Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Яшьләрне колач җәеп каршылыйбыз!»

«Яшьләрне колач җәеп каршылыйбыз!»

Табибларга кытлык. Моңа инану өчен теләсә кайсы шәһәр поликлиникасына барып карау да җитә. Ә авыл, районнарда хәл тагын да катлаулырак. Мисал өчен бөтен Мамадыш районына бары бер офтальмолог! Шуңа да әлеге белгеч күз өстендәге кара каш кебек – кадерле! Мамадышлылар «Земство докторы» федераль программасына бик рәхмәтле, аның кысаларында узган ел гына да районга өч яшь табиб кайткан

16 июня 2022



ПРОГРАММА ШАРТЛАРЫ ТУРЫНДА ЯНӘ БЕР ИСКӘРТЕП УЗАРГА КИРӘКТЕР: АВЫЛ ҖИРЕНӘ ЭШКӘ КАЙТКАН ЮГАРЫ ҺӘМ УРТА МЕДИЦИНА БЕЛЕМЛЕ БЕЛГЕЧЛӘРГӘ ДӘҮЛӘТ БЕР ТАПКЫР БИРЕЛӘ ТОРГАН КОМПЕНСАЦИЯ ТҮЛИ. АНЫҢ СУММАСЫ: ТАБИБЛАР ӨЧЕН 1 МИЛЛИОННАН БАШЛАП 2 МИЛЛИОНГА КАДӘР (АВЫЛНЫҢ ЕРАКЛЫГЫНА БӘЙЛЕ) ҺӘМ ФЕЛЬДШЕРЛАРГА 500 МЕҢНӘН БАШЛАП 1 МИЛЛИОНГА КАДӘР. РФ ХӨКҮМӘТЕНЕҢ 2022 ЕЛНЫҢ 6 МАЕНДАГЫ КАРАРЫ НИГЕЗЕНДӘ МАКСАТЧАН ПРОГРАММА БЕЛӘН УКУЧЫ ЯШЬ ТАБИБЛАР ДА ЭШЛӘРГӘ ТУГАН ЯГЫНА КАЙТКАН ОЧРАКТА ӘЛЕГЕ ПРОГРАММАДА КАТНАША АЛАЧАК. (МОҢА КАДӘР АНДЫЙ ЯШЬЛӘРГӘ БУ АКЧАЛАР БИРЕЛМИ ИДЕ.)


СҮРИЯДӘН
Мамадышның бердәнбер офтальмологы белән якыннан таныштык – Заин Алабидин Рами. Бирегә узган ел гаиләсе белән күченеп кайткан. Тумышы белән Сүриядән. Булачак табиб Россия белән танышуын 2002 елда Санкт-Петербург шәһәреннән башлый. Бер ел анда яшәгәч, Түбән Новгород дәүләт медицина университетының дәвалау факультетына укырга керә. Укудан соң Белгород шәһәренә китә, ординатураны шунда уза. 2015 елда исә Казанга күченә, 5 нче шәһәр поликлиникасына эшкә урнаша. Анда алты ел тәҗрибә туплагач, Мамадышка күченеп кайта.
Алабидин Рами
– Онколог Марина Александровна Диланова белән бергә эшләгән идек, – диде Заин Алабидин Рами. – Ул Мамадышка китте. Шулай да аның белән аралар өзелмәде, телефоннан сөйләшеп тордык. Бервакыт ул мине Мамадыш район хастаханәсенә эшкә чакырды. «Офтальмолог кирәк. Әйдә, карап, танышып кит, монда эшләргә бик уңайлы», – диде. Мамадышка барып, баш табиб белән сөйләштем. Ул «Земство докторы» программасы белән 1 миллион сум акча биреләчәген әйтте. Иң мөһиме – яшәр өчен ике бүлмәле фатир бирәбез, диделәр. Казанга кайтып, хатыным белән киңәшләштем дә, озакка сузмыйча, Мамадышка күчендек.
– Казанны ташлап киткәнгә үкенмисезме? – дим.
– Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәп карадым, иң рәхәте – Татарстан. Монысын һич икеләнмичә әйтәм. Мөселман динендә булгач, биредә миңа халыкның яшәеше аңлаешлырак. Мондагы халык ачык, табибларга зур хөрмәт белән карый. Мамадышка күченеп кайткач, бу аеруча ачык күренде. Ә үкенү дигәннән, әлбәттә, юк. Мамадышта яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әле менә улыбызны балалар бакчасына бирергә йөрибез. Ким дигәндә, тагын дүрт ел биредә яшәргә кирәк бит («Земство докторы» программасы кысаларында, акча алганнан соң, белгеч әлеге урында биш ел эшләргә тиеш - ред. иск.).
– Программаның шартларын үтәгәч, ягъни дүрт ел узгач, яңадан шәһәргә китү нияте бармы?
– Сүз дә юк, Казандагыга караганда монда эш күбрәк. Тәүлекнең егерме дүрт сәгатендә син элемтәдә булырга тиешсең. Кемгәдер төнлә дә ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк була, йөгереп хастаханәгә киләбез. Ә шәһәрдә бит аерым сәгатьләрдә генә дежур торасың. Ә биредә тәүлек буе, ел әйләнәсе... Баш табибка рәхмәт, безнең күңелне күрергә тырыша: яңа медицина җиһазлары кайтты. Яшь табиб буларак, бер урында гына торасы килми: якын киләчәктә амбулатор операцияләр ясарга телим.
КИРОВ ӨЛКӘСЕННӘН
Узган ел «Земство докторы» программасы белән Мамадышка кайткан табибларның берсе – Мария Александровна Диланова. Район хастаханәсенең онкологы ул. Мария Диланова Киров дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлагач, Киров өлкәсендә терапевт булып эшләп тәҗрибә туплый. 2020 елда «онкология» белгечлеге буенча янә белем ала. 2021 елның апрелендә исә Мамадышка күченә.
IMG_5856
– Туган ягыгызны ташлап, бер күрмәгән районга килергә нәрсә мәҗбүр итте? – дим.
– Монда мөмкинлекләр күбрәк, Киров өлкәсеннән китүемнең төп сәбәбе шул. Биш яшьлек улым, ирем бар. Алар да Мамадышны бер күрүдә яратты. Иремә дә эш булды.
Мамадыш район хастаханәсенә табиб-онколог кирәклеге турында Марияга университетта бергә укыган танышы әйтә. Шуннан соң ул баш табиб белән сөйләшергә килә, эш шартлары белән таныша. Һәм биредә калырга ризалаша.
– Коллектив бик тату, эшләргә рәхәт, – диде яшь белгеч. – Гомумән, Мамадыш безне колач җәеп каршы алды дип әйтә алам. Моннан китү турында уйлаганыбыз юк.
– Дәүләт биргән 1 миллион сум акчаны тоттыгызмы әле? – дим.
– 500 мең сумына машина алдым. Фатирны хастаханә арендага бирде, коммуналь хезмәтләр өчен генә түлибез. Киров өлкәсе белән чагыштырганда, хезмәт хакы яхшырак.


МАМАДЫШ РАЙОНЫ БУЕНЧА ОНКОЛОГ ТА 900 КЕШЕ ИСӘПТӘ ТОРА ИКӘН. КӨН САЕН БЕРНИЧӘ ДИСТӘ КЕШЕ ДИСПАНСЕРИЗАЦИЯ УЗА. БЫЕЛ ГЫНА УНИКЕ МЕҢ МАМА‑ ДЫШЛЫ ӘНӘ ШУНДЫЙ ТИКШЕРҮ ҮТӘРГӘ ТИЕШ. СОҢГЫ ЕЛДА ЯМАН ШЕШ БЕЛӘН АВЫРУЧЫЛАР САНЫ БЕРМӘ‑БЕР АРТКАН.


– Пандемия чорында кеше табибларга йөрмәде, шуңа күрә бүген онкология генә түгел, башка чирләр дә күп ачыклана, – диде Мария Александровна.
ТҮБӘН КАМАДАН
Мамадыш район хастаханәсендә эшләүче тагын бер яшь табиб – Максим Николаевич Мартынов. Киров дәүләт медицина университетын узган ел тәмамлаган, Түбән Кама егете.
Мартынов
– Университетны тәмамлагач, армиягә барып кайттым, – диде Максим. – Армиядән соң, Киров дәүләт медицина университетын урология буенча ординатурасын тәмамладым. Мамадыш хастаханәсенә уролог кирәк дигән игъланны күрдем дә, килеп карарга булдым. Ошаттым, калдым. Яшәргә ике бүлмәле фатир бирделәр. Менә шул... Бер ел инде бу вазыйфада. Акрынлап район халкы белән таныша барам. Гаилә корырга ниятлим. Булачак хатыным да Мамадыш район хастаханәсендә эшли. Кыскасы, биредә төпләнеп калырга ният.
– Ни өчен урология юнәлешен сайладыз? – дим.
– Хирургия өлкәсе бит, ир‑атлар өчен кулай юнәлеш дип саныйм. Теория бар, тәҗрибә кирәк. Шуның өчен дә бу өлкәне өйрәнүемне алга таба да дәвам итәчәкмен. Җиһазлар булган очракта, күп операцияләрне үзебездә ясарга мөмкин. Ниятләр зурдан: үз өлкәмдә яхшы табиб буласым килә


МАМАДЫШ РАЙОН ХАСТАХАНӘСЕ КАРАМАГЫНДА ИКЕ БҮЛМӘЛЕ СИГЕЗ ФАТИР БАР. ТР ТОРАК ФОНДЫ БЕЛӘН АРЕНДА КИЛЕШҮЕ ТӨЗЕЛГӘН. ӘЛЕГЕ ТОРАКЛАР ХАСТАХАНӘДӘ ЭШЛӘҮЧЕ ТАБИБЛАРГА ВАКЫТЛЫЧА БИРЕЛӘ, ЯГ ЪНИ ТАБИБ ЭШТӘН КИТКӘН ОЧРАКТА ФАТИРНЫ БУШАТЫРГА ТИЕШ БУЛА.


«КОЛЛЕКТИВЫБЫЗ ЕЛДАН‑ЕЛ ЯШӘРӘ БАРА»
Мамадыш район хастаханәсендә бүген табибларның уртача хезмәт хакы алтмыш мең тирәсе. Арендагы торак, 1 миллион сум кайтарылмый торган акча – беренче карашка яшь табибларны болар кызыксындырырга тиеш. Әмма... авыл, район җиренә яшьләр кайтырга атлыгып тормый!
– Безгә генә түгел, яшь белгечләрнең Түбән Кама, Чаллы хастаханәләренә дә кайтасы килми, – диде Мамадыш район хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев. – Аларны Казан кебек зур шәһәрләр кызыктыра. Шуның өчен районга кайткан һәр табибны колач җәеп каршы алабыз. Коллектив елдан‑ел яшәрә.
– Моңа кадәр «Земство докторы» программасы кысаларында табиблар кайтканы бар идеме? Һәм аларның барысы да эшләп киттеме?
– Әйе, шактый кайттылар, араларында терапевтлар да күп. Әлбәттә, районга кайткан ул белгечләрнең барысы да хастаханәдә калды, дип әйтә алмыйм. Биш елын эшләгәч китүчеләр дә бар. Монда бит эш бик күп, ялсыз диярлек. Сине теләсә кайчан өеңнән чакырып китерәләр. Китүчеләргә беркайчан каршы килмибез. Киресенчә, бездә тәҗрибә алган табиблар республика күләмендә зур дәрәҗәләргә ирешә икән, сөенәбез генә. Алар белән аннары да элемтәдә торабыз. «Китәргә уйласагыз, ким дигәндә, ярты ел алдан кисәтегез», – дип кенә әйтеп куям.
P.S. 2012 елдан бирле «Земство докторы» һәм «Земство фельдшеры» программалары кысаларында Татарстан буенча 887 белгеч бер тапкыр бирелә торган компенсация алган.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: