Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

КАЗАНДА ӘЛ-МӘРҖАНИ МӘЧЕТЕ

Шәһәрнең иң борынгы мәчете 1770 елда беренче дин тотучылар өчен ишекләрен ача – бу хәл төзелешкә рөхсәт биргән Екатерина II патшабикәнең Казанга сәфәреннән соң дүрт ел узгач була.

Казанда чагында патшабикә бай сәүдәгәр һәм эшмәкәрләрдән торган татар делегациясен кабул итә һәм аларның мөселманнарны кысу-җәберләүдән яклау һәм бистәдә ике таш мәчет төзелешенә рөхсәт бирү турындагы гозерен тыңлый. Илдә төрле диннәргә хәерхаһлы Екатерина II Казан губернаторына төзелеш эшләрендә татарларга каршы төшмәскә боера.
Мәчет төзелешенә биш мең сум акча җыела. Каюм Насыйри язмаларына ка - раганда, бирелгән мөмкинлектән тизрәк файдалану өчен, төзелеш бик зур ашыгычлык белән алып барыла. Ул шулай ук «...эш манараны торгызуга барып җиткәч, аның биеклеге өчен борчылган шәһәр хакимияте Екатерина ІІгә хат юллый», дип тә яза. Анда: «Син мөселманнарга мәчет төзергә рөхсәт бирсәң дә, алар аны бик биек итеп төзи», – дип зарланалар. Моңа каршы пат - шабикә: «Мин аларга төзелешкә җирдә урын бирдем, ә һавада биеклеккә күпмегә күтәрелү алар иркендә, чөнки күкләр минем биләмәгә керми», – дип җавап бирә.
Ачылуга гыйбадәтханә үзәк, җәмигъ мәчетенә әйләнә, озак вакыт дәвамында татар халкының рухи тормышы үзәге санала. Бүген ул шулай ук мөселманнарны берләштерүдә мөһим роль уйный. Мәчет 1850–1889 елларда имам булып хезмәт иткән Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән атала. Моңа кадәр төрле елларда «Әфәнде мәчете», «Беренче җәмигъ мәчете», «Иске таш мәчет», «Юныс мәчете» (мәхәлләдә сәүдәгәр Юнысовлар династиясе яшәгән һәм мәчетне тотуга акча биргән) дип аталып йөртелгән.
Традиция буенча әл-Мәрҗани мәчетендә үзләренең күпьяклы тирән белемнәре белән аерылып торган күренекле татар дин әһелләре имам булып эшли. Төрле елларда биредә, аерым алганда, Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Госман хәзрәт Исхаков имам булып хезмәт иткән.
Бина урта гасыр татар архитектурасы традицияләренә ярашлы рәвештә түбәсендә манара утыртылып ясалган, биредә провинциаль барокко өслүбе дә чагылыш тапкан. Ике катлы ике заллы мәчетнең өч яруслы манарасы бар. Фасад һәм интерьерлар бизәлешендә «Петербург» бароккосына хас архитектура бизәкләре татар декоратив сәнгатенең орнаменталь мотивлары белән ярашкан. Мәчетнең архитекторы Казанның беренче профессиональ архитекторы Василий Кафтырев булган дип санала.
Совет чорында әл-Мәрҗани Казанда эшен туктатмаган бердәнбер мәчет була. 2004–2007 елларда мәчет тулысынча реставрацияләнә.
Мәчеттә Казан ханлыгы чорына караган Мөхәммәдгали бәкнең кабер ташы саклана.
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: