Киләчәк китапханәсе
Хәзерге цифрлаштыру дәверендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе заманча мәгълүмат системасына актив керә бара һәм асылда бүген үк аның иң мөһим компонентларының берсенә әверелә. Әлбәттә, шул ук вакытта ул үзенең төп бурычын – белем һәм мәдәни мирасны саклаучы ролен үтәвен дәвам итә.
22 сентября 2022
БЕРДӘМ КИТАП УКУЧЫ БИЛЕТЫ
Республикадагы 1500 дән артык китапханәнең теләсә кайсына керү мөмкинлеге алу өчен, бүген бер генә китап укучы билеты – шәхси штрих‑кодлы бердәм үрнәктәге билет алу да җитә. Сезгә тагын kitap.tatar.ru ның «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталында шәхси кабинетка керү һәм бушлай Wi‑Fi (ул Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә бар) куллану өчен логин белән пароль дә биреләчәк. Нәтиҗәдә Россия Федерациясенең бердәм китапханә фондыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
ТР МЭК ПРОГРАММАСЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ГРАЖДАННАРГА ДӘҮЛӘТ КИТАПХАНӘ ХЕЗМӘТЛӘРЕН КҮРСӘТҮНЕҢ СЫЙФАТЫН КҮТӘРӘ, аерып әйткәндә, читтән торып китапка заказ бирү, заказның үтәлешен контрольдә тоту, интернетта электрон каталог белән танышу мөмкинлегенә юл ача. 2019 елда порталга – 271 642, 2020 елда – 281 238, 2021 елда – 352 772, быелның беренче яртыеллыгында 176 085 кеше кергән. «Китапханәчедән сора» виртуаль белешмә хезмәте аша ел саен кулланучыларның 300 ләп соравына ике дәүләт телендә җавап бирелә.
2022 ЕЛ АХЫРЫНА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ КИТАПХАНӘСЕ ТЕСТ РЕЖИМЫНДА «РУСЛАН-НЕО» АВТОМАТЛАШТЫРЫЛГАН СИСТЕМАСЫНА КҮЧӘ. Яңартылган автоматлаштырылган система документны каталогта эзләү эшенең тотрыклылыгын, өстәмә модуль кертү юлы белән китапларны онлайн-броньлау мөмкинлеген һәм кулланучыларның стационар компьютердан да, мобиль җайланмадан да эшли алуын көйли торган дизайнны тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә милли китапханәдә укучылар санының артуы көтелә.
ЯДКӘРЛӘР «ЦИФР»ГА КҮЧӘ
2019 елдан башлап, Милли китапханә китап ядкәрләрен, сирәк һәм кыйммәтле басмаларны цифрлы форматка күчерү белән шөгыльләнә* . 2024 елга 1500 документ цифрлаштырылган булырга тиеш. Китап фондын, аеруча аның кыйммәтле өлешен саклап калу – өстенлекле юнәлеш. Заманча техника оптималь җылылык-дымлылык режимын сакларга мөмкинлек бирә, янгын куркынычсызлыгын һәм китапханәнең гомуми иминлеген тәэмин итә. Документларны сканерлау өчен, А0 форматына кадәр төрле басмалар белән эшләргә мөмкинлек бирә һәм беренчел чыганакларның сакланышын максималь дәрәҗәдә тәэмин итә торган автоматик һәм планетар китап сканерлары кулланыла.
ФОНДЛАРГА КЕРҮ ГАДИЛӘШТЕРЕЛӘ
Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары укучыларга түбәндәгеләрне эшләргә мөмкинлек бирә:
– китапханәнең ачык фондыннан алынган басмаларны электрон китап укучы билетына мөстәкыйль рәвештә теркәргә һәм аларны кире китапханәгә кайтарырга;
– үз формулярыңны тикшереп һәм бурычларың булу-булмавын белеп торырга;
– китап алганда, каракларга каршы RFID-тамгаларны автомат рәвештә деактивлаштырырга;
– начар күрүчеләр өчен махсус режимда эшләргә (станцияләр терминал белән аралашу һәм китап алу эше барышында укучыларга тавыш белән әйтеп җибәреп ярдәм итә).
ЧИРАТЛАР ЮК
Китап кайтару терминаллары китапларны хәтта укучы билетыннан башка да кире тапшырырга мөмкинлек тудыра. Җайланмаларның өстенлекләре: сыйдырышлыкның зурлыгы, чиратларның кимүе, китапханә мәйданнарын файдалы куллану. Станцияләрнең берсе бинага кергән җирдә урнаштырылган, димәк, укучылар үз вакытларын китапханәнең эш режимына көйләүдән азат ителә.
Китапханәнең электрон каталогына һәм Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогына оператив һәм уңайлы керү мөмкинлеген сенсорлы мәгълүмати киосклар тәэмин итә. Махсус системалар китапларны рөхсәтсез алып чыгуны тикшереп тора һәм уку залларындагы хезмәтләрдән файдаланучыларның саны турында мәгълүмат җыеп бара.
ИНТЕРНЕТ ЯРДӘМ ИТӘ
Китапханәнең барлык биналары да чыбыксыз Wi‑Fi системасына тоташ технология кулланып ялганган. Бина үзе исә интернет челтәренә бер үк вакытта бик күп кулланучының уңайлы эшләвен тәэмин итә алырлык чыбыклы-оптик элемтә линияләре белән тоташтырылган. Цифрлы технологияләр китапханәнең коммуникация мөмкинлекләрен киңәйткән, бу исә китап укучылар аудиториясе, социаль партнерлар, әлеге тармактагы хезмәттәшләр, фәнни һәм иҗади бергәлекләр белән хезмәттәшлекне күп тапкыр активлаштырырга, китапханәгә карата уңай мөнәсәбәт булдырырга һәм аны мөмкин кадәр танытырга мөмкинлек бирә. Төрле медиаконтентлы социаль челтәрләр аеруча актив кулланыла торган каналлар исәбендә.
ЦИФРЛЫ МАТУРЛЫК
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бер эстетик һәм техник үзенчәлеге – кунакларны бинаның үзәк фойесында каршы ала торган яктылыклы-кинетик инсталляция. Ул түшәмнән асылынып торган хәрефләрдән гыйбарәт. Биш язу төренә караган, махсус рәвештә яктыртылган бу хәрефләр түшәм артына яшерелгән катлаулы, бик төгәл чыгырлар ярдәмендә хәрәкәткә китерелә. Хәрефләр алдан язылган сценарий нигезендә билгеле бер рәвештә урнаша һәм аерым бер төскә керә, ә махсус программалар теләсә кайсы катлаулыктагы мавыктыргыч сценарийлар яздырырга мөмкинлек бирә.
Республика китапханәләренең 1300 дән артык мини-сайтын берләштергән «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталында китапханәләрнең интерактив картасы тәкъдим ителә, ВАКЫЙГАЛАРНЫҢ БЕРДӘМ АФИШАСЫ ТӨЗЕЛӘ, Ә «ЭЛЕКТРОН КОЛЛЕКЦИЯЛӘР» БҮЛЕГЕ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ КИТАПХАНӘСЕ ФОНДЛАРЫННАН СИРӘК ҺӘМ СОЦИАЛЬ ӘҺӘМИЯТКӘ ИЯ БАСМАЛАРНЫҢ ТУЛЫ ТЕКСТЛЫ ТУПЛАНМАСЫНА КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕН ТӘЭМИН ИТӘ.
Мәдинә Тимерҗанова, Айсылу Мансурова
Фотолар Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән алынды, Даниил Шведов, Регина Штейнберг, Диләрә Шакирова
*«Цифрлы мәдәният» («Мәдәният» милли проекты) федераль проектының «Мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрне цифрлаштыру һәм мәгълүмат кырын формалаштыру» («Цифрлы мәдәният») төбәк проекты кысаларында.
Добавить комментарий