«Көндезге фурияләр» һәм «төн пәриләре» өчен казан канатлары
Бу елның 22 июнендә Мәскәүдә яшәүче Полина Бельцова Казан авиация заводы коллективына Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы елларында өч хатын‑кыз авиаполкы: истребительләр, көндезге һәм төнге бомбардировщиклар полклары оештырган очучы-штурман Марина Раскова турында китап алып килде.
23 августа 2022
Китап героиняларыннан берсе – Полинаның әбисе – штурман Галина Брок-Бельцова, завод хезмәтчәннәре өчен махсус атап, басмага үз имзасын куйган, китапта аларга «ферзьгә әйләнгән «Пешка» өчен» рәхмәт белдергән. Бөек Ватан сугышы елларында ул үзе Казан авиация заводында җыелган Пе‑2 бомбардировщигында очкан.
Полина сөйләгәнчә, әбисенә инде 97 яшь булса да, көч‑куәте әүвәлгедәй ташып тора, картлыкка һич бирешми икән. Галина Павловна – очучы белгечлекләренә ия хатын-кызларның «Авиатриса» берлегенең вице-президенты. Очучы хатын-кызлар турында китаплар чыгарырга булыша.
Ул «Татарстан» журналы белән дә хатирәләрен уртаклашырга әзер. Һәм менә без Мәскәүдә, курку белмәс штурман Галина Брок-Бельцовада кунакта.
САМОЛЕТ ИСЕ КИЛӘ!
– Безнең турында озак белмәделәр, бу сер иде, – ди Галина Павловна. Бәлки, менә шуңа да әлеге ханым турында Казан авиация заводында да бөтенләй хәбәрдар булмаганнардыр. Ә бит аның тормышы әлеге заводта җыелган төрле хәрби очкычлар (пикировщиктан алып стратегик бомбардировщикка кадәр!) тыгыз бәйләнгән. Туполев сынау-конструкторлык бюросы музеенда Галина Павловнаның инде безнең көннәрдә җыела торган стратегик бомбардировщик – Ту-160ның идарә системасы стендындагы штурвалын тотып төшкән фотосурәтен күрергә мөмкин. Конструкторлык бюросы хезмәткәре Ренат Җәләлиев әлеге фотоның быел гына төшерелгәнен телгә алды. «Самолет исе килә!» – дип сөенгән Галина Павловна, штурвалга тотынгач.
АНЫ «ЧЫРШЫКАЙ» ДИП ЙӨРТКӘННӘР
Ә Пе‑2 кабинасына Галина Брок беренче тапкыр 1943 елның кышында Йошкар-Олада утыра. Анда көндезге бомбардировщиклар полкы өчен очучылар һәм штурманнар әзерлиләр. Очучыас Георгий Бельцов яңа укучылар сафын карап йөргәндә полк балалары өчен тегелгән шинель кигән кызны күреп ала.
«Син 10 сыйныфны тәмамладыңмы соң?» – дип кырыс кына сорау бирә Галинага чибәр офицер.
– Ун сыйныфны тәмамламадым мин, – дип сөйли Галина Павловна, – тугызынчы сыйныфтан соң Беренче хәрби авиация элемтә училищесына укырга кердем. Анда фронт өчен синоптик-метеорологлар әзерлиләр иде. Бары отличникларны гына алалар. Метеорологик исәпләүләр һәм карталар ясау, очышка рөхсәт бирү серләренә тиз арада өйрәнергә кирәк иде. Бер ел укыгач, Марина Раскова полкына яңа сугышчылар эзләүчеләр килеп төште. Без 300 кыз идек, барыбызны актлар залында җыйдылар да, кем үз теләге белән штурманлыкка укырга китәргә һәм яңа техникада очарга әзер, дип со‑ радылар. Тугыз кеше кул күтәрде.
Мәскәүдә мин 3 нче үрнәк мәктәптә укыдым. Без барыбыз да спорт белән ныклап шөгыльләндек. Сылу гәүдәле, көчле, нык булганга, мине «Чыршыкай» дип йөртәләр иде. Безне рус классик әдәбиятында тәрбияләделәр. Үз дәрәҗәбезне белергә өйрәттеләр. Шуңа күрә мин офицер алдында югалып калмадым, аның барлык сорауларына тыныч кына җавап бирдем. Аңа әллә ни игътибар да бирмәдем. Мин штурманлыкка укырга килгән идем бит.
...МИН СИНЕ ЯУДА САКЛАРМЫН
Һавада очу күнекмәләренә кызлар ел буе өйрәнә. Галина экипажын фронтка озатканда, кызны үзенә карату өчен Георгий Бельцов очарга әмер бирелгән очкыч кабинасының тәрәзәсенә шакый. Борылып карамый кыз. Тик, башка кызлар кебек үк, егетнең фотосурәтен үзе белән ала. Георгий Бельцов фотографиянең арткы ягына һәркемгә: «Сугыш беткәч, без очрашырбыз. Җиңүгә кадәр яшәячәкбез!» – дип яза.
Ә Галинага биргән фотосурәттә башка сүзләр була: «Истәлеккә бүләк итмим, үзең аңлагач, кайтарып бирерсең йә үзем әйтермен. Үзең белән йөрт, мин сине яуда саклармын!»
Һәм саклый да.
Авиация генерал-майоры Георгий Бельцов белән алар 60 елга якын матур гомер кичерә. 1945 елда өйләнешә алар. Өч балалары, җиде оныклары бар, аларның һәрберсе бер‑бер артлы нәни сабыйлар белән сөендерә тора...
ДӨНЬЯНЫҢ БАР ЧӘЧӘКЛӘРЕН...
Булачак ире белән беренче очрашуы турында Галина Павловна тыйнак кына сөйләсә, Пе‑2 очкычына соклану, аны мактау сүзләрен кызганмый. Машинаның хәрби сыйфатларын да, көчен дә, ышанычлы булуын да югары бәяли. Совет кызларының очучылык осталыгына француз пилотларының соклануын исенә төшерә. Франция һәм Америка пилотлары Пе‑2не иярләргә омтылып карый, тик бу машина белән идарә итү шактый катлаулы була, очып төшкәндә артык югары тизлектә утыра. Нәзакәтле французлар кызларга: «Хәлебездән килсә, сезгә дөньяның бар чәчәкләрен җыеп бирер идек», – диләр.
Аларның нәзакәтлелеге сүздә генә түгел, чын тормышта да чагылыш таба. Бервакыт Га‑ лина Павловнаның экипажы эскадрильядән артта кала – моторның берсе көйсезләнә. Пе‑2 һавага истребительләр сагы астында гына күтәрелә. Бу юлы истребительләр бомбаларны ташлап кайтып барган коллегаларын аэродромга озата киткән була. Тося Спицина һәм Галина Брок хәрби бурычны ялгызлары гына үтәп, эшләрен фотога төшерәләр дә база ягына очалар. Шул вакытта ике немец «Фокке-Вольф» истребителе якынюын күрәләр. Очучы башта бер, ә аннары ике бармагын күрсәтә, янәсе: «Бер атуда бәреп төшерергәме, әллә ике тапкыр атыйммы?» Тик шулчак Як‑3 истребительләрендә французларның «Нормандия–Неман» авиаполкы очучылары килеп чыга һәм кызларны аэропортка кадәр озатып куя.
СҮЗ УҢАЕННАН
Франциядә совет очучы кызларының батырлыгы һәм профессионализмы турында бүген дә хәтерлиләр. Былтыр француз язучысы Мартин Гэй «Төн пәриләре, көндезге фурияләр. 1941–1945 елларда совет очучы кызлары» дигән китап чыгарган. Тик башта ул Галина Павловнадан аның полкындагы очучы кызларны «көндезге фурияләр» дип атарга рөхсәт сораган, чөнки алар көндез генә оча торган булган.
– Мин энциклопедиядә «фурия» сүзенең мәгънәсен карый башладым. Төрле халыклар аны төрлечә аңлата икән, әмма, гомумән алганда, «мифологик сугышчы хатын-кыз, үч алучы хатынкыз» дигән мәгънә белдерә, бу исә безнең полк эшчәнлеген дөрес чагылдыра. Әүвәл китапны «Төн пәриләренең берсе» дип атарга ниятләгәннәр иде, – дип сөйләде Галина Павловна үзенең язучы ханым белән хезмәттәшлеге турында.
«Төн пәриләре»нең берсен Казанда яхшы беләләр. Шәһәрнең бер урамы аның исемен йөртә. Советлар Союзы Герое Мәгубә Сырт‑ ланова 46 нчы гвардия Тамань хатын-кызлар авиация полкында эскадрилья командиры урынбасары була. Полк белән Евдокия Бер‑ шанская командалык итә. Совет очучылары кызларны – «Дунькин полк», ә немецлар «төн пәриләре» дип атый. Алар авиаконструктор Николай Поликарповның По‑2 бипланында оча. По‑2 төнге бомбардировщигын да, көндез оча торган Пе‑2не дә Казанда җыялар. Хәзерге Казан вертолет заводында. Самолет, моторын сүндереп, тиешле урынына тавышсыз гына шактый якын очып килә дә, төнге тынлыкны ярып, дошман объектларына бомба яудыра алган. Аның бу сәләте немецларның котын ала торган була.
Мәскәүле Полина Бель‑ цова (уңда) Казан авиация заводы музее директоры Янина Чурбановага Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы елларында өч хатын‑кыз авиаполкы оештырган очучы-штурман Марина Раскова турында китап тапшыра.
А.Н. Туполев сынау-конструкторлык бюросында.
«Хатын-кыз авиатор‑ лар турында 76 бәян һәм хат» дигән тагын бер китап Мәскәүдән Казан авиация заводы хезмәткәрләренә бүләк итеп җибәрелә.
***
– Безне Берлинга кертмәделәр, – диде саубуллашыр алдыннан Галина Павловна. – Аның күгендә Пе‑2 самолетлары болай да күп иде. Безнең ферзьгә әйләнгән «Пешка» Җиңүгә үз өлешен кертте. По‑2 дә шулай ук. Һәм моның өчен данлыклы авиатөзүчеләр шәһәре булган Казанга рәхмәт!
Добавить комментарий