Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ИСЛАМ ЭСТЕТИКАСЫ

Ислам мәдәниятендә «сәнгать» төшенчәсенең үзенә бер мәгънәсе бар. Юк, бу рәссамның үзенең иҗади потенциалын күрсәтүе генә түгел, бу аның дөньяны танып‑белүе дә. Анда осталык һәм иҗат, һөнәр һәм белем бар.

ТАНЫП БЕЛҮ ОСТАЛЫГЫ
– Икесе дә бер үк нәрсә түгелмени болар? – дип ихластан гаҗәпләнәм мин
– Шулай да, юк та. Менә... сөтле каһвәне күз алдына китерегез әле! – дип гади кешегә дә аңлаешлы образларда аңлата ислам сәнгате белән мөселман сәнгате арасындагы үзара бәйләнеш һәм аерманы сәнгать фәннәре докторы, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. – Биредә ниндидер кушылу турында сөйләп булмый. Югары ислам (дини) сәнгате һәм синкретик мөселман сәнгате (дөньяви, әмма ислам эстетикасы кануннарында) бар. Кеше, мөселман, каһвә кебек – ул баштан ук дөньяда бар, һәм ул сөт – исламны кабул итә. Хәзер инде аларны аерып булмый.
г.Ф.вал-сул
Классик гарәп телендә рәссам һөнәрен аңлаткан сүз юк, дип сөйли Гүзәл Фуад кызы. Әмма «сәни» сүзе бар, ул «куллары белән эшләүче кеше, үз хезмәтендә һөнәр һәм иҗатны кулланучы кеше» дип тәрҗемә ителә. Мөселман рәссамы өчен сәнгать – сәләт түгел, бәлки тырышып үзләштерелергә тиешле белем ул. Менә шуңа күрә дә аларның күбесе аноним иҗат иткән, чөнки үзеңне танып белү алар аңлавында данга бәйле булмаган.
Ислам традициясе фаразлавынча, чынбарлыктан күчермә алып булмый, чөнки аны Аллаһы Тәгалә яраткан. Һәм аны Аллаһы Тәгалә яратканнан яхшырак итеп булмый, бары тик танып белергә, уйланырга һәм үз белемеңне ниндидер махсус символик тел – бизәк, орнамент, каллиграфия аша чагылдырырга була...
БИЗӘК ТЕЛЕНДӘ
Бу гүзәлнең чәчен – калфак, муенын – муенса, кулын балдак бизи. Артында кояш чыгып килә. «Көзге каршындагы татар кызы» рәсеме күзне иркәли һәм, аклы-каралы гына булса да, нигәдер бик җете төсле тоела. Аның авторы – Строганов училищесында белем алган, татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ рәссам Хәдичә Акчурина.
Рәсем беренче тапкыр 1915 елда «Аң» журналында басыла һәм прогрессив татар тамашачыларын сокландырып кына калмый, консерватив дин әһелләренең тәнкыйтенә дә дучар була, чөнки мөселман сәнгатендә Аллаһны гына түгел, кешене дә сурәтләү күп гасырлар буена тыела. Пәйгамбәр (с.г.в.) нең сурәте шигыйләрнең миниатюраларында сирәк кенә очраштыргалый, ул аларда да һәрвакыт йөзен каплап һәм алтын нур белән сурәтләнә.
акчурина хадича
«Көзге каршындагы татар кызы» рәсеме беренче тапкыр 1915 елда «Аң» журналында басыла. Аның авторы – Строганов училищесында белем алган, татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ рәссам Хәдичә Акчурина.
– Кешене һәм җан ияләрен сурәтләү Коръәндә турыдан-туры тыелмый, – дип аңлата Гүзәл Фуад кызы. – Әмма әлеге тыю Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең әйткән сүзләре һәм кылган гамәлләре теркәлгән хәдисләрдән аңлашыла. Бу тыю мәҗүсилеккә, потларга табынуга каршы көрәш сыйфатында гаммәви дини аңга сеңдерелгән.
Исламда җан ияләрен сурәтләү Аллаһка охшарга тырышу буларак кабул ителгән. Әмма исламга кадәрге чор болгар сәнгатендә хайван һәм кош образлары шактый еш очрый. Аларның кайберләре бик озын гомерле булып чыга һәм татар бизәкләрендә безнең көннәргә кадәр килеп җитә. Мәсәлән, каз яисә үрдәк сурәтләре. Соңгысының болгар чигә асма бизәгенә күчүе дә мәгълүм. Бәхеткә, зәркән сәнгатенең әлеге җәүһәрләре Эрмитаж, Мәскәүдәге Тарих музее һәм ТР Милли музеендагы археология коллекцияләрендә сакланып калган. Бүген исә кош мотивларын без хәзерге татар авылларындагы йортларның тәрәзә йөзлекләрендә күрә алабыз. Әлеге образлар күп гасырлар дәвамында ничек сакланып калган соң?
DSC_0226
Кош мотивларын без  хәзерге татар авылларындагы йортларның тәрәзә йөзлекләрендә күрә алабыз.
– Чөнки алар миф һәм әкиятләр белән бәйле, – дип җавап бирә бу сорауга Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. – Дөнья яратылу турында риваятьне хәтерләсәгез, анда үрдәк дәрья төбенә чумып, томшыгында туфрак алып чыга, шул рәвешле коры җир барлыкка килә. Алай гына да түгел, мифлар кеше аңында генеалогия, димәк, нәсел тотемнары белән дә бәйле була. Һәркем үз тотемын белә, соңрак бу тамгаларда үз чагылышын таба.
Әмма вакыт үтү белән татарларда нәсел элгәрләрен хөрмәтләү культурасы юкка чыга. Ул күп очракта күчмә халык традицияләренә һәм нәсел‑ыру җирләренә бәйле була, тик боларның барысын да шәһәр цивилизациясе кысрыклап чыгара, һәм исламны кабул итү бу очракта мөһим роль уйный, чөнки ул нәкъ менә калаларда гөрләп үсә бит. Әйе, нәкъ менә шәһәрләрдә югары ислам мәдәнияте формалаша – мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә. Әкренләп, әлеге мәдәният йогынтысында, нәфис әдәбият телендә үзгәрешләр барлыкка килә – чынбарлыктагы образлар шартлысына алыштырыла, шул рәвешле бизәк сәнгатьтә төп сурәтләү чарасына әйләнә.
– Ул Идел болгарлары матди мәдәниятенең барлык төрендә диярлек кулланылачак, – дип сөйли Гүзәл Фуад кызы. – Һәм зооморф, үсемлекләр, геометрик һәм эпиграфик (хәрефле) мотивлардан гыйбарәт булачак. XVIII–XIX гасырларда сурәтләрнең схемалылыгы, үзен христианнарның икона язуларына каршы куеп, көчәячәк кенә.
Ихтимал, каллиграфияне исламга хас үзенчәлекле сәнгать төрләренең берсе дип атарга буладыр, дип сөйли безнең экспертыбыз. Аны рәссамга бирелгән үзенә бертөрле талант, дип бәялиләр. Изге Коръән аятьләрен, Аллаһ Тәгаләнең һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең, гадел хәлифәләрнең исемнәрен кулъязмаларда язалар, диварларга уялар, кабер ташлары, тукыма һәм келәмнәр, керамика һәм металл эшләнмәләр бизәкләренә кушып үрәләр...
Һәм, әлбәттә инде, шәмаилләр! Аларны хаклы рәвештә ислам сәнгатенең феномены дип атыйлар. Гадәттә Коръән аятьләре язылган панно майлы буяулар белән пыялага төшерелә, кәгазьгә языла, тукымага чигелә, литография ысулы белән бастырыла... Тексттан тыш, анда мәчет сурәтен дә очратырга була. Шуны билгеләп үтү зарур: нәкъ менә татарларда әлеге сәнгать беркайчан да юкка чыкмый. Дин эзәрлекләнгән совет чорында да шәмаил сәнгате авылларда сакланып кала. Аларда еш кына Коръән текстлары татар халык мәкаль һәм әйтемнәренә, Тукай шигырьләренә алыштырыла. Сирәк кенә рәсемле шәмаилләр дә очраштыргалый! Аларның барысын да үзлегеннән өйрәнгән осталар ясый. Ислам сәнгатенең әлеге төрен торгыза алган профессиональ шәмаил осталары исә Татарстанда узган гасырның 90 нчы елларында гына пәйда була.
115
«Аллаһ гүзәл һәм гүзәллекне ярата» шәмаиле. Авторы – Бакый Урманче.
IMG_9532 IMG_9551
Манаков йорты (Казан ш., Мәскәү ур., 42) фасады бизәлешендә кулланылган милли татар бизәкләре.
АВАНГАРДТА
«Безгә үзебезнең тормышны сурәтләгән картиналар язарлык рәссамнар кирәк», – дип хафаланган Габдулла Тукай. Җәдидчелек – ислам мәгърифәтчелек модернизмы, мөселманнарның реформаторлык хәрәкәте дәвере җитә. Дөньяви Европа сәнгате гөрләп үсә башлый – аның скульптура, сынлы сәнгать, графика кебек төрләре пәйда була. Шулай ук газета һәм журналларда чынбарлыкны чагылдырган иллюстрацияләр басыла башлый. Бу урында Хәдичә Акчуринаның «Көзге каршындагы татар кызы» рәсемен кабат искә алыйк.
– Билгеле, болар барысы да әкренләп гамәлгә керә, – дип сөйли Гүзәл ВәлиеваСөләйманова. – Баштарак әлеге эшләрдә реализм шактый шартлы була. Кайбер сурәтләрдә кешеләр, ниндидер сюжетлы күренешләр чамалана. Тәүге татар рәссамнары үз хезмәтләрендә Идел‑Урал төбәге мөселманнарының тормышын милли элементлар кертеп чагылдырырга тырыша. Аларда – халык иҗаты традицияләре, шуңа хас төсләр гаммасы, әлеге әсәрләрне мөселман сәнгатенә кертерлек шартлы тел саклана.
Революциядән соң ислам мәдәнияте тыела. Шулай булса да, ул, су ташлар арасыннан юлын тапкан шикелле, бөтен тыюлар аша барыбер үтеп чыга ала һәм совет чоры сәнгатендә теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш таба. Бу модернизм һәм югары татар сәнгате туу вакыты була, анда мөселман традицияләре ислам сәнгатенә хас образлылык һәм символизм, яссы композиция, төсләр, кайвакыт исә каллиграфия аша да гәүдәләндерелә. Без боларның барысын да 1920 нче еллардагы татар графикасында күрә алабыз.
Әлеге алымнар егерменче елларда Маяковский җитәкләгән яңа революцион иҗат берлеге – «Левый фронт искусств» (ЛЕФ) нигезенә салына. Авангард, конструктивизм – сәнгатьтәге татар рәссамнары үзләренең кабатланмас шәркый өслүбендә иҗат итә алган прогрессив юнәлешләр. Әлеге өслүб исә күп гасырлар буе ислам мәдәнияте йогынтысында формалаша. Һәм менә безнең каршыбызда ул вакытлар өчен новаторлык булган Бакый Урманче иҗаты, Шакир Мөхәммәтҗановның китап графикасы, Фаик Таһиров плакатлары...
Бүген ислам традицияләрен Казандагы Әлфия Ильясова, Рөстәм Шәмсутов кебек модернистларның һәм үз картиналарында ислам мифологиясе образларын актив файдаланучы башка күп рәссамнарның әсәрләрендә очратырга була.
127
«Җимеш өзүче Мәрьям» картинасы. Рәссам-модернист Әлфия Ильясова эше.
МУЗЫКА ГАСЫРЛАРНЫ ТОТАШТЫРА
Борынгы тәнбур бик заманча да яңгырый ала икән. Һәрхәлдә, Алмаз Әсхәдуллин кулында ул әйтерсең лә җанлана, безнең заман белән урта гасырларны тоташтыра торган күпергә әйләнә. Алмаз – Идел буендагы борынгы музыкаль-инструменталь сәнгатьне торгызу ниятеннән оештырылган «Алпар» этно-төркеменнән. Тәнбурдан тыш, алар арсеналында башка төрки уен кораллары – думбра, курай, кубыз, дәф тә бар. Егетләр борынгы көйләрне заманча аранжировкалар белән бизи, һәм мәдәни мирасны болай үзгәртеп яңгырату бик мавыктыргыч килеп чыга.
– Идел буенда ислам кабул ителү төбәгебезгә күп яңалык, шул исәптән шәрык поэзиясен дә алып килә. Шигърият булган җирдә исә һичшиксез музыка да була, – дип минем ислам музыкасы мәдәнияте белән танышуымны дәвам иттерә Геннадий Макаров. Ул музыка белгече-фольклорчы, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы педагогы гына түгел, традицион уен коралларын ясаучы оста һәм аларда уйнаучы буларак та танылган шәхес.
Геннадий Макаров
Музыка белгече-фольклорчы Геннадий Макаров 1994 елда ясалган тәнбур музыка уен коралында уйный.
Күп төрки халыклар өчен мәдәнияттә мода чыгаручы булып Бохара саналган. Яшьләр анда укырга киткән, аннары туган якларына кайтып әлеге белемне файдаланган. Урта гасырлар әдәбияты безнең өчен шул вакыттагы мәдәни тормыш энциклопедиясе булып тора – без аларны өйрәнеп ул чактагы шигырь язу системасы, көйләр ритмы һәм җирле музыка уен кораллары хакында белә алабыз. Әлбәттә инде, гармун яки фортепиано түгел, ә бәлки думбра, курай, дәф булган алар…
– Шигърият ритмнары аеруча нык булып чыккан һәм халыкта хәзергә кадәр сакланган, – дип сөйли Геннадий Макаров. – Инде 40 елдан артык авыллар буйлап экспедициядә йөрим һәм әлеге әсәрләрне – касыйдә, газәл, робагый, мөнәҗәт, бәетләрне язып алам. Музыкаль-поэтик сәнгатьнең барлык бу жанрлары халык шигърияте һәм борынгы музыкаль традицияләр нигезендә ислам йогынтысында формалашкан.
Шунысы гаҗәп: совет чорында бөтенләй игътибар бирелмәгән нәрсәләр халыкта яңа идеология белән параллель рәвештә яши алган. Татар мәдәниятен өйрәнүчеләр мәгълүм сәбәпләр аркасында дини поэзия феноменына кагылмаска тырышкан. Шулай булса да, язып алган. Нәкъ менә шуңа күрә безнең әбекәйләребезнең җырлары күп институтларның тавыш архивларында сакланып калган.
Әлеге әсәрләргә нәрсә хас соң? Алар шәркый ритмнарда көйләп башкарыла һәм аларда татар этник җырларына хас мелизмнар юк. Башкаручыга билгеле бер метрик үлчәмне саклау мөһим. Текстлар нигезендә үгет-нәсихәтләр, пәйгамбәрләр тормышыннан сюжетлар ята. Шулай да, мөселман музыкасы эталоны юк, ди Геннадий Михайлович. Шунлыктан еш кына төрекләр, татар музыкасын тыңлаганда: «Бу бит кытай көеме?» – дип сорый.
Җәдидчелек пәйда булу җирле мөселманнар мәдәниятендә дә чагылыш тапкан. Суфилар Идел буенда тамыр җәйгән Урта Азия традицияләрен саклауны дәвам итсә, Европа яңалыкларына каршы булса, җәдидче реформаторлар «яңару» яклы булган. Татар мәдәниятенең яңа катламы туа. Музыканың сәхнә варианты пәйда була, дини кануннардан читләшү омтылышы сизелә. Мелизмнар белән җырлау өслүбе ныгый, бүген без моны «Кара урман» яки «Тәфтиләү» кебек җырларда ишетә алабыз. Скрипкалы, мандолиналы, гармоникалы яңа татар музыка сәнгате пәйда була – һәм бу инде бөтенләй башка музыка дәверенең башы булып тора. Дини поэзияне башкаруның борынгы традицияләре исә җуела торган сәнгать сыйфатында көнкүрештә барлык бу еллар буе сакланып кала.
– Бүген күп кешедә әлеге шәрык поэзиясенә бәйле урта гасырлар мәдәниятен, аның ритм һәм көйләрен торгызу теләге бар, – дип сөйли Геннадий Макаров. – Фольклор экспедицияләр нәтиҗәләре һәм борынгы китаплар буенча мин думбра, тәнбур, шөлдерле барабан, дәфне ясарга өйрәндем. Моны бөтен кеше аңламый, билгеле. «Безгә нәрсәгә кирәк бу? – диләр. – Әйдә, үзебезчә, гармунда уйныйк!» Шулай да, бүген бу юнәлеш заманча этномәдәни хәрәкәттә зур урын алып тора.
Идел буе мөселманнарының борынгы сәнгате үрнәкләре белән Казандагы «Бәрәкәт» фольклор ансамбле (аның илһамчысы Геннадий Михайлович), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының «Җомга көн» ансамбле, һәм, әлбәттә инде, экспериментлар яратучы «Алпар» этнотөркеме концертларында хозурланып була.
«БЕЗГӘ РУХИ ЯКЫНРАК»
«Кирпеч фасадлар силуэтында Казан Кирмәненең ак таш диварлары образы гына түгел, бер үк вакытта суфичылык фәлсәфәсе дә, формалар төгәллегенә омтылган совет модернизмы эстетикасы да яшеренгән. Бу турыдан-туры өземтә китерү түгел, бәлки тикшеренүгә өндәү...»
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры яңа бинасының үз концепциясен Bespoke җитәкчелегендәге консорциумда катнашучылар шулай тасвирлый. Әмма архитектура конкурсында ул җиңмәде. Гәрчә, Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, жюри вәкилләре нәкъ менә аның җиңүен көтсә дә: «Bespoke проекты безгә рухи якынрак...» – дигән алар. Җиңүне исә архитектор Кенго Куманың япон бюросы да кергән «Ваухаус» ҖЧҖ җитәкчелегендәге башка консорциум эше яулады. Әлеге проектны инде боз сарае дип йөртәләр. Әйдәгез, ул төзеләчәк шәһәр буйлап сәйран кылып кайтыйк әле.
– Безнең архитекторлар нигездә көнбатыш мәдәнияте йогынтысында иҗат итә, – дип бәяли Казанның хәзерге йөзен Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. – Әмма кайбер биналарда булса да милли бизәкләрне күрә алабыз әле. Бу үткән гасырның һәм бүгенге көннең татар мәчетләренә һәм дөньяви биналарына һәм хәтта рус хуҗалар заказы буенча төзелгән биналарга да  (бигрәк тә эклектика өслүбендәге) кагыла. Мәсәлән, Манаков йорты (Мәскәү урамы, 42) фасады бизәлешенә. Кремль һәм Кави Нәҗми урамнары чатындагы (10/15) архитектурасы европача булган заманча йортның декорында да татар милли орнаменты файдаланылган.
Әлеге җәһәттән тагын М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасын күзәтү кызыклы. Бу Сталин чоры ампиры кемгәдер бөтенләй яңа яктан ачылырга мөмкин: моның өчен аның фасадларына – колонналары, кәрнизләре, тәрәзә формалары, сквердагы фонтанына бераз игътибарлырак күз ташлау да җитә. Барысында да «формасы буенча милли, эчтәлеге буенча социалистик» сәнгать шигаренә җавап бирә торган совет архитектурасы идеясе ярылып ята.
– Элек күп казанлыга үзендә урнашкан «Ноталар» кибете буенча таныш Пушкин урамындагы 58 нче йорт танылган архитектор Рәшид Мортазин проекты буенча салынган. Игътибар белән карасагыз, архитекторның фасадны бизәү өчен үрнәк итеп Болгардагы Җәмигъ мәчете колонналарын алуын күрерсез, – дип мөселман мәдәниятенең хәзерге заман архитектурасына йогынтысына мисаллар китерүен дәвам итә Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. – Әйе, инде узган гасыр уртасында ук рәссам-мигъмарлар үз проектларында татар мөселман архитектурасы мотивларын чагылдырырга омтылган.
Тагын да кызыклырак күренеш – әлеге тенденцияне өр‑яңа хай‑тек проектларда табу. Әйе, хәтта нәкъ менә Камал театрының конкурста җиңгән яңа бинасы концепциясендә дә. Булачак театрның интерьерларында һәм кече формаларында татар сәнгатенә хас төсләрне, орнамент стилистикасы элементларын күрә безнең экспертыбыз.
Сүз уңаеннан, мөселман архитектурасы образы гәүдәләндерелгән Bespoke җитәкчелегендәге консорциум проекты икенче урын алды. Анда архитектура формаларының суфичылык аскетизмына хас төгәллеге һәм кырыслыгы да, татар мәчетләрен төзегәндә бик еш файдаланыла торган, сафлыкны чагылдырган ак төс символикасына да акцент бар. Әмма бу, аңлавыбызча, инде бөтенләй башка тарих...
kamal-bespoke-totalarch.com
Г. Камал театрының яңа бинасы концепциясендә мөселман архитектурасы образы. Bespoke җитәкчелегендәге консорциумның әлеге эше конкурста икенче урынны алды.
– Ислам сәнгатенә карата «эстетика» термины европача шәрехләнүендә кулланылмый, – дип сөйли миңа Гүзәл Фуад кызы. – Коръән дә, Сөннәт тә сәнгать формаларын ачмый. Шулай да, аларның икесеннән файдаланып, мөселманнарга үзләре өчен нәтиҗәләр ясау бер дә катлаулы түгел. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Аллаһ гүзәл һәм гүзәллекне ярата» хәдисен мөселман эстетикасының нигезе дип санап була, ул рәссамга иҗат итү өчен җитәрлек ирек бирә.
Ольга Туманская
Фотолар Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова архивыннан

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: