Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

МОҢАРЧЫ БУЛМАГАН ЭПОС

«Туган Атаман каршысында дер‑дер калтырап торган Гөлчəчəкне иңеннəн кочты. – Син бу кызны алып китмəкче буласыңмы? – Безгə түлəргə ун тəңкə көмеш таба алмагач, алып китми нишлим инде? – диде Атаман. Дулкынлануын көчкə тыеп, Туган Атаманга туры карады: – Гөлчəчəк урынына, сезнең белəн мин китəм! Минем һөнəрлəрем күп, сезгə кирəгем чыгар».

Легендар язучы Зөлфәт Хәкимнең «Туган батыр» әкият-повестендагы төп геройның маҗаралары әнә шулай башланып китә. Шул ук исемдәге проект командасының максаты – аз да түгел, күп тә түгел, яңа татар эпосын һәм хәзерге заманның гаммәви мәдәниятендә популяр башка геройларны узып китәчәк батыр образын булдыру. Алга куелган бурычны әлеге образ аеруча катлауландыра. Популяр маглар, суперкешеләр, бернинди принциплары булмаган медиа һәм аниме персонажлары урынына авторлар гаделлек, намуслылык, кыюлык, мәхәббәт кебек төшенчәләрне үзенә идеал итеп куйган гап‑гади малайны сайлап ала. Проект инициаторларын менә шундый, чын мәгънәсендә титаник эшкә керешергә нәрсә мәҗбүр иткән соң?
PHOTO-2022-04-26-10-36-51
– Герой булмау! Әйе, балалар һәм өлкәннәр өчен милли әдәбиятыбызда Былтыр, Камыр батыр һәм башкалар кебек геройлар бар. Тик исемен атау белән кем турында сүз барганын һәркем аңларлыгы юк иде. Мин әнә шундый геройны булдыру идеясе белән мавыгып киттем, – ди эшмәкәр, хәйрияче, «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы, «Туган батыр» проектының авторы һәм оештыручысы Радик Абдрахманов. Аның ниятен шунда ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм язучы Зөлфәт Хәким күтәреп ала.
Берничә ай эчендә проект командасы чын каһарман образларын, дин‑ иман идеяләрен, төп милли, мәдәни, кешелек кыйммәтләрен колачлаган әкият-повесть булдыра.
DSC_1385
Сулдан уңга: язучы Зөлфәт Хәким, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, эшмәкәр, хәйрияче, «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы, «Туган батыр» проектының авторы һәм оештыручысы Радик Абдрахманов.
БАТЫРЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА
Әнә шулай итеп Туган исемле малай, аның дуслары Гөлчәчәк, дошманы Карабаш, аларның әтиәниләре һәм күршеләре – Имәнле авылы кешеләре, Имәнле урнашкан ил белән идарә итүче саран һәм җавапсыз Котсыз хан, урман юлбасарлары, урман халкы барлыкка килә. Имәнлегә килеп, кайгы-хәсрәт һәм вәсвәсә таратып йөрүче җен-пәриләр дә өстәлә. Вакыйгалар шартлы рәвештә урта гасырларда бара, әмма Зөлфәт Хәким андагы хәлләрне шундый итеп тасвирлауга ирешә ки, әйтерсең, анда бүгенгебез турында бәян кылына.
Без китапны ачып җибәрүгә үк, бер‑бер артлы төрле авыр хәлләрдән чыгу юлын таба барган Туган өчен җан ата башлыйбыз. Шул ук вакытта аңа көнләшеп тә куябыз, чөнки Туган малай эшләгәне өчен соңыннан оят булырлык бер гамәл дә кылмый. Авторлар фикеренчә, хәзерге заман герое образының нигезендә нәкъ менә шушы сыйфат ята. Татар милли мәдәнияте иң баштан ук ислам диненә таянган. Иң борынгы сюжетлар безгә исламнан килгән. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы Коръәннең 12 нче сүрәсен бәян кыла. Иң борынгы җырулар – мөнәҗәтләр дә Аллаһка багышланган.
«Мәдәният» сүзе мөселманнар өчен изге Мәдинә шәһәре исеменнән килеп чыккан. XIX–XX гасырларда халкыбызның иң алдынгы фән эшлеклеләре һәм зыялылары мәдрәсәләрдә белем алган.
Яңа татар эпосын уйлап табучылар, повестьның төп геройларының образларын һәм мотивларын эзләп, хаклы рәвештә дингә мөрәҗәгать итә.
– Пәйгамбәребезнең һәм аның сәхабәләренең тормышы, гомумән ислам тарихы каһарманлыкның физик көч кенә түгеллеген, ә әхлакый тарафы да булырга тиешлеген күрсәтә, – ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Балалар тәрбияләүгә бар гомерен биргән әни кеше дә, һәр көн бик оста, бик тәмле итеп икмәк пешерүче дә, безгә кирәкле ачыш ясау өчен, еллар буе лабораториядә утыручы галим дә – барысы да батырлар ул.
A91i10kfx_1pbu536_h4o
ИҢ ЗУР СЫНАУ
Сюжетның башка юнәлеше дә бар.
– Мине Туган батырның туган җиренә, туган ягына мәхәббәте, аларны саклагандагы кыюлыгы рухландыра. Гомумән, мәхәббәтнең дөньяны коткарачагына ышанам, – дип сөйли Радик Абдрахманов.
Бу мәхәббәт даими рәвештә сынауларга дучар ителә. Бер-берсен коткарып калу өчен, Туган белән Гөлчәчәккә караңгы көчләр хөкем сөргән теге дөнья – Пәрдә арты иленә юл тотарга туры килә. Үз кубызларына биетергә омтылып, җен-пәриләр балаларны аларның үз аң төпкелләренә күз салырга мәҗбүр итә. «Минем өчен иң куркынычы – курку үзе. Мин куркудан куркам!» – ди Туган Иблискә.
– Минем тормышым һәрдаим диярлек явызлыкка каршы, барыннан да элек үземдәге явызлыкка каршы көрәштә узды. Биографиям шактый бай, анда драматик мизгелләр күп. Шәхес буларак юкка чыгу чигенә, үлемгә бик якын килгән вакытларым да бар иде. Мин хәзер дә чир белән көрәшәм, ләкин рухи түгел, ә физик авыру турында сүз бара. Мин ничек исән калдыммы? Коткару-савыгу сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвардым. Ул миңа тиешле җәзаны җибәрде һәм шул рәвешле мине коткарды, – ди Зөлфәт Хәким.
J-01
Туганның антагонисты Карабаш – йомшак холыклы, ялкау, көнче малай. Ул Туган белән Гөлчәчәк арасындагы кебек мөнәсәбәтләр корырга тели, әмма дус булу өчен сабырлыгы җитми. Карабаш авылдашларына карата гел берәр төрле хәйлә кора, ә Туганның физик һәм рухи өстенлеге аның көнчелек утына май гына сибә. Киләсе китапларда бу каршылык башка югарылыкка күтәреләчәк һәм ике егет тә тормыштан сабак алачак.
– Үз эгоңны, үз нәфесеңне җиңәр өчен, зур көч кирәк. Без һәрдаим сынауларга дучар ителәбез, ышаныч һәм өмет арасында торабыз. Безнең өчен бу – Хак Тәгаләне тануга, аңа иман китерүгә бер мөмкинлек. Пәйгамбәребез: «Мин кешеләрнең әхлакларын яхшырту өчен килдем», – дип әйтә. Әхлагың яхшырак булган саен, син Аллаһы Тәгаләгә шулкадәр якынрак, – ди Камил хәзрәт.
КОДТА КӨЧ
Зөлфәт Хәким сатираны һәм күп очракта усал сатираны, турыдан ярып әйтүне яратуын яшерми, ләкин балаларга тәгаенләнгән бу әсәрдә андый нәрсәдән аңлы рәвештә тыелырга тырыша. Проект авторлары Туган малай образын идеаль итеп сурәтләргә тели. Әмма киләсе китапларда Туган батыр инде балалыктан чыгачак. Ә өлкәннәр тормышында төрле коткы сала торган нәрсәләр бихисап, югалтулар да, катлаулы сайлау алдында калу очраклары да була.
– Миңа рафинадланган, артык шомартылган, артык дөрес геройлар ошап бетми. Аларда тормышчанлык юк. Туган батыр андый булмаячак. Мин берничә эпизод уйлап таптым, аларда без Туганның ниндидер тискәре хис-тойгылар да кичерергә сәләтле икәнен күрербез. Әйтик, хезмәтендә бик алга китеп янә кызга күз ата башлаган Карабаштан Гөлчәчәкне көнләү кебек, – дип аңлата Зөлфәт Хәким. – Хаталары да, гаеп хисе дә булачак. Мин китап укучыларның, беренче чиратта балаларның, герой белән бергә шикшөбһәгә бирелүен, аның хаклымытүгелме икәнлеге турында бәхәсләшүләрен телим.
– Кинотеатрларда супергеройлар турында Марвел фильмнарына чиратларны күргәч, бик кызганыч булып китә. Мин үзебезнең дә шундый популяр персонажларыбыз булуын телим, – дип белдерә Радик Абдрахманов.
246371
Туган батыр шундый персонаж дәрәҗәсенә җитәрлек булып үсеп китсен өчен, ул кулдан килгәннең барысын да эшли. Китаплар – эшнең нигезе генә. Коллекцион сынчыклар, «мерч» (логотиплы, символикалы кием-салым, әйберләр), компьютер уены җитештерелә башлаган инде. Ел саен «Туган авылым» комплексында уза торган милли тамаша өчен номер әзерләнә, комикслар идеясе дә карала. Һәм хәтта NFT платформасында да цифрлы предметлар һәм персонажлар ясалган. Әмма бөтен бу чаралар Туган батырга күпкә танылганрак һәм рекламаланган Үрмәкүч-Кеше, Бэтмен, Наруто белән ярышта ярдәм итәрме? Шул ук вакытта нәкъ менә Татарстан проектының өстенлеге бар. Авторлар Туган батыр галәмен милли мәдәни кодлар нигезендә кора, ә бу кодлар, башка культуралардан аермалы буларак, генетик хәтер һәм күзаллауны уятып җибәрә. Камил хәзрәт һәм аның хезмәттәшләре, тарафдарлары – дин белгечләре һәм тарихчылар да тарихи тикшеренүләр алып бара.
A91na1406_1pbu53c_h4o
УК КАЯ КҮРСӘТӘ
Туган батырның төп символы – югарыга төбәлгән уклы җәя. Тарихчы Михаил Худяков сүзләренчә, нәкъ менә шундый сурәт Казан татарларының милли гербы саналган.
Туган батыр гербындагы серле сигезпочмак, Зәһир балдагы, хәтта аерым персонажлар да – һәркайсы туган төбәгебез тарихына һәм динебезгә бәйле вакыйгаларга ишарәли, болар хакында повестьның алдагы кисәкләрендә сүз күп булачак.
– Шифрлар – урта гасырлар мөселман дөньясында бер аралашу алымы ул. Сәлҗук келәмнәрендә, мәсәлән, андагы бизәкләрне ясаучылар, аны сатучылар турында мәгълүмат бирелә, яки ул келәмнәрне кулланачак кешеләргә юлламалар урын ала. Халкыбызның символлары фольклорда да, борынгы текстларда да очрый, – ди Камил хәзрәт. – Мәчетләрдә ярымайның сулга каравы да юкка түгел. Бу – үсеп бара торган ай, ул «башлану, башлангыч» дигәнне аңлата. Ә иске каберлекләрдә ярымай уңга карый. Бу исә юлның ахыры дигән сүз.
Иске мәчетләрдә еш кына лалә һәм гөлчәчәк рәвешендәге бизәк очрый. Гөлчәчәк – Пәйгамбәребез чәчәге, аның исеме Мөхәммәд шул шәкелдә языла. Лалә гарәпчә «Аллаһ» дип язуны хәтерләтә. 99 лалә Аллаһның 99 исемен белдерә. Һәр бизәк билгеле бер мәгънәгә ия. Бу гореф-гадәтләрнең бер өлеше юкка чыккан, әмма хәзер аларны яңадан торгызу, кайтару мөмкинлегебез бар.
Символлардан тыш, повестьта Шүрәле, Су анасы һәм башка танылган персонажлар да пәйда була. Алар төп геройлар белән бергә үсеп-үзгәреп бара. Әкияти тормышның яңа борылмасын Туган батыр әсәре беренче чиратта кемгә тәгаенләнгән, шулар, ягъни балалар үзләре уйлап таба.
– Мин бу проект турында «БалаСити» мәктәбендәге эшкуарлык полигонында чыгыш ясадым. Без җиденче сыйныф укучыларына балалар аудиториясендә бу әкиятебезне рекламалау-тарату чараларын, юлларын уйлап табу турында тәкъдим ясадык. Балалар китапны укып чыкты да, мавыгып китеп, бик күп кызыклы идеяләр тудырды, – дип сөйли Радик Абдрахманов. – Алар, мәсәлән, персонажларның коллекцион карточкалары белән өстәл уены ясарга, китаптан туп‑туры онлайн-квестка юл ача торган QR‑код куярга, геройларыбыз рәвешендәге «скрепыш»лар булдырырга һәм башка нәрсәләрне тәкъдим итте. Без, һичшиксез, бу ысулларны кулланачакбыз. Дөньяда ниләр барганын һәм нәтиҗәгә ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген балалар кайвакыт бездән яхшырак аңлый. Гомумән, аларның энергиясе проектка бик кирәк!
КАРАҢГЫ СУКМАК
Эпосның 1100 данәлек символик тиражлы беренче китабы дөнья күргән инде. Анда әкиятне дүрт телдә – рус, татар, инглиз һәм гарәп телләрендә укырга була. «Туган батыр»ны уйлап табучылар аны башка телләргә дә тәрҗемә итәргә планлаштыра. Татар мәдәнияте һәм милли кыйммәтләребез турында чит ил аудиториясенә җиткерүнең бик яхшы ысулы ул. Әмма проектның иң зур кыйммәте, мөгаен, башкададыр. Аның авторлары, асылда, традицион рухи һәм сәнгати культура белән бүгенге җәмгыятьнең модельләрен үз эченә алган яңа милли миф булдырырга ниятли.
– Мин мәдәният яки сәнгать әсәрләре ярдәмендә кемне дә булса тәрбияләргә яки үзгәртергә мөмкин дип уйламыйм. Эшебезнең максатын бүтәндә күрәм, – ди Зөлфәт Хәким. – Бала чагымда бервакыт шундый вакыйга булды. Инде караңгы төшкәч, авылда өйгә бакча артындагы тар сукмактан кайта идем. Һәм кайсыдыр мизгелдә юлны югалттым. Мин өйгә илтә торган ул сукмакның шунда кайдадыр караңгылыкта икәнен беләм, тик аны таба гына алмыйм. Без балалар һәм өлкәннәр өчен үзебезгә таба илтә торган сукмакны яктыртып бирә алабыз. Аларга менә шул рәвешле барасы юлны, кыйбланы күрсәтәбез.
PHOTO-2022-04-19-16-10-02
Ксения Сёмина
Фотолар «Туган авылым» милли комплексының матбугат хезмәтеннән алынды
Реклама

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: