МУСА БИГИЕВ. ЯҢАРЫШ ТЕОРИЯСЕ ХАТЫЙБЫ
Фәлсәфәче, җитди дини хезмәтләр авторы, бөтендөнья ислам форумнарында СССР мөселманнары вәкиле булган әлеге данлыклы шәхес гомеренең соңгы егерме елын горбәттә үткәрергә мәҗбүр ителә. Муса Бигиев – XX гасырның беренче яртысы татар һәм гомуммөселман дини-яңарыш теориясе вә практикасы күгендәге иң якты йолдыз ул.
АЛЛАҺНЫҢ РӘХМӘТЕ ЧИКСЕЗ
Муса Бигиев беркайчан да укудан туктамаучы кешеләр токымыннан була. Казан һәм Бохара мәдрәсәләрендә дини белем алгач, ул Истанбул, Каһирә, Дәмәшкъ, Бәйрутта һәм хәтта Британия Һиндстанында (Деобанд) белем эстәвен дәвам итә. Әмма үзенең беренче университетларын Муса өендә үтә – ул 1875 елда Ростов-на-Дону шәһәрендә дини татар гаиләсендә дөньяга килә.
1904 елдан 1930 елга кадәр Муса Бигиев Россиядә яши. Ул дини һәм гыйльми хезмәтләр язып бастыра, мөселман сәяси форумнары эшчәнлегендә катнаша, «Хөсәения» (Оренбург) мәдрәсәсендә укыта.
Биредә ул Аллаһ рәхмәтенең чиксезлеге турында фикерләрен дөньяга тарата – милләтенә һәм диненә карамастан, тәмуг халкының барысы да ахыр чиктә һичшиксез оҗмахка эләгәчәк, дип игълан итә.
Үзенең хаклылыгын дәлилләүдә Бигиев урта гасыр суфилары мирасындагы шундый идеяләргә таяна, шулай ук Коръән аятьләрен мисалга китерә һәм аларны шул күзлектән чыгып шәрехли. Үз фикерләрен «Рәхмәте илаһийә борһанлары» («Аллаһының рәхмәтлелегенә дәлилләр») һәм «Инсанларның гакыйдәм илаһийәләренә бер нәзар» («Кешеләрнең дини ышануларына бер караш») китапларында аңлата.
МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕН УКЫТУ
Бигиев ислам цивилизациясе инкыйразы сәбәпләрен тарихи-социаль яссылыкта өйрәнә. Әлеге сәбәпләрне атап, һәркайсын тәнкыйтьли. Ислам хокукы системасындагы җитешсезлекләрне фаш итә, үз ислам юриспруденциясе системасының теоретик һәм практик аспектларын эшли. Мөселман мәгарифенең бик җитди кимчелекләрен күрсәтә һәм мөселман яшьләрен укытуның «дини һәм дөньяви фәннәрне» (куштырнаклар шуның белән аңлатыла – Бигиев өчен мондый бүленеш булмый) үз эченә алган принципиаль башка программасын тәкъдим итә.
Ул күпгасырлык теология доктриналары эчтәлеген яңача аңлата һәм күбесенең уйдырма булуын дәлилли – чөнки Коръән һәм хәдисләрнең эчтәлеген бозып аңлатучы теолог-схоластлар аларны җәмгыятькә һәм мөселманнарның коллектив аңына ирексезләп сеңдерә, нәтиҗәдә мөселман социумының акыл үсеше дә, рухи үсеше дә акрыная һәм бөтенләй туктап кала.
Һәр мәсьәләдә Бигиев проблеманы хәл итү буенча үз ысулларын тәкъдим итә. Борынгы авторитетлар фикеренә карап (тәкълид) эш итүче үз элгәрләреннән һәм замандаш мөселман теолог-динчеләрдән аермалы буларак, Бигиев абсолют иҗтиһад яклы була, ягъни мөселман, Коръәнгә, сөннәткә, гакылга һәм йөрәккә таянып, тормыштагы мөһим проблемаларны үзе хәл итәргә хокуклы, дип саный.
ПРОБЛЕМА ИСЛАМДА ТҮГЕЛ, БӘЛКИ МӨСЕЛМАННАРНЫҢ ҮЗЕНДӘ
Бигиев иҗтиһад турында фикерләрен шулкадәр дөрескә саный ки, мөселман кешесе ниндидер изге, бәхәссез кабул итәргә күнеккән гамәлдәге Коръән тәфсирләрен мөселман дөньясының инкыйразга якынлашуы һәм көндәшлеккә сәләтсез булуы сәбәпләреннән берсе булып тора, дип белдерә.
Моннан тыш, Бигиев ислам тарихында беренче буларак хатын-кызлар проблемасына багышланган трактат яза, анда ул мәсьәләне лингвистика, мәдәният-тарих, социаль-фәлсәфә һәм дин ягыннан тикшерә. Галимнең моңа игътибар итүенең сәбәбе җәмгыятьнең цивилизацион халәте анда хатын-кызның нинди урын тотуына турыдан-туры бәйле, дип инануыннан килеп чыга.
Күп кенә замандаш дини интеллектуал-модернистлардан аермалы буларак, Бигиев мөселман дөньясының артта калуында исламны һич кенә дә гаепләми. Ул, проблема исламда түгел, бәлки мөселманнарның үзендә, дип белдерә, чөнки алар билгеле бер, шул исәптән объектив сәбәпләр аркасында исламны аңламый. Әлеге җәһәттән ул исламга һәм аның кыйммәтләренә карата Төркия Республикасы дәүләт эшлеклеләре сәясәтенә йогынты ясарга да маташа.
КӨНБАТЫШНЫҢ КӨНЕ САНАУЛЫ
Бигиевнең Көнбатыш казанышларына да мөнәсәбәте кызыклы: беренчедән, цивилизация казанышларына ниндидер уңай өлеш керткән һәркем мөселман (ягъни Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүче) булып чыга, дип, ул исламның мәгънәсен искиткеч киңәйтә. Икенчедән, ул Көнбатышның проблемаларын бик яхшы аңлый һәм иртәме-соңмы гакыллы кешелек аңлы рәвештә исламның гади, ачык, гадел һәм нәтиҗәле принципларына һәм тормыш кагыйдәләренә өстенлек бирәчәк, дип фаразлый.
1930 елдан 1949 елда вафатына кадәр Бигиев мөһаҗирлектә яши, күп сәяхәт итә, гарәпчә хезмәтләр яза. Гомеренең соңгы елында үзенең төп хезмәте – Коръәннең төрекчәгә тәрҗемәсен бастырып чыгарырга тагын бер талпынып карый. Коръәнне татар-госманлы теленә ул 1912 елда ук тәрҗемә итә, әмма фанатик кадимче муллалар әлеге хезмәтен Россиядә бастырып чыгаруга комачаулый.
1948 ел азагында үз тәрҗемәсе өчен Коръәннең гарәпчә текстын җыю максатыннан ул Истанбулдан Каһирәгә күченә, әмма инде гомере бик аз калган була: ниятен тормышка ашырырга өлгерми. Муса Җаруллаһ Бигиев 1949 елның 24 октябрендә бакыйлыкка күчә, һәм зур хөрмәт белән Мисыр хакимнәре күмелгән комплекста – Афифи территориясендә җирләнә.
Айдар Хәйретдинов
Фото: tatarica.org
Добавить комментарий