Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
МИНЕМ ӨЧЕН ИСЛАМ – УЛ

МИНЕМ ӨЧЕН ИСЛАМ – УЛ

Танылган сәясәтчеләр, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре җавап бирә

18 мая 2022

Мухаметшин1
Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе:
– Минем бабаларымның дине, ата-ананың халык традицияләренә мөнәсәбәте. Ул тынычлык һәм татар этногенезы нигезләренең берсе булган мәгърифәт дине. Ислам халыкның мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен, милли характерын һәм менталитетын формалаштыруга зур этәргеч биргән. Ислам татарларның Россия дәүләте составындагы үзтәңгәллеген саклап калырга ярдәм иткән, халыкның мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен, традицион рухи һәм әхлак кыйммәтләрен ачарга һәм көчле мәгърифәт һәм ислахчылык идеяләрен гамәлгә ашырырга булышкан.
Радик Салихов_© Рамиль Гали
Радик Салихов, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры:
– Иң беренче нәүбәттә, минем яшәү рәвешем, фикер сөрешем, әхлакый принципларымның нигезе. Ул минем көндәлек гамәлләремне һәм кешеләргә мөнәсәбәтемне билгели торган рухи кыйммәтләр. Якыннарым һәм ерак бабаларым, туган нигезем, халкым тарихы турындагы изге хәтер.
Ильдар Ягафаров tatar-inform.ru
Илдар Ягъфәров, режиссер:
– Ул гаиләм, нәселем традицияләре, ерак бабаларым авазы. Ул минем туганнарым белән мөнәсәбәтләремне чагылдыра, гаилә бәйрәмнәрен үткәрүгә, авыр заманнарда бергә җыелуыбызга сәбәп булып торган кыйммәтләр. Ислам безне берләштерә. Ул минем эчке рухи традицион кыйммәтләремнең гәүдәләнеше дә.
нуриев
Марат Нуриев, Россия һәм Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
– Ислам минем өчен – чисталык, пакълек, мәрхәмәтлелек, бер Аллаhы Тәгаләгә генә табыну. Туры юлдан тайпылмыйча ислам дине кануннарына буйсынып гомер итү. Ислам дине туганлыкны, дуслыкны кадерләргә өйрәтүче, туган җиреңне яратырга өндәүче дә. Әле менә күптән түгел генә «Апас» Якташлар җәмгыятендә бик зурлап ифтар үткәрдек. Гади укытучыдан башлап, район башлыгы, министрга кадәр бер өстәл артында утырып, ихластан дога кылдык. Аллаһы Тәгалә каршында барыбыз да тигез. Менә бу да исламның асыл нигезе...
Рәшит Байбиков
Рәшит Байбиков, Россия һәм Татарстанның атказанган табибы, балалар хирургы:
– Халкыбызның олы язмышы горурланырлык. Монда ислам диненең дә роле зур. Ислам ул дөрес юлга этәрүче зур көч! Ислам диненең бер кагыйдәсе – сөннәт. Балалар табибы буларак шуны да әйтәсем килә: соңгы елларда татар халкы улларын, оныкларын сөннәткә утыртуга зур әһәмият бирә, һәм бу безне бик сөендерә. Чөнки сөннәт – сафлык, баланың саулыгы, аның киләчәге һәм булачак балаларының да исәнлеге. Сау бала – сау ир – сау ил! Туган халкымны якынлашып килүче олуг вакыйга, зур бәйрәм белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
венера ганиева
Венера Ганиева, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:
– Ислам дине минем өчен әтиемнән калган иң зур мирас: ул минем газиз җирем, телем, динем, кыйблам.
Быел Болгар җирендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Шул дәвер эчендә күпме хакимият, сәясәт үзгәргән, ә менә ислам дине бер канун – изге Коръән нигезендә алып барыла. Зур сөенеч: бүген мөселман кардәшләребез мәдрәсәләрдә дин дәресләрен өйрәнә, мәчетләргә йөри, Аллаһы кушканнарны үти. Көн туды исә, кемгә булса да игелек кылырга, җирдә якты эз калдырырга тырышам, шул исәптән кулдан килгәнчә мохтаҗларга да булышам. Болар барысы да ислам дине кушканча яшәү. Бу минем тормыш кыйблам...

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: