Киләчәктә – тукталышсыз
М‑12 юлының җөйсез полосалары Мәскәү белән Казанны инде 2024 елда ук тоташтырырга тиеш.
26 октября 2022
Тирә-юньдәге табигать фонында бу корылма колачы белән шаккатыра. Авыл янында төзелешне тәэмин итү өчен салынган бетон заводының аклы-зәңгәрле төсе көзге манзарага ямь өстәп җибәрә.
Болар барысы да – трассаны кулланышка тапшырганнан соң пәйда булачак үзгәрешләрнең башы гына. М-12 трассасы М‑11 (Мәскәү белән Санкт-Петербург арасындагы «Нева» зур тизлекле магистрале) белән тоташачак һәм рухи үзәк буларак заманында Казан башкарган рольне уйнаячак, ягъни Европа белән Азия арасында күпер булачак. Белгечләр киләчәктә аның йөк ташуларга бәйле гомуми икътисадый файдасы 2,5 трлн сумга җитәчәк, дип фаразлый. Трасса Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләренең, Чуваш, Татарстан республикаларының (якын киләчәктә – Свердловск, Чиләбе һәм Төмән өлкәләренең дә) эре агломерацияләрен турыдан-туры автомобиль юлы белән тоташтырачак. Бу исә күпсанлы тармак җитештерүләренең кластерлы үсешенә этәргеч бирергә мөмкин. М‑12 трассасы, төрле мультипликатив йогынтыдан тыш, элек юллардан чагыштырмача кырыйдарак калган республика торак пунктлары үсешенә этәргеч бирер дип тә карала.
ЧУВАШИЯДӘН ШӘЛЕГӘ КАДӘР ҺӘМ ТАГЫН ДА АРЫРАК
– Чәчкабка кагылып чыгыгыз, трасса шул таба барачак, – диделәр безгә Олы Кайбыч тирәсендәге юл чатын төзүчеләр. Шулай итеп, без Чувашия чигенә кадәр килеп җиттек дияргә була, М‑12 Татарстанга әнә шуннан «килеп керә». Иделнең уң ягында трасса Иске Чәчкаб, Олы Кайбыч, Урта Колангы (Кайбыч районы), Югары Акхуҗа, Азбаба (Апас районы), Карагуҗа, Ядегәр, Мулланур Вахитов исемендәге (Югары Ослан районы) авыллар яныннан узып, Гребени тирәсендә Идел аша чыгачак һәм аның сул ягында Лаеш районының Орел, Тарлаш, Пиголи, Сабакүл, Травкино, Хәерби, Кызыл Ил, Егорьево торак пунктлары янәшәсеннән узачак. М‑12 трассасы Питрәч районында Шәле–Саескан Тавы 16К‑1091 юлы белән тоташып тәмамлана.
«Автодор» башлыгы Вячеслав Петушенко бер әңгәмә вакытында телгә алганча, М‑12 трассасында, беренче категорияле башка юллардагы кебек үк, штраф язылмый торган тизлек сәгатенә 150 км ны тәшкил итәргә мөм‑ кин. Әлегә бу сан – проектта гына, Татарстанга караган участокта тизлек сәгатенә 110 км белән чикләнгән. Әмма перспективадагы тизлекләр‑ не исәпкә алып, трасса «җөйсез» итеп эшләнә, ягъни анда светофорлар һәм башка юл белән кисешкән урыннар булмый. Шуңа күрә М‑12 трассасына керү һәм аннан чыгып китү өчен әнә шул юл чишелешләре төзелә дә. Алар трас‑ саны федераль һәм төбәк карамагындагы башка юллар белән тоташтырачак. Логистика ягыннан уйланылган мондый тоташу урыннары трассага башка төбәкләрдән, әйтик, Ульяновск һәм Са‑ мара өлкәләреннән киләчәк автомобильләр агымының җиңел кушылып китүенә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанлыларга да республиканың бер очыннан икенчесенә барып җитү җиңеләячәк. Мулланур Вахитов исемендәге авыл янын‑ да – Югары Ослан–Казан юнәлешендә, Сапуголи авылы тирәсендә Казан–Мәскәү юнәлешендә трассага керү‑чыгу юлы төзелә. Ә Лаеш райо‑ нындагы Егорьево авылы янында ике катлы юл чишелеше М‑12 трассасын Р‑239 Казан– Оренбург федераль юлы белән тоташтырачак. Ә Шәле–Саескан Тавы юлы аша бик җиңел генә М‑7 трассасына чыгып китәргә була.
КЕШЕ ФАКТОРЫ
Иске Чәчкабтан соң без хәзер төзелә торган трассага параллель рәвештә Иделгә таба юнәләбез. Әйтерсең лә, без үзеннән соң яңа киң соры буйлар, зур чокырлар, туфрак һәм кызыл балчык өемнәре, карьерлар калдырып бара торган ниндидер бер әзмәвер җан иясен эзәрлеклибез. Ләкин болар барысы да – төзелештә катнашучы берничә мең кешенең һәм йөзләгән данә техниканың фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Монда эш ел әйләнәсе тәүлек буе алып барыла. Төзүчеләрнең безнең белән сөйләшеп торырга вакыты да юк – монда бер төркем юл нигезен сала, бераз арырак икенчеләре эстакаданың металл конструкцияләрен эретеп ябыштыра. Ә безнең күп нәрсә турында ишетәсебез килә: төзүчеләр өчен бу проектны тормышка ашыру нәрсәне аңлата? Мондый темпта эшләү авырмы? Эшчеләрнең берсе соравыбызга җавап биреп тормады, юл тигезли торган катокка менеп утырды да эшенә кереште. Күренеп тора: җитди, үҗәт, максатчан.
Төзелеш 2020 ел уртасында башланды. Шул вакыт эчендә төзүчеләр тарафыннан биниһая зур эш инде башкарылган. Татарстан территориясеннән уза торган 142 км трассаның 60% ында юл нигезе салынган, трассаның яртысында диярлек икенче катлам да түшәлгән. «Полировка» дип аталган процесс, ягъни өске катламны җәя башлау 2023 елга планлаштырылган.
Төзелеш (нульдән башланган!) гадәттәгедән бераз аерылып тора. Мәсәлән, асфальтның һәр катламына төрле асфальт-бетон катнашмасы салына. Хәтта Татарстан климаты шартларына туры килгән яңа битум маркасы да кулланыла. Биредә материалларда гына түгел, эшне алып бару ысулларында да өр‑яңа технологияләрдән файдаланалар. Ком һәм вак таш катламнарын автогрейдер һәм бульдозерга, асфальт-бетон җайланмасына яраклаштырап проектлау өчен 3D‑модельләштерү ысулы кулланыла. Ә кюветны ясау һәм юл өемнәрен планлаштыруда 3D‑системалы «акыллы» экскаваторлар катнаша, алар эшне тизрәк һәм төгәлрәк башкара. Юлның үзеннән тыш, күптөрле корылмалар – күперләр, юлүткәргечләр, авыл хуҗалыгы техникасы өчен юллар, кыргый хайваннар өчен кичүләр һәм башкалар да менә шундый инновацияләр һәм яңа технологияләр ярдәмендә төзелә.
КОРАБЛАР ҺӘМ ХАЙВАННАР ӨЧЕН
Мулланур Вахитов исемендәге авыл янында М‑12 трассасына кереп китә торган (әллә аннан чыгып китүме?) юл төзелешенә сокланып туйгач, Идел аша күпер ничек төзелгәнен ерактанрак карау өчен, инде эңгер-меңгер төшкәндә диярлек Ташкабак авылы тирәсендәге яр буена килеп җиттек. Моннан ул башнялы краннардан гыйбарәт энәләр кадалган озын, нечкә җеп булып күренә. Күпер озынлыгы 3,5 километр чамасы, аның 1 километрга якыны инде төзелгән. Күпер Иделдә суднолар йөрешенә зыян китермәячәк – кораблар үтеп йөри алсын өчен, 155 метрлы ике аралык ясала. Шаккаткыч нәрсәләр монда шактый: әйтик, сул як ярда, Орел авылы тирәсендә, төзелеш максатларында 50 м тирәнлектәге җирне чокып барырга туры килгән.
Бер уңайдан, табигать турында да берничә сүз: М‑12 проектында әйләнә-тирә мохитне (кешеләрне дә, хайваннарны да) юл йогынтысыннан саклау чаралары каралган. Трасса үтәчәк елга-инешләрне күп баскычлы локаль чистарту системалары ярдәмендә саклау күздә тотыла: фильтрлар зур чүп-чардан алып май һәм нефть тапларына кадәр – бөтен нәрсәне тотып калачак. Кыргый хайваннар трассаны исән‑имин аркылы чыга алсын өчен, экодуклар – табигый сукмаклар итеп ясалган күперләр төзеләчәк. Аларга тавышны йоту экраннары куелачак. Шундый ук экраннарны торак пунктларда да көйләячәкләр.
МАРС ГАЗИЗУЛЛИН, «РОССИЯ АВТОМОБИЛЬ ЮЛЛАРЫ» ДӘҮЛӘТ КОМПАНИЯСЕ ИДАРӘСЕ РӘИСЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ УРЫНБАСАРЫ:
– Югары тизлекле М-12 трассасын кулланышка керткәннән соң, татарстанлылар Мәскәүгә 6,5–7 сәгать эчендә барып җитә алачак. Планнарыгызны самолет графигы яки поезд хәрәкәте расписаниесе белән көйләргә туры килмәячәк. Логистиканың яхшыруы республикага инвестицияләр җәлеп итүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Идел һәм Кама аша яңа күперләр Казаннан Югары Ослан, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм башка районнарга бару вакытын кыскартачак.
Исегезгә төшереп үтим, 2024 елга кадәр юл Екатеринбургка кадәр барып җитәчәк. Ул Чаллы һәм Түбән Каманы урап узачак, Дүртөйлегә кадәр юл дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк, ул торак пунктларны әйләнеп үтәрлек итеп салыначак. М-12 трассасының 7 һәм 8 нче этапларында ике катлы алты юл чишелеше төзү каралган.
КАРТА ДА КИРӘК ТҮГЕЛ
Әлегә трасса картинаның эскизын хәтерләтә, ләкин инде хәзер үк бу картинаның никадәр зур, колачлы булачагын чамаларга мөмкин. Күз алдына китереп карау кыен түгел: менә Шәле тирәсендәге ике катлы юл чишелешеннән трассага килеп кергәч, Идел аша биек күпердән узасың һәм 20 минут эчендә Олы Кайбыч янындагы күпфункцияле «станция» янына килеп җитәсең дә хәл кертү өчен эспрессо эчеп, кайнар өчпочмак ашап алырга туктыйсың. Бераздан кабат юлга кузгаласың һәм алты сәгатьтән инде Мәскәүдә кичке аш ашарга утырасың. Вак‑ төяк мәсьәләләрне, ягъни юл хакын «Ирекле агым» дип исемләнгән контактсыз түләү системасы кайгыртачак, ләкин монысы әле соңрак, ә хәзер – юлга!..
Олеся Бондаревская
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий