Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Махсус билгеләнештәге отряд

Махсус билгеләнештәге отряд

Карьера ясау, аралашу һәм сәяхәт кылу – әлеге ингредиентлардан ясалган коктейль «студентлар отряды» дип атала.

15 июня 2022

Адреналин Динарны һәм тагын аның йөзгә якын иптәшен ташлы калкулык түбәсенә таба куа. Бер биеклек, тагын берсе һәм, ниһаять, менә ул тау түбәсе. Биредән иксез-чиксез тоелган ылыслы диңгез һәм еракта җәйрәп яткан күл өстенең гаҗәеп матур манзарасы ачыла. Озерскиның төзелеш мәйданнарында ике айга якын барган тырыш хезмәт артта калды. Монда, Сугомак тавына, алар төзелеш отряды сугышчысына багышлау өчен күтәрелде. Тауга күтәрелү һәм Чиләбе өлкәсендә узган беренче җәй турында хатирәләр, КДАТУда укулар башлангач та, Динарны җылытып һәм рухландырып тора.
ҮЗ КИЛӘЧӘКЛӘРЕН ТӨЗҮЧЕЛӘР
Динарны отрядка икенче бер студент аның иптәше белән җәй көне кайда акча эшләргә дип сөйләшеп торуын ишеткәннән соң чакыра.
– Егетләр, әйдәгез, төзелешкә киттек! – ди ул. Хезмәт хакы барысын да хәл итә. Студент өчен бер эш сезонында 80 мең сум акча эшләү мөмкинлеге – бик зур уңыш.
Озерскида «Росатом» объектлары төзелеше берничә ел дәвам итә. Һәр җәй һәм кышкы каникулларда биредә бөтен илдән җыелган студент төзелеш отрядлары эшли. Беренче ике атна дәвамында Динар һәм аның иптәшләре Чиләбе климатына ияләшә. Сәгать алтыда торуга да җайлашырга туры килә. Казанда бу вакытта иртәнге дүрт кенә бит!
– Миңа монда эшнең ничек оештырылуы бик ошады. Куркынычсызлык техникасы 100% ка үтәлә. Бик яхшы ашаталар. Әгәр туйдыра икән, объектта эшне алыштырырга мөмкин. Бер сезон эчендә без объектны реставрацияләп бетердек – штукатурладык, буядык, нигезен ныгыттык, грунтны тигезләдек, урман кистек, бордюрлар ясадык, – дип искә ала Динар. – Бу күнекмәләр һәм белемнәр безгә кирәк булачак. Мин архитекторлыкка укыйм, отряд егетләре арасында сәнәгать һәм гражданлык төзелеше юнәлешендә укучылар бар. Объектта бөтен эш процессын күрәсең, киләчәктә болар барысы да кирәк булачак.
IMG-20220518-WA0011
Сменадан соң егетләр шәһәргә чыга, төрле чараларда катнаша. Фотокросс дисеңме, биюме, квиз яисә спорт уеннарымы…
– Вакыт бик тиз үтеп китте. Шәп җәй булды ул елны, – ди төзелештән кайтуга укый башлаган Динар. Хәзер ул янә Озерскига барырга әзерләнә, бу юлы инде отряд командиры сыйфатында.
ҖИР ЧИТЕНДӘ АЛГАН ЭМОЦИЯЛӘР
– Самолеттан чыгуга вулканнарны күреп алдым. Башка, әллә соң бу төшме, дигән уй килде. Камчатка – шулкадәр матур. Аны һәркем үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да күрергә тиеш, – дип сөйли Казан медицина көллиятенең 3 нче курс студенты Мәликә. Студент кыз һәм Татарстаннан тагын 500 кеше балык эшкәртү предприятиеләрендә эшләргә бара. Сезон эчендә яшьләр 100‑130 мең сум акча эшләгән. Кайбер заводлар иң яхшы хезмәткәрләрне «айфон» белән бүләкләгән.
IMG_0326
Мәликәнең балык эшкәртүчеләр отряды составында беренче сәфәре узган ел була. Казан яшьләре Камчаткадагы Октябрьск бистәсенә юл тота. Мондагы климат һәм 9 сәгатьлек вакыт аермасы беренче мәлләрдә бик авыр тәэсир итә. Әмма берничә буш көн эчендә егет һәм кызлар барысына да ияләшергә өлгерә. Ә аннары 8 сәгатьтән соң 8 сәгать эшләргә кирәк булган график буенча эшли башлыйлар. Студентлар бөтен процесста да катнаша: сортларга аерудан алып, катырылган әзер продукцияне төяп-озатуга кадәр.
IMG_0318
– График тыгыз, әмма бөтен буш вакытыбызда диярлек аралаштык, өстәл уеннары уйнадык, җырлар җырладык, бәйрәмнәр уздырдык. Заводка Россиянең 11 регионыннан 120 кеше килде. Красноярск крае, Тува, Мәскәү, Питер егетләре һәм кызлары белән танышу бик кызык булды, – ди Мәликә. – Анда, җир читендә, илнең никадәр зур булуын, гаҗәеп матур табигатьне һичшиксез сакларга кирәклеген аңлыйсың. Ә өйгә әйләнеп кайтуның рәхәтлеге!
– Ел саен Татарстаннан «чирәм җирләргә» төзүче, проводник, вожатый, медик, авыл хуҗалыгы, балык эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре, кунакханәләр персоналы сыйфатында 10 меңгә якын кешене җибәрәбез. Яз һәм көз айларында алар укулар уза һәм бер ел эчендә ике һөнәри «катыргы» алырга мөмкин. Язылу өчен үз вузың яки шәһәреңдә безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип аңлата «Россия Студентлар отрядлары» Яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге матбугат секретаре Надежда Васильева. – Төзелеш отрядының даими катнашучысы буларак, шуны әйтә алам: бу шәп компаниядә саллы хезмәт хакы алу һәм вакытны бик яхшы үткәрү генә түгел, үзеңне оештыручы, идарәче, белгеч буларак сынап карау мөмкинлеге дә. Төзелеш отрядлары чып‑чын кадрлар чыганагы булды һәм шулай булып кала да. Күп кенә танылган сәясәтчеләр дә әлеге мәктәпне үткән. Шул исәптән – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә.
СТУДОТРЯДКА ЯЗЫЛАСЫҢ КИЛӘМЕ?
ШАЛТЫРАТ:
+7 (843) 231-82-27.
ЯЗ:
VK.COM/TRORSO,
#ОТРЯДЫТАТАРСТАНА.
Фотолар Мәликә Низамова һәм Динар Саттаровтан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: