Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
ИСЛАМ МӘГАРИФЕ: БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУ – ИЗГЕ БУРЫЧ

ИСЛАМ МӘГАРИФЕ: БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУ – ИЗГЕ БУРЫЧ

Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы... Болар барысы да – мөселман дәүләтләре. Ислам доктринасында белемгә, гыйлемгә бик мөһим урын бирелә. Белемгә омтылу һәр мөселманның изге бурычы санала.

19 мая 2022

Ислам мәгарифе системасы бөтен мөселман дөньясын колачлый. Белем алуга шундый ихтирамлы мөнәсәбәт нигезендә ислам дине тора. Исәпләп чыгарганнар: Коръәндә «гыйлем» сүзе һәм аның төрле формалары 750 тапкыр очрый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә бу сүзне шактый еш кулланган.
ИДЕЛ БОЛГАРСТАНЫНДА НИЧЕК ҺӘМ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТКӘННӘР
Идел буе Болгарстанында укымышлылык һәм гыйлемнең таралуы болгар җәмгыятендә ислам диненең таралуы белән берүк вакытта барган. Коръәннең үзе кебек үк изге саналган гарәп хәрефләрен дога урынына ятлаганнар.
X гасыр башында ук фарсы сәяхәтчесе Ибнә Рустә болгарларның «күпчелеге ислам динен тота, мәчетләр һәм мәдрәсәләр, мәзиннәр һәм имамнар бар», дип язып калдырган. Мәдрәсәдә гарәп графикасын өйрәнгәннәр.
Мөселман илләрендә IX гасырдан күпләп ачылган мәдрәсәләр югары һәм урта дини уку йортлары булган. Алар гадәттә башкалада һәм зур шәһәрләрдә урнашкан. Шәрыкның фән һәм мәдәният үзәкләре – Бохара, Сәмәрканд, Нишапур, Балх, Мәрв, Газни, Багдадта белем эстәү Идел буе Болгарстанында мөселман мәгарифенең иң югары дәрәҗәсе саналган.
Соңрак Идел буе Болгарстанының бөтен Шәрыкка мәгълүм мәдрәсәле башкаласы үзе дә танылган фән үзәкләреннән берсенә әйләнә. Ул замандагы көнчыгыш илләре галимнәре арасында Идел буе Болгарстанында белем алучыларның күп булуы бер дә очраклы түгел.
Төп игътибар дин гыйлемен өйрәтүгә юнәлтелә, укыту Коръәнне тәфсирләү (тәдрис) һәм өлешчә әйтеп яздыру (имла) методы белән башкарыла. Моннан тыш, билгеле бер дәрәҗәдә дөньяви белем дә бирелә: математика, география, тарих, астрономия, медицина нигезләре укытыла. Болгар мәдрәсәләрендә белем алган болгар һәм көнчыгыш галим-медиклары, астрономнары, шагыйрьләре хакында безнең көннәргә кадәр килеп җиткән мәгълүмат та моңа дәлил булып тора.
Коръән, фән, шигърият теле булган гарәп телен, XI гасырдан Урта яки Якын Көнчыгышта төп әдәбият һәм шигърият теленә әйләнгән фарсы телен өйрәтүгә дә зур игътибар бирелә. Шәрык телләрен белү көнчыгыш илләре белән тыгыз сәүдә элемтәләре урнаштырган болгар сәүдәгәрләренә дә бик кирәк була. «Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел» мәкале шул заманнардан бирле актуаль санала. …
АЛТЫН УРДАДА
Башкалада һәм башка зур шәһәрләрдә, гадәти башлангыч мәктәп һәм мәдрәсәләрдән тыш, махсуслашкан зур мәдрәсәләр төзелә. Алар гадәттә хан яки башка югары дәрәҗәле шәхесләр химаясендә эшли. Мәсәлән, Үзбәк хан Сарайда галимнәр өчен мәдрәсә төзетә. Табигый ки, бу мәдрәсәләр иң дәрәҗәле фән һәм мәгариф учагы була. Аларны хәтта ул заманның университетлары яки фәннәр академиясе дип тә әйтергә мөмкин. Бер үк галим илнең берничә шәһәрендә белем эсти алган.
Моңа мисаллар күп. Мәсәлән, Хәрәзмнең Кардар шәһәрендә туган Ибне Баззас (1343–1423), үз илендә башлангыч белем алгач, аннары Сарай, Болгар, Кырым, Хаҗитархан кебек калаларда укыган. Әш-шәйхел-имам Хуҗа Гомәр әл-Болгари Болгар, Тәбриз, Бохара, Ганҗә шәһәрләрендә укыган һәм укыткан. Әш‑шәех Ногманетдин әл-Хәрәзми Сарай, Үргәнч һ.б. шәһәрләр мәдрәсәләрендә укыган, аннары Сүрия һәм Мисырда мөгаллим булган.
Чит ил мәдрәсәләрендә уку яки укыту Җучи Олысы зыялыларына бернинди кыенлык та тудырмаган, димәк, ул чактагы мәгариф системасы һәм укытыла торган фәннәр ислам дөньясының барлык илләрендә дә охшаш булган. …
КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА
Казан ханлыгы халкының мәдәният дәрәҗәсе һәм укымышлылыгы турында чит ил вәкилләре язмаларыннан укып була. Шул дәвердә Казанда булып киткән Австрия илчесе, сәяхәтче Сигизмунд Герберштейн үзенең юлъязмасында: «Бу татарлар башкалардан белемлерәк, алар иген үстерә, үзләре салган йортларда яши һәм һәртөрле сәүдә белән шөгыльләнә», – дип язган.
Алтын Урдадан соң барлыкка килгән башка дәүләтләрдәге кебек үк, Казан ханлыгында да хан һәм бәк балаларын аксакаллар тәрбияләгән. Аларны «сөт атасы» дип хөрмәтләгәннәр.
Әлеге чорда бөтен ислам дөньясында «мөгаллим-шәкерт» институты киң таралган. Үз заманыңның югары белеменә тиң гыйлем алу укытучы-остазыңның кем булуыннан торган. Кайчагында лаеклы остаз эзләп күп йөрергә туры килгән. Мөгаллимнең исемен, аның титулларын гадәттә тирән ихтирам һәм горурлык белән хәбәр иткәннәр. Остазлар да үзләренең сәләтле шәкертләре белән горурланган.
Бигрәк тә Үзбәкстандагы Бохара популяр булган. Татарлар өчен ул XX гасырга кадәр төпле дини белем үзәге булып калган. Шул заманнардан бирле татарларда «Абына-абына Бохарага җитәрсең, яңлыша-яңлыша галим булырсың» дигән мәкаль дә яши.
Укымышлылыкка, белемгә хөрмәтне болгарлар үзләренең варисларына да тапшырган. Карл Фукс (1776–1846): «Биредә хәтта кайбер Европа илләрендәгедән дә укымышлырак халык яши. Укый‑яза белмәгән татарны якташлары бер дә өнәми, граждан буларак хөрмәт итми», – дип язып калдырган.
Гамир Дәүләтшин
Фото: znanio.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: