Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәктәп: җиде йозак астында?

Мәктәп: җиде йозак астында?

Бүген балаларыбыз ишекләре бикле биналарда укый. Бер егерме ел эл элек бу хәлләрне кешегә сөйләсәң, һич кенә дә ышанмаслар иде. Ни кызганыч, ачы чынбарлыкны танырга туры килә: Казан, Ижевск мәктәпләрендәге фаҗигаләр... Моңа өстәп, көн саен диярлек төрле мәктәпләргә шартлаткычлар куелу турында хәбәрләр килеп тора. Теге яки бу очракта ничек эш итәргә кирәклеге турында укытучыларга көн саен диярлек инструктаж үткәрәләр. Югыйсә укытучының төп максаты – белем, тәрбия бирү бит.

22 ноября 2022

Мәктәпләребез ничек саклана? Укытучылар, ата-аналар бу хакта нәрсә уйлый? Шул хакта белештек. Алай гына да түгел, башкалабызның берничә мәктәбенә барып, куркынычсызлык таләпләре ничек үтәлүен тикшердек.
1
«ЮК, СӨЙЛӘШМИМ!»
Казан мәктәпләре буенча тәҗрибә үткәрергә ниятләгәч, башкалабызның төрле районнарына чыгарга кирәк, дип уйлаштык. Иң беренче эш итеп Мәскәү районының 17 нче татар гимназиясенә юл тоттык. Әлеге уку йорты ни өчен игътибарны җәлеп итте: биредә койма юк. Гимназия ишегеннән чыгуга, балалар җәяүлеләр юлына эләгә.
Сынау үткәрергә дип фотографыбыз Александр үзе белән зур букчасын алып чыкты. Аның дәү гәүдәсе, кулындагы аппаратлары теләсә кемдә шик‑шөбһә уятырга тиеш кебек тоелды. Мин исә хезмәттәшемнән берничә адым арттарак иярдем.
Гимназиясенең ишеге бикле иде. Төймәгә баскач, озын гына буйлы сакчы ир чыкты. Кайдан, ни өчен килүебезне аңлаткач, ул телефоныннан гимназиянең директорына шалтыратты. Җитәкче Галиева Әлфия Әсгать кызы әллә ни озак көттермәде. Тик ул минем сорауларыма җавап бирүдән баш тартты.
– Сезнең килүегез турында югарыдагылардан кисәтү булмады, – диде ул.
Гаҗәп, мәктәп тирәсе ни өчен тотылмаган булуны аңлатыр өчен «югарыдагылардан кисәтү» кирәк икән...
Шулай да гимназия ишек төбендә торган берничә әни белән сөйләшеп алдык. Белем йортының тирәсе тотылмаган булу аларны борчый булып чыкты. Һәрхәлдә, безгә шулай дип белдерделәр. «Ә мәктәп администрациясенә бу хакта әйткәнегез бармы?» – дигәч, юк, дип баш селкеделәр. «Тавыш чыгарып йөрисе килми», – диделәр. Үзләренең исем-фамилияләрен әйтергә дә теләмәделәр. Алайса инде, дуслар, бигайбә.
2
Мәскәү районының 17 нче татар гимназиясенә юл тоттык. Биредә койма юк, гимназия ишегеннән чыгуга, балалар җәяүлеләр юлына эләгә..
«ЯҢА КОЙМА ТОТТЫК»
Икенче тукталыш Киров районының 67 нче мәктәбе иде. 17 нче гимназиядән аермалы буларак, белем йорты биек тимер койма белән әйләндереп алынган. Александр машинадан төште дә капкага юнәлде. Кыңгырауга баскач, мәктәп ишегеннән сакчы ханым күренде. Безнең янга чыгып, кем булуыбыз белән кызыксынды. «Журналистлар», – дигәч, мәктәп директорына шалтыратты. Бушуева Елена Александровна мәктәпкә керергә рөхсәт итте.
Ишегалдына узгач та, сакчы ханым белән якыннанрак таныштык – Марина исемле икән, бик ачык. «Якында гына яшим. Минем аркылы чебен дә очып уза алмый, бөтен кешене йөзеннән таныйм», – диде ул. Мәктәпкә кереп җиткәч, Марина, бөтен шартын туры китереп, журналга исем-фамилияләребезне теркәп кул куйдырды. Аннан директор кабинетына озатты.
– Яңа уку елына мәктәп тирәсен ике метрлы яңа койма белән тотып алдык, – дип сүз башлады Елена Александровна.
– Ә моңа кадәр мәктәп тирәсе тотылмаган идеме? – дим.
– Тотылган иде, тик рәшәткәләр тәбәнәк иде. Хәзер инде куркынычсызлык таләпләренә туры китереп эшләттек.
– Сер булмаса, нинди акчага? Мәктәп бюджетында ул максатка дип акча каралмаган, дип беләм.
– Республика бюджетыннан күчте.
Әлеге белем йортында хәрби юнәлештә белем бирәләр, кадетлар мәктәбе санала. Биредә 392 укучы белем ала. Укучылар иртәнге сигездә көн саен ишегалдына чыгып тезелә, марш атлый. Дәрескә исә 8 сәгать 45 минутта кереп утыралар. Куркынычсызлык буенча даими рәвештә өйрәнүләр үткәрәләр икән.
– Укучылар ишеге бикле сыйныфларда укый, – дип дәвам итте Елена Александровна. – Дөресен генә әйткәндә, мин моның начарлыгын күрмим. Бәлане булдырганчы, аны кисәтү яхшырак. Кызым балалар бакчасына йөри, анда да шундый саклык чаралары күрелсә, бик шат булыр идем.
67 нче мәктәп бер сак оешмасы белән бу уку елына килешү төзегән. Безнең белән елмаепкөлеп сөйләшкән Марина ханым да шунда укып таныклык алган. Аңлашылганча, мондый эшкә бары махсус әзерлек узган кешеләрне генә алалар.
3
Икенче тукталыш Киров районының 67 нче мәктәбе иде. Сакчы ханым, бөтен шартын туры китереп, журналга исем-фамилияләребезне теркәп кул куйдырды.
«ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ!»
Чираттагы тәҗрибә Авиатөзелеш районында булды – 37 нче гимназия. Нәкъ метро янында ул. Әлеге белем йорты игътибарны ни өчен җәлеп итте: биредә дә мәктәп койма белән тотып алынмаган. Инде өйрәнелгән тәртип буенча Александр төймәгә басты. Ишекне сакчы ир ачты. Кемнәр икәнебезне аңлаткач, ул да директорга шалтыратты. Директорны көткән арада сакчы белән сүз алыштык:
– Ә ни өчен сезнең мәктәпнең кырыйлары тотылмаган?
– И, аңа үзебез дә борчылабыз. Инде бу турыда телевидениедән килеп тә төшерделәр. Мең сәбәп табылып тора. Бәлки, сез ярдәм итәрсез?!
Ул да түгел, мәктәп директоры Спиридонова Людмила Вячеславовна чыкты. Ни өчен килгәнебезне аңлатуга:
– Бернинди комментарий да бирмим! – дип кырт кисте һәм ишекне ябып куйды.
Гаҗәп, янә шундый мөнәсәбәт: проблемаңны әйтергә курку. Иң кызганычы – чирне яшереп дәваланып булмый бит.
4
Авиатөзелеш районының 37 нче  мәктәбе дә койма белән тотып алынмаган.
«КУРЫКМЫЙБЫЗ БЕЗ!»
Берәр заманча белем үзәгенә барып карыйсы килде. Шуның өчен дә мактаулы «Адымнар» мәктәбен сайладык. Заманча мәктәптә иң яхшы саклык чаралары күреләдер кебек тоелды. Ә юк, ялгышканбыз!
«Адымнар» мәктәбенең мәйданы бик зур, бөтен яклап тотып алынган ул. Керә торган төп ишектә пыяладан эшләнгән заманча сак бүлмәсе бар. Шунда ук керү-чыгуны контрольдә тоту һәм идарә итү системасы (СКУД) куелган. Ни хикмәт: без аның аркылы бик җиңел уздык. Берәү дә безне туктатмады, дөресрәге, анда кеше күрмәдек. Инде мәктәпнең зур ишегалды буйлап атлый торгач, төп керү ишеген таптык. Гаҗәп, моннан да бик җиңел генә эчкә уздык, ишекләр бикле түгел иде. Мәктәп эчендә безне ике сакчы ир‑ат каршы алды. Алардан директорны сорадык. «Кыска вакытлы ялда», – диде ирләрнең берсе. Директор урынбасарының да мәктәптә юклыгын әйттеләр.
Кыскасы, мәктәп администрациясе белән сөйләшеп булмады. Аның каравы, әти-әниләр белән аралашып алдык. Икешәр сак системасы аша мәктәпкә шулай җиңел генә кереп булуын алар да раслады.
– Ә сезне бу борчымыймы? – дигәч, тыныч булуларын әйттеләр.
– Монда бөтен җирдә камералар, сакчылар эчке якта күзәтеп тора бит, – диде әниләрнең берсе.
Ханымнарның оптимист булулары бик әйбәт, әлбәттә. Ләкин «Адымнар» кебек зур мәктәптә саклык чараларына бүтән караш булырга тиеш кебек. Монысы инде директор колагына.
«ДИРЕКТОР ҖАВАП БИРӘ»
Казан мәктәбендәге фаҗигадән соң барлык белем йортларында сак системасы булдыру турында сүз чыкты. Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия буенча. Тик моның өчен мәктәп бюджетында акча каралмаганлыгы ачыкланды. Шулвакыт күп кенә ата‑ана каравылчы өчен үзләре түләргә әзер булуны әйтте. Бәхеткә, бу эшне дәүләт үз җилкәсенә алды. Нәтиҗәдә, мәктәпләрне койма белән тотып алу, каравылчы хезмәте, керү-чыгуны контрольдә тоту һәм идарә итү системасы (СКУД) урнаштыру – барысы өчен дә акча республика бюджетыннан күчерелә. Бу эшнең ничек оештырылуы турында шактый еллар башкаланың бер мәктәбендә директор булып эшләүче яхшы бер танышымнан сораштым. (Аерым сәбәпләр аркасында, аның исем-фамилиясен язмыйм).
– Мин эшләгән мәктәп койма белән 2005 елда ук тотып алынган булган, – диде ул. – Быел аның алгы ягын яңадан ясаттык. Норма буенча мәктәп рәшәткәләре 1700 сантиметрдан ким булмаска тиеш, ә безнең 1500 сантиметр гына иде. Киләсе елга ян‑як һәм арткы якны тотасы була. Мәгълүм булганча, һәр мәктәпнең куркынычсызлык паспорты бар. Уку елы башында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп, шул паспортны тикшерә. Безгә нәкъ менә койманың биеклеге буенча сорау булды. Яңа елга кадәр барлык мәктәпләрнең тирәсе тотып алынган булырга тиеш. Һәрхәлдә, ЭЭМ хезмәткәрләре бездән шуны таләп итә.
Танышым җитәкләгән мәктәптә койма республика бюджетыннан күчкән акчага яңартылган. Ләкин директор яшерми, моның өчен шактый документ артыннан йөргән ул.
– Ничек уйлыйсың, бүген мәктәпләр куркынычсызлык таләпләренә тулысынча җавап бирәме? – дим.
– Җавап бирә. Сакчы, иртәнге җиде тулып киткәч, балаларны урам як ишегенә чыгып каршы ала, дәрес башлангач, эчке якка кереп күзәтә. Сакчыдан тыш, мәктәпләрдә вахтер да бар, ул да күз‑колак булып тора. Вахтерларга хезмәт хакы мәктәп бюджетыннан түләнә. Ә сакчылар белән аерым исәп, ул безнең бюджетка карамый. Дөрес, сак оешмалары белән килешүне директор үзе төзи. Әле каравылчыны табу бик җиңел түгел, мәктәптә эшләргә лицензияләре булырга тиеш. Ә ул бөтен каравылчыларда да булмый. Дөресен генә әйткәндә, балаларның куркынычсызлыгы бүген төп проблемаларның берсе. Бер‑бер хәл булса, директор җавап бирә бит. Шуның өчен дә һәр мәктәп директоры әлеге мәсьәләгә бик җаваплы карый, дип уйлыйм.
Ләкин моның икенче ягы бар – кеше факторы. Теге яки бу ситуациядә үзен ничек тотасын берәү дә төгәл генә әйтә алмый. Яман ниятле кеше балаларны урамда да саклап тора ала. Дәрес беткәч, берьюлы дистәләгән укучы кайтырга чыга. Андый олы фаҗигаләрне күрергә язмасын инде...
КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫККА – 1,4 МЛРД СУМ 
Бүген Татарстанда 3 317 белем бирү оешмасы исәпләнә. 3 647 белем бирү объектында (бу санга мәктәп филиаллары да кергән) куркынычсызлык паспортлары булдырылган. РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 2 августында кабул ителгән карары нигезендә бөтен белем бирү оешмаларының андый документы булырга тиеш.
Кызганыч ки, хәзерге вакытта мәгариф оешмаларын террорчылыкка каршы техник системалар белән тәэмин итү буенча аерым бер программа юк. Нигездә ул Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары биналаын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Шулай ук аерым йөкләмәләр һәм бюджеттан тыш финанслау, республика муниципаль берәмлекләре бюджетлары хисабына да эшләнә. Бу программа муниципаль берәмлекләр тәкъдимнәре буенча формалаштырыла. Анда конкрет мәктәпнең исеме, эш төрләре күрсәтелә. Мисал өчен, 2022 елда Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында 18 дәүләт мәгариф оешмасы саклану җиһазлары белән тәэмин ителгән. Барлыгы 65 979 000 сумлык эш башкарылган.
Тагын бер сан: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, 2022 елда мәгариф учреждениеләрен саклауга 1,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Монда махсус сак бүлмәләрен җиһазландыру, куркынычсызлык төймәсен булдыру, гадәттән тыш хәлләрдә сигнал бирә торган тавыш көчәйткеч җайланмасын урнаштыру, керү-чыгуны контрольдә тоту һәм идарә итү системасы (СКУД) сатып алу, сак хезмәтенә түләү – барысы да кергән.
– Саклану җиһазларына сорау елдан‑ел арта, – диде танылган бер сак оешмасы җитәкчесе Алексей Фоминых. – Мисал өчен, пандемия вакытында керү-чыгуны контрольдә тоту һәм идарә итү системасының тән температурасын үлчи торганына сорау арткан иде. Ягъни кулланучыны, корал, металлны тану‑сизү белән беррәттән, башка функцияләр дә кызыксындыра. Хәтта бүген бактерияләрне юк итә торган контроль идарә системалары да эшлибез. Шулай ук кечкенә мәктәпләр (нигездә авыл җирләрендә) кул белән тикшерә торган металл эзләгечкә заказ бирә. Аның бәясе кыйммәт түгел – 5 мең сум тирәсе.
...Мәктәпкә бүген теләсә кем кереп йөри алмый – шунысы сөендерә. Һәрхәлдә, күбесенә дип әйтик. Бүген күрелгән саклык чаралары 175 нче мәктәптәге кебек олы фаҗигане булдырмаска ярдәм итәр, дип ихластан өметләнәм.
Ә безнең белән аралашырга теләмәгән мәктәп директорларының әйтер сүзе бар икән, редакция бу теманы дәвам итәргә әзер.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: