Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Ил канатлары

Ил канатлары

Әгәр Казанны Россиянең авиация башкаласы дип атасаң, бу һич тә арттыру булмастыр. Атом‑төш янавын тыеп торучы корал – стратегик ракеталар йөртүче очкычлар җыелуы белән тагын кайсы шәһәр горурлана ала? Яисә заманча пассажир лайнерлары, шуларның берсе – дәүләтнең беренче заты өчен тәгаенләнгән 1 номерлы борт булуы белән?

18 августа 2022

Ярты дөнья диярлек очкан вертолетлар тагын кайсы шәһәрдә җитештерелә? Ниһаять, тәмамлаучылары арасында атаклы Су‑27 не уйлап тапкан Михаил Симонов, «Ансат»ның әтисе Валерий Карташов, «Сатана» һәм «Энергия» континентара ракеталарын эшләгән Борис Губанов һәм башка меңләгән конструктор һәм инженерлар булган вуз Казанда урнашмый тагын кайда урнашсын?
Казан авиация Олимпында бер генә көн, бер генә ел һәм хәтта бер генә дистә ел да түгел. Барысы да 90 ел элек, шәһәр читендә гаять зур төзелеш җәелдерүдән башлана: ил авиация комбинаты – «Казмашстрой»га нигез сала. 1932 нче ел Казан авиация заводы өчен дә, инженер кадрлары үзәге – КМТТУ‑КАИ өчен дә, авиатөзүчеләр яшәргә тиешле торак массив – Орджоникидзе бистәсе (хәзерге Социалистик шәһәр) өчен дә башлангыч нокта санала.
Ә киләчәктә тагын нәрсәләр була? Өл‑ гергәнлекне сынау, осталык, көндәшлеккә сәләтлелек. Ел саен түгел – көн саен. Һәм үзләре өчен үзләре сөйли торган нәтиҗәләр. Казанда һавага юл алган машиналар гадәттә илебезнең гражданнар һәм хәрби авиациясе флагманнарына әверелә. 1938 елда төзелгән, үз вакыты өчен дөньяда иң зур АНТ-20бис. Дошманның котын алып торган легендар пикировщик Пе-2. Илебезнең беренче атомтөш коралын йөртүче самолёты Ту-4. Ерак арага очучы беренче совет реактив бомбардировщигы Ту-16. Беренче совет реактив пассажир самолёты Ту-104. Безнең беренче континентара пассажир лайнеры Ил62, күп кенә илләрнең лидерлары дөнья буйлап әлеге самолётта очуны өстен күргән. Ниһаять, үз вакытыннан дистә елларга алданрак пәйда булган безнең «Аккош» – стратегик ракета йөртүче очкыч Ту-160.
Лаеклы тарих – зур эш. Ә иртәгә нәрсә? Лаеклы дәвам булырмы? Гыйнвар аенда Казан күгенә күтәрелгән модернизацияләнгән Ту-160М. Чит илләрнең «боинг» һәм «эрбас»ларын алыштырырга сәләтле Ту-214. Перспективалы ПАК ДА – яңа буын стратегик ракета йөрткеч... Аргументлар шундый, безгә калса, башка бернәрсәне дә исбатлап тору таләп ителми.
«Татарстан» журналының бу санын укып чыгыгыз. Редакция журналистлары булдыра алмастайга: узганны – хәзергедә һәм тарихны бүгенге көндә күрүгә иреште кебек.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: