Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәхәббәткә әйләнгән нәфрәт

Мәхәббәткә әйләнгән нәфрәт

Казандагы 83 нче лицейның башлангыч мәктәп укытучысы Лидия Вафина үзен укыткан мөгаллимнәргә «үче» һәм күралмаган математиканы ничек ярата башлавы турында сөйли.

22 ноября 2022

ЯРАТМЫЙЧА САЙЛАНГАН ҺӨНӘР
Укытучы һөнәрен мин очраклы гына сайлап алдым. Үзем укыган мәктәп турында бик начар хатирәләр генә калды. Мин аны күралмый идем. Укырга да, укытучыларын да яратмадым, бигрәк тә математика үзәгемә үтте. Хәзер мин аның нигә шулай булуын аңлыйм инде дә бит – чөнки беренче сыйныфта мин Вальдорф мәктәбендә укыган идем. Бер елдан соң аны яптылар һәм безне төрле мәктәпләргә тараттылар. Мин эләккән мәктәп исә беренчесеннән бик нык аерыла: программасы да башка, укытучылары да, балаларга мөнәсәбәт тә бөтенләй икенче.
ХУРЛЫК ДӘФТӘРЕ
Миңа икелеләр ява башлады. «Әйдәгез әле, Вафинаны тыңлап карыйк һәм рәхәтләнеп бер көлеп алыйк!» – дип, нигәдер мине түбәнсетергә тырышкан укытучыны һаман оныта алмыйм. Кайбер педагоглар исә әлеге икелеләрне дәфтәр тышына ук тезеп куюдан аерым бер ләззәт таба иде – янәсе, хурлык дәфтәрен бөтен кеше әллә кайдан ук күреп торсын! Нинди тәрбия ысулы булган соң бу?! Әниемнең, Макаренконың «Педагогик поэма»сын култык астына кыстырып, мәктәпкә йөгереп килүләрен дә хәтерлим. Шул рәвешле педагогларның хаксызлыгын аңлатырга тырышкан әниемә алар исә чираттагы көйсез баланың аны өзелеп яраткан көйсез әнисенә караган кебек кенә карый иде... Һәм, әлбәттә инде, үзем һич аңламый интеккән математиканы куркыныч төш кебек исемә төшерәм.
РЕПЕТИТОРГА РӘХМӘТ
Бервакыт математика буенча репетитор минем башыма ничек тә белем кертә алмый гаҗиз калудандыр инде: «Әгәр син кайчан да булса укытучы булырга ниятләсәң һәм минем оныкларым син эшләгән мәктәпкә укырга керсә, мин аларны анда бер генә көн дә укытмаячакмын!» – диде.
Бу репетиторга рәхмәт! Чөнки нәкъ шул мизгелдә минем бик каты ачуым чыкты – үземне аңгырага санаган укытучыларымның хаксыз булуларын дәлилләү өчен башымда алардан үч алу теләге уянды. «Мин укытучы булам, – дигән карарга килдем мин. – Һәм сезнең «үчне» оныкларыгыздан алачакмын!» Үч исә салкын килеш бирелә торган тәгам, шунлыктан мин аны әйбәтләп әзерләргә керештем.
ХЫЯЛДАГЫ ЭШ 
Педколледжга укырга кердем, һәм анда уку миңа бик ошады, бигрәк тә мин практикадан, балалар белән аралашудан канәгать калдым. Һәм менә хәзер мин лицейда эшлим – бу нәкъ мин хыялланган эш булып чыкты! Читтән торып университетта укыйм. Минем укучыларым хәзер инде өченче сыйныфта. Мин аларның барысын да (25 әү алар миндә!) бик яратам, алар да мине үз итә. Алар яхшы укый, барысы да шундый үзенчәлекле, ихлас, һәркайсы белән гел ниндидер күңелне кузгатырлык вакыйгалар булып тора – мин шуларны язып барам, киләчәктә бер китапка туплап, мәктәпне тәмамлаган чакта үзләренә балачак хатирәсе сыйфатында бүләк итәргә ниятлим. Алар бишенче сыйныфка күчкәндә, ничек аерылышачагыбызны әлегә күз алдыма да китерә алмыйм! Укучыларым сорый инде: «Ә сез безнең белән бишенче сыйныфка да барасызмы?» – диләр. Мин шаяртам: «Бишенче сыйныф математикасын гына әзрәк өйрәнәсем калды – аннары мин дә күчәрмен!» – дим.
ФӘНГӘ МӘХӘББӘТ
Җитди итеп әйткәндә исә, сыйныфыбызда математика белән проблемалар юк. Олимпиадаларда катнашабыз һәм призлы урыннар яулыйбыз. Мин математикаы бик яхшы беләм икән ләбаса. Балалар аңларлык итеп төшендерә дә алам. Бу инде колледжда ук ачыкланган иде, чөнки анда безгә бик төпле белем бирделәр.
Балада фәнгә мәхәббәт мөгаллимне ярату, әлеге предмет белән кызыксыну аша тәрбияләнүне аңлар өчен маңгайның җиде карыш булуы таләп ителми. Укытучының дәфтәр тышына ачу белән зур итеп ясап куйган икелеләре, кайбер укучыларны бөтен сыйныф алдында мәсхәрәләү исә укуга нәфрәт кенә тудырырга мөмкин.
df5c037f-e970-410f-940f-66a1710545cf
ЙӨРӘККӘ ЯКЫН ПАРЧАЛАР
Күптән түгел генә сыйныфыбызда бер малай бер кызга гашыйк булды. Һәм беркөнне тәнәфестә әлеге кызчыкка өлкән сыйныфта укучы бер малай ялгыш кына килеп бәрелгән. Гашыйк малай, үпкәләтүченең килеш-килбәте нинди булуын гына сорап, шундук аны эзләп тә киткән.
– Ак күлмәк, зәңгәр чалбар кигән иде, – дип аңлаткан кыз.
Мәктәптә кирәкле кешене әлеге «эксклюзив» билгеләр буенча гына тану мөмкин түгелдер кебек. Әмма безнең герой тапкан:
– Шуңа охшаш кыяфәтле берничә кешене таптым да барысын да кисәттем, – ди.
– Нәрсә белән куркыттың соң үзләрен? – дип сорыйм.
– Нәрсә белән түгел, кем белән, диегез! Әлбәттә инде, Лидия Фәнисовна белән! – ди.
Фото Лидия Вафина архивыннан

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: