Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Максимовлар йортында

Максимовлар йортында

«Авиациядә вак-төякләр юк!» дигән сүзләрне 1960 нчы еллардагы Казан авиация заводы директоры Максимов әйткән, диләр. Аның өчен, чыннан да, вак-төякләр булмый – эштә дә, өйдә дә. Соңгысына без директор йортына баргач инандык: Николай Ивановичның шәхси әйберләре, шул вакыттагы бүлмәләр якыннары тарафыннан ул үзе исән чагындагы кебек саклана икән.

19 августа 2022

Декабристлар урамындагы безгә кирәкле йорт Андрей Туполев һәйкәле белән бәйле. Хәер, аларны, чыннан да, аерым бер «туганлык» бәйләп тора – совет авиаконструкторына һәйкәл ачуны Максимовның улы Леонид Николаевич тәкъдим итә. Ул бүген дә хатыны белән әтисенең йортында яши.
ЧҮКЕЧЛЕ КЕШЕ
IMG_8736
– Безнең бистә сугыш ахырында әсир немецлар тарафыннан төзелгән, аңа кадәр биредә ташландык урын гына түгел, чүплек оясы булган, – дип сөйли безгә йорт тарихы турында Максимовның килене Светлана Борисовна. – Иске рельслар, төрле тимер‑томыр калдыклары, шлак өемнәре! Аннары, монда күчкәч, йорт яны участогын буш вакытында Николай Иванович улы белән бергә үз куллары белән чистартты – җиргә төшеп җитәр өчен генә дә метр ярым калынлыктагы чүп-чардан котылырга кирәк иде.
Йорт янын матурлау өчен кулына көрәк тә, чүкеч тә тотарга туры килә директорга.
Бу йортны Максимовка 1945 елда бирәләр. Берничә йорт арасыннан үзе сайлап ала. Нәрсә өчен? Гаять зур хезмәтләре өчен.
Сүз уңаеннан, Николай Ивановичны чүкеч белән йорт эшләре генә бәйләми. Бер очрак шау-шу уята, аны журналистлар «Максимовның батырлыгы» дип атый. Сугыш вакытында ул цехта контроль бюросы башлыгы була, бервакыт фронтка җибәрергә әзер самолетларны кырып диярлек ташлый. Әлеге гамәл өчен – күп тә түгел, аз да түгел – атарга мөмкиннәр. Тикшерә башлыйлар. «Мондый җитешсезлекләргә юл куярга ярамый», – дип катгый җавап бирә Максимов барлык гаепләүләргә каршы. Һәм ул хаклы булып чыга да. Сугыш елларында да, аннан соң да – гомере буе эшен җиренә җиткереп эшләмәүчеләргә каршы көрәшә. «Син заводта булганда, мин тыныч йоклый идем!» – дия торган була аңа авыр сугыш елларында заводны җитәкләгән Василий Окулов.
МУЗЫКАГА МӘХӘББӘТ…
Кунак бүлмәсе түрендә – иске «Красный Октябрь» фортепианосы. Диварга инде бакыйлыкка күчкән туганнарның фотосурәтләре эленгән. Иң өске фотода – Николай Максимов. Янәшәдә – аның әти-әнисе, кыз туганнары…
– Бу бик иҗади гаилә иде. Гаилә башлыгы Иван Гаврилович Казан тимер юл станциясе башлыгы вазыйфасын башкарган. Нәкъ менә ул бөтен балаларын да рояльдә уйнарга өйрәткән, һәм балалары моның өчен аңа гомерләре буе рәхмәтле булды. Бу йортта музыка һәр көн яңгырый торган була.
1934 елда совет экраннарына «Веселые ребята» фильмы чыга. Николай Максимов фильмны карауга, ноталарын таба һәм әлеге дәртле, бүгенге тел белән әйткәндә, саундтрекны өйрәнә. Менә ул Максимов кулы белән «салмак», «тиз» дип билгеләп куелган иске нота дәфтәре битләре. Һәм инде аның арып өйгә кайтуын, кичке аштан соң кунак бүлмәсендәге кәнәфиенә килеп утыруын күз алдына китерергә дә була. Ярты сәгать хәл җыеп ала һәм инструмент янына утыра...
IMG_8704
IMG_8722
Ул чорның телсез шаһитлары: стенка, әле бүген дә сафтан чыкмаган иске мич – барысы да хәзергәчә бүлмәне бизәп тора. Бары тик кайчагында егерме бишләп (!) кешене сыйдырган зур өстәлне генә кечерәге алыштырган.
– Бу йорт һәрвакыт кунакчыл булды, – дип искә ала Светлана Борисовна. – Җыр, мәзәк, дустанә аралашу: эштә кырыс, җитди күренгән Николай Иванович еш кына мондый очрашуларда, балыкка, ауга йөрүләрдә үзенә ял таба иде. Ул матур итеп сөйли белде, мәзәк яратты, яхшы җырлый, бии иде. Су өстендәге ресторанда завод тарафыннан оештырылган кичәне икебезнең бал биюе белән ачып җибәрүебез бүгенгедәй хәтеремдә әле.
IMG_8617
Күрше бүлмәгә күз салабыз. Кайчандыр анда Максимовның шәхси китапханәсе булган. Бөтен стена буйлап китап киштәләре сузылган. Классикадан тыш биредә хуҗа яратып укыган тарихи әдәбиятны һәм, әлбәттә инде, күренекле композиторларның биографияләре турындагы китапларны табарга була...
ӨЙДӘ УҢАЙЛЫЛЫК ЯСАУ
Бервакыт танылган авиаконструктор Владимир Петляков самолетның сыйфатына карата ул чакта әле контролер булган Максимовның дәгъвасын ишетә. «Ташла бу эшеңне! Синнән менә дигән конструктор чыгачак», – ди ул аңа. Чыннан да Максимовта инженерлык сәләте дә көчле була. Сүз уңаеннан, бу йортны яшәү өчен уңайлы ясауда да чагылыш тапкан.
– Өйгә ремонтны Николай Иванович белән бергә ясадык, яңа идеяләрнең күбесен ул уйлап тапты, – дип сөйли Светлана Максимова.
Ул вакыттагы ноу-хаулар арасында – Максимов үзе уйлап тапкан шкаф-купе: аны урнаштыру өчен кухня мәйданының бер өлеше алына. Хәзерге дизайнерларның яратып кулланган ысулы бу, ә менә әле ул чакта... Яисә тагын бер идея – «сталинка»лардан алынганы: арткы стенасы белән салкын террасага чыга торган өй «суыткычы».
IMG_8658
Светлана Борисовна сөйләвенчә, Максимовның кулы эшкә ятып торган, заводта эше буа буарлык булса да, ул йорт тирәсендәге бернинди хезмәттән дә баш тартмаган, шул ук вакытта аларны мөмкин кадәр кыскартырга, җайларга тырышкан. Кухня техникасы алырга яраткан һәм чираттагы берәр «гаджет» алу форсаты чыга икән, моңа бик куанган, чөнки директор төшке ашны завод ашханәсендә түгел, өенә кайтып ашауны хуп күргән. Йорт та аңа шундый ук мәхәббәт белән җавап биргән – яраткан алмагачы (ә Максимов атаклы бакчачы да булган әле!) бүгенге көнгә кадәр алма бирә.
Ольга Туманская
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: