Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Көзге каникул нигә бик кыска?

Көзге каникул нигә бик кыска?

Малай һәм кызларны, шулай ук аларның әти-әниләре һәм укытучыларын кызыксындырган шушы һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин җавап бирә.

22 ноября 2022

КӘГАЗЬ ВОЛОКИТАСЫ БЕТСЕН!
– Илсур әфәнде, документлар әйләнешен тутыруга һаман үсә барган таләпләр укытучыларның бик күп вакытын ала, ә бит алар бу сәгатьләрне балаларны укытуга, алар белән күбрәк аралашуга сарыф итә алыр иде. Нәтиҗә буларак, укытучы эше, балалар белән турыдан-туры эштән һаман ераклашып, документлар тутыруга гына әйләнеп бара бугай. Вазгыять үзгәреп, кәгазь волокитасы белән мөгаллимнәр түгел, бәлки мәктәп администрациясе шөгыльләнә башлауга өмет бармы ул?
– Мәгариф системасында кәгазьләр һәрвакыт күп булды, әмма укытучының төп миссиясе – укыту һәм тәрбияләү. Әгәр без укытучыны статистка әйләндерәбез икән, нәтиҗәләр турында сөйләргә туры килмәячәк тә. Шунлыктан әлеге юнәлештә төрле дәрәҗәләрдә шактый җитди эш алып барабыз.
«Россия Федерациясендәге мәгариф турында» законга 2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән төзәтмәләрне дәлил итеп күрсәтим – алар буенча, хәзер укытучылар Россия Мәгариф министрлыгы раслаган исемлектәге хисапларны гына әзерләргә, ә электрон документлар әйләнеше кәгазьдә дә кабатланырга тиеш түгел. Бүгеннән укытучыга нибары биш документ тутыру зарур:
1) уку предметының (курсының) эш программасы;
2) өлгерешне исәпкә алу журналы (ул һәрвакыт булды һәм булачак);
3) дәрестән тыш эшчәнлек журналы (дәрестән тыш эшчәнлек алып баручы педагоглар өчен);
4) тәрбия эше планы (сыйныф җитәкчесе өчен);
5) укучыга характеристика (кирәк булган очракта).
Барлык башка документлар мәгълүмат базасында бар. Әгәр мәктәп администрациясеннән кемгә дә булса әлеге документлар кирәк була икән, рәхим итеп мәгълүмат базасыннан алыгыз, укытучының игътибарын укыту процессыннан читкә юнәлдермәгез!
ДОКУМЕНТАЦИЯ ТУТЫРУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНДӘ ХОКУК БОЗУ ОЧРАКЛАРЫ БУЛА ИКӘН, педагоглар ТР МһФМның мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты ачкан «Кайнар линия»гә шалтырата ала. Мөрәҗәгатьләр «ВКонтакте» челтәрендә https://vk.com/obrnadzor_tatarstan бергәлегендәге хәбәрләр аша һәм 8  (843) 237-76-21, 8 (843) 237-75-15 телефоннары буенча кабул ителә.

Кәгазь документлар тутыруны киметү турындагы фәрманны катгый контрольдә тотачакбыз – «Рособрнадзор» мониторинг алып бара. Укытучы балаларны укытырга, алар белән шөгыльләнергә тиеш – һәм шул гына!
ҺӨНӘРИ ҮСЕШ МОДЕЛЕ
– Без сагынып сөйләргә яраткан совет чорында укытучы һөнәренең абруе, дәрәҗәсе бик югары иде. 1990 нчы елларда исә алар иң хәерче катламга әйләнде, беркемнең дә укытучы буласы килмәде. Инде хезмәт хакы югарырак, шартлар күпкә яхшырак булса да, хәзергә кадәр әлеге стереотип саклана әле. Укытучы һөнәренең абруен ничек күтәрергә?
– Укытучының статусы, абруе бүгенгедән һичшиксез югарырак булырга тиешлеген һәркем аңлый. Без бит үз балаларыбызны мөгаллимгә ышанып тапшырабыз, алардан нәтиҗә дә көтәбез. Ә нәтиҗәгә ата-аналар белән мәктәп арасында үзара аңлашу, шулай ук укытучының һөнәри осталыгы булганда гына ирешергә мөмкин. Моның өчен нәрсә эшләнә? Республикада берничә модель гамәлдә. Мәсәлән, һөнәри үсеш моделе. Аңа нәрсә керә?
Беренчедән, квалификацияне даими күтәрү. Татарстанда укытучыларның квалификациясен күтәрү белән 18 учреждение шөгыльләнә. Аларның сораулары буенча махсус программалар формалаштырабыз. Ел саен 1000нән артык укытучыны үз сафларыбызга алабыз.
Икенчедән, остазлык мәктәпләре бар, аларда яшь укытучылар һәм тәҗрибәле педагоглар бер-берсенә ярдәм итә. Мәсәлән, цифрлы технологияләрне яшьләр тизрәк аңлый һәм үз тәҗрибәсен өлкәнрәкләргә тапшыра. Ә инде психологик әзерлек, балалар белән эш җәһәтеннән – киресенчә, биредә зирәгрәк өлкән буын үз тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша. Яшьләрнең иң яхшы остазлары «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнә.
Моннан тыш, Татарстанда психология-педагогика юнәлешендәге 173 сыйныф ачтык. Бу – 8–11 сыйныфлар. Ягъни булачак укытучыларны әзерләү инде мәктәптә үк башлана. Аларны республика югары мәктәпләре педагог һәм психологлары укыта, аларның дәресләренә галимнәр килә. Өлкән сыйныф укучылары мәктәп яны лагерьларында кызыклы педагогик практика үтә ала. Болар барысы да һөнәрнең асылына төшенү мөмкинлеген бирә. Аннары исә белем алуны югары уку йортларында дәвам итәргә була. Шул рәвешле әзерләнгән мәктәп баласы инде педагогика уку йортына конкурс түбән булганга түгел, үз күңеле тартканга, укытучы булырга хыялланганга керәчәк...
Исегезгә төшерәм: «Россия Федерациясендәге мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән 273 нче Федераль законга ярашлы рәвештә, «мәгариф тармагында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү» термины юкка чыгарылды, укытучылар мәгариф программаларын гамәлгә кертү белән шөгыльләнә, үз чиратында бу да педагогның статусын күтәрә.
АТА-АНАЛАР КҮП, ЭШ ХАКЫ АЗ
– Мин бу уку елында педагогика югары уку йортын тәмамлыйм һәм безнең төркемнән нибары ике кешенең генә мәктәпкә эшкә барырга җыенуын беләм. Күпчелекне хезмәт хакының түбән булуы түгел, бәлки, укытучыны бала караучы персоналга тиңләүче адекват булмаган ата-аналар куркыта. Моңа бәйле рәвештә сорау туа: укытучыны ата-ананың шундый мөнәсәбәтеннән ничек якларга?
– Бүген инде безнең югары уку йортларындагы педагогик белгечлекләр буенча 700 дән артык урын бюджет хисабына финанслана. Бу студентлар, имтиханнарын уңышлы тапшырган очракта, республика Президентының 15 мең сумлык стипендиясен ала. Өч яклы килешү төзелә: студент – югары уку йорты – эш бирүче. Һәм уку тәмамланганнан соң белгеч үз районында, үз мәктәбендә биш ел мәҗбүри эшләргә тиеш була.
Әмма, ышанмассыз да, бу бюджет урыннарына вакансияләр дә кала. Ни өчен анда укырга керергә теләмиләр? Сез хаклы – чөнки кайбер ата-ананың мәгариф системасына, мәктәпкә мөнәсәбәте үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндерүгә юнәлтелгән, һәм бу бөтенләй дөрес түгел. Балаларны бергәләшеп тәрбияләргә һәм укытырга кирәк. Гаилә һәм мәктәп бердәм булырга тиеш. Укытучының, остазның эшен, үз мөгаллиме тырышлыгы белән нәтиҗәгә ирешкән укучыларны күрсәтү зарур. Чөнки укытучы – баланың киләчәгенә билет бирүче ул.
Яшь укытучыларның мәктәпләрдә эшкә берегеп калуы җәһәтеннән дә проблемалар бар. Елына 2000 кеше көндезге бүлекләрдә белем ала. Шулардан 1000 ләбе – педколледж тәмамлаучылар. Аларга сораулар юк. Анда укыту методикасы һәм технологиясе яхшы. Ә менә югары уку йортларыннан белгечлекләре буенча эшкә урнашучылар аз. Әйе, бюджет урыннарына керәләр, белем алалар, ә эшкә бармыйлар. Гәрчә ул бүген шактый саллы булса да, кемнедер хезмәт хакы канәгатьләндерми. Әмма югары эш хакының шундук түләнә башламаячагын аңларга кирәк бит. Балалар, ата-аналар белән ничек эшләвеңне, сәләтеңне күрсәтергә курыкма син. Үз квалификацияңне даими күтәрергә тырыш. Безнең республикабыз, президентыбыз яшь педагогларга социаль ипотека җәһәтеннән дә, өстәмә хезмәт хакы җәһәтеннән дә һәрвакыт булышырга әзер.
Кемнедер укучыларның ата‑анасы белән мөнәсәбәтләр куркыта. Һәм аларны аңларга да була. Яшь педагог мәктәпкә килә. Сыйныфында – 25–30 бала һәм һәркайсының әтисе, әнисе, икешәр әбисе һәм икешәр бабасы бар. Алар өчен ул бала – галәм үзәге. Әле кичә генә үзе дә бала булган яшь педагогка ярдәм итәсе урынга, ата-аналар шундук өйрәтергә, таләп итәргә керешә, ял көннәрен дә, инде соң булуын, укытучының да ял итәргә хакы булуын онытып, теләсә кайчан аптырата башлый... Аңлашыла ки, мондый басым нәтиҗәсендә курку, борчылулар пәйда була. Ата‑ана баласын тәрбияләү буенча барлык проблемаларны укытучыга өеп калдырырга түгел, бәлки аңа ярдәм итәргә тиеш. Һәр бала гаиләдә тәрбияләнә. Бергәләшеп гамәл кылганда, без зуррак уңышларга ирешәчәкбез.
Министр_2
НИЧЕК ИТЕП «АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ» БУЛАСЫ?
– Авыл мәктәпләрендә укытучыларга һәрвакыт кытлык. «Авыл укытучысы» программасы дәвам итәчәкме, һәм аңа ничек эләгергә?
– Районнарда үзенчәлекле «юл карталары» әзерләнгән, алар яшь белгечләрне авыл мәктәпләрендә «беркетү» мөмкинлеген бирә. «Авыл укытучысы» программасы нәтиҗәсендә өч елда авыл мәктәпләрендә таләп ителгән урыннарга 32 укытучы җәлеп ителде, шул исәптән башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар.
«АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ» КОНКУРСЫНДА КАТНАШУ
өчен үзеңә кирәкле бер вакансиягә http://zemteacher. apkpro/ru/ порталында гариза калдырырга кирәк. Гаризалар 10 гыйнвардан 15 апрельгә кадәр кабул ителә. «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча конкурска һөнәри урта яки югары белемле, квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга җавап бирүче, 55 яшькә кадәрге, РФ гражданнары булган укытучылар гариза бирә ала.

«Авыл укытучысы» федераль программасы Татарстанда 2023-2024 елларда да гамәлдә булачак.
ПОЛИЛИНГВАЛЬ ҮРНӘК
– Полилингваль мәктәпләрдә алынган белемгә кагылышлы ниндидер нәтиҗәләр бармы инде? Татарстанда мондый мәктәпләр тагын ачылачакмы?
– Нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк әле. Беренче комплекслар 2020 елда ачылды, һәм, ниндидер йомгак ясар өчен, 1 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр юл үткән бер буынны үстерергә кирәк. Бүген алты полилингваль мәктәптә 7 меңнән артык бала укый, 400 дән артык укытучы укыта, педагогларның 80 проценттан артыгы – татар телен, 50 проценттан артыграгы инглиз телен белә. Әйләнә-тирә дөнья, тарих, җәмгыять белеме, биология, география, технология, физкультура, музыканы балалар татарча, технология, музыка, география, математика, биологияне инглизчә өйрәнә.
Яңа полилингваль мәктәпләр ачу әлегә планлаштырылмый, әмма Татарстан Президенты тәкъдиме белән «Адымнар» мәктәбендә «Сәләт» сыйныфлары оештырыла.
«Адымнар» – Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев тырышлыгы нәтиҗәсендә пәйда булган яхшы проект. Мондый проектларны республика ярдәменнән башка гамәлгә ашырып булмый. Җиһазлау җәһәтеннән дә, укыту җәһәтеннән дә. Мәктәпнең шигаре: «Адымнар – белем һәм татулыкка юл!» Атааналар, укытучылар һәм укучылар арасындагы татулык биредә һәрнәрсәдә сизелә. Мин хәзер Татарстаныбызда яшәүче халыкларның бердәмлеге хакында сөйлим. Укыту программасы – бер үк, ә укыту телләре – төрле. Мондый мәктәпләр – бөтен Россия өчен үрнәк. Башка милләтләргә хөрмәт, өлкәннәргә ихтирам, Ватанга мәхәббәт, патриотизм – барысы да балалар бакчасыннан, мәктәптән башлана. Балаларыбызда уңай сыйфатлар тәрбияләп, без чын шәхесләр формалаштырабыз.
Ата-аналарны балалар белән үзара хезмәттәшлек алымнарына актив өйрәтү максатларында «Адымнар» мәктәбендә «Ата-аналар университетлары: «Мин – актив әти-әни!» укыту-методик программасы эшләнгән.
ӘЛЕГЕ ПРОГРАММАНЫ РЕСПУБЛИКАНЫҢ БАШКА МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘ ФАЙДАЛАНУ ЗАРУР.
2023 елга Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасыннан

МАГИСТРАТУРАМЫ, СПЕЦИАЛИТЕТМЫ?
– Хәзерге сәяси вазгыятькә бәйле рәвештә, бездә укытуның Болон (Болонья) системасы (бакалавриат һәм магистратура) сакланачакмы, әллә без кире специалитетка әйләнеп кайтачакбызмы?
– Болон системасы төрле илләрнең югары уку йортларын берләштерә һәм әлеге системада катнаша торган илләренең дипломнарын тануга юнәлтелгән. Ул югары белем бирү системасын бакалавриат, магистратура, докторантура баскычларына бүлә. Ахыр чиктә бу – яшь белгечләрнең Россиядә дә, чит илләрдә дә эшкә урнашу мөмкинлекләрен арттыру ысулы.
Россиядә Болон системасын саклап калукалмау турында карарлар федераль дәрәҗәдә кабул ителә. Болон системасыннан чыккан очракта башкарма хакимиятнең федераль органнары һөнәри белем баскычларын билгеләүне яңадан караячак, шуңа бәйле рәвештә федераль законнарга да үзгәрешләр кертәчәк. Ихтимал, Россиядә үзебезнең мәгариф системасы кирәктер. Әмма бу безнең вәкаләтләр түгел инде. Шәхсән үземнең фикерем мондый – белемне бер генә өлкәдә алган студенттан яхшы белгеч чыгачак: хәзер исә бакалавр 4 ел буе, мәсәлән, педагог булырга укый, аннары, магистратурага күчкәч, юрист һөнәрен өйрәнә.
Ихтимал, система үзгәрер дә, чөнки без үз илебездә яшәргә, үз илебездә эшләргә әзер булган чын белгечләр әзерләргә тиеш. Европадагы толерантлык төшенчәсе үзенең нинди булуын күрсәтте инде. Бездә андый төшенчә юк. Илебез халыклары гасырлар буе бер‑берсе белән тыныч һәм тату яши. Без бер-беребезнең менталитетын беләбез, безгә бергә рәхәт, кирәк булганга гына тешне кысып түзеп яшәмибез.
КАЙСЫ БДИ - ЯХШЫ, Ә КАЙСЫ - НАЧАР
– Ата-аналарның күпчелеге, БДИ безнең балаларны белемгә омтылудан мәхрүм итеп, тестлар эшләүгә генә (бигрәк тә чыгарылыш сыйныфларында) күнектерә, дип саный. Мәктәп балаларыннан имтихан алуның үзебезгә хас системасына кире әйләнеп кайту ихтималы бармы?
– Бүген БДИ – укучылар белеме сыйфатын бәяләүнең бердәнбер системасы ул. Аннан хәзер үк баш тарту өчен, ниндидер башка системаны кабул итәргә кирәк. Ә ул юк! Әмма безнең Педагогик үлчәүләр федераль институты (ФИПИ) бар, ул контроль-бәяләү материалларының (КИМ) эчтәлеген яхшырту белән шөгыльләнә. Ягъни тестлардагы сораулар укучыны уйланырга мәҗбүр итәрлек булсын дип тырыша... Стандартлар яңартылып тора, һәм укытучылар аларны яхшы белә. Бала беренче сыйныфтан ук тырышып укыган очракта, БДИ – яхшы. Бала унынчы сыйныфта гына уку белән кызыксына башлый һәм әти‑әнисе аңа шул вакытта гына репетитор яллый икән – БДИ начар. Бу бик начар! Сүз уңаеннан, еш кына репетиторлар яңартылган стандартларны белми дә, бу исә БДИ тапшырганда гына ачыкланырга һәм начар нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Беренче сыйныфтан ук тырышып укырга кирәк, һәм барысы да яхшы булачак.
БЕЗ УЯУ БУЛЫРГА ТИЕШ
– Кайбер фаҗигале мисаллардан күренгәнчә, мәктәп ничек кенә яхшы сакланмасын, анда барыбер нинди дә булса явыз ниятле кеше үтеп керә ала. Казандагы һәм Ижевскидагы очраклардан соң мәктәпләрдә балаларның иминлеген кайгырту максатында нинди чаралар күрелә?
– 175 нче мәктәптәге фаҗига, мәктәпләрдәге иң заманча куркынычсызлык чараларына карамастан, уяулыкны югалтмауның зарурлыгын күрсәтте. Чөнки өч метрлы коймалар да, периметр буенча һәм мәктәп эчендә күзәтү алып бару мөмкинлеген биргән видеоҗиһазлар да, сак сигнализациясе дә, башка норматив таләпләр дә кеше уяулыгын алыштыра алмый. Казандагы балалар учреждениеләрендә террорчылыкка каршы иминлек чараларына быел 2 миллиард сумнан артыграк акча тотылды. Киләсе елга Татарстан бюджеты һәм муниципалитетлар бюджетлары проектларында мәктәпләрне хосусый сак предприятиеләре белән тәэмин итүгә 1,44 миллиард сум акча бүленгән.
Әмма шуны хәтердән чыгармау мөһим: мәктәп бит ул хәрби объект түгел, анда корал юк, анда – балалар. Ул – тере организм.
Идеалда исә безнең балалар гомеренә кизәнүче ерткыч бәндәләр йә дәвалау, йә төзәтү учреждениеләрендә изоляцияләнгән булырга тиеш. Әлегә иректә йөриләр икән, вакытында туктатылырга тиешләр. Йә үз туганнары тарафыннан – алар бит ялгыз яшәми, яисә хокук саклау органнары тарафыннан. Без һәркайда, һәркемгә, әйләнә-тирәдәгеләргә карата уяу булырга тиеш – бу иң мөһиме.
IMG_2019
ПРОГРАММАЛАР ТӨРЛЕ – НӘТИҖӘ БЕР ҮК
– Мин тугызынчы сыйныфта укыйм, гаиләм бер шәһәрдән икенчесенә еш күченгәнгә, миңа һәр яңа мәктәптә яңа программа буенча укырга туры килә. Башымда – ботка. Ни өчен укыту программалары төрле җирдә төрлечә?
– Программаларның төрлелеге бездә 1990 нчы еллардан башланды. Без укыганда бөтен илдә бер программа иде. Калининградтан Камчаткага кадәр – бер үк төрле математика, әлифба, табигать белеме дәреслеге... Ә менә хәзер бер үк фәннән дәреслек берничә. Күпмедер дәрәҗәдә мин бу укучы белән килешәм. Әмма дәреслекләр төрле булса да, федераль стандартлар бердәм бит. Төрле дәреслекләр, төрле программалар буенча шөгыльләнеп, без бер үк төрле нәтиҗәгә ирешергә тиеш.
Шул рәвешле, материалны өйрәнү тәртибендәге кайбер үзгәрешләр гамәлдәге законнарга каршы килми.
БАРЫСЫ ДА ГАДЕЛ!
– Ни өчен көзге каникул бик кыска?
– Бик кыска да түгел инде. 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр – 9 көн. Әлбәттә, җәйгесе кебек озын була да алмый. Әле бит беренче чирек, ике ай гына узды – өч айлык ялдан соң арырга да өлгермәдегез!
Уку елында каникулга 30 көн бирелә: көзге, кышкы, язгысына. Димәк, барысы да дөрес һәм барысы да гадел.
ИНЖЕНЕРЛЫК БЕЛЕМЕ
– Илсур әфәнде, мәктәпләрдәге «инженерлык белеменә» карашыгыз нинди? – Уңай! Татарстанда өстенлекле саналган машина төзелеше һәм нефть-газ-химия сәнәгате тармакларында югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ зур. Ә инде ихтыяҗ бар икән – химия, биология, физика, информатикадан яхшы әзерлекле абитуриентлар таләп ителә. Шунлыктан без профильле укыту мөмкинлекләрен белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатларында файдаланабыз.
Моңа «Инженерлар республикасы» мәгариф проекты мисал була ала. Аның төп идеясе – республикада инженерлык мәктәпләре челтәрен булдыру. Мондый мәктәпләрнең максаты – һөнәри инженерлык-техника эшчәнлегенә һәвәс талантлы балаларны ачыклау һәм укыту.
Әлеге проект 2018 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Яшьләр инновацияле иҗат үзәге (ЦМИТ-КАИ), Speak English Инглиз теле мәктәбе катнашында һәм ярдәмендә гамәлгә кертелә башлады.
Бүген әлеге проектта 500 укучы – 36 сыйныф катнаша. Бу – заманча белем бирү технологияләрен файдаланып, үзендә авторлык мәгариф программалары буенча техника һәм лингвистика юнәлешләрен берләштергән өстәмә белем бирү.
IMG_2071
«МӨҺИМ СӨЙЛӘШҮ»
– Мәктәптә «Мөһим сөйләшү» дәресләре кертелде. Алар элегрәк «пионерия» һәм «комсомол» кебек хәрәкәтләргә йөкләнгән, хәзер җуелган патриотик вазыйфаны тиешле дәрәҗәдә башкара алачакмы?
– «Мөһим сөйләшү» проекты укучыларда үз ватаннары – Россиягә, анда яшәүче халыкларга, аның тиңдәшсез тарихына, бай табигатенә һәм бөек мәдәниятенә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Әлеге дәрестән тыш чара барлык мәктәпләрдә дә үткәрелә.
Мин моны үз илебезнең, республикабызның патриотларын күпләп тәрбияли башлауда бик җитди чара дип саныйм. Циклограммасы мәгълүм, тематикасы аңлаешлы. Бу – төбәк, республика, муниципалитет үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән 34 дәрес, ягъни без дәресләргә җирле темаларны да кертә алабыз. Сөйләшүне сыйныф җитәкчесе яки тарих укытучысы оештыра. Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шул мәктәпне тәмамлаган күренекле шәхесләр чакырыла. Гаилә, Конституция темаларын күтәрәләр, хезмәт династияләре, бабайларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, бүгенге вазгыять, очучы-космонавтлар, данлыклы ватандашлар хакында сөйлиләр... Барлык материаллар да мәктәп баласының яшь һәм психология үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә.
Мондый дәресләр мөһим, әмма алар бит яңалык түгел – өлкәнрәк яшьтәгеләр шуңа охшаш политинформация дәресләрен хәтерли әле. Боларның барысы да киләчәктә балаларга кирәк булачак. Бу дәресләр патриотлар тәрбияләүгә булыша. Хәзер Россия мәктәпләрендә патриотлар хәрәкәте оештырыла. Аны, бәлки, «Россия варислары», бәлки, «Бөркеткәй» дип атарлар. Иң мөһиме – ул укучыларны берләштерергә тиеш. Балаларны чит ил мисалында, чит ил фильмнарында тәрбияләү дөрес түгел. Безнең үз фильмнарыбыз, үз каһарманнарыбыз бар.
Фото: Алсу Шакирова
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: