Яңадан яшәргә өйрәнү
Инсульт дигән зәһәр чирнең ни икәненә быел гаиләбезгә үз мисалында инанырга туры килде: әнинең абыйсы өч айдан бирле рәтләнә алмый. Баш мие зарарлану сәбәпле, кеше үзеннән-үзе «яшелчә»гә әйләнә икән. Бик авыр күренеш... Казан 7 нче шәһәр хастаханәсенең реабилитация үзәгенә баргач, инсультның бик яман чир икәненә янә бер кат инандым. Егерме биш яшьме, кырыкмы, алтмышмы – берәүне дә аямый ул...
22 сентября 2022
7 нче шәһәр хастаханәсенең реабилитация үзәге әле 2022 елда гына ачылган. 12 мең квадрат метр мәйдан биләгән әлеге сигез катлы бинаны бер ел дигәндә сафка бастырганнар. 147 урынга исәпләнгән реабилитация үзәгенә иң заманча медицина җиһазлары урнаштырылган.
Инсульт кичергән авыруларны тернәкләндерү бүлеге дүртенче һәм бишенче катларда урнашкан. Тренажерлар коридордан ук башлана. Мөмкинлеге, теләге булган кеше сәгатьләр буе да шөгыльләнә ала. Ләкин андыйлар сирәк. Күбесе инструкторлар, туганнары ярдәмендә генә йөри, коляскалылар да байтак. Барысы да бирегә зур өмет белән – аякка басарга дип килгән. Әнә шундыйларның берсе – Казанда яшәүче Рифат Мамаев. Җитмеш яшен тутырган ул.
Башкалар белән чагыштырганда, аның хәле күпкә яхшырак – үзе атлап йөри, сөйләменә, кулларына да әллә ни зур зыян килмәгән. (Мондый авырулар биредә күп түгел.)
– 31 майда инсульт кичердем, – диде Рифат абый. – Ике көн алдан беренче билгеләре пәйда булды – аягым тотмый башлады. Рульдә барганда, машина педаленә басам – аяк тыңламый. Ул көнне көчкә кайтып җиттем. Икенче көнне кулым белән проблемалар башланды – әйтерсең алар минеке түгел. Инде 31 май иртәсендә хәлем тагын да начарланды. Хатыным «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртты. Тиз арада 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып килделәр. Компьютер томографиясе ясадылар. Шунда инсульт диагнозы куйдылар. Аннан соң биредәге нейрореанимация бүлегенә салдылар.
Реанимациядән соң Рифат абыйны 7 нче шәһәр хастаханәсенең неврология бүлегенә яткыралар. Монда баш мие зарарланган (ягъни инсульт булган) кешеләр өчен шундый аерым бүлек бар. Анда тиешле дәвалау курсы узганнан соң, бирегә – реабилитация бүлегенә күчерәләр. Нәтиҗәдә дәвалау курсының икенче этабы башлана.
– Болай эшләү бик әйбәт нәтиҗә бирә, – дип аңлатты Казан 7 нче шәһәр хастаханәсенең үзәк нерв системасында тайпылышлар булган пациентлар өчен реабилитация бүлеге җитәкчесе Эльмира Хөсәенова. – Инсульт булганнан соң беренче өч айда тернәкләнү узу яхшы.
Бүлек җитәкчесе белән үзәкне карап йөрибез. Кинезиотерапия залы – мөстәкыйль йөри алмаучылар өчен. Биредә күпләр беренче адымнарын ясый. Реабилитация үзәгенең башка бүлекләреннән дә килеп шөгыльләнәләр.
– Каты баш мие җәрәхәте алган авыруларны унынчы-унбишенче көнгә, ә инсульттан соң җиденче-унынчы көнне кинезиотерапия залына алып киләбез, – ди Эльмира Хөсәенова. – Монда йөрәк‑кан тамырлары, сулыш алу системаларын ныгыталар.
Гади итеп аңлатканда, кешеләрнең аяк-кулларын робот йөртә. Ә икенче җайланма – экзоскелет авыруларны урыннан торырга, утырырга өйрәтә. Коридор буйлап ясалган махсус рельсларда исә кешеләр янәдән йөрергә өйрәнә.
ЛФК, массаж, логопед, психолог белән шөгыльләнү, инә белән дәвалау – барысы да инсульттан соң тернәкләндерү программасына керә. Шул исәптән төрле препаратлар белән дәвалау да каралган.
– Безнең команда зур, – диде Эльмира Растямовна. – Физик реабилитация медицинасы табиблары, физиотерапевт, невролог, инструктор, психолог, логопед, медицина реабилитациясе буенча шәфкать туташлары – барыбыз да авыруларны аякка бастыру өчен эшлибез.
«ХОЛКЫНА ТҮЗЕП БУЛМЫЙ...»
Инсульт төрле кешегә төрлечә тәэсир итә: берәүләрнең аяк-куллары йөрмәс була, икенчеләрнең – акылына, өченчеләрнең сөйләменә зыян килә. Палаталарның берсендә илле ике яшьлек Сергей ята. Быел гыйнвар аенда аңа инсульт булган. Аяк-куллары йөри, тик менә сөйләшә алмый.
– Алайса сезгә җиңелрәктер, җәмәгатегез үз‑үзен йөртә бит, – дим Сергейның хәлен белергә килгән хатынына.
– Юк, – ди ханым. – Сөйләшә алмау да бик зур проблема икән. Ирем нәрсәдер аңлатмакчы була, ләкин әйтә алмый. Ачуы килгәч, мине этеп‑этеп җибәрә. Гыйнвардан бирле гаиләбез күген кара болыт каплады... Хастаханә юлыннан кайтып кергән юк. Өйдә көлеп түгел, елмаеп та сөйләшмибез. Кычкырып эндәшсәк тә, иремнең ачуы килә. Холкы бик үзгәрде... Бик авыр хәл бу.
Тагын икенче бер палатадагы ханымнан да шундый фикер ишеттем: инсульт булганнан соң иренең холкы бозылган. Бөтен нәрсәгә кызып китә, йөзе гел караңгы.
– Мин иремне аңлыйм да, юк та, – диде әлеге ханым. – Илле биш яшендә урын өстенә калды. Биш ай узды инде, һаман үзен үзе йөртә алмый. Җитмәсә, сөйләгән сүзен дә яхшылап аңлап булмый. Миңа да бик авыр, дүрт айдан бирле аны карыйм, административ ял алдым. Бер улыбыз эшләгән акчага көн күрәбез. Ирем шуларны аңларга тиеш тә кебек...
Ни кызганыч, инсульттан соң күпләрнең холкы начар якка үзгәрә. Мондый очракта психологлар авыруның якыннарына сабыр булырга киңәш итә.
Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең үзәк нерв системасында тайпылышлар булган пациентлар өчен реабилитация бүлегендә эшләүче Ләйсән Зарипова көн саен әнә шундый авырулар белән очраша. Логопед, нейропсихолог ул.
– Нейропсихология – фәндә чагыштырмача яшь юнәлеш, – ди Ләйсән Зарипова. – Баш миенең танып‑белү процессларын, аның үзенчәлекләрен, мәгълүматны ничек кабул итү сәләтен өйрәнә. Кыскасы, нейропсихологлар баш мие эшчәнлеген җайга салуны максат итеп куя. Пациентларның психоэмоциональ халәте төрлечә була бит. Позитив фикер йөртүчеләр дә бар, төшенкелеккә бирелүчеләр дә байтак. Аларның һәркайсына төрле дәвалау ысуллары кулланабыз. Инсульт бәргән һәр кеше зур стресс кичерә, монысы – бәхәссез. Кайчагында алар якыннарына гына түгел, дәвалаучы табибларга карата да дорфалык күрсәтә, шөгыльләнәселәре килми. Бу гаҗәп тә түгел, алар тормышка пессимизм белән карый башлый. Күп вакыт аларны теге яки бу тренажерда эшләргә күндерергә туры килә. Аз гына уңышлары өчен дә мактыйбыз, шул рәвешле күңелләрен үстерәбез.
Еш кына инсульт булган кешенең якынына да психолог ярдәме кирәк икән. Шуның өчен реабилитация үзәгендә алар белән дә эшлиләр. Бу кыенлыкларның вакытлыча икәненә, аларны бергәләп кенә җиңеп булачагына нәкъ менә психологлар инандыра.
Бүлектә күпләргә махсус аппарат ярдәмендә психотест үткәрәләр. Җайланма баш миенә тулы диагностика үткәрергә ярдәм итә. Гомумән, биредәге һәр аппарат, җиһаз турында аерым язарга була. Арада чит илдә эшләнгәннәре дә, үзебездә ясалганнары да бар.
АРТА, ЯШӘРӘ...
Татарстанда ел саен якынча – 16 мең, ә Россия буенча 450 меңгә якын кеше инсульт кичерә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, XXI гасырда инсульт аеруча киң таралган авыру булачак.
– Үлемгә китерә торган чирләр арасында инсульт икенче урында тора, – дип дәвам итте сүзен Эльмира Хөсәенова. – Инсульт миокард инфарктыннан гына калыша, бу – дөнья статистикасы. Шул исәптән Татарстанда да бу шу‑ лай. Инсульт очракларының күбәюе кешенең тормыш тизлеге артуы, аның киеренкелектә яшәве белән бәйле. Шулай ук су һәм һава пычрануы, профессиональ факторларның йогынтысы, алкоголь һәм тәмәке куллану, югары калорияле яки сыйфатсыз ризык белән туклану, аз хәрәкәтләнү дә тәэсир итә. Моңа әле нәселдәнлек тә кушыла.
Реабилитация бүлегенә баргач та гаҗәпкә калдым: арада яшьләр шактый. Шундый авы‑ руларның берсе – егерме биш яшьлек Рафаэль белән сөйләшеп тә тордым. Дүрт ай элек матур гына эшләп йөргәндә егеткә инсульт булган. (Әтисе дә шушы чирдән җиде ел элек дөнья куйган.) Дөрес, палатадагы башка авырулар белән чагыштырганда, аның хәле күпкә әйбәтрәк: аягында йөри, анык сөйләшә. «Реабилитация бик ярдәм итте», – диде ул.
– Ни кызганыч, инсульт яшәрә, – дип сүзгә кушылды Эльмира Хөсәенова. – Соңгы биш еллык статистиканы карасак, авыруларның өчтән бер өлешенә 50 яшь тә тулмаган әле. Янә бер күңелсез сан: яшүсмерләрдә артериаль гипер‑ тония өч тапкыр ешрак күзәтелә башлады.
– Әлеге куркыныч чирдән тулысынча дәваланып буламы?
– Тулысынча дәваланып була, дип әйтә алмыйм. Ул күп факторларга бәйле. Инсульт никадәр иртә ачыклануыннан, дәвалауның кайчан башлануыннан, тагын авыруның гомуми сәламәтлегеннән һәм кешенең яшәү рәвешеннән дә тора. Шулай ук яшькә һәм хроник авыруларга да бәйле. Кыскасы, инсульттан соң төрле кеше төрлечә тернәкләнә. Кызганычка, авыруларның күбесе хәтта берничә тернәкләндерү курсыннан соң да тулысынча савыкмый. Могҗиза булып, барысы да уңайланган очракта да инсульт кичергән һәр кеше табиб кушканча яшәргә тиеш. Янәдән әлеге куркыныч чир кабатланмасын өчен, профилактика турында даими истә тотарга кирәк.
– Инсультны кисәтү өчен, табиб буларак ниләр эшләргә киңәш итәсез? – дим.
– Иң мөһим чара – беренчел профилактика. Ул дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән арыну һәм стрессыз яшәү, җитәрлек йокы һәм ял итү, даими медицина тикшеренүләре... Дөрес яшәү рәвеше, табиб язган даруларны даими рәвештә куллану инсультны булдырмый калырга сәләтле һәм кешегә 8–10 ел өстәмә гомер бирергә мөмкин.
...Реабилитация үзәгеннән чыккач, күңелне сөенеч тә, көенеч тә биләп алды. Сөенеч – мондый заманча үзәкнең башкалада ачылуы һәм аның елына меңәрләгән кешегә аякка басарга ярдәм итәчәге. Көенеч– инсульт авыруларының күбәюе һәм яшәрүе. Саулык – иң зур байлык шул. Биредә аның шулай икәнлегенә янә бер инанасың.
ТАБИБЛАР, ИНСУЛЬТ БУЛГАНМЫ-ЮКМЫ ИКӘНЛЕГЕН ТИКШЕРҮ ӨЧЕН, АМЕРИКАДА АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТЕЛӘ ТОРГАН ТЕСТНЫ ТӘКЪДИМ ИТӘ:
– Face (йөз, бит) – кешегә елмаерга кушыгыз. Инсульт булган оч‑ ракта ул моны эшли алмаячак яки кыек итеп елмаячак.
– Arms (куллар) – авыруга кулларын күтәрергә һәм шул килеш 10 секунд тотарга кушыгыз. Инсульт булган очракта кулның берсе төшә яки калтырый башлый.
– Speech (сөйләм) – кешедән гап‑гади җөмлә әйттерергә кирәк. Ин‑ сульт булган очракта аның нәрсә сөйләгәне аңлашылмый башлый.
– Time (вакыт) – әгәр алда саналганнарның бер генә симптомы булса да, авыруга тиз арада беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Иң мөһиме: инсульт вакытында беренче 3–6 сәгать вакыт аралыгында табиб ярдәм күрсәтсә, баш миенә авыр зыян килүдән котылырга мөмкин.
ЭЛЬМИРА ХӨСӘЕНОВАДАН КИҢӘШ:
Иң төп кагыйдә – инсультның беренче билгеләре күренгәннән соң, кеше мөмкин кадәр тизрәк (өч сәгать эчендә) хастаханәгә китерелергә тиеш. Беренче ярдәмне дөрес оештыру мөһим.
КЕШЕ ҮЗЕ ГЕНӘ БУЛМАГАН ОЧРАКТА:
– инсульт дип шикләнгәндә, тиз арада ашыгыч медицина ярдәме чакыртыгыз; – телефоннан авыру турында кыскача мәгълүматны әйтергә әзерләнегез;
– ашыгыч ярдәм диспетчерына үзегезнең контактларны калдырыгыз;
– табибларны каршы алырга әзер булыгыз;
– пациентка дөрес итеп урнашырга булышыгыз: иң яхшысы – башны бераз күтәртеп янда яту;
– ашыгыч ярдәм көткән арада авырудан хроник чирләре турында сорашыгыз: инсульт симптомнары кайчан барлыкка килгән, нинди препаратлар кабул иткән (бу мәгълүмат табибларның вакытын алмаячак һәм тиз арада карар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк);
– пациентка суларга авыр икән, кыса торган киемнәрен (яка, галстук яки шарф) чишегез, тәрәзәләрне ачыгыз;
– ашыгыч ярдәм көткән арада авыруга һич кенә дә су, ризык бирергә яки аны урыныннан торгызырга ярамый! Аның йоту функциясе бозылган булырга һәм ул тончыгырга мөмкин.
КЕШЕ ҮЗЕ ГЕНӘ БУЛСА:
– инсульт билгеләре нык сизелмәсә, аяк-куллары йөрсә, кеше үз‑үзенә беренче ярдәмне күрсәтә ала, ягъни ашыгыч ярдәм чакырырга, туганнардан, күршеләрдән шалтыратып ярдәм сорарга кирәк;
– башны күтәртебрәк горизонталь халәттә ятып ярдәм көтәргә;
– сулыш алырга җайлы булсын өчен, муенны кысып тора торган әйберләрне чишәргә;
– иң мөһим кисәтү – инсультка шигегез бар икән, кадерле вакытны җуймас өчен, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез!
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий