Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

КАРЛЫ ИЛДӘ ИСЛАМ: ДӘВЕРЛӘР АША СӘЯХӘТ

Без дөньядагы иң матур мәчетләрнең берсендә. Кол Шәрифнең архитектурасы белән әсәрләнеп, аның эчке бизәлешенә – Рим мозаикасы, уеп төшерелгән бизәкләр, мәчетнең витражлары, керамика һәм төсле пыялаларга карап сокланабыз. Күзәтү балконына күтәрелеп, гыйбадәт залының нурына һәм мәһабәтлегенә хәйран калабыз... Дөньяда тәүлек әйләнәсе Коръән яңгырап торган икенче урын бу: 26 хафиз, бер-берсен алыштыра-алыштыра, изге сүрә-аятьләрне укый. Ислам мәдәнияте музееның нәкъ менә биредә ачылуы бер дә гаҗәп түгел.

– Безнең төбәк мең ел дәвамында мөселман дөньясының төньяк форпосты буларак үсте. Бүген дә мәдәниятебезнең тотрыклы образы бар – карлы илдә ислам, – дип сәяхәтне башлый музей директоры Илнур Низамиев. – Безнең музей ислам турында бөтен кешегә сөйләп бирү өчен оештырылды, һәм күп кенә кунакларыбыз мөселман дине белән беренче тапкыр монда таныша.
Бу музейда борынгы артефактлар һәм югары технологияләр бер-берсенә ярашлы рәвештә кушылып китә. «Терелә торган» цифрлы экспонатлар карап йөрергә генә түгел, тыңларга да мөмкинлек бирә, шул рәвешле ерак дәверләргә сәяхәт максималь дәрәҗәдә чынбарлыкка якыная.
КОРЪӘН АВАЗЛАРЫ
Бу музейның иң төп экспонаты кайсы икәнен бик тиз аңлап аласың. «Интерактив Коръән» биредә үзәк урынны алып тора – калган экспозиция ярымай шәкелендә аның тирәли тезелгән. Коръән безне Изге китапның Госманлы дәүләте һәм хәзерге Төркия, Иран, Андалузия, Һиндстанда эшләнгән кулъязмаларының сирәк күчермәләре белән таныштыра, биредә шулай ук тиңсез Казан басмасы – Коръәннең мөселманнар әзерләгән беренче басма вариантын да күрергә мөмкин.
Электрон идарә ярдәмендә Коръәннең битләрен күчерергә һәм цифрлы сәхифәләрнең кыштырдавын тыңлап ләззәтләнергә була. Ул әле җырлый да! Бу опцияне кушуга, мөселманнар тарафыннан турыдан-туры Аллаһ сүзләре дип кабул ителә торган изге аятьләр аһәңе зал буйлап тарала башлаячак. Ә экранда аларның гарәп теленнән инглиз, рус, татар телләренә тәрҗемә рәвешендәге басма версиясе күрсәтелә.
УРТА ГАСЫРЛАРДА ХАЛЫКНЫ ҖӘЛЕП ИТКӘН ҮЗӘК
Археологларның табылдыклары арасында төрле бизәнү әйберләре, савыт-саба, бик юка пыяла һәм хәтта кура җиләге орлыгы да бар. X йөзьеллыкта борынгы Биләр шәһәрлеге урынында урта гасырлардагы иң зур шәһәрләреннән берсе гөрләп торган. Кала администра­тив һәм икътисади үзәк генә түгел, ә фән кешеләрен, шул исәптән дин галимнәрен дә җәлеп иткән урын булган.
ЕфремовАН00003
Әлеге шәһәр музей витриналарының берсендә каршыбызда мираж кебек пәйда була. Моңа хәзерге заман галимнәре һәм рәссамнары эшләре ярдәм итә. Биредә аеруча кадерле экспонат – архитектура тарихы өлкәсендәге күренекле белгеч Нияз Халитов ясаган макетта Биләр җәмигъ мәчетенең тышкы күренешен күрергә була. Һәм менә үзеңне сәяхәтче итеп күз алдына китерәсең дә юлъязмаларыңда Идел буе Болгарстанын – шәһәрләр иле, ә Биләрне бөек кала дип атыйсың, чөнки ул искиткеч зур, матур һәм анда бик күп кеше яши.
1100 ЕЛЛЫК ТАРИХ БАШЫ
11 ай һәм 4,5 мең километр – Багдадтан габбасилар хәлифәсе әл-Мокътәдир илчеләре делегациясенең төньяктагы ерак җирләргә сәяхәте шундый озын һәм катлаулы була. Бу вакыйга моннан нәкъ 1100 ел элек чынга аша һәм Идел буе Болгарстаны дәүләте тарафыннан ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүен хисаплый башлау ноктасы санала. Әлеге вакыйгага музейда аерым витрина бирелгән. Аңа карап, урта гасырлардагы шундый куркыныч та, матур ачышлар да алып килгән сәяхәтне ачык күз алдына китерергә мөмкин.
ЕфремовАН00085
Өенә кайткач, илчелек сәркатибе Әхмәд ибн Фадлан сәяхәтнамә рәвешендә хисап язачак. Соңгы күчермәләрендә бу көндәлек безнең көннәргә кадәр килеп җитәчәк һәм шул мөһим вакыйгаларны реконструкцияләү өчен төп документларның берсенә әвереләчәк. Аннан без бүгенге Россия территориясендә яшәүче халыкларның көнкүреше, көндәлек тормышы һәм гореф-гадәтләре турында беләбез. Әмма безне аеруча төп очрашуның тасвирламасы кызыксындыра.
– Бүген бу вакыйганы Идел буе Болгарстаны халыклары тарафыннан ислам динен кабул итү көне дип саныйбыз, әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк (сүз уңаеннан, бу хакта Фадлан да искәртә): ул вакытка ислам бу җирләрдә инде тамыр җибәргән була, – дип төгәллек кертә Илнур Низамиев. – Биредә мәчет-мәдрәсәләр төзелгән, делегация вәкилләре биредә бергәләп җәмәгать намазы укыган.
АЛТЫН УРДА: ШӘРИГАТЬ КАНУННАРЫ КУШКАНЧА
Җете кызыл кием, очлы сакал, монголларга хас кысыграк күзләр... Каршыбызда – Бәркә хан үзе. Казан рәссамы Рушан Шәмсетдинов ясаган миниатюрада ул изге Коръәнгә кулын сузган. Һич ялгышлык юк. Бу экспозициядә Җучи Олысының (Алтын Урданың) бишенче хөкемдары урын алу очраклы түгел, чөнки нәкъ менә Бәркә хан монгол ханнарыннан беренче булып ислам динен кабул итә. Шул вакыттан бирле биниһая зур дәүләтнең икътисады, сәясәте, иҗтимагый тормышы һәм көнкүреше шәригать кануннарына туры китереп корыла.
ЕфремовАН00040
Бәркә хан портрет янәшәсендә каш йолку өчен эскәкне хәтерләткән ниндидер сәер коралга күз төшә.
– Бу чыннан да корал, тик медицина коралы. Аны Болгарда казу эшләре вакытында археологлар таба, – дип серне ача Илнур Низамиев. – Мондый пинцет һәм скальпельләр ярдәмендә XIII–XIV гасырларда катлаулы операцияләр ясыйлар, шул исәптән офтальмология операцияләре дә. Яхшылабрак карасагыз, янәшәдә тагын бер артефакт күрерсез. Бу – XIV гасырда гарәп галимнәре төзегән кеше организмы атласы. 300 елдан соң безнең төбәктә аның күчермәсе эшләнә – мәдрәсәдә шуның буенча укыйлар. Әйе, фән, белемнәр бик ерак араларны уза, һәм бу процесста ислам мөһим рольләрнең берсен башкара.
БОРЫНГЫ АНСАМБЛЬ – ЮНЕСКО МИРАСЫ
ЕфремовАН00087
Архитектура – тукталып калган музыка ул, диләр. Борынгы Болгарга багышланган витринага карагач, моның чыннан да шулай икәнлегенә ышанасың. Арткы планда – Җәмигъ мәчете һәм манаралар, мавзолей һәм төрбә, мунчалар, мәктәпләр, базар... XIII–XIV гасырдагы егермедән артык таш корылма, образлы рәвештә булса да, каршыбызга килеп баса. Һәм син урта гасырлардагы мөселман каласының авазларын ишетә башлыйсың. Ә алда – Болгар архитектурасының иң яхшы сакланып калган һәйкәле – Кара пулат бинасының киселеше. Кайчандыр монда өч кешелек шура белән бергә хан үзе хөкем чыгара торган судлар уздырылган. Бу дүртлектән һәркайсының үзенең махсус ишеге булган – һәр дөнья тарафына караган бер ишек. Хөкемдар исә һәрвакыт көнбатыштагы ишектән кереп йөргән, диләр.
ШИГЪРИ КАЗАН
ЕфремовАН00041
Казан тарихына һәм аның Кремленә багышланган экспозициянең көтелмәгән борылышы хәтта җирле халыкны да гаҗәпкә калдыра ала. Миниатюрада – Казан ханлыгы башкаласында яшәгән Мәхмүд хаҗи углы Мөхәммәдьяр. Аның рәсми вазыйфасы – Казан ханнары төрбәсе сакчысы. Әмма бүген ул күбрәк шагыйрь буларак билгеле. Аның поэмалары безгә тарихи артефактлар рәвешендә килеп җитеп кенә калмыйча, хәзерге телләргә дә тәрҗемә ителә, һәм алар белән киң катлам укучылар таныша ала. Әлеге поэмаларда мөселман нәфис сәнгате һәм әдәбияты үсешенең тулы бер чоры чагылган. Сәнгать тарафдары буларак танылган Казан ханы Мөхәммәд Әмин әсәрләрендәге кебек үк. Аның 2015 елда 500 яшь тулган «Могҗизанамә»се шигъри формада язылган хикәятләр җыентыгыннан гыйбарәт. Тарихчылар раславынча, гарәп хәрефләре белән язылган әлеге юлларда хөкемдарның хыял-омтылышлары һәм хәтта яшерен уйлары чагыла.
ИМАН МИСТИКАСЫ
Менә бу кулъязма документ исә гаять зур күләмле. Гарәп язулары бер‑берсе белән тоташтырылган әйләнәләр рәвешендә тәкъдим ителгән, әйтерсең, монда зур блок‑схема ясалган…
ЕфремовАН00047
– Бу силсилә-генеалогия, ләкин рухи силсилә, – дип сөйли Илнур Низамиев. Безнең төбәктә исламның мистик юнәлеше саналган суфичылыкның йогынты‑ сы зур була. Ул рухи һәм физик гамәлләр ярдәмендә Аллаһка якынаю аша кешенең җанын камилләштерүне һәм аскетизмны алга сөрә. Рухи камилләшү өчен тиешле әдәбиятны уку һәм остаз – шәехләр белән махсус тәрбия эше алып бару таләп ителә.
Без җентекләбрәк карарга теләгән силсилә – нигездә, Урта Азиядән (Бохара, Сәмәрканд) килгән һәм безнең төбәктә XV–XVI гасырларда таралган суфыйчы‑ лык феномены ядкәре артефакты. «Сил‑ силә» сүзе «чылбыр» дип тәрҗемә ителә. Силсиләдә буыннар алмашы, нәкъ менә белем күчеше мөһим, төгәлрәге – суфыйылык юлында шәех туплаган рухи тәҗрибәләр беренче планда. Силсилә тышкы яктан шәҗәрәне хәтерләтә һәм аның шәҗәрәгә охшавы өлешчә дөрес тә: силсиләгә карап, бу нәсел кешесенең кемнән белем-тәҗрибә туплаганын тикшереп була. Аның исеме югарыда язылган, ә аска таба остаздан остазга төшә барган саен, иң ерак гасырларга – ислам мәдәнияте формалашкан борынгы Урта Азия үзәкләренә кереп китәбез.
МУЗЕЙ САННАРДА ҺӘМ ДАТАЛАРДА
2006 елның 21 феврале. Бу көнне, Кол Шәриф җәмигъ мәчетен ачу тантанасыннан соң бер ел узгач, музей тәүге тапкыр үз ишекләрен ача.
Бу – Россиядә Идел‑Урал төбәге татарлары тарихында ислам роленә һәм мөселман мәдәниятенә багышланган беренче һәм бердәнбер мирасханә.
Ел саен музейга 120 меңнән артык кеше килә.
Музейның 2 бүлеге кунакларны Идел буе төбәгенең Болгар дәүләтеннән башлап Казанга кадәр һәм ислахчылык чорыннан алып хәзерге көнгәчә яшәгән мөселман цивилизациясе белән таныштыра.
Музейның хәзерге экспозициясе 2014 елда оештырылган иде. Аны туплау-әзерләүдә көч керткән ислам белгечләре тарихи материалны дөрес, җентекле һәм ачык итеп күрсәтергә тырыша.
Музейда 50 дән артык вакытлы күргәзмә узды һәм кунакларны ислам мәдәнияте белән таныштырды.
Бүген музей коллекциясендә Коръәннең 700 берәмлектән артык борынгы һәм заманча басмасы исәпләнә.
ЕфремовАН00020
МӘГАРИФ ДӘВЕРЕ
Гади бер борынгы фото кебек тоелса да, чынлыкта алай түгел. Сюртук һәм милли баш киемнәре кигән бу ир‑атлар – мәгърифәт һәм экспериментлар өчен ачык мөселман мәктәбе булган атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең химаячеләре һәм укытучылары. Илнур Низамиев игътибарыбызны кадрның урта өлешенә юнәлтә. Кара кием, ак чалма, күзлек... Танылган Галимҗан Баруди менә нинди кыяфәттә булган икән! Ә фото янында уку программасы ята – аңа күз салу сезгә бик кызыклы булачагына ышанабыз. Музейның икенче каты XX гасыр башына кадәр булган соңгырак чор вакыйгаларына багышлана. Биредә мөселман-хәйриячеләр, мөселман мәгарифе фәненең прогрессив юнәлеше – җәдидчелекнең барлыкка килүе турында җентекле мәгълүмат алырга мөмкин. Димәк, дини мәгърифәт һәм хәтта анда хатын-кызның роле турында да... Әйе, кечкенә генә бу музей Идел буе төбәгендә исламның гаҗәеп тирән тарихын үз эченә сыйдыра алган.
Ольга Туманская
Фото: Александр Ефремов
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: