Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ГАБДУЛЛА БУБЫЙ. МӘГЪРИФӘТ ИСЛАХЧЫСЫ

Иж-Бубый. Ерак татар авылы, Казанга кадәр – өч йөз чакрымнар тирәсе. Ләкин нәкъ менә әлеге авыл XIX– XX гасырлар чигендә Габдулла Бубый тырышлыгы белән ислам дөньясында мәгърифәт үзәгенә әверелә, һәм бирегә гыйлем эстәргә хәтта Россия империясеннән генә түгел, чит илләрдән дә киләләр.

Иж-Бубый мәдрәсәсе XIX гасырның 90 нчы еллары уртасына кадәр башка кадими авыл мәдрәсәләреннән артык аерылып тормый. Әмма күзгә күренеп үзгәрә баручы дөнья көтеп тормый: заманнан артта калмас өчен какшамас, үзгәрмәс саналган догмаларны яңадан карарга, яңа белем һәм фикерләрне үзләштерергә кирәк. Иж-Бубыйда үзгәрешләрнең инициаторы Габдулла Бубый мулла була. Аның мәсләктәше һәм фикердәше  – абыйсы Гобәйдулла.
МИЛЛӘТ АЛГАРЫШЫ ХАКЫНА
Ният-максатлар гади, ләкин берүк вакытта гаять зур да: милләтнең алгарышын тәэмин итү өчен мәгариф системасын үзгәртеп кору. Мәдрәсәдә акрынлап барысы да үзгәртелә: укыту ысуллары, остазлар белән шәкертләр арасындагы мөнәсәбәтләр, белем бирү программалары. Хәзер биредә татар, рус, гарәп, фарсы телләрен, әдәбият, математика, физика, химияне укыталар... Дөньяви предметларның саны арта бара, ә дини фәннәрне укыту кабатлау һәм догмаларны ятлауга гына кайтып калмый…
Мәчет имамнары, кадими мәдрәсә мөгаллимнәре шок хәлендә кала: берәүләре ярсый‑ярсый ләгънәт укыса, икенчеләре җавапка тартуны таләп итә. Ләкин ислахчыларның тылы нык: ата‑­анасы тулысынча алар ягында. «Әлеге сигез ел дәвамында без мәрхүм әтиебез ярдәме аркасында эзәрлекләүгә һәм реформа дошманнары каргышларына дучар ителмәдек, – дип язачак Габдулла Бубый үзенең истәлекләрендә. – Чөнки ул безнең якта булып, җәдидчелекнең һәм мәктәпләрне үзгәртеп коруның зарурлыгын исбатлап торды, бу темага кагылышлы бәхәсләрне ул алып барды, тирәяктагы бөтен муллаларның остазы һәм белеме буенча аларның барысыннан да өстен булганга, ул аларга авыз ачарга да ирек бирмәде». Аналарының ярдәме дә зур була: «Ул безнең эшләрне яклады, диндарлыгы һәм тәкъвалыгы аркасында караңгы халык тарафыннан гына түгел, тирә-яктагы муллалар тарафыннан да изге саналганга, без аның яклавыннан һәм игътибарыннан нык файдаландык», - дип яза Габдулла Бубый.
Күп кенә яңа идея һәм киләчәктәге даһи ачышларның орлыгы гаилә тәрбиясе нәтиҗәсендә салына, алар шытып чыгып күркәм уңышка китерә. Габдулла Бубыйның ислахчылык идеяләре дә буш урында гына пәйда булмый.
«ШӘРИГАТЬ БУЕНЧА БУЛМАСА, УЛ ИРЕК КУЙМАС ИДЕ»
Габдулла – Иж‑Бубый авылында яшәгән Габделгалләм мулласы белән Бәдрелбәнат абыстайның хөрмәткә лаек гаиләсендә төпчек бала. Туган нигездә мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрә, ир белән хатын Иж‑Бубый мәдрәсәсендә авыл балаларына сабак бирә, берсе – малайларны, икенчесе кызларны укыта. Гаиләдә ислам кануннары буенча яшиләр. Барысы да башка татар руханилары гаиләләрендәге кебек. Хәер, алай дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетмидер. Күпчелек гаиләләрдәге ир‑атның һичсүзсез өстенлеге биредә бөтенләй юк.
Әниләре, Бәдрелбәнат абыстай, акыллы һәм укымышлы хатын, гарәп һәм фарсы телләрен белә. Кече күңелле һәм гадел ире белән үзен тиң тота. Ихтимал, тиң булганнан да күбрәктер. Һәм аның авылдагы абруе бәхәссез, дип әйтергә була. Бертуган Бубыйлар ата‑анасы мәдрәсәсен җәдидчелек рухында үзгәртеп корырга хәл иткәч, ул тулысынча уллары ягына баса. «Аңламаучы һәм шуңа күрә безнең яңалыкларга каршы килүче кешеләрне без болай дип туктатабыз: «Безнең эшебезнең башында анабыз торды, әгәр эшебез шәригать буенча булмаса, ул ирек куймас иде», – ди Габдулла Бубый.
Ләкин болар барысы да бераз соңрак булачак, ә әлегә Габдулла әтисенең мәдрәсәсендә белем ала. Гадәти авыл мәдрәсәсеме? Шулай ук бигүк дөрес түгел. «Безнең иске мәдрәсә чит җирләрдә дан казанмаса да, – дип искә ала ул истәлекләрендә, – анда үз заманы өчен атаклы Түнтәр, Кшкар, Казан мәдрәсәләрендә укытылган бар нәрсәгә дә өйрәтәләр иде. Бу хәтта мәдрәсәләрдә укытылмый яисә бик аз өйрәнелә торган Коръән тәфсирләре һәм хәдисләре безнең мәдрәсә программасына кертелгән иде».
Туган нигездә хөкем сөргән белем культы, мәгърифәткә хезмәт итү үрнәге булган атаана, фәлсәфә белән җитди кызыксынучы абыйсы Гобәйдулла, ниһаять, бернинди дә тыю куелмаган фикер хөрлеге – болар барысы да, табигый ки, Габдулланың шәхес булып өлгерүенә зур йогынты ясый. Ул Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнә, җәдидчелек идеяләрен таратучы Ибраһим Гаспринскийның «Тәрҗеман» газетасын укый.
«АКЫЛГА СЫЙМАСЛЫК КАРШЫЛЫКЛАРНЫ ҖИҢЕП»
1895 елда Габдулланы указлы мулла итеп билгеләгәндә ул инде Гаспринский идеяләрен кайнар яклый торган була. Шул ук елда Бубый, әтисенең хәер-фатихасын алып, Иж‑Бубый мәдрәсәсен үзгәртеп коруны башлап җибәрә. Берничә айдан соң, Истанбулда алдынгы «Мәктәбе мулькиеи шахане» югары гимназиясендә укуын тәмамлап, абыйсы Гобәйдулла кайта, ул дәртләнеп яңа эшкә тотына.
Кыз туганы Мөхлисә, ир туганнарының хатыннары белән бергә, шулай ук әлеге гаять зур проектны тормышка ашыруда бик күп көч түгә. Аларга бертуган Бубыйлар тарафыннан эшләнгән укыту ысулларын үзләштерергә, хатын-кызлар мәдрәсәсен реформалауны үз кулларына алырга туры килә. Габдулла истәлекләренә караганда, хатын-кызлар бөтен күңелен биреп эшли. «Алар өчәүләп кичләрен бездән сабак алды, көннәр буе мәктәптә укытты, акылга сыймаслык каршылыкларны җиңде. Россия хатын-кызларын мәгърифәт юлыннан җибәрү хакына бик күп бәла‑каза һәм авырлыкларны үз өсләренә алды, бер тиен хезмәт хакы алмыйча, бары тик милләт хакына бөек кешеләргә генә хас гаять зур хезмәт һәм тырышлык куйды».
«УЛ ЯШЬЛӘРНЕ ТАҢ КАЛДЫРДЫ»
Әлеге фидакарь хезмәтне, бөек үзгәрешләрне, ниһаять, ислахчыларның үзләрен һәм яңа идеяләрне чордашлары ничек кабул иткән соң? Менә Җамал Вәлидинең яшь буынга язып калдырган сүзләре: «Ул башларында фикер уяна гына башлаган яшьләрне дини мәсьәләләрдәге кыюлыгы белән таң калдыра иде. Белмим, искелек яклы руханиларның абруен югалтуга һәм кадими мәдрәсәләрнең җимерелүенә этәрүдә моннан да көчлерәк тагын берәр әсәр булдымы икән? Иж-Бубыйга укырга дип килүчеләрнең күбесе, шул исәптән мин дә, «Хакыйкать» не укыган һәм әлеге фикерләрне авторның үз авызыннан ишетергә омтылган затлар идек».
Полемик өслүбтә язылган «Хакыйкать» әсәре – Бубыйның иң танылган дини хезмәте. Бубый фән алгарышы һәм белем ышанычсызлык тудырмый дип раслый, ислам мөселманнардан гыйлемне һәркайдан туплауны таләп итә дип тә үгетли. Ул үзенең укучыларын фәнгә фанатикларча дошманлык кылудан кисәтә, мәдрәсәдә географияне һәм башка табигать фәннәрен укытырга өнди. Шиһабетдин Мәрҗани кебек үк Бубый да исламны кешеләр арасындагы тигезлек һәм туганлык принципларына аеруча туры килә торган идеология дип саный.
Табигый ки, яшьләр мәгърифәт учагына тартыла башлый! Сарапул өязе халык училищесы инспекторы Николай Меньшиков, 1903 елда яңа ысуллы уку йорты белән танышып йөргәндә: «гомуми тәртип буенча Иж‑Бубый шактый югары тора, шуңа күрә рус‑татар мәктәбе укытучылары аны мөселман академиясе белән чагыштыра», – дип билгеләп үтә. Бу вакытта инде яшьләр ерак Иң Бубый авылына Мәскәүдән һәм Уфадан, Сембер һәм Әстерханнан белем эстәргә агыла...
ҮРНӘК МӘДРӘСӘ ӨЧЕН – ТӨРМӘ
Тагын биш елдан биредә татар хатын‑кыз мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү хокукы алалар һәм рәсми таныклыклар бирә башлыйлар. Хәзер Иж‑Бубый мәдрәсәсе – башка мәктәпләр өчен реформалау үрнәге, һәм империянең Европа өлеше өчен генә түгел. Ә хатын-кызлар мәдрәсәсен җитәкләүче Мөхлисә Бубый мәгърифәтле ислам дөньясында абруйлы шәхес санала (1917 елда ул ислам дөньясында беренче хатын‑кыз казыя итеп сайланачак – ред. иск.).
Ләкин империягә аның черек асылын аңларга сәләтле гыйлемле халыклар кирәк түгел... 1908 елда Халык мәгарифе департаменты уку округлары попечительләренә түбәндәге күрсәтмәне бирә: «халык училищелары инспекторлары аша урыннарда бик яшерен һәм сак тәртиптә соңгы елларда туган шәхси мөгаллимнәр сыйныфлары турында мәгълүматны тупларга».
Өч елдан соң хәлләр үзгәрә. 1911 елның 30гыйнвары төнендә Иж-Бубыйга йөз атлы сакчы белән жандарм ротмистеры килә. Тентүтуздыру өч көн дәвам итә. Ирләр мәдрәсәсен ябалар (хатын-кызларныкы әле тагын бер ел эшли), Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларны, ирләр мәдрәсәсенең бөтен укытучыларын Сарапул төрмәсенә илтәләр, алар анда 16 ай суд хөкемен көтеп ята.
1912 елның 28 маенда мәхкәмә Бубыйны хакимияткә хөрмәт күрсәтмәүдә һәм фетнәгә чакыру характерындагы әдәбият таратуда гаепли: «Хакыйкать» очеркларында хөкүмәткә каршы фикерләр табалар. Габдулла Бубыйны алты айга төрмәгә ябу турында карар чыгаралар.
Төрмәдән чыккач, ул Күлҗәгә (Кытай Төркестаны) китеп, җәдиди хатын‑кыз укытучылар семинариясе ача. Патшаны бәреп төшерү турындагы хәбәрне бик дәртләнеп каршы ала, чөнки ирекле Россиядә татар халкының якты киләчәгенә өмете зур була. Туган ягына кайтканда туберкулез белән авырый торган була, гомеренең азагына кадәр Иж-Бубыйда укыта.
Әскәр Сабиров
Фото: wikipedia.org
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: