Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

МӘЧКӘРӘ АВЫЛЫНДАГЫ БОРЫНГЫ МӘЧЕТ

Классицизмның башлангыч чоры, барокко элементлары да кергән – Мәчкәрә авылы мәчетен тарихи архитектура белгечләре әнә шулай тасвирлый. Һәм әлеге гыйдабәтханә республиканың кирпечтән алынган иң борынгы дини корылмаларыннан берсе дип тә өстиләр. Ләкин бер генә белешмәлектә дә сез биредәге вакыт сулышы чагылышы, зәңгәр гөмбәзләрдә кояш нурларының уйнавы, идән такталарының рәхәт шыгырдавы һәм тавышыгызның тыныч кайтаваз булып залларда йөрүе турында укый алмассыз.

– Әни белән монда кереп йөргәндә миңа биш яшьләр чамасы иде – монда бик матур ярымтүгәрәк, бормалы баскыч барлыгын хәзергәчә хәтерлим әле! Аны бер кадак та какмыйча ясаганнар. Озак вакытлар мәчеттә колхоз амбары булган, аннан соң эш кирәк-яраклары, ашлама саклаганнар.
Бу Мәчкәрә авылының хәзерге мәчетенең имамы, Кукмара районы Аксакаллар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыповның балачак хатирәләре. Әле күптән түгел генә мәчетнең икенче катында аның сүз раслаучы дәлилләрне – ашлык саклау эзләре табарга була иде. Зур намаз залында өлешчә ишелә башлаган агач түшәмә астында игътибарлырак кешеләр бодай бөртекләре таба алган. 1920 нче еллардан башлап бина үз максатында кулланылмаган. Монда хәтта тавык фабрикасы да урнашкан булган, дип сөйлиләр. 1930 нчы елларда мәчет манарасыз калган... Әйе, дин тыелган заманда әлеге изге урын санга сугылмаса да, мәчет исән калган. Бүген ул Татарстанның иң борынгы җәмигъ мәчетләренең берсе булып тора.
ЕфремовА00079
ИСКИТКЕЧ ТАРИХ
Мәчкәрә мәчете манзарасы кай урыннан матур булып ачылганын беләсезме? Ерак түгел генә урнашкан Үтәмешевларның нәсел утарыннан. Сүз уңаеннан, гыйбадәтханә төзелеше 1791 елда үз заманының күренекле эшкуары – беренче гильдия сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчаларына төзелә башлый. Ике елдан соң биредә беренче намаз укыла.
Мәчетнең революциягә кадәрге тарихы бик матур була. Хәзерге вакытта кечкенә генә Мәчкәрә авылының 19 гасырда эре мөселман агарту үзәгенә әверелә алуын күз алдына китерүе дә кыен! Әлеге мәдрәсәдә белем алу бәхет һәм зур горурлык саналган. Анда укыган шәкертләрнең күбесен бүген без бөек фикер ияләре, мәгърифәтчеләр, дин белгечләре исемлегенә кертәбез. Алар арасында – Габденнасыйр Курсави, Хөсәен Әмирхан, Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы – Сөбхан бине Абдулкәрим әл-Мәрҗани…
БЕРГӘ, КҮМӘКЛӘП…
Зур булмаган стендка урнаштырылган фотоларда мәчетнең тарихын күрергә мөмкин. Әнә Мәчкәрәнең борынгы күренеше. Игътибар итегез әле: ерактан матур булып мәчет күренеп тора! Шуңа күрә югалганы урынына яңадан кыскарак итеп ясалган манара тарихи чынбарлыкка туры килә.
ЕфремовА00040
2005 елда гыйбадәтханәне авыл кешеләре реставрацияли башлый. Ләкин төзекләндерүне үз көчләре белән башкарып чыга алмыйлар – мәчетне яңарту өчен таләп ителгән эш күләме артык зур була, шуңа күрә әлегә ул авария хәлендә санала. Бәхеткә, проблема хәл ителәчәк. Мәчкәрә мәчете «Мирас – Наследие» мәдәни мирасны саклау программасына кертелгән. Тиздән биредә төзекләндерү буенча зур күләмле эшләр башланачак: нигезне һәм диварларны ныгыту, гидроизоляция ясау, су торбалары кертү… Реставрацияне иганәчеләр хисабына эшләргә ниятлиләр – мәчет эшләрен бабаларыбыздан калган күркәм гадәт буенча бергә, күмәкләп җиңеп чыгачаклар. Һәм инде ике елдан соң Мәчкәрә мәчете манарасыннан, бөтен мөселманны намазга өндәп, күптән көтелгән азан тавышы яңгыраячак.
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: