Ит кыйммәте: ашаган түгел, үстергән белә...
Соңгы алты ай эчендә сыер итенең бәясе күзгә күренеп артты. Моның өчен базарга чыгып карау да җитә: килосы 500–550 сумнан да ким түгел. Ә мөгезле эре терлек үстерүчеләр җиңел сулап куйды: ниһаять, бу өлкә табыш китерә башлады. Ит базарында алга таба ни булыр? Ни өчен кинәт кенә әлеге мөһим ризыкка бәя кыйбатланды?
21 июля 2022
Татарстан мөгезле эре терлекне сугымга тере килеш сату буенча Россиядә беренче урында бара, тулаем терлек һәм кош ите буенча алганда – алтынчы урында. Россиядә җитештерелгән итнең 3,5 проценты Татарстанга туры килә. Республика ит белән үз‑үзен тулысынча тәэмин итә. улаем алганда, итчелекнең иң зур өлеше кошчылык тармагына туры килә: 539 мең тон‑ на итнең 228 мең тоннасы (42,5%) нәкъ менә тавык, күркә ите. Димәк, бездә халык күбрәк тавык итенә өстенлек бирә. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләрен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры урынбасары Ленар Гарипов аңлатты:
– Кошчылык өлкәсен карасак, Россия буенча да шулай ул, ягъни башка төбәкләрдә дә тавык ите күбрәк җитештерелә һәм кулланыла да. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, ул җиңел үзләштерелә, бәясе дә кулай. Ә базар мөнәсәбәтләре шуңа көйләнгән: нәрсәгә ихтыяҗ зур, шул өлкә алдыра.
Сыер ите җитештерү юнәлешендә эшлисе эшләр бар әле безнең. Бу өлкә яңа «уянып» килә дисәм була. Сер түгел: 2019 елга кадәр фермерлар өчен итчелек белән шөгыльләнү отышлы булмады, чөнки аның бәясе гел түбән торды. Бик эре фермер хуҗалыклары гына ит җитештереп табыш алды, чөнки алар күпләп мал үрчетте, системага салынган эш иде. Инде менә иткә бәя күтәрелгәч, кечерәк фермер хуҗалыклары да итчелек белән кызыксына башлады. Берәүнең дә минуска эшлисе килми бит...
Фермерлар дигәннән, сыер ите җитештерү буенча «Продпрограмма» агросәнәгать комплексы (Мамадыш районы, Мотыйгуллин Рифат хуҗалыгы) беренчеләр рәтендә. Узган ел 7,8 мең тонна ит җитештергәннәр, бу республика буенча алынган барлык сыер итенең 4,5 проценты дигән сүз. Икенче урынны «Ак Барс» АҖ били. Алар 7,3 мең тонна ит саткан. Өченче урында – «Кызыл Шәрык» АҖ, биредә 7 мең тонна сыер ите җитештергәннәр. Әлбәттә, алар итне килолап сатмый, ә Россия күләмендә эшли. «Мироторг», «Оренбив» кебек бик зур ит эшкәртү компанияләре белән килешү төзелгән. Эре фермерлар яшерми: алардан итне югарыда аталган компанияләр яхшы бәядән ала. Югары бәянең хакы – югары сыйфат. Ягъни фермерның бурычы – югары класслы ит җитештерү. Ә моның өчен ашату рационы, авыруларга каршы көрәш һәм бүтән факторлар да исәпкә алына, шунсыз югары сыйфатлы ит җитештереп булмый.
Бүген тере авырлыктагы сыер итенең бәясе 220–225 сум тора. Чагыштыру өчен: бер ел элек кенә әлеге сан 100 сумга кимрәк иде. Шуның өчен дә бүген мөгезле эре терлек асрарга теләүчеләр арткан. Һәрхәлдә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгында безгә шулай дип белдерделәр.
– Минем уйлавымча, сыер итенә кулай бәя алга таба да сакланачак, – диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры урынбасары Ленар Гарипов. – Чит илдән ит продукциясе кертү кимеде, шуңа күрә үзебездә җитештерелгән иткә ихтыяҗ артты. Ә Татарстанда итчелекне үстерү буенча эшләргә бөтен мөмкинлекләр бар. Эреләре дә, ваграк фермер хуҗалыклары да бу юнәлештә ныграк эшли башлар, дип фаразлыйбыз. Ләкин гади кешеләр өчен дә мөгезле эре терлек тоту файдалы, алар да калышмас.
АЗЫКНЫ КАПЧЫКЛАП...
Заманча технологияләр аграр өлкәгә дә килде. Малларны ашатуда да бүген заманча алымнар кулланыла. Шуларның берсе – маллар өчен азык әзерләү үзәкләре. Хәзер фермер, тракторына утырып, печән чабып, аннан аны киптереп, төреп утырмаса да, мал асрый ала. Телефоныңны аласың да малларга азык әзерли торган үзәккә шалтыратасың. Иртәгәсен сиңа вакуумлы капчыкларда күпме кирәк шуның кадәр терлек азыгы китереп бирәләр.
– Безнең халык печәннең йомшагын малларның астына сала, чөнки ул коелып, улакта калган була, – ди Кукмара авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. – Ә бит үләннең иң файдалы, витаминлы өлеше нәкъ менә аның яфракларында. Азыкны вакуумлы капчыкларга төреп әзерләгәндә, ул файдалы үзлекләрен югалтмый. Әлбәттә, анда печән генә булмый. Мал азыгы рацион нигезендә төзелергә, балансланган һәм макро-, микроэлементларга бай булырга тиеш.
2021 ЕЛДА 539 МЕҢ ТОННА ИТ ҖИТЕШТЕРЕЛГӘН. ТАТАРСТАНДА 87 СУГЫМЧЫЛЫК КОМПЛЕКСЫ БАР.
Азык, малның төркеменә карап, һәркайсына аерым төзелә икән. Рацион составында 21 төрле азык кушылмасы була: кукуруз, тарттырылган ашлык, көнбагыш түбе, премикс, тоз, печән, сенаж, силос һәм башкалар.
Рафак Шамил улы әйтүенчә, Кукмарадагы малларга азык әзерләү цехы компьютерлаштырылган, эш тәртибе таблода күренеп тора. Азык граммына хәтле төгәллек белән ясала, моның өчен махсус үлчәүләр куелган. Әгәр нинди дә булса кушылманың массасы тулып җитми икән, чираттагы операция башкарылмый. Азык тиешле дәрәҗәдә болгатылып, монокорм буларак терлекләргә барып җитә.
– Мондый юл белән әзерләнгән азык җиңел үзләштерелә дә, – дип дәвам итте Рафак Шамил улы. – Терлекләрдән мул продукция, югары үсеш алыйм дисәң, иң беренче чиратта, аларны дөрес ашатырга кирәк. Авыл хуҗалыгы алга киткән чит илләрдә күптән шулай эшлиләр.
Маллары булган кешеләр сынап карады: мондый азык ашата башлагач, сыерның сөте, ким дигәндә, ун‑унбиш литрга күбәйде, ә үгез-бозауларның көнлек артымы алты йөз грамм гына түгел, ә бер килодан артты. Малларга азык әзерләү үзәкләре әлегә республикада бармак белән генә санарлык: Кукмарадан кала, Балтач, Саба районнары да яңалыкны кабул итеп алган. Ләкин якын киләчәктә республиканың башка районнарында да шундый үзәкләр барлыкка килер, ди белгечләр. Шундый цехлар ачу өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы грант та бирә.
– Ә бәясе ничегрәк, вакуумлы азык капчыкларын бөтен кеше дә сатып алырлыкмы? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Әйе, бәя арзан түгел. Әмма савылган сөт, үгез-бозаулар җыйган көнлек артымны кушсаң, малларга моноазык ашату отышлы булып чыга. Беренче чиратта бу авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтү дә бит. Биш үгезенә утыз биш капчык азыкка заказ бирә дә атна буе тыныч кына яши.
– Моноазык тутырылган капчыкның авырлыгы күпме була?
– 30–35 килолы була, фермер ничек заказ бирә инде. Шул азыкны көн буена бүлеп ашата гына. Әлбәттә, терлекләргә су да эчертәсе.
Кыскасы, тагын бер ун елдан басудан печән җыйган кешене дә очратмаска бик мөмкинбез. Ә нәрсә, чагыштырмача күптән түгел генә гектаргектар чөгендер утый идек, хәзер инде бу тарихта гына калды. Шулай булгач, печән чабу да шулай югалырга бик мөмкин.
БӘЯЛӘР ТӨШӘРМЕ?
Россиягә каршы кертелгән санкцияләр итчелек тармагына да кагылды. Яшерен-батырын түгел, арзанрак бәягә кайдадыр айлар буе яткан катырылган ит кибет киштәләренә кайта иде. Бүген аларны үзебезнең фермерлар җитештергән яңа суелган ит алмаштырды. Иткә бәя арту шуның белән дә бәйле. Икенче мөһим фактор – малларга ашата торган азыкның бәясе арту. Көнбагыш түбен фермерлар узган ел 24 сумнан алса, бүген 38 сумга ала. Иген бәясе дә узган ел белән чагыштырганда бермә‑бер артты. Шуңа күрә ит бәясенең ни өчен кисәк кенә кыйбатлануын аңлар өчен математик та, фермер да булу кирәк түгел.
Язгы кыр эшләре соңга калуга карамастан, быел иген уңышы яхшы булырга охшап тора. Әлбәттә, аны әле җыеп алырга да кирәк. Монысы инде һава торышына бәйле. Барысы да әйбәт булган очракта, ягъни иген, печән мул булып, бәясе 2021 елгы күрсәткечләргә кайтса, итнең дә хакы арзанаерга мөмкинме?
– Мин әлегә бернинди фараз да бирә алмыйм, – диде Ленар Гарипов. – Иген, печән уңышы турында да сөйләргә иртәрәк. Бүген фермерлар яшел үлән әзерләргә кереште, ләкин ун‑унбиш көнгә соңга калдык. Димәк, бер фазасын югалтабыз дигән сүз. Шуңа күрә хәзер максат – бу эшне тиз арада дөрес итеп төгәлләү.
Татарстанда җитештерелгән ит бүген Россиянең төрле өлкәләренә тарала. Ә менә Россия чикләреннән узмый. Әлегә. Максат – беренче чиратта Татарстанны ит белән тәэмин итү.
– Бер ай элек Казахстаннан элемтәгә чыктылар, – дип дәвам итте Ленар Наил улы. – Бик зур күләмдә үгез ите сорыйлар. Бүгенгесе көндә андый күләм бирә алмыйбыз. Без аларның контактларын фермерларга бирдек. Андый ук зур күләмдә булмаса да, бәлки, алар сораганның чиреген җитештерә алырлар.
Сыер итеннән кала, сарык итенә дә ихтыяҗ зур. Узган ел республикада 16 мең тоннадан артык сарык ите җитештерелгән. Шулай булгач, киләчәктә бу өлкәне үстерергә кирәк, ди белгечләр. Ә менә дуңгыз итен 106,7 мең тонна җитештергәнбез. Бу тавык, сыер итеннән кала, өченче урында. Дуңгыз итен Россия күләмендә эшли торган компанияләр күпләп сатып ала. Шуңа күрә бу тармакны да бик рәхәтләнеп үстерергә була.
«ЖИГУЛИ»МЫ, «МЕРСЕДЕС»МЫ?
Берничә ел элек ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы үткәргән зур съездда катнашырга туры килгән иде. Шулвакыт ул чактагы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов мөгезле эре терлекне җиңел машина белән чагыштырды: «Мерседес» яхшымы, «Жигули»мы? Әлбәттә, беренчесе! Терлек асраганда да шулай: нәселле мал яхшы. Соңгы дистә елда республика шушы юнәлештә ныклап эшли башлады. Бүген Татарстанда 63 нәселле терлек үрчетү хуҗалыгы бар. Аңлашыла ки, алар гына республиканы нәселле терлекләр белән тәэмин итә алмый. 2021 елда 17480 баш мөгезле эре терлек кертелгән. Нигездә бу – таналар. Шуның 8 767се чит илләрдән, ә 8 713 башы Россиянең төрле өлкәләреннән кайтарылган.
– Санкцияләр кертелгәч, нәселле малларны күбрәк Россиядән кертә башладык, – ди Ленар Гарипов. – Шулай да Дания, Эстония кебек илләрдән мөгезле эре терлек кайта тора. Бу юнәлештә зур проблема юк. Шулай ук кошкортларга да санкцияләр кагылмады, элеккечә Франция, Англия белән эшлибез.
Читтән кертү белән проблема булмаса да, министрлыкта яхшы аңлыйлар: «Мерседес»- ларны үзебездә җитештерергә кирәк. Шуның өчен дә селекция эшенә зур игътибар бирелә. Якын киләчәккә максат – нәселле терлек базасын булдыру, аны саклау һәм үстерү.
...Иткә кытлык булмаячак, монысы – бәхәссез. Ә бәягә килгәндә, бүген бөтен нәрсәгә хак артты. (Җиләк-җимеш, башка продуктлар белән чагыштырып карарга була). Монысына инде ияләнергә генә кала...
Руфия Фазылова
Фотолар «Татарстан» журналы архивыннан, pxhere.com
Добавить комментарий