Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Һаваларда – «Аккош»!

Һаваларда – «Аккош»!

Фюзеляж, канатлар, койрыкның яшел саклагыч грунтовка белән капланган өлешләре цехта өр‑яңа гигант конструктор детальләре кебек пөхтәләп таратып куелган. «Татарстан» – Казан авиация заводының җыю цехында.

18 августа 2022

Панельләр җыелмаларга, җыелмалар – агрегатларга, стапельләрдәге агрегатлар самолет конструкциясе элементларына тоташтырыла. Җыю цехына меңнәрчә деталь керә дә, аннан тулысынча диярлек җыелган Ту‑214 самолетына (мөгаен, бу хәзер Россиядәге иң перспективалы пассажир очкычыдыр) әйләнеп чыга.
ПАССАЖИРЛАР ӨЧЕН
Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе планнары буенча, Казан авиация заводы (КАЗ) стапельләреннән 2030 елга кадәр ерак араларга оча торган 70 Ту‑214 пассажир самолеты төшәргә тиеш. Чит илләрдән кертелә торган пассажирлар авиатехникасы паркын глобаль алыштыру кебек мөһим миссия өчен Казан авиация заводы («Туполев» ГАҖ филиалы, Ростех ДК «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ составына керә) очраклы гына сайлап алынмаган. Татарстан җитәкчелеге тырышлыгы нәтиҗәсендә әлеге завод – 2000 нче еллар башыннан бирле гражданнар самолетлары җитештерү туктатылмаган илдәге бердәнбер диярлек предприятие. Ту‑214 планеры һәрвакыт биредә җитештерелгән. 20 ел эчендә КАЗ дәүләт максатлары өчен махсус билгеләнештәге Ту‑214 самолетларының тулы бер паркын чыгарган.
– Без традицион стапельләрдә җыюны саклап калдык, бүген ул үзен тулысынча аклый. Шул ук вакытта Ту‑214 очкычының модификацияләре күптөрле. Без елына өч самолет чыгара идек, әмма җитештерү күләмен әкренләп арттырырга җыенабыз – эшкәртү җиһазлары, агрегатларны параллель әзерләү өчен стапельләр өстәләчәк, ә яңа технологияләр җыюны тизләтергә булышачак. Ихтимал, бурычларның бер өлеше аутсорингка тапшырылыр, – дип сөйли Конструкторлык хезмәте күрсәтүне оештыру буенча конструкторлык бюросы директоры урынбасары Максим Кондратьев.
Ул безнең өчен цех буйлап экскурсия үткәрә. Икенче залда – коеп ясалган бик зур «гармошка», самолетның үзәк балкасының яртысы. Алга таба барлык җаваплы узелларның җыелу сыйфаты җентекләп тикшерелә.
– Без төп узеллардан файдалану вакытын 50 елга җиткерергә омтылабыз, – ди Максим Кондратьев.
WhatsApp Image 2022-07-22 at 15.35.42
IMG_2089
IMG_3580
Мондый нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге җыю белән шөгыльләнүче белгечләрнең квалификациясенә бәйле. Бәхеткә, завод үз штатында тәҗрибәле мастерларны саклап кала алган, алар үз эшләрен сыйфатлы башкарып кына калмый, яшь белгечләрне дә өйрәтергә сәләтле. Җыю цехына эшкә, мәсәлән, Казан авиация техникумыннан соң урнашырга мөмкин. Заводның җитештерү планнарын күздә тотканда, биредә һәр яшь профессионалның үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Хәзер КАЗ өчен материаллар һәм кирәкле детальләр Россиядәге йөздән артык предприятиедән китерелә. Кулланыштагы машиналарда детальләр әкренләп үзебезнең илдә җитештерелгәннәренә алмаштырыла. Сүз уңаеннан, Ту‑214 тулысынча диярлек Россия машинасы, чит ил детальләре баштан ук бик аз кулланылган.
Россия транспорт министры Виталий Савельев Ту‑214 самолетын база моделе, дип атады, илнең әйдәп баручы авиакомпанияләре шуңа күчүне планлаштыра. Очкычның кайбер характеристикалары аны тышкы базарда да көндәшлеккә сәләтле итәрлек. Ул җирдә шаулау тавышы һәм атмосферага зыянлы матдәләр эмиссиясе буенча халыкара таләпләргә тулысынча җавап бирә, шундый ук класстагы чит ил судноларына караганда ерагракка оча ала, өстәмә ягулык баклары куелганда, тагын да ераграк очу мөмкинлеге дә бар. Максималь очып китү авырлыгы – 110 тонна. 4000 км чамасы ераклыкка очканда Ту‑214 самолеты пассажир кәнәфиеннән файдалану чыгымнары аның турыдан-туры конкурентлары белән чагыштырганда кимрәк.
Бу казанышлар, әлбәттә, сөендерерлек. Шулай да Казан авиация заводы «пассажирлар» юнәлешендә генә эшләми әле.
«АККОШ»НЫҢ ТИТАН БӘПКӘЛӘРЕ
«Советлардан соңгы авиация сәнәгате тарихында моңарчы күрелмәгән гаять зур проект», – Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе (БАК) генераль директоры Юрий Слюсарь 2016 елда Казан авиация заводында Ту‑160 самолетын модернизацияләү башлануны шулай шәрехләгән иде.
Нәзакәтлелеге һәм купшылыгы өчен «Аккош» дип йөртелә башлаган, канат геометриясе үзгәрүчән, тавыш тизлегеннән югарырак тизлектә очарга сәләтле континентара стратегик Ту‑160 ракета йөртүче иң беренче бомбардировщик үзенең Казандагы бишегеннән 1984 елда очып чыга. Казан заводы әлеге машиналарны чыгаруын дәвам итә. «Аккош»лар һәм «Аю»лар (Ту-95МС турбовинтлы стратегик ракета йөртүче бомбардировщик) Россия Һава-космос көчләре (ҺКК) Ерак авиациясенең авангардын тәшкил итә.
1990 нчы елларда Ту‑160 чыгарылудан туктый. Гамәлдәге машиналар илнең ҺККдә хезмәттә кала һәм даими камилләштерелә, әмма аларны җитештерү зарурлыгы хакында бәхәсләр бер дә тынмый. Проектның язмышы 2015 елда хәл ителә: РФ Оборона министрлыгы Казанда «Аккош»ларны җитештерүне торгызу турында карар кабул итә. Самолетның үзен генә түгел, аның белән бәйле җитештерүләрне дә модернизацияләү таләп ителә. Беренче чиратта – бомбардировщик конструкциясенең 40 процентка якынын (шул исәптән аның «сыртын») тәшкил иткән титан элементларны эретеп ябыштыру цехын. Юкка чыга язган вакуумлы эретеп ябыштыру технологиясен яңартырга туры килә, һәм хәзер Казан авиация заводы дөньядагы иң зур һәм иң куәтле электрон-нурлы эретеп ябыштыру җайланмасына ия.
IMG_3193
DSC_4003
Устимов, авиационный техник
Элеккегеләргә нигезләнеп төзелгән яңа стратегик Ту‑160 «Петр Дейнекин» бомбардировщигының беренче очышы 2018 елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин катнашында була. Ту‑160 стратегик ракета йөрткечләрен җитештерү турында килешү имзалана. Аннан соң ракета йөрткеч, фактта, яңа төрдәге машинага әйләнә.
«Без Ту‑160 очкычын җитештерүнең тулы циклын торгыздык, әмма инде «М» модификациясендә – модернизацияләнгән двигательләрне, самолет белән идарә итү, навигация һәм кораллар белән идарә итүнең модернизацияләнгән системаларын файдаланып», – дип белдерде 2022 елда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
Самолетның тышкы кыяфәте сакланып калган, ә «эчлеген» 80 процентка, ягъни тулысынча диярлек яңартканнар. Өстәвенә, Ту‑160М яңа радиолокация станциясе, элемтә һәм навигация комплекты, радиоэлектрон көрәш комплексы, авионика һәм яңа кораллар белән җиһазландырылган. Машинаның очу ераклыгы арткан. Модернизация процессында цифрлаштырылган конструкторлык документациясенең уникаль базасы булдырылган.
Инде Ту‑160М самолетының тәүге очышы Казанда быел гыйнварда булган. «Аккош» «бәпкәсе» 600 метр биеклеккә күтәрелгән. Очучы-сынаучылар, берничә маневр ясап, тавыштан тизрәк очучы, дөньяда иң куәтле «кош»ның һавада никадәр тотрыклы һәм идарә ителүчән булуын күрсәткән.
Ту‑160 һәм ерак‑ ка оча торган күп режимлы Ту‑22М3 ракета йөртүче бомбардировщик (ул да Казан авиа‑ ция заводында модернизацияләнә) Россия Федерациясе атом‑төш триадасы составына керә. Сүз уңаеннан, Ту‑160 самолеты 44 дөнья рекорды куйган машина. Иң соңгысы – тавыш тизлегеннән дә югарырак тизлектәге стратегик ракета йөрткечләр арасында иң ерак һәм иң озак очуга карый. Ту-160М очкычларын серияләп җитештерү проектының потенциалы бәһаләп бетерге‑ сез. Яңа бомбардировщиклар җитештерү бө‑ тен илдәге профильле югары технологияле йөзләгән предприятиегә яңа тормыш биреп кенә калмыйча, Россиядәге оборона техно‑ логияләре үсешен искиткеч югары дәрәҗәгә күтәрергә мөмкин. Казан авиация заводы моңа үзенең лаеклы өлешен кертә. Предприятиенең үз җиңүе әле тагын шунда да: КАЗ, илнең өряңа тарихында беренче буларак, тармактагы иң кискен ике проблеманы контрольдә тотуга ирешкән: технологияләр һәм кадрлар кытлы‑ гын. Заводның яңа данлы тарихына тәүге адым ясалган инде.
Ксения Сёмина
Фото: Александр Ефремов, КАЗ матбугат үзәгеннән алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: