, аларга үсеш нокталарын билгеләргә һәм конкрет проблемаларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә. Мәсәлән, мигрант балалар күп булган мәктәпләрдә класстан тыш эшне җанландырырга тәкъдим ителә – экскурсия, концерт, спектакльләр хисабына. Болар барысы да укучыларга рус телен үзләштерергә ярдәм итәчәк...
Социаль мохит имин булмаган районнарда урнашкан мәктәпләр өчен дә үз программасы каралган.
– Монда өстәмә белем бирүне мөмкин кадәр күбрәк үстерергә, спорт секцияләрен ачарга кирәк, – ди Ирек Ризванов. – Мондый районнарда, сүз уңаеннан, әти-әниләр белән эшләү шактый авыр. Кайчак алар бала про­блемасына бернинди дә кызыксыну күрсәтми. Монда һәр очракта индивидуаль эш итәргә кирәк, әлбәттә. Бу эшкә сыйныф җитәкчесе дә, психолог та, тәрбия эше буенча директор урынбасары да җәлеп ителергә тиеш.
Яр Чаллы шәһәрендә кызыклы тәҗрибә бар. Шәһәр мәгълүмат-методика үзәге методисты Надежда Нестерова, безгә «Аңлы атаана» проекты эшләп килүе турында сөйләде. Проект әти-әниләрнең педагоглар белән нормаль аралашуын булдырырга ярдәм итә. Аның кысаларында ата-аналарны яшь буын белән дөрес мөнәсәбәтләр корырга өйрәтәләр.
ЭШЛӘҮ ҖИҢЕЛӘЙДЕ
Аңлашыла ки, бер‑ике ел эчендә генә мәктәпне алдан билгеләнгән дәрәҗәгә кадәр күтәрү мөмкин булмастыр. «500+» проекты тарафдарларыннан тыш, скептиклар да бар, аларның аргументлары да шактый саллы. Иң авыры – педагогка йөкләнгән эш күләме, аларның барысы да элиталы гимназияләрдә эшләми бит.
Саннар шуны күрсәтә: Казан ел саен якынча 10 мең укучыга арта. Ә укытучылар аз, узган ел, мәсәлән, башкала мәктәпләренә нибары 400 ләп кенә яшь укытучы эшкә кергән. Ихтимал, укытучылар әзерләү буенча максатчан программа ничектер ярдәм итәр. Мондый программа бүген КФУ белән бергә Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. Ләкин аның нәтиҗәләрен көтү өчен дә вакыт таләп ителә.
Шуңа да карамастан, «500+» проектында катнашучы педагогларны өстәмә эш куркытмый.
– Сез беләсезме, безгә, киресенчә, эшләү җиңеләйде – дип сөйли проектта катнашучы мәктәп директоры Лидия Андреевна**. – Коллектив, нигездә, үзгәрешләр кирәклеген аңлый иде. Әмма вакыт җитмәү аркасында үз эшеңә тәнкыйть күзлегеннән карау, нинди үзгәрешләр кирәклеген билгеләү мөмкинлеге булмады. Ә бәлки, тиешле тәҗрибә, белем җитмәгәндер. Безгә килгән кураторлар төп проблемаларны табарга ярдәм итү белән бергә, аларны хәл итү юлларын да әйтеп җибәрә. Шундый тойгы туа: әйтерсең лә без ярымуяу халәттә эшләгәнбез тә, безгә «Уянырга!» дигән команда биргәннәр.
Богданов Глеб Васильевич (Россия, 1926–1991) «Практикантка»
Беренче нәтиҗәләр бармы? «500+» проектына төбәкләрнең җәлеп ителүе буенча узган елда үткәрелгән федераль мониторинг күрсәткәнчә, Татарстан, 1208 баллдан 1207 балл җыеп, яшел зонада тора. Хәер, сөенергә иртәрәктер: әлеге баллар процессның башлануын һәм катнашучы мәктәпләрнең планлаштырылган чараларны график буенча үткәрүен генә раслый. Артта калган мәктәпләрнең ничек үзгәрүен вакыт күрсәтер.
– Өлгереш, һичшиксез, без игътибар итә торган иң беренче күрсәткеч, – ди Ирек Ризванов. – Ләкин тәрбия өлеше дә мөһим – әйтик, шундый проблемалар булган мәктәп укучыларында тәртип бозулар кимегәнме... Кешеләрнең мәктәптән канәгать калуы да әһәмиятле. Ә гомумән мәгарифтә тиз нәтиҗәләр көтәргә ярамый. Хәтта бик интенсив эшләгәндә дә беренче сизелерлек нәтиҗәләр өч‑дүрт елдан соң пәйда булачак.
БАРЛЫК МӘКТӘПЛӘР ДӘ БАШТАН УК ТӨРЛЕ ШАРТЛАРДА ЭШЛИ, ШУҢА КҮРӘ МӘГАРИФ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ РЕЙТИНГ ТУРЫНДА ТҮГЕЛ, Ә РЭНКИНГ (нинди дә булса күрсәткечнең берсе буенча тәртипкә салынган исемлек – ред. иск.) ТУРЫНДА СӨЙЛӘРГӘ ТЫРЫША һәм мәктәпләрне, иң беренче чиратта, элек нинди булулары белән чагыштыра. Шул ук вакытта, әлбәттә, БДИ, ТДИ, бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре төп күрсәткеч булып кала бирә – аларның нәтиҗәләре буенча мәгълүмат Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институтында (ФИОКО) туплана. Шулай ук PISA (укучыларның белем алу казанышларын бәяләү буенча халыкара программа, ул төрле илләрдәге мәктәпләрне уку, математика һәм табигать фәннәре буенча эшләнгән тест нәтиҗәләреннән чыгып бүлә) нәтиҗәләре дә исәпкә алына. Дөньяның иң яхшы мәктәпләре PISA тикшеренүендә 500 дән артык балл җыя, һәм нәкъ менә 500+ саны артта калган мәктәпләргә федераль ярдәм проектының исеме булып тора да. Проектның кураторы – ФИОКО.

Жанна Сарымсакова
*Исем-фамилиясе үзгәртелгән
Иллюстрация: Фёдор Решетниковның «Опять двойка» картинасы,  Андре Анри Даргеласның «Кругосветное путешествие», Глеб Богдановның «Практикантка» картиналары

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: