Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Ислам банкингы: рибачылыкка – юк, яшәсен гадел хезмәттәшлек!

Россиядә күпме еллар бәхәсләр уятып килгән ислам банкингы принциплары һәм ислам финанс инструментларына, күрәсең, юл ачылачак. Ислам финансларын үстерүгә юнәлдерелгән закон проекты РФ Дәүләт Думасында беренче укылышны узды. Дүрт пилот төбәктә (Башкортостан, Дагыстан, Татарстан һәм Чечен Республикасы) ислам банкингын гамәлгә кертү буенча эксперимент башлана. Рибачылыкка һәм коллекторларга юл куелмаган, бары тик ике якның да гадел хезмәттәшлеге һәм үзара ышанычы гына күздә тотылган ислам банкингын гамәлгә кертү буенча... Безнең җәмгыять намуслы хезмәттәшлеккә әзерме?

Бөтен җәмгыять өчен җавап бирә алмыйм, әмма инде шактый кеше бизнеста һәм көнкүрештә мөселман кануннары нигезендә яши: тормыш закон чыгарудан алдарак атлый. Әлбәттә, ислам финанс инструментларына да ихтыяҗ бар. Ихтыяҗ булгач, тәкъдим дә туа: ислам банкингы элементлары илебездә күптәннән кулланыла башлады. Әле ул чакта Россия Федерациясендә ислам бинкингын финанс партнерлык оешмалары үстерәчәк, ә базарны Россия Банкы көйләячәк, дигән карар кабул ителмәгән иде. Россия Банкына компанияләр реестрын алып бару һәм күзәтчелек итү йөкләнә.

Татарстанда яңа юнәлеш пионерларының берсе – «Жилищные Традиции» торак кооперативы. Ул инде биш еллап республикада торак сатып алганда хәләл бүлеп түләү, ягъни рассрочка тәкъдим итә. Шәригать кануннары нигезендә формалаштырылган берничә финанс продуктын Ак Барс Банк та куллана. Бер ел элек «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit - 2022» икътисадый саммитында банк җәмәгатьчелеккә үзенең ислам дебет картасын тәкъдим иткән иде.

КЭШБЕКМЫ? ОНЫТЫГЫЗ

Ислам дебет картасы идеясе дә банк аналитиклары кабинетларында тумаган. Ул клиентлар, дөресрәге аларның күпсанлы сорауларына таянып пәйда булды, дип белдерде картаны тәкъдим итү вакытында Ак Барс Банк идарәсе рәисе урынбасары Алексей Акимов. Аның сүзләренә караганда, картаның әлеге базар өчен уникаль саналган берничә үзенчәлеге бар. Хәләл акчаны хәләл булмаганнары белән кушарга ярамаганлыктан, клиентларның картадагы акчалары аерым исәп‑хисап счетында саклана. Картада калган акчаларга процентлар өстәлми, мондый карта белән шәригать нормаларына туры килгән товар һәм хезмәтләр өчен генә түләргә мөмкин. Дебет картасы Ислам финанс учреждениеләрендә исәп‑хисап һәм аудит оешмасы стандартлары буенча эшләнгән һәм тулысынча шәригать кануннарына туры килә.

Шуңа күрә счеттагы акча диндә рөхсәт ителмәгән эшчәнлекне финанслау өчен тотылмый. Сез картаны тыелган өлкәләргә карамаган теләсә кайсы кибеттә, учреждениедә һәм интернетта сатып алу өчен куллана алырсыз. Төнге клубларда, паб һәм барларда, башка күңел ачу урыннарында, алкоголь һәм тәмәке кибетләрендә, уен йортларында, ломбард һәм микрокредит оешмаларында ислам картасы белән түләп булмый.

Банк сәүдә ноктасының МСС‑кодын тикшереп тора, шушы юл белән хәрам товар һәм хезмәтләр өчен түләттерми. Әлбәттә, сатып алуның ислам принципларына туры киләме, түләргәме-юкмы икәнлеген клиент үзе дә хәл итә. Мәсәлән, гипермаркетларда, анда хәләл товарлар гына сатылмый бит. Шуңа күрә, карта дини кануннарны бозмаска ярдәм итсә дә, тулысынча мондый ялгышлардан саклый алмый.

Россиядә әлегә бердәнбер ислам картасы «Мир» түләү системасы базасында эшли. Аңа ихтыяҗ зурмы соң? Банкирлар мондый картага ихтыяҗ бар, дип белдерә, ләкин төгәл саннарны атамый.

КОЛЛЕКТОРЛАР БОРЧЫМАС

Берничә ел элек Ольга Т. фатир сатып алырга уйлый. Акчасы беренчел кертемгә генә җиткәнгә, гадәти ипотеканы күздә тотып эш итә. Ләкин шул чакта төзүче яхшы вариант тәкъдим итә: фатир бераз кыйммәтрәк торачак, әмма акчаны процентсыз, бүлеп түләргә мөмкин.

– Әлбәттә, мин бүлеп түләүне сайладым, – ди Ольга Сергеевна. – Шулай җайлырак булыр кебек тоелды, ай саен түләү күләме дә гаилә өчен уңайлырак иде. Беренче ике ел шулай булды да... Шуннан соң фатирым ай саен диярлек кыйммәтләнә башлады, димәк ки, айлык түләү дә артты. Шулай дәвам итсә, бурычка батасыбыз көн кебек ачык иде.

Ольгага ашыгыч рәвештә банктан кредит алырга туры килә. Алда аны «якты» киләчәк көтә: процентлар өстәлгән түләүләр – ике дистә ел дәвамында...

Шуңа күрә Ольга, әйтик, фатирын ислам кануннары буенча рәсмиләштерелгән акчага алган булса, аңа хәзер процентлар түләргә дә, мондый стресс кичерергә дә туры килмәс иде. Ләкин эш шунда: банклар портфелендә мондый финанс продуктлары бармы соң?

Базар тәкъдимнәрен өйрәнү нигезендә шуны әйтергә була: әйе, бар. Аерым алганда, ислам дебет картасы барлыкка килгәнче ике ел элек, базарга шәригать нормалары буенча күчемсез милек сатып алу программасы чыга. Аны шулай ук Ак Барс Банк эшләгән. Чынлыкта, программалар ике. Берсенчесе «Мегаполис – Исламская ипотека» дип атала, ул күпфатирлы йортларда фатир алырга җыенучыларга йөз тота. Икенчесе, «Комфорт - Исламская ипотека» дигәне, аерым җир кишәрлеге генә яисә кишәрлеге булган йорт сатып алырга теләүчеләр өчен. Ислам ипотекасы традиционыннан нәрсә белән аерыла соң?

Ислам ипотекасы - билгеле бер өстәмә хак белән күчемсез милекне рассрочкага алу. Ул килешү срогына, беренчел кертем күләменә һәм башка күрсәткечләргә бәйле. Игътибар: объектның бәясе бөтен срокка теркәлә һәм үзгәрә алмый, бүлеп түләүләр дә тигез өлешләр белән килешү срогына туры китереп башкарыла. Моннан тыш, клиенттан комиссия, штраф һәм пенялар алынмый.

Рамил Батыршин, «Жилищные Традиции» ТК проекты координаторы:

– Торак сатып алуның ислам инструментларына ихтыяҗ арта бара. Иң киң таралган контрактларның берсе – «мурабаха». Ул финанс учреждениесенә клиент өчен күчемсез милек объектын сатып алырга һәм соңыннан аңа бу объектны бүлеп түләү юлы белән сатарга мөмкинлек бирә. Торакны шәригать нормалары буенча бүлеп түләү юлы белән сатып алырга мөмкинлек бирә торган тагын бер контрактка игътибар итегез. «Кими баручы мушарака» дип аталган килешү буенча клиент үз квадрат метрларын базар бәясе буенча өлешләп сатып ала. Татарстанда әлеге продукт кооператив модель базасында тормышка ашырылды. Аның уникальлеге шунда: килешү финанс арадашчысыннан башка уза, катнашучы белән элемтә үзара ярдәм кассасы принцибына нигезләнеп корыла. Тәҗрибәдән чыгып, шуны әйтә алам: чын партнерлык принцибына нигезләнгән эшчәнлек кулланучыга да, бизнес ягына да шатлык китерә. 2018 елдан башлап, бүлеп түләү программасыннан 900дән артык гаилә файдаланды, 2,3 млрд сумлык килешү төзелде. Әгәр партнерлык программасын тирәнрәк өйрәнеп, аны дөрес итеп кулланган очракта, ул РФ икътисадының иң куәтле драйверларының берсенә әверелергә мөмкин, дип әйтә алам.

Әгәр финанс учреждениесе клиенттан бернинди процент алмый икән, аңа нинди файда кала? Күчемсез милекне сатканда салынган әлеге дә баягы өстәмә хактан. Аның күләмен булачак йорт яки фатир хуҗасы банк сайтында үзе үк исәпләп чыгара ала, ул беренчел кертемнең күләменә һәм бүлеп түләү срогына бәйле.

Ипотека продукты шартлары буенча, беренчел кертем 20 дән 80% ка кадәр булырга мөмкин, бүлеп түләү срогы – 1 елдан 30 елга кадәр. Килешүнең иң кечкенә суммасы – 500 мең сум. Ислам ипотекасы кирәкле продукт, диләр банкта. 2019 елда старт алган ислам ипотекасы ике ел эчендә сатуларын биш мәртәбәгә үстергән. 2021 елда ислам ипотекасы бирү күләме, 2020 ел белән чагыштырганда, 6 тапкырга арткан, шул ук вакытта продуктның географиясе Татарстан белән генә чикләнгән булган. Шуңа бәйле рәвештә банк географияне киңәйтергә карар кыла: ислам ипотекасы Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта да кулланыла башлый.

Ислам ипотекасын үстерү юнәлешендә Ак Барс Банкның бүгенге көндә көндәше юк диярлек: Россия финанс базарында шәригать нормаларына туры килгән продуктны әлегә бик аз уенчы гына тәкъдим итә. Шул ук вакытта Татарстанда туган продукт кулланышка кертер алдыннан җентекле эксперт тикшерүен уза. Ул Ислам финанс учреждениеләрендә исәп‑хисап һәм аудит оешмасы (AAOIFI) стандартларына ярашлы рәвештә «мурабах» дип аталган ислам контракты формасында эшләнгән һәм ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр советы тарафыннан хупланган.

Шунысы кызык: бу банк продукты да халык соравы буенча пәйда булган.

– Пандемия вакытында җир кишәрлекләре һәм торак йортлар сатып алуга ихтыяҗ берничә тапкырга артты. Шул ук вакытта халык тарафыннан ислам финанславына ихтыяҗ барлыкка килде, – дип аңлатты Алексей Акимов. – Көнүзәк сорауны өйрәнеп, Ак Барс Банкы «Комфорт – Исламская ипотека» дип аталган продуктны эшләде…

Югарыда аталган финанс продуктларыннан тыш, «Ак Барс Капитал» мөселманнарга кыйммәтле кәгазьләргә хәләл инвестицияләр кертергә мөмкинлек бирә торган «Лалә» Ачык пай инвестиция фондын тәкъдим итә. Банкның матбугат хезмәтендә, ислам продуктларына гаризалар кабул итү динамикасы уңай дип белдерәләр. Өстәвенә, илнең мөселманнар яши торган төбәкләрендә, бигрәк тә Төньяк Кавказда, ихтыяҗның артуы күзәтелә. Татарстанның пилот проектында катнашуы – ислам банкингын алга таба үстерү, шәригать нормаларына туры китереп ясалган яңа продуктларны илебез базарына чыгару өчен яхшы мөмкинлек.

МУДАРАБАМЫ? РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Әгәр Ак Барс Банк конкрет хәләл финанс инструментларын эзлекле рәвештә үзләштерү һәм тормышка ашыру юлы белән барган булса, Саклык банкы башка стратегия сайлый. Узган елның декабрендә банк Татарстан башкаласында ислам банкингы кагыйдәләре буенча эшли торган аерым офис ача – Россиядә иң беренчесен.

Партнер финанславы офисы ваклап сатуга да, корпоратив клиентларга да хезмәт күрсәтүне күздә тота, ә клиентларга тәкъдим ителгән продуктлар арасында – мудараба (активлар белән ышаныч кәгазе нигезендә идарә итү аналогы), хәләл инвестицияләү инструментлары, сәүдәне финанслау, банк гарантиясе, түләү һәм агымдагы счетлар, исәп-хисап-касса хезмәте һ.б. Әлбәттә, барысы да шәригать кануннарына төгәл туры китереп башкарыла. Бу Саклык банкы матбугат хезмәтенә: «Татарстан башкаласындагы ислам офисы – Россиядә шәригатьнең барлык нормалары буенча оештырылган һәм рәсмиләштерелгән беренче бүлекчә» дип әйтергә мөмкинлек бирә.

Мондый офисның нәкъ менә Казанда ачылуы, әлбәттә, очраклылык түгел.

Татарстан ислам банкингы институтларын формалаштыруга максатчан әзерлекне берничә ел элек башлаган иде, ә процессның инициаторы һәм илһамландыручысы республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.

– Татарстан Россиядә партнерлык банкингын гамәлгә кертү буенча пилот төбәк булды, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүлекчәне ачу тантанасында. – Безнең илдә ислам динен тотучылар санының артуы күзәтелә. Ислам динендәге халык саны традицион рәвештә югары булган аерым субъектлар бар. Бу төбәкләрдә партнер финанславы стандартларына туры килгән банк продуктлары һәм хезмәтләренә ихтыяҗ шактый зур.

ИКЕ ПРОБЛЕМА: ЗАКОННАР ҺӘМ КАДРЛАР

Шунысын искәртик: Саклык банкында инде берничә ел Партнер финанславы һәм махсус проектлар үзәге эшли. Аның активында исламча финанслауның төп ихтыяҗларын каплый торган 13 продукт бар. Идарәче директор – Үзәк башлыгы Бехнам Гурб‑Заде узган ел башында гомуми санны да атады: 15 млрд сумга якын. Бу – ул вакытта Татарстан, Дагыстан һәм Чечен Республикасы компанияләреннән исламча (партнер) финанслауга алынган гаризалар күләме.

Хәер, белгеч билгеләп үткәнчә, бу әлегә тормышка ашырылмаган потенциал. Клиентлар коммерция ягыннан акланган шартларда финанслар алырга мөмкинлек бирә торган, бәя ягыннан балансланган продукт пәйда булуын көтәләр.

Бехнам Гурбан-Заде Россиядә ислам банкингы үсешен тоткарлаучы ике проблеманы билгеләп үтте. Бу профильле законнарның һәм профессиональ кадрларның булмавы.

Әгәр беренче проблеманы РФ Дәүләт Думасында беренче укылышта каралган закон хәл итәргә тиеш булса, икенчесен Саклык банкы үз көче белән чишәргә алына. Февральдә Сберуниверситетта ислам финанслары буенча белем бирү программасының көндезге модуленә старт бирелә. Ул Саклык банкының Партнер финанславы һәм махсус проектлар үзәге белән уртак эшләнгән программа. Чыгарылыш укучылары, квалификация күтәрү турында дипломнан тыш, исламча финанслау өлкәсендә Global Islamic Financial Services Халыкара белем бирү оешмасы сертификатын да алачак.

Рөстәм Шәфигуллин, «Жилищные Традиции» торак кооперативы директоры:

– Шәригать кануннарына туры китереп, бүлеп түләү ысулы белән торак сатып алу программасы финанс продуктлары базарында тәкъдимне үстерә һәм банк хезмәтләренә көндәшлек тудыра. Хәзерге вакытта федераль көйләүче һәм закон чыгару органнары белән кредит булмаган финанс продуктларына дәүләт ярдәме чараларын (ана капиталы, өченче бала өчен акча, торак сертификатлары һ.б.) куллануга рөхсәт алу буенча эш алып барыла. Дәүләт ярдәме чараларын куллану мөмкинлеге ислам финанс продуктлары индустриясен үстерүдә мөһим фактор була ала. Төп максат – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарның барысына да йорт һәм фатир сатып алырга булышу, өстәвенә, тиз, ышанычлы һәм ипотека программаларына караганда арзанрак юл белән.

Сорау туа: пилот төбәкләрдә ислам банкингын гамәлгә кертү буенча эксперименттан без нәрсә көтәбез? РФ Финанс министрлыгының Финанс сәясәте департаменты директоры Иван Чебесков «Россия банклары – XXI гасыр» форумында билгеләп үткәнчә, әлеге сорау хәзерге вакытта аеруча актуаль, чөнки инвестицияләр җәлеп итүнең, көндәшлекне үстерүнең һәм партнер финанславы өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең төрле ысулларын эшләргә кирәк.

– Әмма көйләүне керткәнче, эксперимент үткәрергә кирәк, – дип аңлатты Иван Чебесков. – Экспериментта кредит оешмалары да, кредит оешмалары булмаганнар да катнаша ала. Бу мөһим аспект. Ләкин алар барысы да партнер финанславы үзенчәлегенә туры килергә тиеш.

Аның сүзләренә караганда, башлангыч этапта РФ Хөкүмәте каршында Совет булдыру тәкъдим ителә. Советта, Үзәк банк белән килештереп, көйләүне камилләштерү чаралары һәм, әлбәттә, нәтиҗәләр тикшереләчәк. Эксперимент кысаларында мондый Совет кире элемтә булдыруга ярдәм итәчәк. Ә инде соңрак, эксперимент нәтиҗәләре буенча партнер финанславы мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиешле үзкөйләүле оешма (СРО) ачарга мөмкин. 

Әхмәт Шакиров 

 Фото: tatar-inform.ru

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: