Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Юллар: ничек уңайлырак, яхшырак һәм куркынычсызрак итәргә

Юллар: ничек уңайлырак, яхшырак һәм куркынычсызрак итәргә

Шәһәрне чыннан да бөкеләрдән азат итү мөмкин хәлме? Кешеләр өчен җәмәгать транспортын ничек уңайлырак һәм җайлырак, урам‑юл челтәрен куркынычсызрак ясарга? «Татарстан» журналы әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга тырышты. Редакциядә оештырылган түгәрәк өстәлдә Казан Башкарма комитеты, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, пассажир автотранспорт предприятиеләре, республика автомобильчеләре берлеге, электромобильләр инфраструктурасын үстерү буенча коммерциячел булмаган оешма вәкилләре катнашты.

26 октября 2022

Түгәрәк өстәлнең модераторы – «ТР Автомобильчеләре берлеге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Рәсүл Таспенов.
_MG_9595(1)
ШӘҺӘРНЕ БӨКЕЛӘРДӘН НИЧЕК АЗАТ ИТӘРГӘ?
– Ни өчен бездә, әйтик, кайбер башка шәһәрләр үрнәгендә реверсив (өстәмә) хәрәкәт кертмәскә, бигрәк тә транспорт аеруча күп булган юлларда?
_MG_9575_Садриев
Эльнар Садриев, Казан шәһәре буенча Россия ЭЭМИнең ЮХИДИ бүлеге башлыгы:
– Реверсив хәрәкәтне оештыруга килгәндә, Казанда тарихи яктан хәрәкәт итүнең радиаль-боҗра схемасы урнашкан. Бөкеләр ситуациясен хәл итү өчен соңгы 10–15 елда юл инфраструктурасы җитди үстерелде, шул исәптән юлларның аерым бер өлешләрендәге хәрәкәт схемасы да үзгәртелде. Реверсив хәрәкәтне кертү өчен урам челтәрен яңадан оештыру таләп ителә.

ИКЕ ЕЛ ЭЧЕНДӘ РЕСПУБЛИКА БАШКАЛАСЫНДА 1 МЕҢ КЕШЕГӘ ТУРЫ КИЛГӘН АВТОМОБИЛЬЛӘР САНЫ 10%КА – 375 КӘ КАДӘР АРТТЫ.

– Бөкеләр шәһәр автобусларын йөртүчеләрнең эчкә кереп торган тукталыш «кесә»ләрендә туктамаулары яисә кайбер автомобильчеләрнең ул урыннарны алулары аркасында да килеп чыга...
_MG_9625
Илдар Шакиров, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
– Һичшиксез, машина йөртү культурасын яхшыртырга кирәк. Казан автотранспортчылары моның белән актив шөгыльләнә. Автобус йөртүченең тукталышка кереп тормыйча, икенче рәттә туктавына, әлбәттә, юл куелмаска тиеш. Ләкин кайчак алар моны эшләргә мәҗбүр, чөнки тукталыш «кесә»ләрендә әлеге дә баягы җавапсыз автохамнар туктаган була.
Без бүген нәрсәләр эшлибез? ЮХИДИ дагы коллегаларыбыз белән бергә пилот режимда алты автобуста автомат фотовидеотеркәү җайланмалары урнаштырдык. Алар автобус полосаларына кереп йөргән машиналарны терки. Тәртип бозучыларга беренче йөз хат инде китте. Камералар шулай ук автобус тукталашындагы «кесә»ләргә кереп туктаган тәртип бозучыларны да терки. Автомобиль йөртүчеләр автобус тукталышына кереп туктауның кагыйдәләрне бозу икәнлеген, моның өчен җаваплылык каралганлыгын аңларга тиеш.
Моннан тыш, без муниципаль парковкалар өчен түләнү-түләнмәүне контрольдә тотарга тиешле машиналарга куела торган фотовидеотеркәү комплексларын эшләп бетердек һәм ЮХИДИ белән бу турыда килешү төзедек. Хәзер әлеге машиналар тыю билгеләре астында калдырылган машиналарны терки ала.

_MG_9648
Сергей Темляков, АТП Ассоциациясе рәисе:
– Пассажир ташучы предприятиеләр онлайн режимда автобус йөртүчеләрне видеоконтрольдә тота. Статистика шуны күрсәтә: бүген шәһәр пассажир автобусларының 80%ы тукталыш «кесә»сенә кереп туктый.
Ә инде «ПАРКОН» системасы камераларына килгәндә, алар үзләренең нәтиҗәле эшләүләрен күрсәтте. Бүген автобуслар өчен бүленгән юл полосаларында машиналарның хәрәкәт итүе күзгә күренеп кимеде. Ләкин кагыйдәләргә исләре китмәгән йөртүчеләр әле бар. Мондый очракларда штраф белән генә чикләнмичә, тәртип бозучының автомобилен эвакуацияләргә тәкъдим итәм.

ЭКОЛОГИЯЛЕНЕ НИЧЕК КУРКЫНЫЧСЫЗ ИТӘРГӘ
– Һәр юл, кагыйдә буларак, экологиягә зур йогынты ясый. Татарстанда боларны бер‑берсе белән ничек бәйли алдылар?
_MG_9639
Рөстәм Галимҗанов, «РЕСТАРТ», Электромобильләр инфраструктурасын үстерү буенча коммерциячел булмаган оешма вәкиле:
– Ике ел эчендә республикада электр транспорты өчен бик зур эш эшләнде, бигрәк тә корылма бирү инфраструктурасын булдыру ягыннан. 2021 ел эчендә электромобильләр саны 4 мәртәбәгә артты! Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк, шул исәптән электромобильләр өчен яшел номерлар кертүгә ирешү («Россия Федерациясе милли стандарты. Транспорт чараларының дәүләт теркәү билгеләре» ГОСТ Р 50577‑2008 гә үзгәрешләр кертү), экологик яктан чиста транспорт өчен ниһаять транспорт салымыннан азат итү (моны РФ нең 32 субъекты башлыгы эшләде инде), шәһәрдә яңа объектлар төзегәндә электромобильләр өчен мәҗбүри рәвештә парковка урыннары ясау турында проектлаштыру һәм төзү нормаларына үзгәрешләр кертү кебек эшләрне дә башкарырга. Ләкин электротранспорт электромобильләрдән генә тормый, бу әле индивидуаль мобильлек чаралары (СИМ) яисә тәгәрмәчле тизләткечләре булган җәяүлеләр дә. Электросамокат, монокөпчәк, электроскейтборд, гироскутер, сигвейлар да...
Мондый төр транспорт (без аларны соңгы миль транспорты дип тә йөртәбез) кулланучыларга бөкеләрдән качарга мөмкинлек бирә. Машинаны ярты юлдагы парковкада калдырып, эшкә самокатта барып җитү – ни өчен бу булмаска тиеш әле? Бик уңайлы һәм популяр ысул, бигрәк тә яшьләр арасында. Әгәр мондый парковка урыннары күп була икән, без шәһәрне өлешчә бөкеләрдән коткара алабыз. Аларда куркынычсыз розеткалар урнаштырылса, тагын да әйбәтрәк. Ләкин хәл ителергә тиешле кайбер сораулар тагын бар әле.
Һичшиксез, индивидуаль мобильлек чараларын кулланучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен эшләү проблемасы бар. Хәзер инде алар җәяүле дә, йөртүче дә түгел. Алар катнашында юл һәлакәте килеп чыккан очракларда кеше югалып калырга, төрле күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бүгенге көнгә кадәр җигүле транспорт турында юл хәрәкәте кагыйдәләре яши, ә менә техник СИМнар белән идарә итүче затларның велосипед һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә куркынычсыз кушылып китүен җайлаучы кагыйдәләр эшләнмәгән. Шул ук вакытта сәгатенә 84 км тизлек белән монокөпчәктә баручы кеше теркәлгән камера язмаларын актив тикшерәбез.
Шуңа күрә тизләткечләре булган җәяүлеләрне идентификацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе көн үзәгендә – гражданнарга велоюлларны куллану тәртибен аңлатырга һәм хәрәкәттә катнашучыларга бер-берсен хөрмәт (бүген син җәяүле, ә иртәгә тизләткеч белән булырга мөмкинсең) итәргә вакыт җитте.

_MG_9633
Илдар Шакиров:
– Телибезме-теләмибезме, СИМнар безнең тормышның бер өлешенә әйләнде инде. Аларның хокукый статусының билгеләнмәгән булуы зур проблема тудыруы белән килешәм.
Әлеге шартларда ЮХИДИ нең актив позициясе нәтиҗәсендә без шеринг компанияләре белән өч яклы джентельмен килешүенә ирешә алдык. Шеринг самокатлары өчен тизлекнең чикләрен билгеләү, хәрәкәт итү тыелган яисә тыныч хәрәкәт (сәгатенә 10 км) зоналарын ачыклау, җәяүлеләр юлларының күпчелегендә СИМ нарда хәрәкәт итү мөмкинлеген тыю (программа дәрәҗәсендә) кебек сораулар каралды.
Шеринг компанияләре үзләре үк СИМнарның хокук бозу инструментына әйләнүенә каршы. Алар самокатларын прокат станцияләрендә калдырмаучыларның, СИМнарны балаларга бирүчеләрнең аккаунтларын ябалар.
Шул ук вакытта шеринг компанияләре мәнфәгатьләрен кайгыртып, без шәһәрдә башка фикерләр барлыгын да аңларга тиеш. Үз артыннан самокатта яисә монокөпчәктә зур тизлек белән килүчене берәү дә яратмас, дип уйлыйм. Бу җәһәттән җәяүлеләр, СИМнарда йөрергә яратучылар һәм автомобильчеләр арасында балансны табу мөһим.

– Әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ягыннан электромобильләрнең өстенлеген беркем дә инкарь итмидер. Моңа бәйле рәвештә республикада электр корылмасы станцияләренең саны артуга барачакмы?
_MG_9608_Шакиров
Илдар Шакиров:
– Тулы бер федераль программа гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында электр корылмасы станцияләрен урнаштыру чыгымнары субсидияләнә. Безнең республикада бүген 95 станция бар. Мантыйкый парадокс: электр корылмалары структуралары ихтыяҗ булмаганга, электромобильләр аз булганга төзелми, ә электромобильләр исә инфраструктура җитмәгәнгә сатылмый. Федераль үзәк ярдәме белән бу программага субсидияләр бирелә, һәм без инфраструктураны үстерү автомобиль хуҗаларына электр транспортына күчеп утырырга этәргеч бирер, дип ышанабыз. Ноябрь ахырына кадәр Казанда тагын 46 электр корылмасы станциясе ачылырга тиеш.

_MG_9689
Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры:
– Хайваннар дөньясына кагылышлы сораулар юлларны, бигрәк тә зур трассаларны планлаштырганда мәҗбүри рәвештә ике төрле – экологик һәм төзелеш экспертизасы үтә. Барысы да исәпкә алына. Кайвакыт яңа трасса узасы урыннан ерак түгел кечкенә генә елга ага – атлап узарга мөмкин, ләкин экологлар балыкларның нәкъ менә шунда уылдык чәчүен раслый. Димәк, саклау чаралары күрергә кирәк. Шулай ук поши, кабан дуңгызы һәм башка кыргый хайваннарның миграция сукмаклары өйрәнелә. Шуңа күрә бу урыннарда экодуклар – хайваннар узар өчен күпер һәм тоннельләр салмасак, алар туп‑туры юлга йөгереп чы‑ гачак, чөнки алар үз сукмакларын үзгәртмәячәк.
Төзелеш барышында да катгый экологик контроль саклана. Әйтик, грунтны эшкәртер алдыннан якынтирәдә ташландык карьерларның барлыгын-юклыгын тикшерәбез. Бармы? Димәк, күмәбез, өске катламны да салабыз һәм шул рәвешле кайчандыр югалган территорияне табигатькә кайтарабыз. Күптән түгел генә Югары Ослан районында бик зур эш башкарылды: ике иске карьерны күмдек – бирегә 9 млн кубометр күләмендәге туфрак салынды.
Юллардан грунт суларын читкәрәк җибәрү – игътибар таләп итә торган экологик сорауларның берсе. Тозлар, май, бензин... Бүген болар барысы бергә чистарту корылмаларына агып төшә, анда күп тапкырлар чистарту узганнан соң, табигатькә зыян китермичә, туфракка сеңә.
Инерт материаллар табу сораулары буенча да экологлар белән хезмәттәшлек итәбез. Идел һәм Кама елгалары тирәсендә мондый байлык шактый. Эшне 5–6 млн тонна күләмендә чыгарудан башлаган идек, бүген безнең юллар өчен 15 млн тонна инерт материал табыла. Бу Уралдан кыйммәтле вак гранит ташын азрак алып кайтабыз дигән сүз. Шул рәвешле йөк ташу вакытындагы углеводород эзен, димәк, экологиягә тискәре басымны да киметәбез.

_MG_0624
КЫЗЫЛ АВТОБУСЛАРГА – ЯШЕЛ УТ
– Җәмәгать транспортын пассажирлар өчен ничек уңайлы һәм җайлы ясарга?
Сергей Темляков:
– «Яндекс.Пробки» сервисы көн саен башкалабызда 6 баллы бөкеләрне теркәп тора. Кайбер очракларда хәтта кечкенә генә юл-транспорт вакыйгасы аркасында да 8–10 баллы бөкеләр хасил була. Ә алда – карлы-буранлы кыш. Бөкеләргә каршы бердәнбер рецептны мин җәмәгать транспортын үстерүдә генә күрәм.
Пассажир ташучыларның һәм Ассоциациянең үтенечен ишеткән республикабыз Президентының шәхси катнашлыгы нәтиҗәсендә агымдагы елда лизинг түләүләрен каплау өчен 195 млн сум акча бүлеп бирелде. Барыбыз да шәһәр агломерациясендә транспорт проблемаларын хәл итәргә тиешле карарлар белән кызыксына, шуңа күрә бүген җәмәгать транспортын үстерү буенча финанслар белән тәэмин ителгән махсус программа эшләнергә тиеш, дип саныйм.
Пассажирлар автобусларның йөрү вакытын озынайтуны сорый – кичке 9 дан соң алар йөрми диярлек. Бу очракта барысы да рентабельлеккә килеп терәлә. Дизель ягулыгына бәяләрнең артуы, йөртүчеләрнең, кондукторларның хезмәт хаклары, кыйммәтләнгән запчастьләр, ОСАГО полислары... Шул ук вакытта җәмәгать транспорты бернинди дә федераль ярдәм программаларына эләкми. Әйе, «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» программасы бар, аның буенча пассажир ташучылар лизингка 113 автобус алды. Ләкин Казанда гына да 250 автобусны алыштырырга кирәк. Казан янындагы бистәләрдә яшәүчеләр маршрутларда автобусларның җитмәвенә зарлана. Безнең өчен барлык бу маршрутлар финанс ягыннан зыян гына китерә.
Әмма әлеге проблемаларның нигезендә икътисадый сәбәпләр ята. Шуның белән бергә без кадрлар кытлыгын да тоябыз. Эшче һөнәрләренең абруен күтәрер вакыт җитте. Тармакның кадрлар потенциалын формалаштыру турында махсус төбәк программасы эшләнергә тиеш, дип уйлыйм.

_MG_0542
КҮРӘБЕЗ, ИШЕТӘБЕЗ, ЭШЛИБЕЗ
_MG_9615
Эльнар Садриев:
–Уңайлы һәм аңлаешлы урам‑юл челтәрен булдырсак кына, куркынычсызлык ягыннан тиешле нәтиҗәләргә ирешәчәкбез, дип уйлыйм. Йөртүче тыныч булганда, бөкеләрдә тормаганда, минутына кадәр төгәллек белән үз вакытын «А» ноктасыннан «Б» ноктасына барып җитәрлек итеп оештырганда һәм тиешле урынга вакы‑ тында барып җиткәндә генә юл куркынычсыз һәм уңайлы була.
Моны тәэмин итү өчен республикада һәм аның башкаласында тиешле ведомство һәм хезмәтләр тарафыннан гаять зур комплекслы эш алып бары‑ ла. Нәтиҗә – яңа транспорт чишелешләре, күпкат‑ лы җәяүлеләр кичүләре, адаптив светофорлар... Бүген миңа күзәтчелек органы вәкиле буларак юл хәрәкәтен оештыру, аны җайлау ягыннан ким‑ челекләр табу өчен тырышырга туры килә. Бу – бик зур көндәлек хезмәт нәтиҗәсе.

_MG_9628
Илдар Шакиров:
– Безгә һәрвакыт тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз. Әгәр сездә шундый уй-фикерләр бар икән, аларны бик рәхәтләнеп кабул итәбез. Тормышка ашырырга мөмкин булганнарын эшкә җигәчәк‑ без. Сүз уңаеннан, Казанда сулга борылышларны тыю идеясен безгә бер шәһәрдәшебез әйтте.
Төрле җәмгыятьләр, шәһәрлеләр, активистлар белән эшләү буенча яхшы мисаллар, үрнәкләр бар. Күрәбез, ишетәбез, эшлибез...

Алсу Троицкая
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: