Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
КАМИЛ СӘМИГУЛЛИН: «ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТЕП, ХАЛКЫБЫЗ ҮЗЕНЕҢ ЯЗМЫШЫН БИЛГЕЛӘГӘН»

КАМИЛ СӘМИГУЛЛИН: «ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТЕП, ХАЛКЫБЫЗ ҮЗЕНЕҢ ЯЗМЫШЫН БИЛГЕЛӘГӘН»

922 елдан безне тулы бер мәңгелек – 1100 ел аерып тора. Бу вакыт эчендә ил-дәүләтләр, халыклар туып, үсү-ныгу чорларын кичереп, юкка чыгарга өлгергән. Ә ата-бабалар тарафыннан кабул ителгән динебез ислам бүген яңарыш чорын кичерә. Аның яшәү көче нидә? «Татарстан» журналы сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.

19 мая 2022

КӨЧ-КУӘТ – ХАКЛЫКТА
– Көч – хаклыкта. Ислам – хак дин, ул сукырларча табынуга түгел, ә дәлилләргә һәм хакыйкатьне эзләүгә нигезләнә. Кешелеккә уйлау сәләте юкка гына бирелмәгән. Дәлилсез иман зәгыйфь, ышанычсыз була. Иманы ныграк булсын өчен кешенең дәлилләр эзләячәген Аллаһы Тәгалә аңлый. Хак Тәгаләнең барлыгы нәкъ менә акыл белән таныла. Шуңа күрә күп кенә галим, балигълык яшенә җиткән һәр акыллы кешенең беренчел шәригать бурычы – Аллаһы Тәгаләнең барлыгын аңлаудан гыйбарәт, дигән нәтиҗәгә килгән. Аллаһы Тәгалә хәтта болай ди: «Бел, Аллаһтан башка һичбер Илаһ юк!» («Мөхәммәд» сүрәсе, 19 аять). Ягъни Хак Тәгалә кешедән акыл белән нигезләнгән иман таләп итә. Бу беренче аңлатма. Икенче сәбәп Аллаһының Үзенең Кыямәт көнендә динебезнең нигезе Изге Коръәнне саклап калырга вәгъдә бирүеннән гыйбарәт. Ул болай ди: «Һичшиксез, Коръәнне Без иңдердек һәм Без аны  (гына үзгәртелү, югалудан) саклыйбыз» («Әл-Хиҗр» сүрәсе, 15 аять). Исламның күп гасырлык тарихы әлеге сүзләрне раслый. Динебезне һәрзаман диярлек юк итәргә тырышалар: хәрби походлар яки көч кулланып чукындыру дисеңме, атеизм көрәшеме яки көнбатышның ялган демократик идеаллары әләме астында исламның чын мәгънәсен идеологик бозу дисеңме… Бүген Россия үзен ислам дөньясының бер өлеше буларак таныта, ә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны без Президент Владимир Путин ярдәме белән билгеләп үтәчәкбез. Ягъни ислам ул – бернигә дә карамастан, бөтен дөньяда актив үсештә булган дин. Һәм ул кыямәткә чаклы дәвам итәчәк, чөнки Хак Тәгалә безгә моны Үзе вәгъдә иткән.
ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ ТӨНЬЯК БАШКАЛАСЫ
– Бүген ислам – Россия Федерациясендә төп диннәрдән берсе. Шул ук вакытта төрле чорларда ул хәзерге Татарстан территориясендә, Идел буе төбәгендә кискен көндәшлек, кысрыклаулар һәм хәтта террор шартларында яшәргә, җан асрарга, исән калу өчен көрәшергә мәҗбүр булган. Иман чисталыгын ничек саклап кала алганнар соң?
– Совет атеизмы чорын бик төгәл тасвирлаган шундый бер хәдис бар: «Кешеләргә бер заман килер, ул заманда сабырлык белән динен үтәүче зат кулына утлы күмер тотучы кебек булыр». Совет елларында безнең күренекле татар имамнары, ишаннарыбыз иманнары хакына коточкыч изүләргә, сөрген газапларына, үлемгә дучар ителә.Алар барысына түзә, Аллаһка хыянәт юлына бармый. Галимҗан хәзрәт Баруди язмышының нинди фаҗигале икәнен беләсезме? Ул күренекле мөселман галиме, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөфти булган. Күп еллык сөргеннәргә, тентүләргә, төрле әләкләргә карамастан, ул татар халкына үз‑үзен аямыйча, фидакарьләрчә хезмәт итә. Галимҗан хәзрәт ике тапкыр мөфти итеп сайлана, чөнки совет мөселманнары аның эчкерсез тырышлыгын күрә. Хәтта үлеме дә игелек юлында вакытта килә: 1921 елның 6 декабрендә мөфти хәзрәтләре, Идел буенда ачлыктан интегүчеләргә ярдәм сорап, Мәскәүгә юнәлгән була... Шундый шәхесләр бәрабәренә татарларда ислам сакланып калган да. Заманында үзләренә ислам кушканнарны үтәү бөтенләй тыелган әби-бабаларыбызның да ролен киметергә ярамый. Алар яшерен рәвештә ураза тоткан, намаз кылган, дини китаплар укыган һәм саклаган, безгә иман нигезләрен тапшырган, әмма, ни кызганыч, дини белемнәрне тапшыру чылбыры өзелгән. Революция исә барлык диннәрне дә, әйтерсең, «пауза» төймәсенә басып туктатып куйган, рухи үсеш тоткарланган. Әмма, Аллага шөкер, соңгы 30 елда Татарстанда ислам күзгә күренеп үсеш алды. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов алып барган сәясәт нәтиҗәсе буларак, республикада мәчет-мәдрәсәләр төзелә һәм эшли, һәркайда азан яңгырый, кешеләр иманга һәм ышанычлы белемнәргә омтыла, көчле белгечләр әзерләнә, хәләл яшәү рәвеше идеяләре алга сөрелә, күпбаскычлы ислам белем бирү системасы үсә, дин фәне алга бара... Җәмгыятьтә «Казан – ислам дөньясының төньяк башкаласы, ә Татарстан – мөселман төбәге» дигән фикер ныклап урнашты.
ЯЗМЫШНЫ БИЛГЕЛӘГӘН ЮЛ
– Үткәннәргә әйләнеп кайтыйк. Ислам динен кабул итү ата-бабаларыбызның һәм киләчәк буыннарның әхлакый, мәдәни кыйммәтләрен, тормыш юнәлешләрен формалаштыруга нинди йогынты ясаган?
– Болгарлар өчен исламны рәсми рәвештә кабул итү мөһим дәүләти һәм прагматик әһәмияткә ия була, чөнки 922 ел вакыйгаларыннан соң безнең ата-бабаларыбызның икътисадны үстереп җибәреп, дипломатик мөнәсәбәтләрне киңәйтә алуы билгеле, әмма татарларның рухи мәдәниятенә ислам ясаган йогынты тагын да мөһимрәк. Мөгаен, исламны кабул итеп, халкыбыз үз язмышын билгеләячәк төп юлны сайлаган һәм Хак Тәгаләнең аерым рәхмәтенә ирешү – Аллаһның бар кешелек өчен җибәрелгән ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм өммәте әһле булу бәхетен үзе өчен ачкандыр. Ислам татарларга югары рухи мәдәният, мәгърифәтчелек традицияләренә һәм Аллаһы Тәгаләнең изге үгет-нәсихәтләренә нигезләнгән тирән әхлак алып килде. Гасырлар дәвамында динебез безгә тыныч хезмәттә дә, Ватан өчен яу кырларында да ярдәм итте, кайгы-хәсрәт килгәндә юаныч булды, шатландырды һәм рухландырды... Һичшиксез, татарларга ислам өлешебезгә тигән иң кырыс сынау чорында да милләт буларак сакланып калырга көч һәм мөмкинлекләр бирде.
KSF09309
БӨЕК МИРАСЫБЫЗ
– Үз чиратында, ислам дөньясында татар дин галимнәренең, җирле мөселманнарның роле нидән гыйбарәт? Нинди идеяләр яклау тапкан һәм ислам дөньясының алга таба үсешенә ярдәм иткән?
– Татар дини мәктәбе Россиядә генә түгел, бөтен ислам дөньясында иң борынгы һәм иң көчлеләрнең берсе санала. Мәрҗани, Гаспринский, Баруди, Утыз Имәни, Рәсүли, Рәмзи, Курсави, Фәхретдин, Ялчыгол кебек татар фикер ияләре – бөтендөнья ислам фәне, ислам фикере һәм фәлсәфәсе күгендәге якты йолдызлар. Барлык классик татар дин гыйлеме хәнәфи-матуриди мирасына нигезләнгән. Күренекле татар мөселман галиме Мөхәммәт Морат Рәмзи: «Татар имамнары һәрвакыт иманнары буенча сөнниләр, матуридитлар, гамәлләре буенча хәнәфитләр була, һәм алар арасында яңалык таратучылар юк», – дип язган. «Традицион ислам нәрсә ул?» – дип сораганда, мин һәрвакыт 1917 елгы революциягә кадәр Татарстан һәм Идел буе территориясендә таралган ислам юнәлеше турында сүз барганын аңлатам. Һәм менә хәзер шушы күпьеллык паузадан соң хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсе торгызыла башлады. Бу бик мөһим, чөнки нәкъ менә татар дин фәненең хәнәфи-матуриди гакыйдәсендәге мирасында без татар милләтенә хас мәгърифәт һәм толерантлылыкның, төрле милләт һәм дин халыклары белән күрше булып тату яшәвенең чишмә башын күрәбез.
KSF09175-2
Әмма болар барысы да хәзер – тарих. Кызганыч, бүген без инде бакыйлыкка күчкән милләттәшләребез белән генә горурлана алабыз. Хәер, хәзерге татар өммәтенең дә, һичшиксез, чит ил ислам дине галимнәрен җәлеп итәрлек казанышлары бар. Мәсәлән, Татарстан Диния нәзарәте әкренләп татарның Коръән басу традицияләрен торгызуга ирешеп бара. Мөселман дөньясында беренче басма Коръәннең 1803 елда Казанда нәшер ителүе һәм «Казан басмасы» дип аталуы мәгълүм. Ул үзенә генә хас  шрифтта басылган һәм әнә шул шрифт ярдәмендә бөтен дөнья буйлап таралган. Бу китап беренче тапкыр голәмаләр даирәсе тарафыннан танылган Коръән басмасы була, чөнки ул «ӘрРәсем әл-Госмани» стандартына туры килә. Татарстан Диния нәзарәте «Казан басмасы»н безнең көннәрдә берничә тапкыр яңадан бастырды, тик ул китаплар репринт, ягъни түбән сыйфаттагы басма буларак кына дөнья күрде. Ә узган ел ахырында без танылган «Казан басмасы» типография шрифтын торгызуга ирештек – аутентик типография эзе нигезендә шул ук исемдәге компьютер шрифтын эшләдек. Хәзер чын тарихи күренешен саклап калган заманча компьютер символларын кулланып, без Коръәннең яңартылган «Казан басмасы»н әзерлибез.
Гомумән алганда, Коръәнне өйрәнү белеме – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлешләреннән берсе. Бу өлкәдә тагын бер казанышыбыз – Коръән мәгънәләрен рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү. «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм аның русчасы булган «Калям Шариф. Перевод смыслов» китаплары бүгенгәчә мөселман китап базарында бестселлер булып кала бирә.
комп. шрифт Казан басма
Сүз уңаеннан, нәшрият эшен дә хәзерге татар өммәтенең казанышларына кертергә була. ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортын 2013 елда без дини әдәбиятны бастыру өчен оештырган идек, ә хәзер ул Россиядә иң зур мөселман медиахолдингларының берсенә әйләнде: биредә ислам турында китаплар гына түгел, вакытлы басмалар да нәшер ителә, «Хозур ТВ» мөселман телеканалы, «Азан» радиосы, берничә интернет-проект эшли. Иң соңгыларыннан берсе – беренче татар онлайн-мәдрәсәсе. Ул шулкадәр кирәкле булып чыкты ки, без бу порталда Россиядән генә түгел, ә Европа, АКШ, Австралия, Кытай кулланучыларын да күзәтәбез. Татарстанда ислам белем бирү системасы да Россиядә иң көчлеләрдән санала. Бүген республикада 8 мәдрәсә, мәчетләр каршында оештырылган 700 дән артык курс, 2 югары уку йорты һәм Болгар ислам академиясе эшли, читтән торып укуукыту программалары да, ачык лекцияләр дә бар. Бездә дини белемне башлангычтан алып академия дәрәҗәсенә кадәр үзләштерергә мөмкин.
онланй-медресе2
Интернет-проект – беренче татар онлайнмәдрәсәсе.
ТЫНЫЧЛЫК ҺӘМ ИСЛАМ – АЕРЫЛГЫСЫЗ ТӨШЕНЧӘЛӘР
– Конфессияләрнең үзара тыныч яшәве, толерантлык – Татарстанның дөньяны гаҗәпләндерүдән туктатмый торган үзенчәлеге. Соңгы мисалларның берсе – «Туган авылым»да үткән ифтар мәҗлесе, анда башка конфессия вәкилләре дә чакырылган иде. Тынычлык һәм ислам сүзләре ни өчен нәкъ менә Татарстанда бер-берсенә тиңдәш?
– Ислам диненең тынычлыкны, иминлекне белдергән асылын Татарстан белән генә чикләү дөрес түгел. «Ислам» сүзе «сәлам», ягъни «иминлек, тынычлык» сүзеннән килеп чыккан. Ислам – тынычлык, иминлек һәм алгарыш китерә торган дин ул. Әмма без кабат‑кабат акланырга һәм исламның террор, наданлык һәм артта калу дине түгеллеген,аның чын чикләре, асылы һәм ул өндәгән нәрсәләр миһербанлык, матурлык, дөреслек һәм игелеклелектән гыйбарәт икәнлеген тәкрарларга мәҗбүрбез. Кызганыч, кайбер халыкара гаммәви мәгълүмат чараларының яла-ялганы аркасында безнең якты динебез дөнья җәмәгатьчелеге каршында пычракка манылган. Югыйсә тарихтан яхшы беләбез: Аллаһ Илчесе җитәкчелегендә мөселманнар үз дәүләтләренә – Гарәп хәлифәтенә нигез салгач, аның территорияләренә башка илләрдән куылган чит дин вәкилләре килеп урнашкан. Мөселман булмаган кешеләр хәлифәт җирләрендә яшәп, үз диннәрен бик иркен тота алган: христиан фәлсәфәчесе Иоанн Дамаскин яки яһүд теологы Маймонидны искә алу да җитә, алар үзләрен иректә һәм иминлектә тойган, үз диннәрен өйрәнгән, укыткан, китаплар язган. Россиянең күпчелек өлешендә мөселманнар гасырлар буе йөз тоткан хәнәфи мәзһәбе шулай ук төрле мәдәниятләр һәм диннәр мозаикасы шартларында барлыкка килгән. Бөек имам Әбү Хәнифә төрледән төрле диннәр һәм агымнарның үзәге булган Куфа шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән.
Татарстанда халыкларның тыныч яшәве мәсьәләсенә әйләнеп кайтып, шуны әйтә алам: төрле конфессия һәм милләт вәкилләре арасында татулык берьяклы тәртиптә төзелә алмый, ул бары тик ике як теләге белән генә булырга мөмкин. Ул чакта җәмгыятьтәге мәдәниятара татулык икътисади үсешкә дә, халыкның иминлегенә дә йогынты ясаячак. Татарстанда без нәкъ менә шундый тәҗрибәне күзәтәбез. Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе, чыннан да, тыгыз элемтәдә тора. Без игътибарны төрле диннәрдәге аермаларга түгел, ә әхлаксызлык арту, рухи кыйммәтләр югалу, яшь буынны тәрбияләү һ.б. кебек гомумкешелек проблемаларына юнәлтәбез. Болар көн саен эшләнә торган эшләр. Меморандумга кул куйдың да таралыштың белән эш бетми… Уртак хәйриячелек эшләре, рәсми җыелышларда катнашу, бергәләп спорт чаралары уздыру, туристлык сәяхәтләренә чыгу, җәмәгатьчелеккә уртак мөрәҗәгатьләр бу балансны саклап тора. Әйтик, без былтыр беренче тапкыр православие динендәгеләр белән Эльбруска динара экспедиция ясадык. Без 10 көн буе бергә тауларда йөрдек. Без намаз укыдык, алар атакай белән үзләренчә гыйбадәт кылды. Без бергәләп иртәнге ашларны ашадык, бер-беребезгә булыша-булыша, төрле авырлыкларны бергә кичтек... Болар барысы да – тату күршелек үрнәге.
строительство мечетей
Мәчет төзелеше.
ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕ– ХАЛЫКНЫ ҖӘЛЕП ИТӘЧӘК ЯҢА УРЫН
– 1100 еллыкны билгеләп үтү кысаларында кулъязма Коръән языла башлады, Җәмигъ мәчетенә нигез салыначак, башка чаралар узачак. Бу вакыйгаларның әһәмиятен бәяләсәгез иде.
– Кулъязма Коръән Россиянең Коръәнне өйрәнү белеме һәм илебезнең ислам дин тәгълиматын өйрәнү юнәлеше өчен фәнни кыйммәткә ия булачак. Ул каллиграфик сәнгать әсәре һәм Россия мөселманнарының Гыйлем-әл-Хатт ислам фәнендәге (гарәп хәрефләрен язу кагыйдәләрен өйрәнә) югалган традицияләрен торгызуда беренче адымга әйләнәчәк. Бүгенгә Коръәннең 1/30 өлеше язылган инде. Эш дәвам итә.
Җәмигъ мәчетенә килгәндә исә, Казан илебездә ислам үсешенең төп рәвешен билгели, ул мөселман дөньясының төньяк башкаласы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы дип танылган, мөселман дөньясында беренче басма Коръән дөнья күргән шәһәр булып тора, биредә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме химаясендә халыкара дәрәҗәдәге чаралар уза. Моннан тыш, быел Казан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үтәчәк төп тантаналарның кунакларын кабул итәргә әзерләнә. Асылда, Казан – Россиянең мөселман илләренә капкасы ул, ислам дөньясы өчен илебезнең йөзен билгели торган кала. Шул ук вакытта Казан мөселманнарының зур бәйрәмнәребездә яки атна саен укыла торган җомга намазларында барлык теләүчеләрне үзенә җыя алырдай заманча Җәмигъ мәчете әлегәчә юк. Югыйсә мөселманнар өчен мәчет гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә рухи-агарту үзәге дә булып тора, шуңа күрә Казан мәчетләрендә төрле иҗтимагый, яшьләр, балалар өчен чаралар, хәйрия, уку‑укыту һәм социаль әһәмияткә ия чаралар уза. Җәмигъ мәчетендә дә җәмәгатьчелек урыннары: галим-голәма җыелышлары өчен конференц-заллар, музейлар-күргәзмәләр, белем бирү өчен һәм башка максатлардагы мәйданчыклар урын алыр дип өметләнәбез. Җәмигъ мәчете Казанның яңа символына, халыкны җәлеп итәчәк яңа бер урынына әйләнергә тиеш.
РОССИЯДӘ ИСЛАМНЫҢ РОЛЕ ТУРЫНДА
– Татарстан Президенты бервакыт, болгарларның ислам динен кабул итүе татар халкының киләчәк гасырларга язмышын һәм, нигездә, тиңсез Россия цивилизациясе формалашуны билгеләде, дип әйткән иде. Россиядә исламның роле бүген шулкадәр зурмы?
– Беренчедән, ислам – күпмилләтле Россиянең төп халыклары тота торган дин. Димәк, Россиянең ислам динендәге өлешен исәпкә алмыйча, бүген илдәге күпконфессияле җәмгыятьнең асылына төшенеп булмый, чөнки бөек Россия халкын формалаштыруда мөселманнар да катнаша. Без – күпчалымлы Россиянең тагын бер йөзе!
Икенчедән, Россиядә ислам тарихына мөрәҗәгать итсәк, без мөселман дин әһелләренең халык бердәмлеген һәм дини татулыкны саклау мәсьәләсендә һәрвакыт мөһим роль уйнаганын күрәчәкбез. Искиткеч авыр сәяси шартларда руханилар кешеләрне берләштерү, рухландыру һәм аларны хак юлга өндәүдә үзләренең гайре табигый сәләтләрен күрсәткән. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие, 1942 елда мөселманнарны фашизмга каршы бердәм көрәшкә чакырып фәтва чыгарган Габдрахман хәзрәт Рәсүлевнең биниһая олуг гамәле бәяләп бетергесез. Тагын бер мисал – Иван Грозный гаскәрләре Казанны алган вакытта мәчет диварлары янында үз мөридләре белән ахыргача сугышкан имам Кол Шәриф.
Өченчедән, Россия мөселманнарының традицияләре гасырлар дәвамында күпконфессияле җәмгыять шартларында барлыкка килгән һәм ныгыган. Алар башка дин вәкилләре белән иңгә‑иң яшәүнең уңай, алдынгы принципларын беренче урынга куя. Татарларның гасырлар дәвамында Көнчыгыш һәм Көнбатыш, Азия һәм Европа, рус-православие һәм төрки-мөселман дөньялары арасындагы чиктә яшәве бездә үзенчәлекле фикерле һәм күренекле гыйлемле затлар барлыкка килүгә, шулай ук күпконфессияле социумда ислам үсешенең уникаль, уңышлы, сыгылмалы моделен формалаштыруга һәм толерантлык белән тәкъвалыкны берләштерергә мөмкинлек бирә торган ислам кыйммәтләрен интеллектуаль аңлауга нигезләнгән яңа буын мөселманнар тәрбияләүгә китерде. Хәзер инде менә үзегез җавап биреп карагыз: Россиядә исламнең роле зурмы?
ИМАНГА КАЙТУ
– Советлардан соңгы чорда ислам динен торгызу турында сөйләгәндә, гадәттә бу елларда төзелгән һәм ачылган мәчетләрнең санын атыйлар. Бу чыннан да иманга кайтуны раслый торган объектив күрсәткечме соң?
– Татарстанда барлык мәчетләр дә халык акчасына яки аерым мөселманнарның теләк‑нияте һәм иганәчелеге нигезендә төзелә. Ягъни бу – һәрвакыт ирекле игелеклелек гамәле, кешеләрнең Аллаһ ризалыгына омтылышы, ә ниндидер югарыдан күрсәтмә түгел. Мәчет һәм мәдрәсә төзүгә дәүләт акчалары җәлеп ителми. «Кол Шәриф» мәчетен бөтен дөнья белән төзегәнне хәтергә төшерегез әле. Аның төзелешенә һәркем үз өлешен кертергә ашыкты. Республикада һәр мәчет очрагында әнә шулай: кешеләр кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ашыга. Ә бу татарларның дингә кайтуын белдермиме?
МӘҢГЕЛЕК МИССИЯ
– Сезнең фикерегезчә, бүгенге шартларда исламның төп миссиясе нинди? Дин халыкның үзенчәлеген, телен ни дәрәҗәдә саклап калырга сәләтле?
– Татар халкының бөтен асылы ислам белән сугарылган. Ислам татар милләтен зурлады, ул безнең дәүләтчелекнең, мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең башында торды, милли тел формалашуга зур йогынты ясады. Габдулла Тукайдан башлап, Салих Сәйдәшев белән Бакый Урманчега кадәр татар халкының иң бөек уллары мәдрәсәдә белем алган! Аларның хезмәтләре дөньяга танылды, чөнки бу хезмәтләрнең тиңе юк иде. Бүген заманча дөньяви татар мәдәнияте никадәр тиңсез соң? Без еш кына аның үз йөзе булмавы турында ишетәбез. Ә татар-мөселман мәдәнияте – кабатланмас. Аңа 1100 яшь.
Һәм ХХ гасыр башында татарлар, алга киткән мөселман халык буларак, үзләренең мәдәни ренессансына ирешә. Ул вакытта татар милләте үсешенә мәгърифәтче дин белгечләре зур өлеш кертә. Беренче татар сәяси партиясе «Иттифакъ әл-Мөслимин» («Мөселманнар берлеге») дип атала. Һәм без Дәүләт Думасында мөселман фракциясе булганлыгын, Бөтенроссия мөселман съездлары үткәрелгәнлеген, аларның эшчәнлеге татарларның милли-мәдәни мохтәриятен булдыруга юнәлдерелгәнлеген беләбез. Ягъни ХХ гасыр башында татар-мөселман иҗтимагый хәрәкәте бик көчле булган һәм ТАССР оештырылуны большевиклар тырышлыгы гына дип карау дөрес түгел. Димәк, милләтнең үзенчәлеген саклап калуда һәм татар халкын үстерүдә исламның төп роль уйнаганлыгын тарих безгә үзе искәртә. Әлхәмдүлиллаһ, бүген татарларның үз диннәрен тотуына бернинди киртәкаршылык та юк.
молодежная политика
Фотографияләр ТР Диния нәзарәте тарафыннан тәкъдим ителде

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: