Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Легенда пикедан чыгармы?

Легенда пикедан чыгармы?

«Александр Коноплев дуслары белән гаражда самолет җыя» – Казанда легендар Пе‑2 очкычын җыю турында тәүге репортажларның берсе шундый башисем белән чыга. «Татарстан канатлары» дип аталган уникаль проект шулай башлана һәм дәвам итә

24 августа 2022

Башта урман ешлыгында озын бүрәнкәсыман чокыр күренә. Алай гына да түгел, су белән тулган аланлык дияргә дә була. Эзтабарларның сизгерлеге сынатмый: металл эзләгеч чыелдый башлый. Ул да түгел, туфрак катламында очкычның шассие күренә. Димәк, самолетның башка өлешләре дә монда булырга тиеш! Рация дә җанланып китә: ярты чакрым тирәсе ераклыкта, бөтенләй икенче якта эшләгән командадан хәбәр алына – экипаж әгъзасының шлемофонын тапканнар. Ике отряд та бер үк вакытта самолет һәлакәте урынына чыга. Татарстанның «Ватан» берләшмәсе эзтабарларының һәм аларның Северодвинскидан килгән коллегаларының сазлыклы Тосно урманнарында бу табылдыкны табарга өметләре җуела башлаган була инде.
– Шлемофон – шәхси әйбер. Гадәттә аны алыштырмыйлар, кешенекен дә алмыйлар. Без аны пычрактан чистарттык һәм наушнигында «Костя» дип язылган язуны таптык, – дип сөйли Татарстанның «Ватан» берләшмәсе эшләре идарәчесе, тарихчы Илья Прокофьев. – Аннары самолет двигателе номерына карап, безнең база буенча экипаж әгъзаларының исемнәрен ачыкладык. Костя дигәнебез Константин Павлович Прохоров булып чыкты, ул Кострома өлкәсенең Нерехт районы Сарай авылында туып‑үскән егет.
WhatsApp Image 2022-07-15 at 13.23.49
Кул астындагы берничә база мәгълүматын чагыштырып, эзтабарлар шлемофон хуҗасының язмышын ачыклый. Аның самолетын 1943 елның июлендә бәреп төшерәләр. Очучы һәм штурман һәлак була, ә укчы-радист парашют белән Тосно урманына төшә, аннары, күрәсең, үзебезнекеләр ягына таба 30 чакрымнар тирәсе юл үтә, тик барып җитә алмый, әсирлеккә эләгә. 1944 елда немецларның Херне лагереннан качарга омтыла, әмма аны тоталар. Костя шул ук елны әсирлектә үлә. Аңа 24 яшь кенә була.
«НЕМЕЦ ХӘШӘРӘТЛӘРЕНӘ ҮЛЕМ»
Өлкән очучы Александр Поляков, штурман Василий Пыхтунов һәм укчы-радист Константин Прохоров командасы тулысынча «Хроника пикирующего бомбардировщика» экипажы прототибы була алыр иде. Егетләр мәктәп эскәмиясеннән үк диярлек аэродромга юл ала. Анда заманы өчен иң алдынгы, инновацион Пе‑2 очкычларын өйрәнәләр, һавага күтәреләләр һәм, нәфрәтләнеп, дошман самолетларын юкка чыгаралар. Сугыш елларында һавага күтәрелгән якынча 11,5 мең бомбардировщикның 10,5 меңе Казанда җыелган. Монда экипажлар аларга сынаулар үткәрә, аннан соң фронтка, үзләренең частьларына китәләр.
– Пе‑2 конструкциясендә агач детальләр кулланылмаган беренче очкыч була. Шул ук вакытта электрлашу дәрәҗәсе буенча ул заманының башка самолетларын узып китә. Шуңа күрә самолетны сынау еш кына хәвеф‑хәтәр белән бәйле була, – дип сөйли Илья Прокофьев.
Двигательләр эшләмәскә, таркалырга, янарга мөмкин, руль һәм идарә системаларында җитешсезлекләр табыла. Татарстан территориясендә сынау һәм бер җирдән икенчесенә күчерү очышларында гына да берничә экипаж һәлакәткә очрый. 1942 елда Казаннан Мәскәүгә очкан Пе‑2 самолетында аны уйлап тапкан Владимир Петляков үзе дә һәлак була. Ул вакытта С.П. Горбунов исемендәге 22 нче номерлы Казан авиация заводы дистәгә якын машина чыгара. Эш бик кызу темпларда бара, эшчеләр станок янында 12–14 сәгать эшли.
1944 елның гыйнварында Казан авиация заводы конвейерында эшләүче бер эшче подшипник боҗрасына электрокарандаш белән «Немец хәшәрәтләренә үлем» дип яза. Тылдан фронтка бу «сәлам»нең нинди хисләр белән җибәрелгәнен күз алдына китереп була. Татарстан эзтабарлары мондый язуларны Пе‑2 детальләренең эчке өлешләрендә таба.
_MG_6618
– Без 1980 нче еллардан бирле хәрби самолетлар егылып төшкән урыннарда эшлибез. Безнең бурыч – очучының гәүдәсен табу, исемен ачыклау, туганнарын эзләү, күмү эшләрен оештыру, сугышчы турында мәгълүматны яңарту. Шул рәвешле без 155 экипаж әгъзасының язмышын ачыкладык. Шулай да безгә очкычның үзе дә гел кызганыч тоела иде. Самолет калдыклары беркемгә дә кирәк түгел. Аларны еш кына тимер-томырга тапшыралар, йә булмаса хуҗалык максатларында, әйтик, бакчада кулланалар. Ә безнең аларны онытылудан саклап каласы, Бөек Ватан сугышында батырлыкларның нинди машиналарда кылынганын һәм якташларыбызның дүрт ел дәвамында нәрсә хакына ач-ялангач, көнне төнгә ялгап эшләгәннәрен күрсәтәсебез килде, – дип сөйли «Ватан» республика берләшмәсе җитәкчесе Александр Коноплев. Аның ике бабасының да язмышы турыдан-туры авиация белән бәйле: берсе, очучы Константин Александрович Голубев, 1941 елның 3 июлендә хәрби заданиедән кире кайтмый, икенчесе, Геннадий Александрович Коноплев, сугыш буенча Казан авиация заводында Пе‑2 очкычларын җыя.
Шул рәвешле 2017 елда «Татарстан канатлары» проекты пәйда була. Максат – республикага аның Бөек Җиңүгә керткән өлешенең төп символларының берсе – торгызылган Пе‑2не кайтару.
ЙӨЗЛӘГӘН ТАРИХТАН ҖЫЕЛ ПАЗЛ
Гаять зур максат. Сугыштан соң калган бомбардировщикларны 1950 нче елларда реактив авиация алыштыра, Пе‑2ләр үтилгә тапшырыла. Россиядә бары ике Пе‑2 генә кала – Мәскәү өлкәсе Монино шәһәрендә Хәрби‑һава көчләре үзәк музеенда чын самолет үзе һәм Югары Пышмадагы (Свердловск өлкәсе) Хәрби техника музеенда торгызылган үрнәк. Башка илләрдә тагын өч машина сакланган. Калганнары – төрле дәрәҗәдә сакланып калган, безнең иксез-чиксез илебез кырларында, урман һәм сазлыкларында таралып яткан калдыклардан торган гаять зур пазл.
– Утыз ел элек тә, хәзер дә без экспедициягә походка барган кебек җыенабыз. Аквалангчы җайланмалары, чыгыр, палатка, ашамлыкларны күтәрелү ноктасына үзебез алып киләбез. Берникадәр вакыт элек грантка кечкенә генә вездеход-амфибия сатып алган идек, аңарда 400 кг га кадәр йөк ташырга мөмкин. Әмма, мәсәлән, двигатель табабыз икән, аны сүтеп, өлешләп чыгарырга туры килә, – дип сөйли Александр Коноплев.
Табылган һәр самолет – табышмак. Кайчагында аны шактый тиз чишәргә, ягъни машинаның хәрби юлын һәм экипаж әгъзаларының исемнәрен ачыкларга була, әйтик, самолет һәм двигательләрнең сакланып калган серияле номерлары буенча. Илья Прокофьевның дистә еллар дәвамында җентекләп тупланган базасы бар, номерлар буенча мәгълүматны ул шунда таба. Аның базасында Пе‑2 очкычларына караган 4 меңләп язма теркәлгән, бу якынча 700 самолет дигән сүз. База архив материалларының ачылуы хисабына, эзтабархезмәттәшләре, энтузиаст-тарихчылар ярдәме белән тулылана бара.
– 2018 елда Мәскәү өлкәсендәге коллегаларыбызга Карелия Республикасының Сегеж шәһәрендәге аучылардан хәбәр килә. Берничә ел элек урманда самолет ватыклары табылуын әйтәләр, фотолар да җибәрәләр. Эзтабарлар, Пе‑2 калдыкларын танып, безгә хәбәр иттеләр. Без аучылар янына бардык, бергә «уазик» белән урман чытырманына – самолет егылган урынга килдек. Беренче, икенче тапкырдан булмаса да, двигательнең номеры сугылган фрагментны таптык. Тик әлеге сериядәге самолетларны сугыш алдыннан гына чыгарудан туктатканнар, һәм бу җирдә барган сугыш югалтулары исемлегендә дә очкыч теркәлмәгән иде, – дип сөйли Илья Прокофьев.
Аучыларның берсе самолетта финнар очарга мөмкин, дигән фараз әйтә. Татарстанлылар фин тарихчысы Карл Геуст белән элемтәгә керә. Ул сугышның беренче көннәрендә немецлар кулга төшергән, фин армиясе сатып алган һәм 1943 елда радарлардан югалган самолет моторлары номерларын таба ала. Бу нәкъ менә Карелия урманында аучылар тапкан очкыч була. Соңрак Геуст экипажның исән калган ике әгъзасы совет госпиталенә эләгүен хәбәр итә. Берсе өч көннән соң үлә, икенчесе исән кала, 1944 елда үз иленә кайта, белем ала һәм, Италиягә китеп, опера җырчысы була. Эзтабарлар Геуст үтенече буенча госпитальдә һәлак булган очучының Беломорск шәһәрендә туганнар каберлегендә күмелүен ачыклый. Совет сугышчылары белән бер кабердә булуы да ихтимал.
БЕЗ ИНДЕ ЮГАЛТА ЯЗГАН ХӘТЕР
WhatsApp Image 2022-07-15 at 13.24.18 (1)
Татарстанлылар Карелиядә табылган Пе‑2 очкычының берничә детален алып кайта, шул исәптән пике вакытында тизлекне киметергә мөмкинлек бирә торган тормоз рәшәткәләрен дә. Канатларының колачы 16 метрга җиткән самолетны эзтабарлар иске янгын частеннан калган гаражда җыялар. Гараж киштәләре Калуга, Мәскәү, Түбән Новгород, Псков, Брянск, Ленинград, Мурманск, Смоленск өлкәләреннән һәм Карелиядән алып кайтылган самолет фрагментлары белән тулган. Проектка күптән яңа урын кирәк, әмма «Ватан» ел саен берничә федераль һәм республика программалары буенча ота барган грант акчалары экспедицияләр оештыруга, детальләрне кайтартуга, комплектлаштыру әйберләрен сатып алырга гына җитә.
_MG_6632
Хәзер гаражда 69 Пе‑2 самолетының де‑ тальләре саклана. Эзтабарлар самолетның канатлары, койрыгы, кабина, борыны беркетелә торган «рам»ны җыялар.
_1012369
Кайнар һава өрдерү ярдәмендә бердәнбер төзек двигательне эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Дөрес, аңа башта вкладышлар сатып алырга кирәк... Экспедицияләрдә табылган детальләрнең өчтән бере генә очкыч җыярга яраклы. Калганнары яңадан торгызылырлык хәлдә түгел. Алар буенча детальләрнең күчермәләрен ясарга кирәк, әмма шул ук вакытта проектта катнашучылар само‑ летны максималь дәрәҗәдә чын, аутентик итеп җыярга тели. Конструкциянең кайбер элементлары, мәсәлән, кабина, прибор панеле бөтенләй юк диярлек – җиргә бәрелүдән һәм янудан бу өлешләр барыннан да көчлерәк зыян күрә.
Хәлне самолет конструкциясенең сызымнары булмау да катлауландыра, алар төрле сәбәпләр аркасында сугыштан соң юкка чыккан. Өлешчә Пе‑2не ремонтлау буенча КМТТУ‑КАИ китап‑ ханәсе һәм КАПО музеенда сакланган китаплар коткара. Тик проблема шунда ки, самолет даими камилләштерелеп торган һәм сугыш вакытын‑ да аның 500 гә якын модификациясе чыккан. Шулай булгач, хәтта бөтен детальләр табылып, аларны урнаштыру инструкцияләре булган очракта да, алар бер-беребезгә туры килмәскә мөмкин. Проектка ярдәм йөзеннән КАПО үз эш‑ челәре – слесарьларны тәкъдим иткән…
– Быел һәм киләсе ел башында инде табылган самолетларның фрагментларын кайтару белән шөгыльләнәчәкбез, шул исәптән Константин Прохоров очканын да, – ди Александр Коноплев. – Әлбәттә, кайдадыр зыян күрмәгән Пе‑2 кабинасы ята дип хәбәр итәләр икән, без шунда ук килеп җитәчәкбез. Ватылмаган детальләрне никадәр күбрәк тупласак, самолетны җыю эше шулкадәр тизрәк барачак.
Һәм тагын бер нәрсә: хәтта тулысынча җыелган самолет та оча алмаячак – детальләр артык тузган. Һавага күтәрелергә сәләтле яңа очкыч күчермәсен ясау өчен 500 млн сумга якын акча сорала. Һәм моны хәзер үк, прототипны җыйганчы эшләргә кирәк, чөнки детальләрнең 3Dкүчермәләрен ясап калу таләп ителә. Тик туры килә торган сканер да, аның белән эшли белүче белгечләр дә юк.
2020 елда Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» статусын алды. РФнең бу мактау‑ лы исеме «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү максатларында» гамәлгә куела һәм «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән, шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән, һәм шул ук вакытта массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге күрсәткән шәһәрләргә бирелә». Шунысы кызык: әлеге батырлык чагылышы булган матди һәйкәлне торгызу өчен инде күптән массакүләм булудан туктаган шул ук каһарманлык һәм фидакарьлек кирәк икән.
Олеся Бондаревская
Фотолар: Александр Ефремов, «Ватан» республика берләшмәсе архивыннан

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: