Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Галиҗәнап «цифр»

Галиҗәнап «цифр»

2022 ел Татарстанда Цифрлы технологияләр елы дип игълан ителде. Бу гаҗәп түгел: зур тизлек белән үзгәрә барган дөньяда киң колачлы цифрлы трансформацияләр һәркемгә кагыла: икътисадның һәр тармагына, социаль өлкәдә күрсәтелә торган хезмәтләргә. Һәм, гомумән, алар безнең алга таба үсеш юнәлешен билгели.

21 сентября 2022

Ләкин монда мөһим нәрсәне күздән ычкындырырга ярамый. Цифрлаштыру, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, – үзмаксат түгел, иң беренче чиратта, безнең гражданнарның тормыш сыйфатын ныгытырга, муллыгын тәэмин итәргә һәм керемнәрен арттырырга, шулай ук бизнесның көндәшлеккә сәләтлелеген көчәйтергә мөмкинлек бирә торган инструмент. Килешәсездер, моңардан да төгәлрәк әйтү мөмкин түгел. «Татарстан», үз нәүбәтендә, әлеге тезисны реаль фактлар белән ныгытырга алынды. Әлеге санда без тормышыбызны азрак кына булса да яхшыртырга, уңайлырак, җайлырак, ниһаять, сәламәтрәк итәргә сәләтле мәгълүмати технологияләр турында сөйләргә булдык.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: