Илсур Җиһаншинның «Педагогик поэма»сы
Казанның 2 нче интернат-лицееның җәмгыять белеме укытучысы, «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсы лауреаты Илсур Җиһаншин укучыларны яклау, ата-аналар белән футбол уйнауның мөһимлеге һәм начар мөгаллимне яхшыга әйләндерү серләре турында сөйли.
22 ноября 2022
– Мин очраклы рәвештә генә укытучы булып киттем, дип әйтергә була. Һәрвакыт хокук саклау органнарында эшләү турында хыялландым һәм хәтта юридик белем дә алдым, әмма үзем тәмамлаган лицейга чакыргач, укытучы булып эшләп карадым. Миңа ошап китте. Профильле белемне соңрак алдым. Хәзер исә үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмыйм.
«АНА ИНСТИНКТЫ»
Кайчандыр бер дустым миңа, «ана инстинктың» түбән булганга, синнән яхшы укытучы чыкты, диде. Мин башта аңламадым һәм хәтта бераз үпкәләдем дә: ничек инде түбән? Чыннан да, укытучылар арасында балаларга карата «ана инстинкты» бик көчле булган хатын-кызлар күбрәк – алар сабыйларны кайгырта, яклый, өйрәтә, ярата. Еллар үткәч, миндә дә әлеге инстинкт бик көчәйде – үземнең укучыларымны бик яратам. Аларны барысына да өйрәтергә, һәрвакыт якларга әзер – үз балаларын яклау да мөгаллимнең вазыйфасы бит! Мин үземнең укучыларым белән горурланам – алар шундый төрле, әмма алар барысы да искиткеч!
АТА-АНАНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР
Миңа бәхет елмайды – шундый мәктәпкә килеп эләктем ки, биредә администрация үз укытучыларын кәгазь волокитасыннан һәм укучыларның әти-әниләре белән чамасыз аралашудан сакларга тырыша. Лицейда атааналар өчен төрле чаралар оештырыла: футбол уйныйбыз, төрле походларга йөрибез, әмма көндез дә, төнлә дә төрле чатларда интектерүләр яисә дәресләрдән соң каравыллап торулар бездә юк.
Бездә хәтта ата-аналар җыелышлары да шул рәвешле уздырыла – һәр укучыга биш минут бүленә, шул вакыт эчендә аның әти-әнисенә бала турында бөтен кирәкле мәгълүмат җиткерелә. Шулай ук без, укытучылар, уку елы дәвамында бер тапкыр укучының өендә кунакта булырга, аның нинди шартларда яшәве белән танышырга, аңа нинди ярдәм кирәклеген белешергә тиеш.
КЕЧКЕНӘ МӘКТӘПЛӘР ТУРЫНДА ХЫЯЛЛАНАМ
Һәр кешенең һөнәри бер хыялы бар. Минеке өлешчә тормышка ашты. Мин һәрвакыт кечкенә мәктәп турында хыялландым – анда күп дигәндә 700–800 бала укысын иде. Мәктәп зуррак булган саен, анда уңайлылык, укучы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтләрдәге җылылык, укучыга күбрәк игътибар бирү мөмкинлеге азая бара. Сыйныфларда балалар саны аз булсын, дип хыялландым – бу очракта аларга белем бирү нәтиҗәлерәк. Безнең лицей нәкъ менә шундый да. Минем хыялымда барлык мәктәпләр дә шундый булырга тиеш. Карьерага килгәндә исә… Мин аны ниндидер административ үрләрне буйсындыруда күрмим. Минеке түгел ул. Миңа үземнең белем һәм күнекмәләремне укучыларыма тапшыру, балалар кызыксынырлык итеп укыту күбрәк ошый. Кемнедер рухландырудан һәм илһамлануга өйрәтүдән мин үзем дә ләззәт алам.
НАЧАР УКЫТУЧЫ ЮК, ЧАМАСЫЗ ЙӨКЛӘМӘЛӘР ГЕНӘ БАР
Яхшы укытучы һәм начар укытучы... Әйе, шулай да була. Кайвакыт әлеге һөнәргә кеше ялгыш килеп эләгә. Яисә ул эшкә формаль карый – тиешле сәгатьләрен тиз генә укыта да өенә ашыга. Минемчә, күпчелек очракта бу эшнең чамадан артык булуыннан килә, ул укытучыдагы төп мөгаллимлек асылын юкка чыгара. Бер ярым-ике ставкалык сәгатьләр саны бер яктан яхшы кебек, акчасы күбрәк була. Әмма син арып-талганчы эшлисең икән (ә кеше организмы яшәрә бармый, ул ял таләп итә, артык күп эштән ул арый), белем бирү сыйфатына һичшиксез зыян килә. Шунлыктан күп кешедә үз‑үзен сакларга омтылыш беренче планга чыга.
БӨТЕН НӘРСӘ ТӘРБИЯЛИ: КЕШЕЛӘР, ӘЙБЕРЛӘР, КҮРЕНЕШЛӘР, ӘММА ИҢ ӘҮВӘЛ ҺӘМ БАРЫННАН ДА ОЗАГРАК – КЕШЕЛӘР. АЛАР АРАСЫНДА БЕРЕНЧЕ УРЫНДА – АТА‑АНА ҺӘМ ПЕДАГОГЛАР.
Антон Макаренко, «Педагогик поэма», 1935 ел.
Макаренконың «Педагогик поэма»сын укыгыз. Ул чакта заман да, балалар да бүгенгедән катлаулырак булган. Аның да барысы да шундук барып чыкмаган. Әмма уйлап карасак, балалар белән түгел, бәлки нәкъ менә административ яктан – тикшерүче оешмалар, алар таләп иткән хисаплар, стандартлар нәтиҗәсендә проблема килеп чыккан бит... Ә балаларны бернинди стандартлар кысаларына да куып кертеп булмый. Мөгаллим өйрәтергә, кызыксындырырга, үз фәне белән яшәтергә тиеш. Һәм үз фәне белән генә дә түгел, укуга дәрте белән дә. Мәктәп администрациясе исә булышырга тиеш. Шулчакта балаларга да кызык булачак, безнең дә барысы да майлагандай барачак.
Фото: Илсур Җиһаншин архивыннан; «Педагогик поэма» фильмыннан кадр, 1955 ел
Добавить комментарий