Марина Патяшина: «Яхшы сыйфатлы ашамлык һәм сәламәт ризык – икесе дә бердәй кирәкле нәрсә»
«Иттә – антибиотиклар, кош итендә – үстерү гормоннары, сөттә – терлек мае...» Бу турыда сөйләшмәгән кеше юктыр да инде хәзер. Халыкның җитештерүчеләр тәкъдим иткән азык сыйфатына карата сораулары бик күп. Без үзебезне борчыган сорауларга абруйлы белгеч – Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшинадан җавап бирүен үтендек.
19 июля 2022
– Яшермим, ашамлык җитештерүченең үз продукциясенә төрле зыянлы өстәмәләр (шул исәптән антибиотиклар һәм үстерү көйләгечләрен) кушу ихтималы чыннан да бар. Моннан берничә ел элек кенә безнең лабораторияләрдәге тикшерүләр вакытында ризыкка кушылган бик аз матдәне генә ачыклап була иде. Җитештерүчеләр исә, гел бездән алдарак барып, киресенчә, яңадан-яңа зыянлы өстәмәләрне уйлап чыгара торды. Бүген бу проблема хәл ителде инде. «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» федераль проекты кысаларында Россиянең бөтен лаборатория үзәкләренә, шул исәптән безнең Татарстан Республикасындагы Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә дә югары технологияле җиһазлар сатып алынды, алар азык продукциясендәге бик күп матдәне ачыкларга сәләтле. Сүз 60 төрле пестицид, 6 төркем антибиотик (составында күрсәтелмәгәннәрне дә кертеп), азык җепселләре һәм хәзер бигрәк тә актуаль һәм мөһим нәрсә – җитештерүче маркировкада күрсәтмәгән матдәләр турында бара. Мәсәлән, микроблы трансглютаминаза («ит җилеме» дип тә йөртәләр) – аны ит һәм балык продукциясенең тышкы кыяфәтен матурайту өчен еш кулланалар. Яки хәзер бик «модалы» азык өстәмәсе – «тәмне көчәйткеч» глутамин кислотасы тозы.
– Мондый көтелмәгән табылдыклар еш очрыймы соң?
– Бәхеткә, алар күпләп очрый, дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, былтыр без иттә һәм итле ярымфабрикатларда антибиотик табылган нибары ике фактны ачыкладык. Ә безнең тикшерүләребезнең колачы шактый зур – ел саен якынча 80 меңләп проба алабыз. «Демография» проекты кысаларында «көтелмәгән табылдыкларның» шактый өлеше итчелек һәм кошчылык продукциясенә туры килә – аларда 19 стандарт булмаган проба ачыкланды, шулай ук балык продуктларында – 11, бөртектән эшләнгән иртәнге ашларда 10 шундый проба табылды. Бу йә гигиена нормативларын бозу, йә кулланучыга тәгаенләнгән маркировкадагы мәгълүматларга тәңгәл килмәү. Сүз безнең Татарстан җитештерүчеләре турында гына бармый. Кагыйдә бозуларның 71 проценты башка төбәкләрдә җитештерелгән продукциягә, 7 проценты чит ил җитештерүчеләренекенә туры килә.
«ИҢ КУРКЫНЫЧ НӘРСӘ» ТУРЫНДА
– Сез, хәзер продукциядә күрсәтелмәгән антибиотикларны ачыклый алабыз, дидегез. Ә аларның күрсәтелгәннәре дә буламыни?
– Ачыклык кертеп, аңлатып узам. Мәсәлән, без колбасаны анда антибиотиклар барлыгына тикшерәбез, ди. Эшне чималның документларын өйрәнүдән башлыйбыз. Мисалга, сыер итен алыйк. Ветеринария белешмәсендә хайванны левомицетин белән дәвалаулары, әмма сугымга ике атна кала әлеге дәвалауны туктату хакында хәбәр ителә. Мондый иттән колбаса ясарга ярый. Колбасаны тикшергәч, анда левомицетин табылмый, әмма тетрациклин табыла. Каян килгән ул колбасага? Димәк, чимал җитештерүче әлеге фактны яшергән, ә безнең лаборатория, киресенчә, ачыклаган булып чыга. Элек, югары технологияле лабораториябез булмаганда, безнең күрсәтелмәгән антибиотикларны табу мөмкинлегебез юк иде, хәзер исә бик төгәл ачыклый алабыз.
– Җәмгыятьтә бигрәк тә ГҮО (ГМО) – геннары үзгәртелгән организмнардан курку бар. Россиядә аларны файдалану тыела. Сезнең идарә әлеге тыюны бозучыларны туктатырга сәләтлеме?
– Без бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирәбез. 17 ел дәвамында безнең экспертлар азык продуктларындагы ГҮОны ачыклау өчен ел саен меңгә якын проба ала. Әмма без аны соңгы тапкыр 2010 елда, Яшел Үзән районындагы төрек хосусый икмәк пешерүче кулланган Platin порошогында ачыклаган идек. Шуннан бирле бер генә тапкыр да очрамады. Шунлыктан ризыктагы геннары үзгәртелгән организмнарга кагылышлы бәхәс һәм куркулар нигезсез, дип ышанып әйтергә була.
АЗЫК СӘНӘГАТЕ ӨРӘКЛӘРЕ
– Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Россиядә фальсификацияләнгән продуктлар рейтингында беренче урында консервлар, икенче урында сөт һәм сөт продуктлары тора...
– Узган ел безгә Татарстан җитештерүчеләренең Россия территориясендә ачыкланган фальсификацияләнгән сөт продукциясе турында 19 факт мәгълүм булды. Билгеле, маркировкада күрсәтелгән адресларда бернинди җитештерү дә урнашмаган иде. «Өрәк-предприятиеләр» исемлегенә исә «Сыродельный концерн Алексеевский», «Продуктовая База №1», «Гудпродукт», «МилкОпт» һәм Чирмешән районындагы сыр заводы өстәлде. Сыйфатсыз һәм куркыныч продукция сәүдә әйләнешеннән алынды. Быел да вазгыять әллә ни үзгәрмәде. Безгә илнең башка төбәкләреннән мондый мәгълүмат килә тора. Хокук саклау органнарына оперативэзләү чаралары үткәрү өчен без инде 14 материал җибәрдек.
– Болары ялган продукция бит. Ә Татарстандагы «рәсми» сөт продуктларының сыйфаты турында нәрсә әйтеп була?
– Биредә хәлләр күпкә яхшырак. 2021 елда без Татарстан җитештерүчеләренең сөт продукциясе микробиологик күрсәткечләре буенча техник регламентлар таләпләренә туры килмәгән нибары 3 очракны ачыкладык. Менә алар: Арча районындагы «Деревенские продукты» компаниясенең «Деревенский» сыры, Бөгелмә сөт комбинатының пастеризацияләнгән сөте һәм Яр Чаллыдагы «Славица» туңдырма фабрикасының сыр тәме килә торган «Сырное» туңдырмасы. Быел балаларга белем һәм тәрбия бирү оешмасын тикшергәндә тагын бер тәртип бозучыны таптык – Түбән Кама сөт комбинаты сөтендә эчәк таякчыгы һәм микроорганизмнарның саны нормадан артык булуын ачыкладык. Сәбәпләре берничә – җитештерү технологиясен бозудан башлап, инде продукцияне комбинаттан читтә саклау шартларын үтәмәүгә кадәр булырга мөмкин.
ҺӘРКЕМ ҮЗЕ САЙЛЫЙ
– Безнең Россиядәге сыйфат стандартлары «сәламәт ризык» төшенчәсенә никадәр туры килә? Бигрәк тә сүз Көнбатышта күптән тыелып, Россиядә һаман рөхсәт ителгән куркыныч азык өстәмәләре турында барганда?
– Безнең әйләнә-тирәдә ризык күп. Әмма этикеткасындагы составында дистәләп буяу матдәсе һәм өстәмә күрсәтелгән ашамлыкны сәламәт дип атап бу - ламыни? Без шуны аңларга тиеш: сәламәт ризык – табигый ингредиентлардан, бернинди химик өстәмәләрсез, кыздырмыйкакламый, яңа гына әзерләнгән тәгам ул. Шунлыктан әйдәгез, «сәламәт ризык» һәм «ашамлыкның сыйфаты» төшенчәләренә ачыклык кертик. Сыйфат стандартлары турында сүз башлауга, без барыбыз да кайчандыр «кышкы салатка» салына торган «Докторская» колбасасын искә төшерергә яратабыз. Ә хәзер? Элек азык продукциясе ГОСТның катгый таләпләре буенча җитештерелгән, бүген исә бизнеска ТУ – техник шартлардан тайпылмау җитә. Бу менә нәрсә дигән сүз: җитештерүче үз продукциясендә теләсә нәрсә куллана ала, иң мөһиме, моның гамәлдәге нор - мативлар буенча куркынычсыз булуын дәлилләү шарт. Шунлыктан тәмне, төсне яхшырткычлар, саклану вакытын озайткыч өстәмәләр файдаланыла... Болар барысы бергә продукцияне арзанрак та итә. Шул ук Е142 буявы Туклану продуктлары җитештерүдә куллану рөхсәт ителгән азык өстәмәләре исемлегенә кертелгән, аның өчен гигиена нормативлары закон белән расланган. Җитештерүче аларны үтәргә тиеш, без исә аның никадәр җаваплы булуын тикшерү өчен лабораториядә контрольдә тотарга бурычлы. 2021 елгы тикшерүләр нәтиҗәләре буенча без Татарстан җитештерүчеләре продукциясендә азык өстәмәләрен гигиена нормативларыннан артыграк куллануны ачыкламадык. Бусы сыйфатка кагылышлы иде. Сәламәтлеккә килгәндә исә, һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар: балага составында Е142 булган ниндидер ярымфабрикат сатып алумы яки табигый ингредиентлардан тәмле итеп үзең ашарга пешерүме. Сүз уңаеннан, бүген Роспотребнадзорга тагын бер вазыйфа йөкләнгән – туклану гигиенасына өйрәтү. Безнең белгечләр социаль учреждениеләр, хезмәт һәм хәтта балалар коллективларында сәламәт туклану принциплары турында лекцияләр укый. Алар анда кечкенә генә бер порция сосискада тәүлеклек тоз нормасы булуы, сохари һәм чипсылардагы глутамат, аңа тиз ияләшү һәм аннары инде нормаль ризык тәменең төче булып тоелуы хакында сөйли.
– Димәк, дәүләт стандартлары телендә ашамлыкларның сыйфаты – иң әүвәл аларның куркынычсызлыгы булып чыга. Бу очракта кулланучыга аның нинди критерийлар буенча билгеләнүен аңлау мөһим.
– Без ашамлык куркынычсызлыгы нигезендә яткан өч төп критерийны аерып күрсәтәбез. Иң әүвәл, бу биологик күрсәткечләр – гади генә әйткәндә, без әлеге ризыктан агуланмаска тиеш. Аннары продуктның химик составы – анда сәламәтлеккә зыян китерергә сәләтле азык өстәмәләре, антибиотиклар, пестицидларның тиешле гигиена нормаларыннан артмавы зарур. Ризык радиологик контроль җәһәтеннән дә куркынычсыз булырга тиеш. Һәм, әлбәттә инде, ашамлыкның сыйфаты хакында сөйләгәндә, безгә бик мөһим аспектны да онытмаска кирәк: аның составында маркировкасында күрсәтелгән ингредиентлар гына булу зарур. Кулланучыны беркайчан да алдарга кирәкми.
– Җитештерүчеләр гадәттә нәрсәне санга сукмый?
– Яңа мөмкинлекләребез кысаларында без азык продуктлары сыйфаты күрсәткечләренә 264 пробадан торган комплекс формалаштырдык. 2021 елда шундый 4878 тикшерү үтәрдек. 56 пробада (һәр бишенчесе) гигиена нормативларыннан тайпылу ачыкланды. Мәсәлән, кулланучы, суытылган балык сатып алганда, аның бер тапкыр да туңдырылмаган булуына өметләнә. Безнең экспертларыбыз исә ялганны фаш итә: бу балык әллә ничә тапкыр туңдырып эретелгән инде. Шулай ук тикшерелгән пробалардан күбесе маркировкадагы азык һәм энергетика кыйммәте күрсәткечләренә туры килми. Бу еш кына җитештерүченең продукт составына үзе күрсәтәсе килмәгән ингредиентны кертүе хакында сөйли. Аның маркировкалавы «үз тормышы» белән яши. Мәсәлән, бу сөт майларын үсемлек майларына алыштыру булырга мөмкин – намуссыз җитештерүчеләр шул рәвешле сөт, сыр, туңдырма һәм башка сөт ризыклары җитештерүне арзанайта. Әйе, мондый состав кыска вакыт эчендә генә безнең сәламәтлекне начарайтмый, тик шулай да бу ашамлыкның сыйфаты түбән булуын күрсәтә. Яки кайвакытта без микроблы трансглютаминаза – «ит җилемен» табабыз, ул ит һәм балык продукциясенең тышкы кыяфәтен матурайту өчен файдаланыла. Аның микъдары гигиена нормаларыннан артмаска да мөмкин, әмма бит бу матдә маркировкада күрсәтелмәгән, чөнки составында нибары һәркемгә аңлаешлы «сыер ите, су, шикәр, лимон кислотасы» булган продуктны сату әллә никадәр «куркыныч» өстәмә кушылган ашамлыкны сатуга караганда күпкә җиңелрәк.
НАМУС КОНТРОЛЬДӘН КУӘТЛЕРӘК
– Роспотребнадзор арсеналында югары технологияле лаборатория пәйда булу ваемсыз җитештерүчеләрне бераз куркыттымы? Әллә аларга, штраф түләп, һаман сыйфатсыз продукция сатып табыш алуны дәвам итү файдалыракмы?
– Техник регламентларны бозган өчен штрафлар шактый кесәгә сугарлык һәм 100 меңнән алып миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Без әле предприятие эшен 90 тәүлеккә туктатып тору хокукына да ия. Зур җитештерүнең тулы бер квартал буе эшсез утыруын күз алдыгызга китерә аласызмы? Бизнес бетте дигән сүз бит инде бу! Өстәвенә, без шундук чарасын да күрәбез – декларацияләрен алабыз, һәм әлеге продукцияне бөтен Россия Федерациясе территориясендә сату тыела. Шул рәвешле, илебездә гамьсез җитештерүчеләргә тәэсир итү чаралары шактый катгый.
– Алайса, ни өчен кибет киштәләрендәге ашамлыкларның сыйфаты идеалдан һаман ерак әле?
– Советлар Союзы чорында санитарияэпидемиология хезмәте бер үк предприятиегә бер ел эчендә берничә тапкыр килә алса, бүген күзәтчелекнең мондый вәкаләте юк. Сатыла торган продукциясенең төре һәм күләменә бәйле рәвештә, кемдер безнең күзгә ел саен чалына, кемдер ике елга бер тапкыр тикшерелә, ә менә, мәсәлән, кайсыдыр шәхси эшкуарда без биш елга бер дә булмаска мөмкинбез. Татарстанда 650ләп азык сәнәгате предприятиесе эшли. 2021 елда без аларның 116сын тикшердек. Әмма аңлашыла ки, һәркайсына бер күзәтче куеп булмый бит. Җитмәсә, быел марттан башлап безнең план буенча тәгаенләнгән контроль-күзәтү чаралары бөтенләй үткәрелми диярлек. РФ Хөкүмәтенең 336 нчы «Дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» карары нигезендә мондый тикшерүләргә мораторий игълан ителде. Бүген без бик чикләнгән форматта эшлибез.
– Әмма әлеге вазгыятьтән чыгу юллары бардыр бит?
– Җитештерүченең үзенә шактый зур җаваплылык йөкләнә. Республиканың зур предприятиеләренең үз җитештерү лабораторияләре бар, алар чимал, ярымфабрикатлар һәм әзер продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тота. Алар ХАССП (инглизчә HACCP аббревиатурасыннан, сүзен сүзгә ул Хәвефләрне Анализлау һәм Критик Контроль Нокталары, дип тәрҗемә ителә) системасы принципларына нигезләнгән процедураларның үтәлешен саклауны контрольдә тотарга тиеш. Беренче тапкыр ул АКШта 1960 елда яшерен шартларда гамәлгә кертелгән һәм NASA хаҗәтләре өчен файдаланылган. Туклану продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшерү системаларының күпчелеге азаккы продуктны гына контрольдә тотуга нигезләнсә, ХАССП, чимал һәм продуктның сыйфатын җитештерүнең барлык этапларында да тикшереп, превентив чаралардан файдалана. Татарстанда 2021 елда без тикшергән 116 предприятиенең 104ендә шул система кертелгән.
– Сүз уңаеннан, фермерлар продукциясенең сыйфаты зур компанияләрдә җитештерелгәннән күпкә яхшырак, дипсанала. Бу чыннан да шулаймы?
– Монда үз нюанслары бар. Ит яки сөт продукциясе җәһәтеннән бу шулай диярлек. Фермерларның күпчелеге үз җитештерүләрендә азык һәм химик өстәмәләрне кулланырга өйрәнмәгән әле, шунлыктан аларның продукциясе табигыйрак, озак саклана торган түгел. Һәрхәлдә, былтыр безнең идарә тарафыннан сыйфатсыз яки куркыныч сөт һәм ит продукциясе җитештергән бер генә фермер да ачыкланмады. Ә менә бер нәрсә шик уята: фермер хуҗалыкларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимештә нитратларның нормадан артыграк булу очраклары күбәя бара. Былтыр безнең белгечләр шундый бер генә фактны ачыкласа, быел инде ярты елда ук биш очрак теркәлде.
– Димәк, без агрохолдингларның «нитратлы» помидорларын юкка хурлыйбыз?
– Әйе. Зур агрокомпанияләрдә эчке контроль эше көйләнгән. Ул шактый катгый, чөнки мондый предприятиеләр продукциясе бөтен ил буйлап тарала. Һәм әгәр берәр төбәктә Роспотребнадзор тикшерүе әлеге яшечә-җимешләрнең нормаларга туры килмәвен ачыкласа, предприятиенең проблемалары җитди булачак. Шуңа агрохолдингларның мондый хәвефкә баруын күз алдына да китерүе кыен.
БЕЗНЕКЕ – ДИМӘК, ИҢ ЯХШЫ
– Марина Александровна, ә сез үзегез кибеттән гаиләгез өчен гадәттә нәрсәләр сатып аласыз?
– Дөресен әйтим, мин һәрвакыт Татарстан җитештерүчеләре продукциясенә өстенлек бирәм. Чөнки аларның үз абруйларын ничек кайгыртуын яхшы беләм. Бүген башка төбәкләрдә дә фальсификацияләнгән продукция шактый күп, ә ерактан китереп җиткерү өчен җитештерүче продуктка озак вакыт буе бозылмый саклану мөмкинлеге бирә торган матдәләр кушарга мәҗбүр. Шунлыктан мин үзебездә җитештерелгән ит, кош ите, сөт ризыклары сатып алам, шул исәптән фермерлардан да. Икмәкне исә мин күптәннән инде үзем пешерәм. Гаиләм өчен сәламәт ризыклар әзерләргә тырышам. Роспотребнадзор сайтында үзем өчен илһам чыганагы таптым – «Здоровое-питание.РФ». Сезгә дә әлеге ресурска күз салырга киңәш итәм, анда сәламәт туклану өлкәсендәге экспертларның бәясен алган әзер рецептлар бик күп. Идарәбезнең якын арадагы планы – республика рестораторлары белән бергәләп әлеге сайт базасын татар халык ашлары рецептлары белән дә баету.
Ольга Туманская әңгәмәсе
Фотолар Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән, «Татарстан» журналы архивыннан алынды
Добавить комментарий