Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ГАЛИМҖАН БАРУДИ. ТАТАРНЫ ДӨНЬЯГА ТАНЫТУЧЫ

Без аны кем дип атасак та ялгышмабыз – дин галиме, мәгърифәтче, реформатор, язучы, журналист, сәясәтче һ.б. Барудиның сәясәттә үз юлы булган. Ул каршылыкларны, проблемаларны мәҗбүриләү, көч куллану ысулы белән түгел, ә тыныч юл белән хәл итү ягында торган.

ҖИҢҮ ҺӘМ ҖИҢЕЛҮЛӘР
Галимҗан Барудиның татар халкы тарихына керткән иң зур хезмәте яңарту-җәдидчелек хәрәкәте белән бәйле. Ул мәгариф системасының нинди булырга тиешлеген, киләчәк буынны укыту-тәрбияләүне алдан күрә белгән. Яңача укытуны Россиянең татарлар яшәгән төбәкләренә дә таратуны максат итеп куйган. Шуңа күрә дә Троицк, Чиләбе, Кызылъярда (Казахстандагы Петропавел шәһәре) җәдидчелек нигезендә эшләячәк мәктәп-мәдрәсәләр ачуны дәлилләп, аңлатып йөргән. Эшне ул җирле ишан, мулла, күренекле кешеләрдән башлаган.
1905 ел вакыйгалары Галимҗан Барудиның иҗтимагый активлыгын яңа югарылыкка күтәрә. Ул гыйльми-педагогик эшчәнлеге белән беррәттән социаль-иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнаша. Нәтиҗәдә, татар җәмәгатьчелеге арасында олы абруйга ия җитәкчеләрнең берсенә әверелә.
Галимҗан Баруди Россия мөселманнарының II һәм III корылтайларында катнаша. «Иттифак әл-Мөслимин» партиясенең актив оештыручыларыннан берсе була. 1906 елның 16‑21 августында узган Бөтенросиия мөселманнарының III корылтаенда Диния нәзарәтен үзгәртеп кору буенча комиссия төзелә. Аның рәисе итеп Галимҗан Баруди билгеләнә. Комиссия 13 пункттан торган доклад тәкъдим итә. Анда мөфтиләрне 5 елга сайлау, Диния нәзарәтләренә мәктәп-мәдрәсәләр ачу өчен акча табу бурычын йөкләү, имамнарга дәрәҗә бирү, бәхәс, никах мәсьәләләрен алар карамагына күчерү кебек проблемалар күтәрелә. Үз вакыты өчен бу бик алдынгы документ була. Ләкин мөселманнарның теләгенә хөкүмәт битараф кала. Документта каралган гамәлләр тормышка ашмый.
Ни кызганыч, бу күңелсезлекләрнең башы гына була: ниндидер шикаятьләр нигезендә Барудины 1907 елның 17 мартында 2 елга Вологда губернасына сөргенгә сөрәләр. Аның белән бер вакытта Гаяз Исхакый, Салихҗан Галиев (энесе), мулла Габдулла Апанаев һәм Казан сәүдәгәрләре Казаковлар да хөкемгә тартылып сөргенгә озатыла. Аларны азат итүне сорап, абруйга ия күп кенә кешеләр хөкүмәт җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә, тиздән сөрген срогын чит илгә китеп үткәрергә рөхсәт бирелә.
Галимҗан Баруди башка хәзрәтләр белән илгә 1910 елда кайта. Аларны киң җәмәгатьчелек шатланып каршы ала. Ләкин 1911 елда, «панисламчылык» белән көрәш сылтавын табып, татар активистларына каршы яңа эзәрлекләүләр башлана. Галимҗан хәзрәт губернаторга аңлатма-хат белән мөрәҗәгать итә. Шуңа да карамастан, тынычсызлау, яла ягулар дәвам итә. Ул, төшенкелеккә бирелмичә, бик авыр булса да, туры юлдан баруын дәвам итә. Һәм янә ил гизәргә чыгып китә.
Галимҗан Баруди Төркестанда вакытта, 1917 елның маенда, Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Анда 800 ләп делегат катнаша. Милли мәсьәләләрне карау белән беррәттән, мөфти сайлау да уздырыла. Оренбург Диния нәзарәте мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте итеп үзгәртелә. Мөфти урынына алты кандидатура тәкъдим ителә. Алар арасында Муса Бигиев, Габдулла Бубый, Зыя Камали, Садри Максуди, Хәсәнгата Габәши, Галимҗан Барудилар күрсәтелә. Күпчелек тавыш белән Галимҗан Баруди сайлана.
Бу карар аның өчен көтелмәгән яңалык була. Төркестаннан кайткач, туганнары белән киңәшә, үз мәхәлләсе кешеләренең фикерен өйрәнә. Аларның хуплавын, ярдәмен тоеп, ризалыгын бирә. 1917 елның 17 июнендә рәсми сайланган мөфти буларак Уфага килә.
Совет власте урнашканнан соң, 1917 елның 20 ноябрендә Уфада Эчке Рәсәй һәм Себер төрки‑татар мөселманнарының Милләт мәҗлесе җыела. Мәҗлес Идел‑Урал штатын оештыру хакында карар кабул итә. Ләкин Милли идарә озак яшәми, 1918 елда таратыла.
1918 елның маенда Галимҗан Баруди, Россия мөселманнары җитәкчесе буларак, рәсми хакимият органнары белән сөйләшү өчен Мәскәүгә килә. Анык нәтиҗә ала алмый. Соңрак Сталиннан «Диннең дәүләттән тулысынча аерылу шартын катгый үтәгән хәлдә, Диния нәзарәтенең эшен дәвам итәргә рөхсәт» кәгазе ала.
Баруди акрынлап динне сәясәттән аеру ягына авыша. Бу чорда мөселман уку йортларында дини предметларны укыту тыела. Галимҗан Барудиның мәктәп, мәдрәсәләрне дини рухта үзгәртеп коруга, имамнарның хәлен үзгәртеп, аларның белемен арттыруга юнәлтелгән реформаларын тормышка ашыру мөмкин булмый. Әйе, ул бик авыр чорда мөфти хезмәтен алып бара. Шулай булса да халкы өчен җан атып яшәвен дәвам итә. Моның янә бер ачык мисалы: Идел буенда 1921 елгы ачлыкның масштабын бәян итеп Сталинга һәм кайбер илләргә хат яза.
Әнә шулай милләттәшләре өчен тырышып йөргәндә, 1921 елның 6 декабрендә, Мәскәүдәге Боткин хастаханәсендә аның йөрәге тибүдән туктый. Аны Казанга алып кайтып, зур хөрмәт белән татар зиратында җирлиләр.
БАРУДИНЫҢ БАЙ МИРАСЫ
Галимҗан Барудиның дини идарә җитәкчесе булып эшләгән чоры бик катлаулы, авыр сәяси-иҗтимагый чорга туры килә. (Октябрь революциясе, чех-словак күтәрелеше, Колчакның үзен Россия хакиме дип игълан итүе һ.б.). Менә шул шартларда Галимҗан Баруди көрәш сафында кала. Моны без аның «Кызылъяр сәфәре» исемле беренче әсәре буенча беләбез. Бу аның дөньяви әсәрләреннән берсе. Аның тормыш һәм хезмәт юлларын өйрәнгәндә, иң яхшы чыганак булып нәкъ менә үзе язган мәкаләләр, дәреслек һәм язмалар тора. «Кызылъяр сәфәре» әсәре тирән эчтәлекле, мәгълүматка бай. Баруди төрле сәфәрләре вакытында үзе яшәгән һәр шәһәрнең тарихи үзенчәлегенә кыскача кагылып уза. Бу «Кызылъяр сәфәре»ндә дә күренә. Чиләбе, Троицкидагы хәлләр нигезендә ил, мәдәният, мәгариф, дингә шомлы, авыр хәлләр янаганын аңлый һәм шушы әсәре, чыгышлары, хезмәтләре белән халыкны кисәтә. Ул каршылыклар белән актив көрәш позициясендә кала.
Моңа кадәр дә Баруди көндәлек матбугат битләрендәге язмалары белән халыкка таныш була. Ә «Кызылъяр сәфәре» 1917 елдан соң татар әдәбиятында нәшер ителгән беренче зур әсәр була. Бу зурлык аның күләмендә түгел, ә җанлы тормыш, халыкларның милли-тарихи яшәешен тасвирлавында. Соңрак әдәбият галимнәре әсәрне «яңа этап әдәбиятының чишмә башы» дип атый.
Шул яңа агымны дәвам итеп, Баруди «Хатирә дәфтәре» әсәрен яза. Ул да татар әдәбиятында яңа юнәлеш була. Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары нәтиҗәсендә туган җимереклек, ачлык, фәкыйрьлек әлеге язмага нигез итеп алына. Авторның революцияне, хакимият алышынуын да кабул итүе күрсәтелә. Яңа хакимияттән, яңа тормыштан ул ирек, уңайлыклар көтә. Шул дәһшәтле елларда ул, халык белән аралашып, бер урыннан икенче урынга йөреп, тормыш казанында кайнап, туктаусыз иҗат итә.
Галимҗан Баруди – утызга якын дәреслек авторы да. Ул яңа ысул белән укыту өчен беренче әлифбаны язган. Аның 12 басмасы дөнья күргән. Гарәп теле грамматикасы, өч телдә чыккан сүзлеге бүген дә кулланылышта бар.
Аның дәреслекләре методик яктан отышлы, эчтәлекләренә җанлы әңгәмә элементлары кертелгән. Алар материалны аңлап, фикер йөртеп үзләштерергә этәргеч ясый.
Баруди үзенең бай китапханәсен дәүләткә тапшырган. Бу зур мирас бүген Казан федераль университетының фәнни китапханәсендә – шәрык бүлегендә саклана. Әлеге китаплар, кулъязмалар бөртекләп өйрәнүне көтә.
Әйе, бу олпат шәхеснең исемен бүген дә беләбез, ишетәбез. Казанда Галимҗан Баруди исемен йөрткән урам бар. Киров районында ул. Галиев мәчете һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе әлеге нәселгә һәйкәл булып эшләп килә. Заманында ул мәдрәсәне көнбатыш илләренең классик гимназиясе дәрәҗәсенә күтәрә. Бу хакта хәтта Англиянең газета-журналлары да язып чыга.
«Ватандашлар» циклында Галимҗан Барудига багышланган «Җәзага икеләтә тартылган» исемендә документаль фильм дөнья күрде. «Иман», «Хозур» нәшриятлары Баруди хезмәтләрен һәм аның турында булган язмаларны хәзерге татар графикасында һәрдаим нәшер итә. Киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәр өчен Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте 2017 елны «Галимҗан Баруди елы» дип игълан иткән иде. Биектау районының 4 нче мәктәбенә дә әлеге олуг шәхеснең исеме бирелде. Шулай булгач ышана: тагын йөз, ике йөз елдан соң да Галимҗан Баруди исеме һаман яңгырар әле.
Разыя Сәхипова
Фото: ru.wikipedia.org

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: