КОЛ ШӘРИФ. КАЗАН ХАНЛЫГЫНЫҢ СОҢГЫ ИМАМЫ
Казан ханлыгының рухи лидеры, күренекле дин эшлеклесе, дипломат, шагыйрь – болар барысы да Кол Шәриф турында. Бөтен гомерен үз халкына хезмәткә багышлаган шәхес. Ватанының бәйсезлеген яклап, шәкертләре белән бергә һәлак була, әмма җиңелми.
СӘЕТЛӘР НӘСЕЛЕННӘН БУЛГАН СӘЕТ
Кол Шәрифнең төгәл туган көне һәм урыны билгеле түгел. Галимнәр раславынча, аның чын исеме – Мөхәммәт Шәриф. «Кол» сүзе Аллаһ колы мәгънәсендә аның XII гасырда танылган шагыйрь, фәлсәфә һәм дин белгече Әхмәт Ясәви нигез салган суфыйчылыкка катнашы булуына ишарәли. Кол Шәриф Кырымда яисә Хаҗитарханда (Әстерханда) туган дип фаразлыйлар. Аның «Хаҗитархан» дигән тәхәллүсне йөртүе дә, мөгаен, очраклы гына булмагандыр: Кол Шәриф күпмедер вакыт Әхстерханда яши. Әтисе Мансур (икенче бер версия буенча – Хөсәен) сәетләр нәселеннән була. Нәсел шәҗәрәсе Мөхәммәд пәйгамбәрдән башланган дин әһелләрен сәет дип йөрткәннәр. Алар дәүләт идарәсендә мөһим урыннар били. Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән ханлыкларда берничә сәет булганлыгы билгеле. Шулар арасыннан берсен – иң укымышлы, абруйлы һәм хөрмәткә лаеклысын олуг сәет итеп сайлыйлар. Безнең көннәргә кадәр сакланып калган шәҗәрәләрнең берсендә Кол Шәрифнең әтисе Мансур Хаҗитархан сәете дип язылган. Казан ханлыгы чорында тутырылган архив документларында Кол Шәриф үзе 1545 елдан башлап сәет буларак күрсәтелә. Ә 1551 елның октябреннән ул олуг сәет вазыйфасын башкара. Бу ханлыкта ранг буенча ханның үзеннән кала икенче урындагы дәүләт эшлеклесе дигәнне аңлата.
СУГЫШ АЛДЫННАН УРНАШКАН ШОМЛЫ ТЫНЛЫК
Документлар да Кол Шәрифнең халык арасындагы һәм идарәче катламдагы абруе турында сөйли: ул, ак атына атланып, Казан урамнары буйлап йөрергә ярата. Гади шәһәр халкы аны баш иеп каршылый. Хәтта Сафагәрәй хан үзе дә сәет белән очрашканда, атыннан төшеп, аның чапан итәген үбә, хәл‑әхвәл сораша һәм киткәндә саулык теләп саубуллаша. Рус кенәзләре исә илчеләре аша шәхсән аңа аталган хат һәм бүләкләр юллый.
Сакланып калган мәгълүматларга караганда, Кол Шәриф стратегик дәүләт мәсьәләләрен хәл иткәндә мөһим роль уйный. Өстәвенә, аңа Казан каласы һәм дәүләтнең киләчәк язмышы хәл ителә торган гаять катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Күз алдына китерегез: рус гаскәрләре башкала капкасы янында ук тора, Зөя тамагында көтмәгәндә-уйламаганда ныклы кирмән – рус патшасы Явыз Иван гаскәрләре тупланган урын пәйда була. Шул ук вакытта Тау ягы халкы рус патшасына тугрылык турында ант бирә, аларның ханлык составындагы җирләре Мәскәү дәүләтенә күчә. Ә башкалада Сөембикә хөкүмәте таркалу алдында кала...
Килеп туган вазгыятьтә, 1551 елның июнендә, хөкүмәт Зөядә руслар һәм Казанның элекке ханы Шаһгали белән сөйләшүләр башларга ниятли. Илчелекнең җитәкчеләре итеп сәет Кол Шәрифне һәм бәк Бибарс Растовны билгелиләр. Казанлыларга ничек кенә аяныч булмасын, алар хан тәхетенә янә явыз Шаһгалине кайтару, ә ханзадә Үтәмеш белән Сөембикә-ханбикәне Мәскәүгә тоткын итеп җибәрү турындагы килешүне имзаларга мәҗбүр була.
БИРЕЛҮ ТУРЫНДАГЫ ТӘКЪДИМ КИРЕ КАГЫЛА
Шаһгали Казанда озак тоткарланмый: Явыз Иван аны хан дәрәҗәсеннән мәхрүм итә һәм «вакантлы» урынга үзенең наместнигы кенәз Микулинскийны җибәрә. Тик аны Казанга кертмиләр. Казанлылар Чапкын Отучев җитәкчелегендә үз хөкүмәтен төзи. Аның составына Кол Шәриф сәет тә керә.
Мәскәүдә Казанга һөҗүм итәргә әзерлек башлана. 1552 елның августына Явыз Иванның 150 мең кешелек гаскәре Зөягә килеп җитә. Рус патшасы шәхсән Кол Шәрифкә сугышсыз гына бирелү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Тәкъдим кире кагыла.
4 сентябрь. Казанда беренче шартлау яңгырый – Нурали капкасы җимерелә, басып алучылар әлеге капка аша кирмәнгә үтәргә омтыла. Шәһәр оборонасы бер айга кадәр диярлек сузыла. Шәһәрне саклаучыларга ультиматум куела: каршылык күрсәтмичә генә бирелергә. Казанлылар: «Без буйсынмыйбыз, диварларда һәм манараларда руслар. Ләкин без башка диварларны торгызабыз, барыбыз да үләбез яисә качып утырып торабыз», – дип җавап бирә.
«КОТОЧКЫЧ КАН КОЕШТА БАРЫСЫ ДА БАШЫН САЛДЫ»
Шәһәргә соңгы һөҗүм 2 октябрьдә (иске стиль буенча) оештырыла. Кирмән эчендә, Кол Шәриф мәдрәсәсе һәм мәчете янында каты бәрелешләр бара. Шул вакыйгаларны күргән берәү болай дип язып калдыра: «шәкертләр, муллалар һәм абызлар, бөек епископлары (алар телендә Кол Шәриф‑мулла атлы әмирләре) белән бергә, нәрсә бар шуның белән коралланып, һөҗүм итүчеләргә каршылык күрсәтте һәм коточкыч кан коешта барысы да башын салды».
Казан бирелергә мәҗбүр була, әмма Кол Шәриф, аның шәкертләренең батырлыгы-кыюлыгы бүген дә безнең йөрәкләрдә соклану хисләре уята.
Татар халкы күңелендә Кол Шәриф үзенең әдәби иҗаты белән дә ныклы урын алды. Аның берничә шигыре, «Кыйссаи Хобби Хуҗа» поэмасы һәм «Зафернам-и вилайет Казан» («Казан вилаятенең/иленең җиңүе») проза әсәре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Заманалар зилзиләсендә Кол Шәрифнең күпме әсәре югалганын фаразларга гына кала.
Вакыт рәхимсез. Әмма ул да хәтер каршында көчсез. Казан Кремленә ямь биреп, яңадан калкып чыккан Кол Шәриф мәчете – исеме татар тарихы битләренә мәңгелеккә кереп калган каһарманга варисларыннан бүләк.
Фаяз Хуҗин
Фото: ru.wikipedia.org
Добавить комментарий