Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Ямбулат егете

Ямбулат егете

Семён Коновалов. 17 яшендә туган авылы Ямбулатта* почта тарата. 21дә – 16 немец танкын юк иткән «КВ-1» командиры. «Танк экипажы герой-командир лейтенант Коновалов белән бергә тигезсез сугышта һәлак булды», дип язачаклар бүләкләү кәгазендә. Әмма Герой Йолдызын Семён шәхсән үзе алачак...

16 июня 2022

Ростов өлкәсе, Нижнемитякин хуторы. 1942 елның 13 июле. Монда, хутордан ерак булмаган бер уйсулыкта, танк бригадасы сафтан чыккан «КВ»ны үзен генә калдырып китә ‑ Семён Коновалов экипажы аны төзәтергә тиеш була. Бер тәүлектән соң разведка төркеме эшнең ничек баруын карар өчен кире килә. Алар күз алдында коточкыч картина ачыла... Асты‑өскә әйләндерелгән, яндырылган «КВ» танкы – кыр уртасында, аның эчендә танкистларның үле гәүдәләре, тирәякта – сафтан чыгарылган немец танклары, бронемашиналар, йөк машиналары, үлеләр…
ru.wikipedia1.org
Берничә сәгать дәвам иткән сугыш картинасын торгызырга разведчикларга Нижнемитякинда яшәүчеләр булыша – бәрелеш алар күз алдында бара. Боларның барысын да батальон командиры Васильков соңрак бүләкләү кәгазендә язачак. Документларга караганда, экипаж танкын күренмәслек итеп яшерергә өлгерә. Күрәсең, разведкага чыккан ике немец бронемашинасы үзләре өчен бернинди дә куркыныч сизми – бер танк тимер‑ томыр өеменә әверелгәнчегә кадәр...
Куркынычны тоеп алган немец танклары тиздән һөҗүмгә күчә – 35 танк. Көчләр, әлбәттә, тигезсез, шулай да безнең экипажның котылу мөмкинлеге кала әле. Ләкин Коновалов башка карар кабул итә: каршылык күрсәтергә. «КВ»ның кайда яшеренгәнлеген фашистлар әле һаман белә алмый. Һәм экипаж, дошманны якынрак җибәреп, немец танкларына уңайлы ераклыктан ата башлый. Дүрт машина дөрләп яна, калганнары чигенә.
Немецлар, күрәсең, аларга берничә машина каршылык күрсәтә дип уйлый – икенче һөҗүмдә безнең «КВ»га каршы бер сафка тезелгән 55 танк чыга! «КВ» бер урыннан икенчесенә бик тиз күчеп йөри, аның тубы төз ата: тагын алты немец танкы юкка чыгарыла, калганнары чигенә.
Яңа атака. Дошман танкларына ярдәмгә пехота күтәрелә. Безнекеләр тагын алты танкны юкка чыгарырга өлгерә. Өстәп тагын бер броневикны, пехота белән берничә машинаны. Дөрес, снаряд тигән «КВ» хәзер инде урыныннан кузгала алмый. Моны сизеп алган дошман форсатны кулдан ычкындырмый: 105 миллиметрлы орудие китереп, 75 метрлы ераклыктан туп‑туры совет танкына ата...
Бүләкләү кәгазендә – барысы да бик төгәл. Шулай да... Инде кузгала алмаган «КВ» танкына турыдан-туры ата башлаганчы, лейтенант Коновалов әмер бирергә өлгерә: соңгы снарядны тотып бетерергә һәм танкның аскы люгы аша чыгып качарга. Өчесе, шул исәптән Коновалов та, төн куелыгыннан файдаланып, танктан чыга ала.
Комбат Васильков – Герой исеменә бүләкләү документы тутырган, ә писарьлар кара кәгазь язган арада исән калган танкистлар фашистлар биләп алган территория аша безнең якка чыгарга омтыла. Беркөнне алар үз танклары янында рәхәтләнеп ял итеп яткан немецларны күреп ала. Аларны тиз генә юкка чыгарып, танкны алып китәләр. Инде немец танкында дошман колоннасына якын килеп, ата, таптый башлыйлар.
Аннан соң дошман танкында фронт сызыгын узып үзебезнекеләр ягына чыкканда могҗиза белән генә исән калалар. Немец танкын яулап алу эпизоды үзе генә дә бер бүләккә тарта, әмма моңа вакыт юк: куркак һәм сатлыкҗан булмауларын дәлилләргә кирәк. Бәхеткә, тикшерүләр озакка сузылмый, һәм тиздән Семён Коновалов тагын яуга китә: беренче айларда шул үзләре тартып алган трофей танкында сугыша...
Герой Йолдызын Коноваловка бер елдан соң гына диярлек – 1943 елда тапшыралар. Кыска вакытлы ял бирәләр. Туган өенең ишеген каккач, анасы озак вакыт ачмый тора: «Китегез, минем улым вафат, кара кәгазе килде…» Ялдан соң Семён Коновалов тагын фронтка китә һәм бик күп бәрелешләрдә катнаша. Сугыштан ул исән‑имин әйләнеп кайта.
Ә 75 елдан соң, 2018 елда, илебез экраннарына «Несокрушимый» дип аталган фильм чыга. Төп герое – танк командиры Семён Коновалов.
* Татарстанның Югары Ослан районындагы авыл
Фото: ru.wikipedia.org, «Несокрушимый» фильмыннан кадр, 2018 ел.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: