Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ИБН ФАДЛАН СӘЯХӘТНАМӘСЕ

Бу – Мөхәммәд ибне Сөләйманның буйсынучысы, хәлифә әл-Мокътәдирнең болгарлар патшасына җибәрелгән кече илчесе Әхмәд ибне Фадлан ибне әл-Габбас ибне Рәшид ибне Хаммадның китабы. Ул анда 921–922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә үзе шаһит булган нәрсәләрне, патшалар һәм халыкларның көнкүреше турындагы мәгълүматларны терки.

Әхмәд ибн Фадлан: «Болгарлар патшасы Алмыш мөселманнар хөкемдары Мокътәдиргә – аны дингә өйрәтүче, Ислам диненең кануннарын аңлатучы, аның өчен мәчет төзеп бирүче, аның (хәлифәнең) ислам диненә өндәвен үзенең шәһәрендә һәм бөтен дәүләтендә (халыкка) җиткерү өчен аңа (болгар патшасына) мөнбәр торгызучы кешеләр җибәрүен сораган, һәм ул (болгар патшасы) дошман патшалардан анда торып саклансын өчен аннан (хәлифәдән) кальга салуын үтенгән хат килгәч, аңа (болгар патшасына) аннан (хәлифәдән) нәрсә сораган булса, шуңа ризалык бирелде», – дип әйтте. Һәм бу эштә Нәзир әл-Хәрәми арадашчы булды. Ә мин аңа (болгар патшасына язылган) хатны уку өчен, аңа бүләк итеп җибәрелгән әйберләрне тапшыру өчен, мөселман хокукы белгечләре һәм укытучылар өстеннән күзәтү өчен җибәрелдем... Ә хәлифә тарафыннан илче итеп Нәзир әл-Хәрәминең буйсынучысы Сәүсән әр‑Расси (билгеләнде)...
Шулай итеп без Тынычлык шәһәреннән (Багдадтан) өч йөз тугызынчы елның сәфәр аеның унбер төне узгач, пәнҗешәмбе көнне (921 елның 21 июнендә) кузгалып киттек...
...Аннан соң без күп көннәр бардык һәм Җаха (Урал) елгасын кичеп чыктык, аннан соң Ирхиз (Иргиз), аннан соң Мочаны (?), аннан соң Самурны (Самара?), аннан соң Киналны (Кинель), аннан соң Сух (Сок), аннан соң Күнҗүлү (Кичүле?) елгасын кичеп чыктык. Һәм без төркиләрдән бер кабилә иленә килеп эләктек, аларга «башкортлар» дип әйтәләр...
...Без бу кешеләр (башкортлар) иленнән кузгалып киттек һәм Җарамсан (Зур Чирмешән) елгасын кичеп чыктык, аннан соң Уран (Урень) елгасын, аннан соң Урым (?) елгасын, аннан соң Байнах (Майна) елгасын, аннан соң Ватыг (Утка) елгасын, аннан соң Нийасна (Бездна?) елгасын, аннан соң Җуушыр (Кече Чирмешән) елгасын кичеп чыктык... Без болгарлар патшасыннан – ә ул без бара торган кеше – бер көн һәм бер төн (юл бару) ераклыгында булганда безне каршылау өчен үзенең хакимиятенә буйсынган дүрт патшаны (кабилә башлыкларын), үзенең ир туганнарын һәм улларын җибәргән иде. Алар безне каршыладылар, аларның ипиләре, итләре һәм тарылары бар иде, һәм алар безнең белән бергә кузгалып киттеләр. Һәм без аннан (Болгар патшасыннан) ике фәрсах ара ераклыкта (12–14 км чамасы) ераклыкта булганда ул (болгар патшасы) безне үзе каршылады. Безне күргәч, (атыннан төште), бөек һәм кодрәтле Аллага табынып, рәхмәтләрен белдереп, йөзтүбән егылды. Аның җиң эчендә дирһәмнәр бар иде, һәм ул аларны безгә сипте. Ул безнең өчен чатырлар кордырды һәм безне шунда урнаштырды. Безнең аның янына килем җитүебез өч йөз унынчы елның мөхәррәм аеның уникенче төне үткәч, якшәмбе (көнне) булды (922 елның 17 мае).
Хәлифәнең хатын укыганны ишетсеннәр өчен, ул (болгар патшасы) үз иленең патшаларын (кабилә башлыкларын, бәкләрен), гаскәр башлыкларын һәм хөрмәткә лаек башка кешеләрен җыйганчы, без үзебез өчен корылган чатырларда якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрдә (торып) калдык. Пәнҗешәмбе (көне) килеп җиткәч (922 елның 21 мае) һәм алар җыелгач, без үзебез белән алган ике чигелгән байракны җәеп җибәрдек, аны (Болгар патшасын) кара киемнәргә киендердек һәм чалма кидердек. Мин хәлифәнең хатын чыгардым һәм аңа: «Хат укыганда утырып тору рөхсәт ителми», – дидем. Һәм ул аякларына торып басты, үз дәүләтенең шунда булган күренекле, хөрмәткә лаек кешеләре дә (торып бастылар). Ә ул бик юан һәм зур корсаклы кеше. Мин (укый) башладым һәм хатның башын укыдым. Һәм: «Сиңа тынычлык булсын! Һәм чыннан да мин сиңа (мөрәҗәгать итеп), Аллаһыны данлыйм, Аннан башка бүтән бөек көч юк», – (дигән) сүзләргә җиткәч, мин: «Мөселманнарның хөкемдарына тынычлык теләп җавап бир!» – дидем. Һәм ул җавап бирде, һәм алар да (шунда булган кешеләр дә) барысы бергәләп җавап бирделәр.
Безнең өчен (ягъни без укыганны) хәрефен хәрефкә тәрҗемә итүдә тәрҗемәче дә ялгышмады. Һәм без хатны укып бетергәч, алар «Аллаһу әкбәр!» сүзен әйттеләр. Бу сүзләр белән, әйтерсең лә, Җир сәламләде (Җир яңгырап торды). Аннан соң мин вәзир Хәмид ибне әл-Габбасның хатын укыдым, һәм ул (болгар патшасы) бу вакытта басып торды. Аннан соң мин аңа утырырга куштым, һәм ул Нәзир әл-Хәрәминең хатын укыганда утырып торды. Һәм мин хат укуны тәмамлагач, аның (болгар патшасының) иярченнәре аңа бик күп дирһәмнәр чәчте. Аннан соң мин хуш исле нәрсәләрдән аның өчен һәм аның хатыны өчен тәгаенләнгән киемнәрдән, энҗеләрдән торган бүләкләрне чыгардым, һәм мин ялгышмадым, без моны төгәлләгәнче, аңа һәм хатынына әкренләп күрсәтеп тордым. Аннан соң мин аның хатынын кешеләр барында бүләкләдем, ә ул аның (болгар патшасы) белән янәшә утыра иде. Һәм бу – аларның йоласы һәм аларның гадәте. Һәм мин аны бүләкләгәндә хатын-кызлар аңа дирһәмнәр чәчте, һәм без чыгып киттек.
Бер сәгать чамасы вакыт үткәч, ул (Болгар патшасы) безнең арттан (чакыртып) җибәрде, һәм без аның янына (мәҗлескә) кердек...
...Хатны укыганнан соң һәм бүләкләрне тапшырганнан соң өч көн үткәч, болгар патшасы минем арттан чакыртып кеше җибәрде. Һәм инде аңа дүрт мең динар мәсьәләсе җиткерелгән иде. Мин аның янына кердем, ул миңа утырырга кушты, һәм мин утырдым, ә ул миңа хәлифәнең хатын ыргытты һәм: «Бу хатны кем алып килде?» – диде. Мин: «Мин», – дидем. Аннан соң ул миңа вәзирнең хатын ыргытты һәм: «Шулай ук моны дамы?» – диде. Мин: «Мин», – дидем. Ул: «Аларның икесендә дә телгә алынган акчалар белән нәрсә булды?» – дип сорады. Мин: «Аларны җыю авыр булды һәм вакыт та кысан иде...», – дидем...
Мин Болгар илендә (күп) могҗизалар күрдем. Аерым алганда, Болгар иленә килгәннең икенче көнендә үк кичкә табан, кояш батар алдыннан, без, илчелек әгъзалары, күк йөзенең кинәт кызыл төскә керүен күрдек, һавада каты гөрелдәү тавышлары ишетелде. Шулвакыт миннән ерак түгел кулларына ук-җәяләр, сөңге һәм кылычлар тоткан шәүләләр – атлы җәйдаклар килеп чыкты. Аларны без бик ачык күрдек, әмма вакыт‑вакыт бу сугышчылар болыт арасына кереп югалгандай булалар иде. Һәм менә бераздан алар белән янәшәдә тагын бер шундый ук төркем пәйда булды. Гаскәр гаскәргә ташланган шикелле бу отряд тегесенә каршы һөҗүмгә күчте. Без моннан куркып, ялварырга, үтенергә, инәлергә керештек, ә болгар хуҗаларыбыз исә безнең кыланмышларыбыздан көләләр һәм гаҗәпләнәләр иде...
...Мин аларның (болгарларның) этләр улавын яхшыга юраганнарын күрдем, һәм алар аңа бик нык шатланалар һәм (алар) муллык, бәхет һәм иминлек елы турында сөйлиләр...
Мин алар илендә чикләвек агачларыннан да күп (нәрсә) күрмәдем. Мин инде аларның урманын да күрдем, аның иңе‑буе кырык фәрсахка җитә иде...
...Аларның ризыгы – тары һәм ат ите, ләкин бодай һәм арпа да күп. Аларны чәчеп үстергән кеше уңышын үзенә ала. Патшаның, һәр елны һәм һәр өйдән аңа бирелә торган бер кеш тиресеннән башка, (ашлык уңышына) хакы юк. Әгәр ул үзенең гаскәриләренә берәр илгә яу чабарга кушса, табыш сыйфатында аңарда (яулап алынган малда) аның өлеше бар. Туй уздырган, чакырып кунак сыйлаган һәркем, сый мәҗлесенең күләменә карап, балдан ясалган бер савыт шәрабтән һәм бодайдан мәҗбүри рәвештә патшага өлеш чыгарырга тиеш булган...
Алар барысы да чатырларда (юрталарда) яши, ләкин патшаның чатыры бик зур – мең һәм аннан да артыграк кеше сыйдыра, анда әрмән келәмнәре җәелгән. Чатырның уртасында – Византия парчасы белән тышланган патша тәхете.
Аларның йолаларының берсе шундый: әгәр берәр кешенең улының баласы туса, аны атасыннан элек бабасы (кулына) алган һәм: «Аңа (балага) – ир булып җитешкәнче аны тәрбияләргә – атасына караганда иң зур хокук миндә», – дип әйткән.
Әгәр дә инде болгарлардан берәр кеше вафат булса, улларыннан элек аның (үлгән кешенең) ир туганы варис булып кала. Һәм мин патшага: «Бу (исламда) рөхсәт ителми», – дидем, һәм аңа, ул аңлаганчыга кадәр, мирасның нәрсә икәнлеген, (ислам кануннарына туры китереп) ничек бүләргә кирәклеген аңлаттым...
...Һәм алардан (болгарлардан) берәр кеше аңлы рәвештә кеше үтерсә, алар аның үзен үтерәләр. Әгәр ул аны хаталанып үтерсә, аның өчен нарат агачыннан сандык ясыйлар һәм аны сандык эченә урнаштыралар, өстеннән кадаклап куялар. Аның янына өч көлчә һәм бер кувшин су куялар. Алар аның өчен дөя иярендәге таякчыклар кебек итеп өч багана (бүрәнә) көйләп куялар һәм аны шул баганалар арасына элеп (асып) куялар һәм: «Без аны Күк белән Җир арасына урнаштырабыз, аңа яңгыр һәм кояш төшә, бәлки Аллаһ чыннан да аңа шәфкать күрсәтер», – дип әйтәләр. Һәм аны вакыт черетеп һәм җил таратып бетергәнче, ул асылып куелган килеш кала.
Ирләр һәм хатыннар елгага юынырга төшәләр һәм шәрә килеш бергә юыналар, коеналар, бер-берсеннән яшеренмиләр һәм һичбер хәлдә дә, һичнинди юл белән дә зина кылмыйлар... Һәм мин хатын-кызлар ирләрдән яшеренсеннәр өчен тырышудан туктамадым, ләкин минем бу эшем барып чыкмады...
Аларның урманнарында умарта кортларының оялары күп була, һәм алар корт ояларын беләләр һәм бал эзләргә чыгып китәләр...
Болгарлар арасында сәүдәгәрләр күп, алар түркләр җиренә чыгалар һәм сарыклар алып кайталар. Вису дип атала торган җиргә дә барып йөриләр, аннан кеш һәм кара төлке тиреләре алып кайталар.
Без алар арасында (бер кабиләнең) гаилә әгъзаларын күрдек; алар биш мең хатын‑кыз һәм ир‑ат җан ияләрен тәшкил итәләр. Инде алар барысы да ислам динен кабул иткәннәр. Аларны бәрәнҗәрләр дип йөртәләр. Һәм инде алар үзләре өчен агачтан мәчет төзегәннәр һәм анда һәркөн намаз укыйлар. Алар догалар укый белмиләр әле, һәм мин аларны ничек итеп (нинди сүзләр белән) дога кылырга өйрәттем.
Һәм чыннан да, инде минем җитәкчелегемдә Талут исемле бер кеше ислам динен кабул итте, һәм мин аңа Габдулла дип исем куштым.... Аның әтисе, хатыны һәм балалары да ислам динен кабул итте...
...Һәм Болгар патшасы Хеллече дигән су (күл) яныннан Җаушир (Кече Чирмешән?) елгасы янына кузгалып китте һәм шунда ике ай булды. Юлга кузгалып китәр алдыннан суар дип аталучы кабиләгә хәбәр җибәреп, аларга аның белән бергә китәргә боерды. Ә алар аның кушуын кире кактылар. Һәм алар ике төркемгә бүленделәр. Бер төркем белән Вырыг исемле бер кеше идарә итә иде. Һәм Болгар патшасы аңа (аларга) чакыру җибәрде: «Чыннан да кодрәтле һәм Бөек Аллаһ миңа ислам динен һәм мөселманнар хөкемдары (хәлифәсе) тарафыннан хакимлек дәрәҗәсен бүләк итте. Һәм мин Аллаһының колы, һәм бу эшне Аллаһ миңа үзе йөкләде. Һәм кем дә кем миңа каршылык күрсәтә, мин аны кылычтан үткәрәчәкмен», – диде.
Үз кабиләсенең патшасы белән икенче төркем дә бар иде, ул (кабилә башлыгы) үзен искил кабиләсе башлыгы дип таныштырды. Һәм ул Болгар патшасына буйсынган иде. Ләкин ул әле исламны кабул иткән кеше түгел иде. Һәм болгар патшасы беренче төркемгә бу фәрманны җиткергәч, алар аның мөнәсәбәтеннән курыктылар. Һәм алар барысы бергә аның артыннан Җаушир елгасы янына киттеләр...
...Көннәрнең берсендә мин аннан сорадым һәм аңа: «Синең дәүләтең бик зур, акчаларың күп, керемең күпсанлы, ә син ни өчен хәлифәдән әлеге әз генә акчаларга синең өчен ныгытма (крепость) төзеп бирүен үтендең?» – дидем. Һәм ул әйтте: «Мин, ислам бәйсез дәүләтенең киләчәге бар һәм аларның акчалары дини кануннар тарафыннан рөхсәт ителгән чыганаклардан алыналар, дип санадым. Һәм мин моны шул сәбәпле сорадым. Һәм чыннан да, әгәр дә мин үземнең акчаларга, көмешләргә-алтыннарга ныгытма төзергә уйлаган булсам, дөрестән дә, мирнем өчен моңарда һичнинди авырлык булмас иде».
Ә болгар патшасы өстендә хәзәр патшасына ясак түләү бурычы ята. Ул аны үзенең дәүләтендәге һәр йорттан бер кеш тиресе белән түли. Әгәр дә хәзәрләр иленнән болгар иленә сәүдә корабы килсә, болгар патшасы атка атланып чыга һәм корабтә булган тауарларны санап чыга һәм аларның һәркайсыннан уннан бер өлешен ала. Әгәр инде руслар (варяглар) яки башка кабиләләрдән бүтән кешеләр коллар белән килгән булса, патша шулай ук һәр ун баштан берсен сайлап ала.
Ә болгар патшасының улы хәзәр патшасы янында аның тоткыны (заложник) булып тора. Берзаман хәзәр патшасына болгар патшасы кызының чибәрлеге турында хәбәр барып ирешкән. Һәм ул аны кодаларга җибәргән. Ә болгар патшасы каршылык күрсәткән, Хәзәр патшасы яу җибәргән һәм кызны көч белән алган. Хәзәр патшасы – яһүд, ә ул (болгар патшасы кызы) – мөселман, һәм ул хәзәрләр патшасы янында булганда үлгән. Аннан соң хәзәр патшасы болгар патшасының икенче кызын сорап кеше җибәргән. Бу хәбәр болгар патшасына яучылардан алданрак килеп өлгергән һәм ул, хәзәр патшасы аның апасы белән эшләгән кебек аны да көч белән тартып алыр дип куркып, аны искил патшасына (бәгенә) кияүгә биргән. Ә ул, искил патшасы, болгар патшасының кул астындагы кеше. Шул хәлләр болгар патшасын хөкемдарга (Багдад хәлифәсенә) хат язуга этәргән, һәм ул аннан (хәлифәдән) хәзәр патшасыннан саклану өчен ныгытма төзүен үтенгән...
Һәм мин русларны (варягларны) күрдем, алар үзләренең сәүдә эшләре буенча килеп җиткәннәр һәм Итил елгасы буенда корабларыннан төшкәннәр иде...
(Кыскартып бирелә)
«Әхмәд ибн Фадлан хәлифә әл-Мокътәдирнең Алмыш ханга хатын укый». Н. Хаҗиәхмәтов картинасы.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: