Минтимернең корычтай чыныгуы
Егерме яшьлек өлкән курс студенты чирәм җирләрдә тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән тир түгеп эшли. Өч елдан соң, туган ягында берничә ай эчендә Мөслим ремонт-техника станциясе баш инженеры итеп билгеләнә. 29 яшендә Ленин ордены белән бүләкләнә, ә 32 яшендә Татарстанның иң яшь министры була…
16 июня 2022
Эштән йокларга гына туктап торалар, ярый әле еракка йөрергә кирәкми. «Комбайн бункерына, ашлык эченә кереп ятасың да, йокыга киткәнче, бер мизгел очсыз-кырыйсыз күккә – Мәңгелеккә карыйсың...»* , – дип исенә төшерә Шәймиев үзенең чирәм җир күтәрү кыйссасын.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: чирәм җирләрне күтәрүдә егетләр ныклык, булдыклылык ягыннан гына чыныгу узмый. Алар атом‑ төш корылмалары сынала торган Семипалатинск өлкәсе чигендә эшли.
Киләсе җитди сынау инде укуын тәмамлап эшкә килгәч була. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, аны Мөслим ремонт-техника станциясенә эшкә җибәрәләр. Командада – үз эшен яхшы белгән чын осталар, инженер дипломлы яшь белгечне алар сагаеп каршы ала: үзен ничек күрсәтер, янәсе. Тик яшь белгеч бик төпле күренә, үзен башкалардан өстен куймый. Ә иң мөһиме, бернинди эштән дә борын чөерми. Сезонга остаханәләрне тәртипкә китерергә кушылгач, башкалар белән бергә кулына көрәк ала. «Үзебезнеке икән», – дип нәтиҗә ясыйлар коллективта.
Хәер, үзеңнеке булу эшнең яртысы гына, ә менә инженер буларак нинди? Минтимер Шәймиев эш белән җавап бирә: кышын машина двигателен эшләтеп җибәрү – тулы бер эпопея, ул процессны җиңеләйтү ысулын уйлап таба. Шоферлар яшь инженерны кулларында йөртергә әзер.
Яшь белгечнең идеяләре бихисап, энергиясе җиде кешегә җитәрлек. Менә ул иптәше белән механизаторлар әзерләү курслары оештыра, тагын фермаларны җылыту өчен калорифер конструкциясен уйлап таба: аны РТСның үзендә үк ясый башлыйлар. Авылда су каланчалары куярга карар кылалар, тик нәрсәдән? Шәймиев монда да югалып калмый. Предприятиеләр белән килешү төзеп, аларны зур диаметрлы торбалардан ясарга булалар.
Тынгысыз һәм булдыклы инженерны җитәкчелек тә күреп ала, билгеле. Аңа югарыга күтәрелүнең идеаль баскычын – колхоз рәисе вазыйфасын тәкъдим итәләр. «Юк, – дип җавап бирә Минтимер, – рәис буласым килми. Яраткан һөнәрем буенча эшлисем килә».
Мондый «баш тартучылар»ны, гадәттә, яратып бетермиләр, тик Минтимергә бу кагылмый: үз эшен артык яхшы белә. Мөслим районында эшли башлаганнан соң 9 ай узгач, Минтимер Шәймиевне баш инженер итеп билгелиләр.
1960 нчы еллар башы. Ил буенча бөтен җирдә «кырлар патшабикәсе» – кукуруз үстерелә башлый. Комсомол райкомы бюросы әгъзасы һәм баш инженер, әлбәттә, бу мөһим башлангычтан читтә кала алмый. Биредә дә Шәймиев эшкә иҗади якын килә. «Кукуруз игү технологиясендә иң мөһиме нәрсә? Басуда квадрат ясый белү. Ул заманнарда уңыш язмышын хәл итә торган иң кирәкле ысул... Әмма киң басуда квадрат ясау ансат эш түгел... Шуңа күрә мин үз ысулымны уйлап чыгардым. Ул чакта заводта эшләнгән тарттыру станцияләре куллана иделәр, алар нинди генә тайпылыш ясамасын – безнең квадрат төгәл килеп чыга иде», – дип сөйли Минтимер Шәймиев.
Нәтиҗәдә район республикада иң югары кукуруз уңышы ала, яңалык кертүченең исеме газета битләрендә ешрак пәйда була башлый, аны ВЛКСМның XIV съезды делегаты итеп сайлыйлар. Ә тиздән яңа биеклек яулана: Минтимер Шәймиевне Минзәлә районара «Сельхозтехника» берләшмәсе идарәчесе итеп билгелиләр. 25 яшь өчен – бу бик сирәк очрак.
Яңа вазыйфада ул үзен шулай ук чын белгеч итеп күрсәтә. Эшне үрнәк итеп оештыра, параллель рәвештә, үз инициативасы белән, җирле юлларны тәртипкә китерә башлый. Кул астындагылар яхшы эшләсен генә түгел, лаеклы яшәсен өчен дә тырыша ул…
Дистәләп ел узгач, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев: «Яшь җитәкчеләргә үз тәҗрибәмнән чыккан тормышчан киңәшем: үзегезнең карамакта эшләүче кешеләрне яратыгыз, аларның көндәлек мәшәкатьләре – сезнең мәшәкатьләрегезгә әйләнсен, ә кайчак хәтта башыгызны авырттырсын...» – дип язачак.
* И. Цыбульский һәм Н. Шәйдуллинаның «Минтимер Шәймиев» китабыннан алынган өзекләр файдаланылды
Добавить комментарий