«Быел яңа йортка күчәргә хыялланабыз!»
Шәһәр белән чагыштырганда, авылда тормыш салмаграк ага кебек тоела. Һәрхәлдә, читтән караганда шулай уйлыйбыз. Азнакай районы Урсай авылында яшәүче Ихсановлар белән танышкач, моның киресенә инандык
16 июня 2022
Ленар белән Аленаның гаилә коруларына унбер ел булган. Өч балалары бар. Икесе мәктәптә укый. Ә төпчекләре Ләлә әлегә балалар бакчасына йөри.
Ленар тумышы белән Урсай авылы егете, Алена исә Амур өлкәсендә туып‑үскән кыз. Милләте буенча – рус. Язмыш яшь кызны чып‑ чын татар авылына алып килә.
– Укуымны тәмамлаган елны Урсайга туганнарга кунакка кайттым, – дип сүзен башлады Алена. – Бу яклар бик ошады, шуңа күрә Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Әлмәт филиалына укырга керергә булдым. 2000 нче еллар, әле БДИлар гамәлгә кермәгән иде, университетка барып имтиханнарымны тапшырдым. Әллә ни зур авырлыкларсыз югары уку йорты студенты булдым.
Университетның соңгы курсында укыганда, прописка турында белешмә сорап, Урсай авыл җирлегенә баргач, җирлек башлыгы секретарь итеп эшкә чакыра. «Районда яшьләрне яраталар», – дип тә өсти. Алена озак уйлап тормый – ризалаша.
– Дөресен генә әйткәндә, зур сайлау мөмкинлеге дә юк иде, – дип искә алды ул чакларны яшь ханым. – Тәҗрибәң булмаган килеш яшьләрне бик эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Монда әзрак тәҗрибә туплагач китәрмен дип уйладым.
Үткен кызны тиз күреп алалар – озакламый Аленаны Урсай мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп тә эшкә чакыралар. Эшли башлагач, мәдәният йортында «Юлдаш» җыр ансамбле оештыра. Киемнәр тектерү, репертуар сайлау, бәйгеләрдә катнашу... Татар мәдәниятеннән ерак торган кыз акрын‑акрын барысына да өйрәнә.
– Бер авыз татарча белмәгән рус кызына Урсайда авыр булмадымы? – дим.
– Бик җиңел дия алмыйм. Утырып елаган чаклар да булды. Алланың рәхмәте, юлымда Ленар очрады. Аның белән тормыш күпкә җиңеләйде.
«ШТК ТАНЫШТЫРДЫ»
2010 нчы елда авыл җирендә эшләүче яшьләр арасында «Шаяннар, тапкырлар клубы» ярышы оештыралар. Урсайдан да команда туплыйлар. Шаян егет-кызлар арасында Ленар да була. Һәр кич авыл яшьләре мәдәният йортына җыела. Әнә шундый бер кичтә Ленар Аленаны озатып куя. Дуслыктан башланган мөнәсәбәтләр чын мәхәббәткә әйләнә.
– Бер ел дигәндә Ленар тәкъдим ясады, – дип дәвам итте Алена. – Без башта әти-әниләр белән бергә яшәдек, анан соң иремнең әбисе йортына күчендек. 2013 елда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына кердек. Азнакайдан махсус комиссия килеп яшәгән йортыбызны карады. Озакламый безгә торак салу өчен 1 миллион сумнан аз гына артык акча күчте. 2014 елның язында йортыбызга нигез салдык. Быелның җәендә яңа йортка күчәргә ниятлибез.
Әлбәттә, йортны салып чыгу өчен хөкүмәт ярдәме генә җитми.
– Йортны җиткерүгә үз акчаларыбызны да күп керттек, – дип дәвам итте Алена. – Газ кертәсе генә калды инде. Дөресен генә әйткәндә, вакыт юк. Мин Урсай авылы мәдәният йортында директор, Ленар исә сәнгать җитәкчесе булып эшли. Районда нинди чара бар, барысында да катнашабыз. Азнакайда атна саен җомга көн үзешчәннәр концерты була, шунда барабыз. Өйгә йокларга гына кайтабыз. Рәхмәт әнигә, балаларны ул каршы ала, дәресләрен караша.
Мәдәният йортыннан тыш, Алена Урсай урта мәктәбендә химия укыта. Өченче баласы белән декрет ялында утырганда, КФУда өч ел укыган. Хәзер ул химия, биология укытучысы да.
– КФУны кызыл дипломга тәмамладым, – диде Алена. – Хәер, алдагысы да кызыл минем. Уку авыр бирелми. Балалар да үзебезгә охшаган. Улыбыз мәктәптә гел бишкә генә укый, кызыбыз да бик тырыш.
– Ә үзегезгә мәктәп әллә мәдәният йорты якынракмы? – дим.
– Мәктәп якынрак. Балалар белән эшләү бик ошый. Аллага шөкер, мәктәбебез зур, сиксәннән артык бала бар. Дөрес, ун белән унбергә бик күп укучы калмый, тик ул бездә генә түгел, башка мәктәпләрдә дә шулай бит.
Бу гаиләдә балалар ике телне дә камил белә: әтиләре белән фәкать татарча, әниләре белән русча сөйләшәләр. Егерме ел эчендә Алена үзе дә татарчага өйрәнгән, барысын да аңлый, дөрес, авыррак сөйләшә.
– Урсай мәктәбендә татарча укыйлар, – диде Алена. – Шулай булгач балалар төп фәннәрне дә татарча үзләштерәләр. Ә мин химияне рус телендә алып барам. Моңа мәктәп җитәкчелеге, ата-аналар да каршы килмәде. Химия сигезенче сыйныфтан гына керә, терминнарны рус телендә өйрәткәч, аларга имтиханнар тапшырырга да җиңелрәк була. Гомумән, безнең мәктәптә барлык укучылар да татарчаны, русчаны камил белә. Ул яктан бер проблема да юк.
Аленаның тагын бер эше турында әйтми кала алмыйм: шактый еллардан бирле балалар өчен экология түгәрәге алып бара. Узган ел гына да түгәрәккә йөрүчеләр ярдәме белән Урсай җирлегендә өч мең, быел исә авылның Сабантуй мәйданында ике йөз төптән артык агач утыртылган. Балалар мондый эшләрне бик ярата. «Алена апа, кайчан тагын табигатькә чыгабыз?» – дип кенә тора икән. Укучылар экология буенча төрле республика, Россия күләмендә уздырылган ярышларда катнаша, җиңүләр яулый.
Җиңү дигәннән, Алена Ихсановадагы диплом, грамота, рәхмәт хатларының исәбе-хисабы юк. «Отражение» Халыкара иҗатчылар конкурсында өченче урын, Каюм Насыйри исемендәге Халыкара конференциядә өченче урын, КФУ үткәргән экология конкурсында икенче урын... Саный китсәң, бер бер бит кенә җитмәячәк.
– Ә сез бу бөтен конкурслар турында кайдан беләсез дә, барысында да катнашырга ничек вакыт табасыз? – дим.
– Күбесен мәктәп администрациясе, районның мәдәният бүлеге җиткерә. Конкурсларда еш катнашкач, гел миңа әйтәләр. Аннары инде электрон почтама да шундый бәйгеләр турында мәгълүмат килеп тора. Ә вакыт табуга килгәндә, миңа ул зур стимул, шуның өчен дә бәйге, конкурсларда бик теләп катнашабыз. Инде балалар да өйрәнеп бетте.
...Азнакай район администрациясендә Ихсановлар белән: «Яшь, бик тырыш, актив гаилә», – дип таныштырдылар. Чынлап та матур алар. Районда, авылда ихтирам яулаган гаилә. Ә Аленага карата аерым хөрмәт уянды. Үзең әйбәт булсаң, җиде ят арасында да үз кешегә әйләнеп була, моңа милләт, тел дә киртә түгел. Зәңгәр күзле, сөйкемле әлеге ханым шуның ачык мисалы.
Руфия Фазылова
Фотолар Ихсановларның гаилә архивыннан
Добавить комментарий