Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Күңелгә якынны хөрмәтлибез

Күңелгә якынны хөрмәтлибез

Каллиграфия укытучысы Ксения Сенцова мөгаллим һәм укучы бер-берсен яхшырак аңлый алсын өчен нәрсәләр кирәк булуы турында сөйли.

22 ноября 2022

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ПЕДАГОГИК АЛЫМ
Бала үзенә кызык булганда өйрәнә, укый. Синең белән кызык икән, димәк, ул сине педагог буларак хөрмәт итә. Әмма син үзең укучыларыңны хөрмәт итмәсәң, тегесе дә, монысы да булмаячак. Һәрхәлдә, мәктәп елларыннан мин шуны истә калдырдым.
ФӘНГӘ – ӘЙЕ! ПЕДАГОГКА – ЮК…
Балалар күңеле бик сизгер, һәм алар олыларның үзләренә карата мөнәсәбәтен бик яхшы тоя. Үз предметын яхшы белүче укытучыбыз бар иде. Үз фәненә бәйле бик күп кызыклы нәрсәләр сөйли. Кайчагында мәктәп программасына кермәгән материаллар да бирә, әмма аның мондый чыгышлары берничә кешегә генә атала иде – укытучы аларны гына үз игътибарына лаек дип санады. Без, ягъни калган барлык балалар, аның фикеренчә, укырга теләмәгән һәм гомумән укый белмәгән соры массаны тәшкил итә идек. Мин аның фәнен чын күңелдән ярата идем (һәм хәтта үз һөнәремне дә бу өлкә белән бәйләдем дип әйтергә була), ләкин укытучының үзен җенем сөймәде. Әлегә кадәр аңлый алмыйм: ник ул җиденче сыйныф укучылары алдында үзенең акыл ягыннан өстенлеген күрсәтүне нәтиҗәле педагогик алым дип санады икән?
ИҢ ЯХШЫ ӘҢГӘМӘДӘШЕМ
Аның каравы башка укытучыбызны без барыбыз да яраттык. Ул үзен һәрвакыт бик табигый тотты, әллә ни шаккатарлык чыгышлар ясамый, ялгышырга курыкмый иде, һәрберебезгә карата гел игътибарлы һәм дустанә мөнәсәбәттә булды. Беренче көннән үк булмаса да, без аны чын-чынлап хөрмәт иттек. Ул миңа тугызынчы сыйныфта әдәбият буенча дәүләт имтиханына әзерләнергә булышты. Шулчакта мин аңарда үзем өчен кызыклы темалар турында сөйләшергә әзер әңгәмәдәшне таптым. Онегинның Татьянага хаты, Тургеневта аталар һәм балалар конфликты – инде һәркем гарык бу «классик» сюжетлар минем өчен яңа яктан ачылды, чөнки укытучы әлеге темаларның асылын аңлата алды. Укытучыбыз декрет ялына киткәч, без дәресләрне аның өендә дәвам иттек, ә аннан соң ул минем иншаларымны бәби тудыру йорты янындагы эскәмиядә дә тикшерде әле. Өстәмә дәресләр өчен беркайчан да акча алмады, шуңа күрә мин аңа җиләк‑җимеш һәм тәм-томнар алып килә идем. Аның тырышлыгы белән күпләребез рус теленнән БДИне яхшы язып чыкты, ә укытучы уеннар аша аңлаткан кагыйдәләрне мин әле дә хәтерлим.
СӘЙЛӘН БЕЛӘЗЕК – УҢЫШ УЛ
Хәзер үзем педагог булгач, укучыларның игътибарын җәлеп итеп, аларның дикъкатенә ирешергә тырышканда, укытучының нинди хисләр кичергәнен аңлыйм. Кайвакыт баланы кызыксындыру бик авыр (хәтта мөмкин дә түгел). Бу еш кына аның әлеге предметка мөнәсәбәтенә түгел, ә гомумән фикер-карашлары, балалар тормышында да еш күзәтелгән стрессларга бәйле. Кайбер алымнарны, әйтик, шул ук уен ысулын, мин классик педагогикадан алам, кайберләрен үзем уйлап табам. Тәртип өчен баллар системасы (асылда, теләсә кайсы балага таныш «лайк»лар), күнегү төрләрен мөмкин кадәр тиз, табигый агымга зыян салмыйча гына алыштырып тору һәм, әлбәттә, дустанә мөнәсәбәт – хәзер минем төп ярдәмчеләрем. Бер кыз белән без һәр дәрес ахырында сәйләннән беләзек (фенечка) һәм башка нәрсәләр үрәбез, шул вакытта ул миңа ял көннәренең ничек узуы, нинди фәннәрнең аңа авыр бирелүе, музыка мәктәбендә укуны бик ошатуы турында сөйли. Балаларга минем дәресләремдә уңайлы, рәхәт булуы күңелемә хуш килә, аларның уңышына куанам. Без берберебезне хөрмәт итәбез, дип уйлыйм.
Фото Ксения Сенцова архивыннан алынды

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: