Фәрит Хәнифов: «Юлның сыйфаты турында сөйләгәндә, камиллеккә чик юк»
Рәсми статистика мәгълүматларына нигезләнеп, «Рейтинг» РМА юл сыйфаты буенча Россия төбәкләренең рейтингын төзегән. Андагы 85 катнашучы арасында Татарстан 18 нче урынны били. Нәтиҗә мондый – бездә юллар яхшы. Аларны ничек тагын да яхшырак итәргә соң? Без бу турыда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов белән сөйләштек.
26 октября 2022
– Татарстанда «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты гамәлгә кертелә башлаган 2019 елда республикабызның күрсәткечләре мондый иде: агломерацияләрдә юлларның – 80%ы, төбәкләрдә 46%ы нормага туры килә. Бүген, өч елдан соң исә, агломерацияләребездәге юлларның – 83,19%ы, төбәкләрдә 50,3%ы норматив күрсәткечләренә җавап бирә. Проектның беренче этабын 2024 елда төгәлләү планлаштырыла. Һәм менә шул урында кечкенә генә, әмма бик мөһим төгәллек кертү сорала. Бу программа кысаларында төбәкләрдә төзәтелгән юлларның күбесе бүген кабат ремонтлауга мохтаҗ. Сәбәбе гади: әлеге челтәрнең 500 километрдан артыграк өлеше зур федераль трассалар төзелешендә файдаланыла. Төбәкләрдәге юлларга бик зур авырлык төшә – материалларны һавадан гына китереп булмый бит. Шуңа күрә кичә генә нормада саналган юл бүген инде кабат төзәтелүгә мохтаҗ булып чыга. Бәхеткә, проблеманы хәл итү мөмкин – милли проектның федераль заказчысы безнең мәнфәгатьләрне кайгырта, РФ Хөкүмәте әлеге максатларга акча бүлеп бирергә җыена. Һәм инде, әлбәттә, безнең эксплуатацияләү предприятиеләре һәм дәүләт юл системалары да бу мәсьәлә белән актив шөгыльләнә.
– «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли программасы республикада шактый зур юл проектларын гамәлгә кертү мөмкинлеген бирде. Алар киләчәктә безнең өчен нинди мөмкинлекләр ачачак?
– Зур Казан боҗрасы безнең өчен аларны ача да инде! Асылда, бу Казан районнарын үзара бәйли торган туктаусыз хәрәкәттәге боҗралы магистраль. Күптән түгел генә без Мехчылар урамындагы өлешне төзеп бетердек. Алда зур, ахыргы дип әйтерлек участок – Казан Кремле яныннан үтеп, Ленин дамбасына төшү юлын төзү тора. Юлның Несмелов урамыннан «Серебряный бор» ТК кадәрге өлеше дә быел файдалануга тапшырылачак. Анда яхшы трафик булыр, дип планлаштырабыз, шунлыктан барлык куркынычсызлык нормалары сакланган (моңа каршы агымнарны аеру һәм яхшылап яктырту да керә) дүрт полосалы юл салабыз.
М-12 трассасының безнең аша үтә торган Мәскәү–Казан өлеше дә зур мөмкинлекләр ачачак. Бу иң югары категорияле юл булачак. Ул түләүле, шуның белән бергә зур тизлекле һәм бик уңайлы да булыр, дип өметләнәбез. Анда бернинди юл киселешләре планлаштырылмый, зур транспорт чишелешләре уртача һәр 50 километрга бер генә очраячак. Трассада тракторлар һәм терлек көтүләре өчен махсус кичү урыннары, кыргый хайваннар өчен экодуклар төзеләчәк. Ягъни бернинди көтелмәгән хәлгә дә очраудан курыкмыйча, зур тизлектә бару мөмкин булачак. Мәскәүдән Казанга нибары 6,5 сәгатьтә барып җитү безнең чынбарлыкка әйләнәчәк! М‑12 трассасының Мәскәү–Казан юлы Екатеринбургка кадәр озайтылып, безнең төбәкне Урал белән тоташтырачак.
Шунысын да искәртү кирәктер: М‑12 автомобиль юлын төзегәндә файдаланылган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү өчен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Автодор», «Росавтодор» ДК белән берлектә, Меморандум кабул итүне планлаштыра.
– Өр-яңадан башлап заманча магистраль төзү – бер эш булса, инде «үлем юлы» дип яманаты чыкканын рәтләү – бөтенләй икенче. Шундый «әверелү»гә мисал китерә аласызмы?
– Мөгаен, бу М‑7 трассасының Казан–Яр Чаллы өлешедер. Аның кайчандыр бик катлаулы булуын аңлар өчен, юл ремонтланган вакытта барлык машиналар агымы бер яктан бара торган шимбә яки якшәмбе көннәренә эләгү дә җитә. Әлеге юлга элек без ничек сыйганбыздыр. Бүген исә ул бик төзек трассага әйләнде, уңайлылык һәм куркынычсызлык буенча барлык нормаларга җавап бирә. Алай гына да түгел әле: федераль коллегаларыбыз анда хәзерге бер катлы җәяүлеләр кичүләре урынына егермедән артык яңа җир өсте кичүе төзүне планлаштыра. Шул рәвешле бу юл тагын да куркынычсызракка һәм уңайлыга әйләнәчәк. Әгәр юлында Түбән Кама ГЭСы плотинасы тормаса һәм юлның шактый зур өлеше Яр Чаллы шәһәре аша үтмәсә, бу трассаны идеал дип атап булыр иде.
ЮЛЛАР, ЮЛЛАР...
– Республикабыздагы зур федераль һәм төбәк трассаларын салу колачы таң калдыра, ә район үзәкләрендәге юллар ни хәлдә?
– Россия Федерациясенең терәк юллары челтәре дигән төшенчә бар. Аңа федераль һәм республика юллары керә. Әмма безнең Татарстан Республикасында да терәк юллар челтәрен булдырасыбыз килә, анда һәр район үзәген үзенең күршеләре белән яхшы юл тоташтырсын иде. Болар барысы да безнең планга кертелгән, әмма бу эшне кыска вакыт эчендә генә башкарып чыгып булмый. Шулай да ул инде башланды. Республикабызда терәк юллар челтәрен булдыру тәртибе бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисад министрлыклары белән бергә тикшерелә. Һәм бу чыннан да республикада җөйсез транспорт логистикасы оештыру өчен җаваплы бик мөһим мәсьәлә. Ул киләчәктә безнең юлларның артык каты таушалмавын һәм ел әйләнәсе көйле эшләвен тәэмин итәчәк. Бүген исә без төбәк юлларын кар эрегән чорда ябарга мәҗбүр – алайса алар ватылып бетәчәк бит. Язгы чорда бары тик федераль трассалар гына ачык. Әйе, алар төбәк юлларындагы кимчелекләрдән азат, чөнки юл күчәренә 11,5 тонна һәм хәтта артыграк та авырлыкка түзәрлек итеп төзелгән.
– Авыл юлларына карата да шундый планнар бармы соң?
– Ихтимал, бу иң кызыклы сораудыр. Авыл юллары республика терәк юллары челтәренә кермәячәк. Шуңа да карамастан, алар, кан тамырлары кебек, Татарстанның бөтен территориясе аша үтә. Аларның гомуми озынлыгы 40 мең километрдан арта. Мин төп кагыйдәне үтәргә тиешбездер, дип саныйм: төрле рангтагы юллар бөтенләй башка төрле вазыйфа башкарырга тәгаенләнә бит, һәм бу җәһәттән авылныкылар, төбәк һәм бигрәк тә инде федераль трассаларга караганда, күпкә азрак функционалга ия. Без алар өчен нәтиҗәле чишелеш эзлибез. Чөнки, әгәр бөтен авыл юлларын федераль юл дәрәҗәсенә җиткерергә карар кылабыз икән, – моңа илнең дә, хәтта җиһанның да акчасы җитмәячәк! Әлегә без болай хәл иттек: төбәк терәк юллар челтәре хисабына район үзәкләре арасында җөйсез логистиканы тәэмин итәбез. Ә авыл юлларын җимермәс өчен, зур машиналар йөкләрен кечерәк машиналарга бүлеп ташырга тиеш. Авыл юлларына таләпләр исә югары түгел – алар тигез булса җитә.
– Юлларны ремонтлау чираты нинди принцип буенча билгеләнәчәк? Кайсы авылга яңа юл салу кирәклеген, кайсылары исә һаман таш түшәлмәгән юл белән калачагын кем хәл итәчәк?
– Без район башлыклары белән өстенлекле юллар таблицасын төзедек. Ягъни республикадагы барлык юлларны төзү һәм ремонтлауның «тере чиратын» булдырдык – кайсыларын беренче чиратта торгызу зарур, кайсыларын – иң ахырдан. Әлеге мәсьәләгә мөмкин кадәр объектив якын килергә тырыштык – торак пунктларда яшәүче халык санын исәпләдек, хәрәкәт интенсивлыгын, ягъни трафикны, ачыкладык... «Активрак» юллар өстенлеккә ия – без аларны беренче чиратта ремонтлаячакбыз.
– Өстенлекле юлларны ремонтлау гадирәк юлларны торгызудан конструктив чишелешләре буенча да аерылачакмы?
– Әлбәттә. Юлның километрын 70 миллион сумга да, 7 миллион сумга да ремонтлап була. Әмма бөтен җирдә дә бер үк дәрәҗәдәге бик яхшы юллар салырга омтылырга кирәкми. Авыл юлларының кайберләрендә артык кыйбатлы булмаган материаллар куллану да үзен аклый. Менә сез искә төшергән таш түшәлмәгән арба юллары да бар бит әле! Бүген безнең министрлык ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑ төлек министрлыгы һәм «Автодор» компаниясе белән таш түшәлмәгән юлларны нәкъ менә каты өслекле юлларга әйләндерү хакында сөйләшүләр алып бара. Һәм моның иң арзанлы конструктив чишелеш булуы да куркыныч түгел: безнең өчен иң мөһиме – кеше үз машинасында иң ерак торак пунктка кадәр дә тигез юлдан хәвеф-хәтәрсез барып җитәрлек булсын.
– Мондый карар кабул итәргә республиканы нәрсә этәрде?
– Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, пандемия. 2020 елда барыбызны да үзизоляциягә җибәргәч, әлеге куркыныч чирдән әби-бабайларының йортында качып калуга өметләнеп, күпләр кече ватаннарын эзләп китте. Әмма иске торак пунктларны бөтенләй ташламас өчен тагын бер сәбәп бар. Алар искиткеч уңайлы урыннарда урнашкан бит! Безнең бабаларыбыз ничек шулай барысын да төгәл исәпләп чыгара алгандыр. Әлеге ташландык диярлек авылларда базларга да су төшми, төньяк җилләре дә зыян китерерлек итеп исми. Өстәвенә, аларның күбесенә электр кертелгән, скважиналар казылган инде... Бары юл саласы гына калган! Без менә шул урыннарны саклап калырга тиеш.
КӨТЕЛМӘГӘН НӘТИҖӘ
– «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында планлаштырылган бөтен нәрсә файдалануга тапшырылгач, Татарстан тагын нишләячәк? Инде бүген үк ниндидер озак вакытка исәпләнгән планнар бармы?
– Әлбәттә, һәм аларның күбесе авыл юлларын төзүгә кагыла. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы республикабызда төгәлләнергә уйламый да әле. Авыл халкының мобильлеген арттырып, районнарда җитештерүне үстерүгә булышып, бик мөһим социаль нәтиҗәгә китергәнгә, аны озайттылар... Без, юл төзүчеләр исә, әлеге программа тагын бер көтелмәгән нәтиҗәгә китерер дип өметләнәбез: ул төзелеш техникасы җитештерү тармагында импортны алыштыруга булышачак. Бүген без барыбыз да «Башкаларга ышан, тик үзең дә кымшан» әйтемен истә тотып эшләргә тырышабыз. Татарстан – юл-төзелеш техникасы җитештерүне үзенә туплаган төбәк. Без КАМАЗлар, грейдерлар, бульдозерлар, төягечләр җитештерәбез. Әмма нечкәлекләре дә бар: әлеге техника безнең илдә эшләнгән саналса да, суверен түгел. Мәсәлән, машинаның алгы һәм арткы күчәрләре – Италиядән, двигателе исә – Англиядән, башка өлешләре тагын башка илдән кайтартылган булып чыга... Якындагы планда – суверен техника җыюга керешү. Баштарак мәлдә ул сыйфаты һәм бәясе ягыннан чит илдә эшләнгәннән кайтышрак һәм кыйбатрак булыр. Чөнки шул ук Италия җитештерүчеләре елына миллионнарча данә күчәр чыгара, безнең предприятиеләрнең күләме исә башта меңләп кенә исәпләнәчәк. Бурыч әле тагын шуның белән дә катлаулана: безгә суверен техника гына җыясы түгел, моны әле 3D-җиһазлар белән комплектациядә дә эшлисе була. Сезнең, мөгаен, бүген юл кырыйларының ничек ясалуын күргәнегез бардыр: пульт артында оператор утыра һәм команда бирә. Компьютерның болыт сервисыннан сигнал идарә пультына килеп керә, һәм машина кирәкле эшне миллиметрга кадәр төгәллек белән башкарып та куя. Бәхеткә, АлАЗда инде 3D‑ җиһаз куелган беренче грейдер җыелып ята. Һәм без Алабуга заводы белгечләре үзләренә йөкләнгән бурычны лаеклы башкарып чыгар, дип өметләнәбез.
– Суверен техникага күчү безнең юлларның сыйфатында чагылырмы соң?
– Әгәр без аны чит ил машиналары белән беррәттән шундук юл төзелешенә чыгарсак, ярык тагарак янында калуыбыз бар – яңа машиналарның конструктив кимчелекләре үз эшен эшләячәк. Һәм менә нәкъ шул урында авыл юлларын ремонтлау программасы ярдәмгә килергә мөмкин – илебездә җыелган яңа техниканы сынау өчен чын «клондайк» менә кайда яшерелгән ул! Авыл юлларын салу һәм ремонтлауда яңа машиналарны рәхәтләнеп сынарга була. Чөнки биредә хата ясалса да, ул төбәк трассалар һәм бигрәк тә федераль магистральләр төзелешендәге кебек зур чыгымнарга китермәячәк. Авыл юллары программасы буенча ике‑өч ел эшләгәннән һәм камилләштерелгәннән соң, безнең техника да ул вакытка инде искергән һәм тузган чит илнекен лаеклы алыштырыр, дип өметләнәбез.
– Материаллар һәм технологияләр җәһәтеннән дә шундый яңарту планнары бармы? Бүген юлларның сыйфатын ничек яхшыртып була?
– Юлның сыйфаты турында сөйләгәндә, камиллеккә чик юк. Шулай булса да, без асфальт-бетон катнашмаларның сыйфатын яхшыртуга ирештек – аларны әзерләүдә инновацияле полимер тоташтыргычлар куллана башладык. Аларның бердәнбер җитешсезлеге – мондый җитештерүнең бәясе кайчагында сыйфатка бәйсез рәвештә үсә. Казанның үзәгендә нинди генә асфальт салсаң да, ике елдан соң барыбер таушалган катламны алыштырырга кирәк булуын белгәч, ихтыярсыздан уйлана башлыйсың: бәлки мондый бик кыйбатлы заманча технологияләр артыннан куарга да кирәкмидер?
Шул ук вакытта безнең бик күп йөк ташыла торган сәнәгать юлларында цемент-бетон материаллардан файдалану теләгебез дә көчле. Бетон юл инде Яр Чаллы һәм Түбән Кама кебек «гасыр төзелешләрендә» үзенең нәтиҗәлелеген күптән исбатлады. Башка нинди юл шулкадәр авырлыкка чыдар иде икән? Аларны соңыннан гына асфальтка алыштырдылар. Бүген без асфальт-бетон юллар темасын бик яхшы үзләштердек – безнең бөтен техника шуңа көйләнгән, аны исә бер генә көндә алыштырырлык түгел. Җитмәсә, асфальт юлларның үз өстенлеге бар – алар йомшак. Цемент-бетон юллар исә бик каты һәм төзелештә киткән хаталарны кичерми. Начар юл салсаң, автомобильчеләр һәр ялганган-тоташкан урынны «санап» барачак. Күптән түгел тәҗрибә уртаклашырга Белоруссиягә бардык – анда юллар соклангыч сыйфатлы. Шунысы гаҗәп: аларның күпчелеге Олимпиада-80 гә дип төзелгән булган! Татарстанда авыр йөкләр күп ташыла торган урыннар бар. Анда асфальт салсаң, ике елдан соң юкка чыгачак. Безгә дә менә шундый мәңгелек цемент-бетон юллар төзисе иде! Болар барысы да безнең планнарыбызда бар.
Ольга Туманская
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий