Инкыйлабка беренче адым
1887 елның 4 декабре. Казан университетында студентлар җыены бара. Анда катнашучы беренче курс студенты Володя Ульяновка – нибары 17 яшь.
16 июня 2022
– Бу бит теге асылган кешенең энесе! – дип, бер‑берсе белән пышылдаша студентлар, университет коридорында Володяны күргәч. Утыз елдан соң кыскарак буйлы әлеге егетне «дөнья пролетариаты юлбашчысы» дип атаячакларын алар күз алдына да китерә алмый.
«ПЕШЕКЧЕ БАЛАЛАРЫ ТУРЫНДА»
Владимир Ульянов Казан университетының юридик факультетында озак тоткарланмый – 1887 елның августыннан алып декабренә кадәр генә укый ул. Кызыклы факт: сентябрь аенда студент укыган өчен түләүдән азат ителә. Университет идарәсе аның шул хакта үтенечен канәгатьләндерә, югыйсә тарихчылар гаиләнең шактый тыйнак тормышта яшәсә дә, хәерче хәлдә булмаганын раслый. Үтенечнең төп сәбәбе Владимирның туганнарыннан бәйсезлеккә омтылышы булгандыр, мөгаен. Ә белем йорты ягыннан егеткә карата мәрхәмәтлек сәбәбе укудагы казанышларына бәйле. Хәер, бу хәерхаһлы мөнәсәбәт Ульяновка, университетның гамәлдәге уставына һәм халык мәгарифе министрының яңа циркулярына каршы булган студентлар төркеменә кушылып, үзенең рәхмәтен ачунәфрәткә алыштырырга комачауламый.
«Пешекче балалары турында циркуляр» – студентлар документка әнә шундый исем таккан. Әлеге «циркуляр» укыган өчен түләү хакын берничә тапкыр күтәрә, ә кер юучы, кучер, пешекче, лакей балалары өчен университет ишекләрен бөтенләй ябып куя. Баш күтәрүләр, ризасызлык җыеннары, дулкын булып, бөтен ил буенча уза һәм 1887 елның 4 декабрендә Казанга килеп җитә.
Сүз уңаеннан, узган гасыр дәвамында әлеге атаклы студентлар җыены тарихчыларның фикерләрен капма‑каршы ике лагерьга бүлеп, төрле уйдырмаларга төренергә өлгерде. Берәүләр инкыйлаб юлбашчысы анда актив катнашучы һәм хәтта җыенны оештыручы булган дип саный. Башкалар исә, бу фикерне, йомшаграк әйткәндә, дөреслеккә туры килми дип белдерә.
Шулай итеп, араларында Ульянов та булган Казан университеты студентлары, ашыгыч җыелыш үткәрү өчен, ишекне ватып, актлар залына бәреп керә. Алар җыенны оештыру комитетын сайлый, җырлар яңгырата һәм вазгыятьне үзгәртергә өндәгән ялкынлы чыгышлар ясый. Баш күтәрүчеләр ректорның үзләре янына чыгуын таләп итә, тик аның урынына инспектор килеп, студентларны тынычландырырга тырыша. Инспекторның дорфа кыланмышына җавап итеп, яңагына кундыралар. Эшнең кызып китүеннән куркып, ректор Николай Кремлев студентлар янына керергә карар кыла һәм аларны, соңга калганчы, таралышырга үгетли...
ПРИНЦИПКА БАРГАНМЫ?
Бер тарихи фикергә ярашлы рәвештә, бинаны хәрбиләр чолгап алган, һәм студентларны тоткарлаганнар. Полиция төзегән активистлар исемлегендә Владимир Ульяновның исеме калын итеп астына сызып куелган, янына өч тапкыр тамга да төшерелгән, янәсе, аеруча тырышлык күрсәткәннәрдән. Икенче фикергә караганда, беркем дә кулга алынмаган – егетләрне профилактик әңгәмәгә генә чакырганнар. Барлыгы 39 кеше була, өстәвенә, Ульянов исеме җыенда пассив катнашучылар исемлегендә урын ала. Полиция күзенә ул «асылган кешенең энесе» буларак кына эләгә.
Активистларга Казаннан китәргә киңәш ителә. Ә менә университеттан куылу җәзасыннан берәү дә котылып кала алмый, чөнки укырга кергәндә һәркем «әгъза булып тормаска» һәм «катнашмаска» дигән таләпне үтәү турында имза куйган була. Кайбер тарихчылар, Ульяновның туган төбәге Кокушкинога сәфәрен сөрген дип атаган очракта да, ирекле сөрген дип билгеләү дөресрәк, дип саный, имеш, булачак юлбашчы, баш бирергә теләмичә, принципка гына барган. Әмма аның «хәрби чирканчык» алуы һәм инкыйлабка беренче адымының Казан белән тыгыз бәйләнгәнлеге беркемдә дә шик уятмый.
О. Н. Вишняковның «Сходка» картинасы фрагменты, фото: историческая-самара.рф
Добавить комментарий