Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ИМАНЛЫ ҖИТӘКЧЕ

Күз алдына китерегез: механизатор тракторы янына килә дә карточкасын куя: шул мизгелдә компьютер аның эш сәгатен исәпли башлый. Ә кузгалып киткәч, эшченең хезмәт хакы икенче бәя белән санала. Кырга чыккач, өченче бәя... Әле ун ел элек кенә болар барысы да могҗиза кебек тоелса, бүген бу көндәлек тормышта кулланыла. Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасында әнә шундый заманча технологияләр белән эшлиләр.

БАТЫРЛЫК
Фарис Гаяз улы Фәтхиевне Актанышта белмәгән кеше юк. Алай гына дип әйтү дөрес түгел, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы өлкәсендә эшләүчеләр өчен ул яхшы таныш: ТРның атказанган икътисадчысы, «Ел җитәкчесе – 2021» конкурсының «Предприятияне цифрлаштырып үзгәртү» номинациясе җиңүчесе. Ул җиңгән бәйге, яулаган дипломнар турында язсаң (шул исәптән Россия күләмендәге), бер генә бит җитмәячәк.
ЕфремовАН00141
«Әнәк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Аның карамагында 7 мең баш мөгезле эре терлек, 28 мең 900 гектар сөрү җирләре исәпләнә. Югары егәрлекле заманча техника, ашлык саклау өчен зур амбарлар, машина-трактор паркы, ашханә, администрация бинасы – болар әле Әнәк авылында гына. Тагын бүтән авылларда да шундый парклар бар. Кыскасы, бүген «Әнәк» агрофирмасы – агрохолдинглар көнләшерлек хуҗалык!
Язгы чәчүгә йөз процент әзер алар. Ә бит 2007 елны, эш башлаган чакта, Фарис Гаяз улы үзе дә моның кадәр колач җәярбез дип уйламаган.
– Безнең басуларны үлчисе, машина-тракторларның кайсы басуга барганын, күпме чәчкәнен-урганын, хәрәкәт тизлеген тикшереп, санап торасы юк, – дип елмайды җитәкче. – Цифрлаштыру технологиясе буенча тракторлардагы датчиклар офистагы белгечләргә минут эчендә хәбәр җиткерә. Бездә эшләмичә генә акча алып булмый, бөтен җирдә гаделлек.
Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Фарис Гаяз улы баш икътисадчы, баш хисапчы булып та эшли. 2005 елда исә Актаныш сөт заводына директор итеп куялар. Ике елдан артык эшләгәннән соң, үзе теләп китү турында гариза яза. Югыйсә призлы урыннар алып, гел макталып киләләр, хезмәт хакы да әйбәт. Тик аның күңеле җир эшенә тартыла.
– Сөт заводына кадәр «Нур Баян» хуҗалыгында баш икътисадчы булып эшләдем мин, – диде Фарис Фәтхиев. – «Нур Баян» хуҗалыгының «Әнәк» дип аталган тармагы бар иде, 2001 елда оештырдык без аны. Җитәкчелек белән килешеп, «Әнәк» 2007 елның 18 апрелендә аерылып чыкты. Язгы чәчү эшләрен башлар вакыт – 5 мең 300 гектар сөрү җире бар. Техника бик иске, проблемаларны саный китсәң... Тик Аллаһы Тәгалә юнь бирә ул.
Ул елны «Әнәк» агрофирмасы чәчү эшләрен районда иң соңгы булып тәмамлый. Башка хуҗалыклар эшләрен 20 майга төгәлләсә, алар исә Сабан туеннан соң да чәчү чәчә. Әлбәттә, район җитәкчелеге моңа рәхмәт әйтми. Ләкин ул елны яңа аерылып чыккан хуҗалыкның башка чарасы булмый – ягулык юк, ашламага кытлык, чәчүлек орлык җитәрлек түгел... Фарис Гаяз улы һәр хуҗалыктан диярлек бурычка чәчүлек орлык, ашлама җыеп йөри. Хәтта кырда эшләүчеләрне көн дә үз акчасына кафеда ашата. Әлеге дә баягы, ашханә дә юк бит.
– Буш кул белән аерылып чыктык дисәм була, – дип дәвам итте Фарис Гаяз улы. – Утырып эшләргә кабинет та юк иде, башта мәдәният йортының бер бүлмәсен алып тордык. Аның каравы, кадрлар җитәрлек иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, монысы бик зур әйбер.
Бәхеткә, ул елны һава шартлары әйбәт туры килә: иген күкрәп үсә. Иң азактан чәчелгән кырларга чүп чыкмый кала. Нәтиҗәдә, шул ук елны районда иң югары уңыш алалар. Һәм барлык бурычлардан котылалар. Шуңа өстәп, район хуҗалыклары арасында оештырылган бәйгедә 500 мең сумлык ашлама да оталар. Эш башлаган хуҗалык өчен бу зур ярдәм була.
– Иң соң чәчеп тә, иң югары уңыш алуны могҗиза дип кабул иттегезме? – дим.
– Аллаһы Тәгаләнең безгә ярдәме булды. Тагын шунысын да әйтим: ул елларда кредит аласы җайлы иде. 2007 елда «Россельхозбанк» белән килешүләр төзеп, кредитка техника алдык. Бизнес-планың булса, зур суммалар алып була иде. Ә бизнес-план ул минем гел башта йөрде.
2008 елда «Әнәк» агрофирмасына тагын дүрт хуҗалык кушыла. Аларның хәлләре мөшкел була, берничә ай хезмәт хакы түләнмәгән, бурыч өстенә бурыч...
– Әле үзегез дә аякта нык басып тормагансыз. Бурычка чумган хуҗалыкны алырга ничек батырчылык иттегез? – дим.
– Чәчү өчен орлыклары, кадрлары бар иде аларның. Ә бу инде ярты уңыш дигән сүз. Эшне дөрес оештырып җибәрсәң, сазлыктан чыгып булачагын белдем.
«БАРЫСЫ ДА АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘДӘН...»
Фарис Гаяз улы 2008 елдан бирле намазда. Сөт заводында эшләгән чагында ук ике дөньяны бергә алып барырга кирәклеген күңеле белән тоя башлый. Инде «Әнәк» агрофирмасын җитәкли башлагач, бу изге ниятен тормышка ашыра.
– Бервакыт күптәннән аралашып яшәгән Марсель абый Түбән Камага – җомга намазына барырга чакырды, – дип искә алды әңгәмәдәшем. – Кат‑ кат шалтыратты. Тәвәккәлләп, бөтен эшемне ташлап, әнә шулай Түбән Камага чыгып киттем. Бар дөньямны онытып вәгазь тыңладым. Аннан соң аерым да хәзрәт белән дин темасына сөйләштек. Кайтырга чыккач кына, агрофирма эшләре искә төште. Акча күчәргә тиеш иде, ашыга-кабалана банкка шылтыраттым, акча килгән. Икенче эш буенча янә телефон номерын җыйдым, уңай хәл ителгән. Кыскасы, бөтен эш эшләнгән. Шуннан үземә нәтиҗә чыгардым...
Фарис Гаяз улы бүген фәкать Аллаһ кушканча яшәргә тырыша. Хәтта башкаларга комачауламас өчен агрофирма эшен дә артык киңәйтми.
– Тормышың хәләл була икән, проблемалар азая, – ди җитәкче. – Сөт эшкәртүне дә җайлыйк, тәүлегенә ничә тонна сөт савабыз, диләр миңа. Ләкин мин бит аннан икенче кешенең эшенә аяк чалачакмын. Ә булганына канәгать итә белергә кирәк.
Фарис Гаяз улы җаны‑тәне белән хәмергә каршы. Бүген ул хуҗалыгында эчкечелеккә юл куймаска тырыша. Һәр җыелышта халыкка дин кануннарын аңлата, аларны Аллаһ кушканча яшәргә өнди.
– Бик күп дин китаплары укыйм, – диде җитәкче. – Кеше гел үсештә булырга тиеш. Тагын иманны ныгыту, Аллаһка якынаю өчен Хаҗга барырга киңәш итәр идем. 2013–2014 елларда Хаҗга бардым. Яңадан биш тапкыр Гомрә хаҗында булдым. Әле быел да февральдә бардым. Шуннан әйтеп бетергесез бер рәхәтлек алып кайтам.
Фарис Гаяз улы хәләл җефете белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергән. Җиде оныклары бар. Улы әтисенең уң кулы, директор урынбасары эшләрен алып бара, ике кызы исә әлегә декрет ялында. Ирләре белән Әнәктә яшиләр. (Сүз уңаеннан, «Әнәк» агрофирмасындагы техникаларны цифрлаштыруны нәкъ менә кияүнең берсе – Марат Кинеев башкарган.)
Яшьләр дигәннән, ТР Дәүләт торак фонды белән берлектә Әнәктә яшь гаиләләр өчен уналты яңа заманча йорт салганнар. Төп шарт – ир яки хатын агрофирмада эшләргә тиеш. Нәтиҗәдә, шушы йортларда гына да иллегә якын бала тәрбияләнә. Димәк, Әнәкнең заманча балалар бакчасы, урта мәктәбе әле гөрләп торачак дигән сүз.
– Авыл хуҗалыгы тармагы отышлы бизнес ул, – диде саубуллашканда Фарис Гаяз улы. – Үзең яхшы итеп җитештерәсең, үзең сатасың. Дөрес гамәлне кылып, коллективны туплап эшлисең икән, уңышка ирешү авыр түгел. Җир эшен Аллаһы Тәгалә дә ярата, зур сөннәт санала ул. Шуның өчен яратып эшлим.
...Шулай да була икән! Фарис Гаяз улы яныннан икенче бер дөнья ачып кайттык. Дөньялык белән бергә ахирәтне кайгыртып яшәүче сирәк, гаҗәп җитәкче ул.
Фото: Александр Ефремов
Реклама

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: