КАЗАНДАГЫ ГАЛИ МӘЧЕТЕ
Иске Татар бистәсендәге бишенче җәмигъ мәчете – республикабыздагы төп мөселман дин йортларыннан берсе. Татар дини архитектурасы һәйкәле XVIII–XIX гасырлар чигендә сәүдәгәр Муса Мәмәш акчасына салына. Тик ни өчен соң аны «Гали мәчете» дип йөртәләр?
19 мая 2022
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХ
Сигез кырлы нәфис манара һәм классицизмның башлангыч чорына хас формалар, эчендә – ике намаз залы. Әлеге мәчет баштарак шундый була. Исемнәре дә төрле – «Муса бай мәчете», «Тихвин урамындагы таш мәчет», «Бишенче мәхәллә мәчете»... 1882 елдан мәчетнең архитектурасы акрынлап үзгәреш кичерә башлый: башта сәүдәгәр Уразаев бинаның көньягына өстәп янкорма төзетә, ә инде 1897 елда сәүдәгәрләр Галиев белән Иманкулов мәчетне тагын да зурайту өчен акча бирә.
Гали мәчетенең иң беренче имамнарыннан берсе күренекле дин белгече, галим Сәгыйть бине Әхмәт була. Аның өч улы белән оныгы да дин юлын сайлый. Шулай да дин йортының иң гөрләгән чоры атаклы дин эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог-ислахчы Галимҗан Галиев (Баруди) исеме белән бәйле. Мәчеткә бәйләнеп калган «Гали» сүзе – аңа хөрмәт билгесе, ә бүген исә әлеге бөек шәхес истәлегенең чагылышы.
Баруди Гали мәчетен 1882 елда җитәкли башлый һәм анда 1917 елгы революциягә кадәр хезмәт итә. Бу вакыт эчендә иман йорты Казан татарларының иҗтимагый-сәяси тормышы үзәгенә әверелә. Баруди мәчет каршында яңа ысул белән укытучы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ача, ул Россиядә иң зур мәдрәсәгә әйләнеп, даны чит илләргә кадәр тарала.
ИМАН ҺӘМ АЛГАРЫШ
Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт, Хөсәен Ямашев, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатыйх Әмирхан – алар барысы да «Мөхәммәдия»дә белем алган күренекле шәхесләр. 36 ел эчендә аны меңнән артык шәкерт тәмамлаган.
Сүз уңаеннан, баштагы чорында «Мөхәммәдия» үз юнәлешендәге уку йортларыннан артык аерылып тормый. Әмма Баруди уку программасына математика, география, табигать белеме, физика, тарих кебек дөньяви предметларны кертүне алга сөрә. Шәкертләр газета да чыгара, ә 1906 елда мәдрәсәдә профессиональ театр оештырыла! Мәдрәсәнең үз яшелчә һәм җиләк‑җимеш бакчасы да була, кышын анда шәкертләр тимераякта шуа. Әйе, Гали мәчете каршындагы мәдрәсәдә традицияләр белән заманчалык бергә үрелеп бара...
Хакимияткә советлар килгәч, мәчет тә, мәдрәсә дә эшен туктата. 1930 нчы елларда иман йортының манарасы һәм көньяк башнясы юкка чыга. Бина үзгәртелеп корыла, эчке ягы җимерелә, таушала, талана. Бинада кунакханә, соңрак коммуналь хуҗалык хезмәте урнаша, бары тик 1997 елда гына мәчет дин тотучыларга кире кайтарыла.
Бина шактый җимерек, таушалган хәлдә була, шулай да тәҗрибәле осталар, зур тырышлык куеп, әлеге архитектура һәйкәленең тышкы ягын беренчел халәтенә кайтаруга ирешә. Ә менә эчке якны, интерьерны, кызганычка каршы, кайчандыр гамәлдә булган кыяфәттә торгыза алмыйлар. Шулай да яңа образ очраклы түгел – ул тарихи елъязмаларга, хезмәтләргә таянып эшләнелә. 2015 елның 22 декабрендә яңартылган Гали мәчете, ниһаять, реставрациядән соң беренче мәртәбә җәмәгать намазы өчен ишекләрен ача.
Фото: ТР Диния нәзарәте
Добавить комментарий