Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ГАБДЕННАСЫЙР КУРСАВИ. ТАТАР ДИНИ РЕФОРМАЛАРЫ КАРЛЫГАЧЫ

Һәр яңарыш хәрәкәтен үткән дәвердәге иң яхшы идеяләрне яңа заман таләпләре белән яраштырырга сәләтле шәхес кузгатып җибәрә. Аның карашларын замандашлары һәрвакытта да кабул итеп бетермәскә мөмкин, әмма киләчәкне кайгырткан бу идеяләрне сакларга һәм үстерергә әзер шәкертләре кала. Татарларда дини ислахчылыкка нигез салган Габденнасыйр Курсави эшен дә дәвам иттерүчеләр табыла.

Курсави дәверендә (XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы) икътисадый яктан көчле татар буржуазиясе динне ныгыту өчен акчасын кызганмый. Курсави ярдәмне тоеп эшли. Әтисенең вафатыннан соң 15 яшьлек үсмер апасы Мәрхабә – Мәчкәрә авылы иганәчесе һәм беренче гильдия сәүдәгәр, үз акчасына дистәләгән мәчет төзеткән Габдулла Үтәмешевнең хатыны тәрбиясендә кала. Башлангыч белемне мәдрәсәдә алганнан соң, Габденнасыйр Курсави укуын Бохарада дәвам итә.
БЕЛЕМ ЭСТӘРГӘ БОХАРАГА
Бохараны сайлауның ике сәбәбе мәгълүм. Беренчедән, Төркестан, бигрәк тә Бохара, ул вакытларда татарлар өчен төп сәүдә табышы китерә торган төбәк санала, шуңа күрә ханлык руханиларының йогынтысы көчле була. Мәдрәсә гарәп һәм фарсы телләрен, мөселман хокукы - шәригатьне һәм җирле теология традицияләрен белүче рухи һәм дөньяви элитаны әзерләүне максат итеп куя. Монда укып чыгу мәдрәсә ректоры – мөдәррис статусын алырга мөмкинлек бирә. Урта Азиядә Коръән һәм сөннәт кебек беренчел чыганакларга караганда, аларны кабул ителгән традицияләр кысаларында аңлатуга игътибар күбрәк бирелә: мәдрәсә, белемле элитаны әзерләү белән беррәттән, ислам кануннарына билгеле бер аңлатма да бирә.
Икенчедән, ул заманда татарларда Урта Азиядәге белән чагыштырырлык югары типтагы бер генә мәдрәсә дә булмый.
Өстәвенә, Урта Азиядә суфичылык тарикатьләре – гасырлар дәвамында интеллектуаль элитаның казанышларын, аң-белемен тапшыручы орденнар сакланып калган. Хәтта дәүләткә һәм руханиларга катгый буйсыну шартларында да суфилар рухи яктан ирекле, бәйсез була. Курсави югары рухи абруйлы хәлифә буларак хәтта армиягә дә шактый зур йогынтыга ия Нәкышбәндийә тарикате шәехе Ниязкули әт-Төрекмәнидә укый башлый.
ТЫНЫЧЛЫКНЫ БОЗУЧЫ
Туган ягына әйләнеп кайткач, Габденнасыйр хәзрәт Габдулла Үтәмешев ярдәме белән Югары Курса (бүген Татарстанның Арча районы) авылында мәдрәсә оештыра, аның беренче шәкертләре пәйда була. Әмма галимгә үз карашлары буенча фикер алышу өчен фәнни мохит җитми, һәм ул яңадан Бохарага юл ала. Курсави руханиларны мөселман хокукының төп чыганаклары булган Коръән һәм сөннәткә таянырга чакыра. Әмма ул дөньяның үзгәрүен дә аңлый. Әгәр хокукый карарларны узганнарда табып булмый икән, аларны иҗтиһад итеп, ягъни мөстәкыйль эзләнеп кабул итәргә кирәк дигән фикергә килә.
Бохара әмирләре инде күптәннән Коръәндә бирелгән хаким сурәтенә туры килми. Бу күп очракта исламның беренче чорларына караган традицияләрдән читләшүгә китерә. Бохара муллалары әмир хакимиятен какшамас, илаһи, Аллаһтан бирелгән дип раслый һәм әйләнә-тирә дөньяның үзгәрешләр таләп итүен кире кага. Халык зарлана, хәерчеләнә, урта гасыр икътисады җимерелә, судларда акча һәм хакимият абруе өстенлек итә. Бохара Россия белән Британиянең уен картасына әверелә, ә дин галимнәре һәм әмир үз хакимиятен иң гадел һәм Аллаһ тарафыннан сайланган дип мактауларын дәвам итә.
Бохарада исламның беренче чорларына хас иҗади рухка кире кайтуны яклаучы кешеләр һәрвакыт була. Ләкин алар әлегә чынлап торып Европа дәүләтләренең көчен аңлап бетерми. Өстәвенә, бер яктан юмартланып бүләк өләшү, мактау, икенче яктан җәзага тартулар канәгать булмаганнарның авызын яба, дәшмәскә мәҗбүр итә. Төньяктан килгән Габденнасыйр Курсави гына тынычлыкны боза. Аның бәхәстәге осталыгы һәм ислам тәгълиматы белгече буларак даны еракларга тарала.
ХӨР ФИКЕРЛЕЛЕК ӨЧЕН ҖӘЗАЛАНА
Җавап озак көттерми. Хәйдәр әмир җиде мөфти һәм җиде казый ярдәме белән Курсавига каршы фәтва, ягъни мөселман хокукы акты чыгара. Аңа үлем җәзасы яный, китаплары законга каршы дип табыла һәм утка ягыла... Җавап йөзеннән Ниязкули ат-Төрекмәни әмиргә Бохара халкын фетнәгә күтәрү белән яный. Соңрак татар галимнәре өчен Курсави мисалы һәрвакыт сабак була, чөнки дин дәүләт статусына ия булган мөселман илләре белән чагыштырганда, Россиядә фикер хөрлегенә урын кала. Бохарадан аермалы буларак, акча һәм җәза чаралары белән ныгытылмаган Россия системасы шактый йомшак эш итә.
Курсави Бохарадан үз мәдрәсәсенә кайтып китә. Аның укучысы Шиһабетдин Мәрҗани соңрак Курсави турында «үзенең акылы-зиһене ярдәмендә Белем хәзинәсенең тылсымлы йозагын ачты, аннан фәннәрне алып, халык каршында кыйммәтле чәчкәләр үстереп, аларны халыкка таратты» дип яза. Мәрҗани Курсавиның үз әсәрләрен татар телендә язуына һәм балаларны ана телендә укытуына аеруча басым ясый.
Ләкин Бохара казыйлары Курсавины онытмый. Өч мөфти Казан һәм Каргалы муллаларына хат юллый. Анда галим «мөртәт», ягъни диннән язган дип игълан ителә. Замандашларының күпчелеге Курсави идеяләрен кабул итми, аның бәхәстәге осталыгыннан һәм үткен теленнән шүрли. Казан руханилары очрашуларына Курсави килгәндә, башка муллалар чыгып китү ягын карый.
ЧИТТӘ ВАФАТ БУЛА
Курсави заманында татарларда дини бәхәсләр өчен уңай шартлар тудырылган интеллектуаль атмосфера хөкем сөрми. Урта Азия базарлары белән сәүдә алып баручы байлар да Бохара хакимияте каргаган Курсавины чит итә.
Шулай да Курсавиның карашы дини нигезгә генә түгел, Россия коралының көчен, ил икътисадының куәтен, рус дәүләтенең алгарышлы потенциалын белүгә дә таяна. Ул һәр мөселман кешесе Аллаһ сүзенең асылына мөстәкыйль рәвештә төшенгәндә генә ислам кыйммәтләрен саклап булачак дип саный. Курсави Коръәнне мөстәкыйль аңлатырга, дин белгечләренең искечә аңлатуларыннан баш тартырга чакыра. Параллель рәвештә татар телендә беренче Коръән тәфсирен эшли башлый, ул Ногмани тәфсире буларак билгеле.
Бохарадагы дошманнары Курсавины үз ватанында да эзләп таба. Казан артындагы Оры авылы мулласы Фәтхулла бине Хөсәен мөфти Мөхәммәтҗан бине Хөсәенгә шикаять юллый. Анда ул Курсавины динсезлектә, укучыларга белем бирүне, вәгазьләрне хакимиятнең рөхсәтеннән башка алып баруда гаепли.
Бохарада үлем җәзасына хөкем ителгән, яла ягулар аркасында туган авылы мәдрәсен ташлап китәргә мәҗбүр булган Курсави бер төркем шәкерте белән үз карашларын вәгазьләү өчен күңеле тарткан урын эзләп хаҗга китә һәм Истанбулда чумадан вафат була. Курсави бик иртә дөньялыктан китсә дә, аның үлемсез идеяләре кала.
ИДЕЯЛӘРЕ ЯШИ
Аның вафатыннан соң 30 ел узгач, тагын бер бөек ислахчы Шиһабетдин Мәрҗани Бохарада яшерен юллар белән Курсави китабының бер данәсен таба һәм аның фикердәшенә әверелә. Мәрҗанине дә диннән язган дип чыгаралар. Әмма Россия гаскәрләренең Бохарага кадәр барып җитүе татар дөньясындагы икътисадый кризис һәм татарлар ассимиляциясенең яңа дулкыны фикерләргә сәләтле кешеләрне Курсави идеяләрен кабул итәргә этәрә. Мәрҗани беренчеләрдән булып Курсавины татар дөньясында дини яңарыш хәрәкәтенең атасы дип атый.
Узган гасыр башында Оренбург Диния нәзарәте казые Ризаэтдин Фәхретдин Курсави биографиясен мондый юллар белән башлый: «Аның вафаты Казан һәм Болгар мөселманнары өчен генә түгел, бөтен мөселман дөньясы өчен бөек галимне югалтуга тиң була». Ризаэтдин казый өчен галим үз хезмәтләре һәм гамәлләре белән үлемсезгә әйләнә, шундый үлемсезләргә Курсави да керә. Риза Фәхретдин сүзләренчә, бөтен чорларда да иң яхшы кешеләр иҗтиһад иткән, һәм бу акылның җиңүендә, аның өстенлегенә ирешүдә иң яхшы метод булып тора.
Курсави биргән төп сабак: кешене хакимият күрсәтмәләрен сукырларча башкаручы хокуксыз хайванга әйләндерергә ярамый. Әгәр кеше хокуксыз, аның фикерләүгә булган хокукы инкяр ителә икән, бу хакимияттәгеләр өчен бик уңай, ләкин мондый дәүләт җиңелүгә дучар булачак. Татарларда вөҗдан иреге принцибын игълан иткән шәхес – татар хөрлегенең беренче ислахчысы һәм карлыгачы Габденнасыйр Курсави була.
Айдар Хәбетдинов
Фото: ru.wikipedia.org

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: