Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ОЛЫ ЕЛГАДАГЫ АГАЧ МӘЧЕТ

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылындагы борынгы агач мәчеттә «Татарстан» журналистларының инде әллә ничә тапкыр булганы бар: озакка сузылган динсезлек чорыннан соң 1980 нче еллар азагында изге бина тәртипкә китерелгәч тә; 1990 нчы елларда ул мәдәни мирас объекты итеп танылгач та; һәм былтыр, 2021 елда, яңартылган һәм реставрацияләнгән мәчет мәхәллә халкы һәм Казаннан килгән дәрәҗәле кунакларга ишеген ачкач та.

БЕРЕНЧЕ ТАРИХ. АМБАР
Мөселман гыйбадәтханәсен 1879 елда указлы мулла Вәлиулла Галиев Казан губерна идарәсе раслаган проект буенча төзетә. Дингә каршы көрәшнең көчәюе белән яманаты чыккан 1937 елга кадәр ул мәхәллә халкына хезмәт итә. Хәтта тирә‑якта Олы Елганы үз атамасы белән түгел, «мәчетле авыл» дип кенә йөртәләр. Әмма 1937 елда, башка күп кенә мәчет кебек үк, биредәгесен дә ашлык амбарына әйләндерәләр.
– Мин хәтерлим әле, – дип сөйләгән иде бервакыт мәчет хакында язарга килгән «Татарстан» журналына мулла Таһир Гайнетдинов, – балачакта без бу амбарда качыш уйный идек. Манарадагы ядрә эзләрен дә хәтерлим, күрәмсең, аны кемдер мишень итеп файдаланган...
ИКЕНЧЕ ТАРИХ. МОГҖИЗА
Олы Елга халкының тарих һәм легендалары журнал төпләмәләрендә хәзер дә саклана. Шуларга күз салабызмы? – Узган гасырның 30 нчы елларында була бу могҗиза... – дип сөйләделәр безгә. – Бер җәйдә мәчет манарасын кисәргә дип дәһриләр килә. Кинәт күктә кара болыт пәйда була, бик көчле җил чыга, әлеге бәндәләр манарага менә алмый, кире китә, ул җимерелми кала.
ӨЧЕНЧЕ ТАРИХ. ИСЛАМ ТЫЛСЫМЫ
– Авыл халкын Әбүбәкер мулла дингә китерә, – дип сөйли Олы Елга музее директоры Хәтимә Солтанова. – Ул безгә 1393 елларда Әлкидән килә, ул вакыт әле авыл оешып кына килә. Әбүбәкер мулла Чулманны чапанына утырып кичкән, диләр. Моны күреп торган кешеләр аның тылсымлы көченә шаккаткан һәм ана ияргән. Борынгы бабаларыбыз шул рәвешле ислам динен тота башлаган.
ЕфремовАН00086
ДҮРТЕНЧЕ ТАРИХ. ИЗГЕ ДОГА
– Моннан берничә ел элек мәчеткә бер кеше килеп керде, – дип искә алган иде Таһир хәзрәт Гайнетдинов. – Безнең белән күрешеп, намаз укыгач: «Аллаһка шөкер! Әтиемнең теләге кабул булды!» – диде. Совет чорында авыл яныннан үткәндә, минераль ашлама складына әйләндерелгән мәчетне күреп, бик диндар әтисе елап җибәргән икән. Һәм Аллаһы Тәгаләгә ялварган: «Йа Раббым! Бу мәчетне иман нуры яктыртсын иде! Ул кабат изге урынга әйләнсен иде!» – дип дога кылган. Улына исә: «Килер бер көн, бирегә халык кабат йөри башлар әле. Улым, биредә кабат намаз укылачагына мин ышанам», – дигән. «Ул чакта бу бөтенләй тормышка ашмаслык хыялга охшаса да, хәзер мин әтием догасының кабул ителүен күрәм. Аллаһы Тәгаләдән ул нәкъ менә шуны сорап дога кылды бит, димәк, мәчетнең яңадан торгызылуында аның да өлеше бар», – диде мөсафир.
БИШЕНЧЕ ТАРИХ. ТУГРЫ САКТА
Тагын бер риваятьтән күренгәнчә, мәчетнең ярымае һәрвакыт кыйбла ягына карап торган, шунлыктан авылда беркайчан да бернинди табигать бәла-казасы булмаган. Авыл халкы, мәчет үзләрен бөтен афәтләрдән саклый, дип ышана.
ЕфремовАН00087
АЛТЫНЧЫ ТАРИХ. ҮҖӘТЛЕК
Яңартылган мәчет ачылышыннан «Татарстан» журналистлары тагын бер тарихка баеп кайтты. Биредә яшәгән Сөнгатулла Юнысов үзенең тугыз баласы белән мәчеткә һәрчак ярдәм иткән: үз акчасына буяган, ремонтлаган, үҗәтләнеп, аны кабат мәхәллә халкына кайтару артыннан йөргән. Бу турыда безгә Сөнгатулланың кызы һәм оныгы сөйләде.
«Бабабызның мәчете ачылды, Аллаһка шөкер! Мин аны буяганымны яхшы хәтерлим әле...» – дип күз яшьләрен тыя алмады ханымнарның берсе.
«Мәчетне халыкка кайтаруны даулап, 1980 нче еллар азагында әтием Уфага, Мәскәүгә һәм хәтта Ленинградка барган. Гап‑гади авыл кешесе барыбер үз дигәненә иреште: 1988 елда мәчет тәртипкә китерелде», – ди Сөнгатулланың кызы Исламия Хәйретдинова.
ЕфремовАН00083
ҖИДЕНЧЕ ТАРИХ. МАКСАТКА ИРЕШҮ
Олы Елгадагы гыйбадәт йорты – Татарстанда иң борынгы агач мәчетләрдән берсе, XIX гасыр агач архитектурасы үрнәге. Шуңа күрә реставрация эшләре бик катлаулы була һәм күп көч таләп итә. Белгечләр бураның чын бүрәнәләренең 70 процентын саклап кала. Чорма түшәменең өрлекләрен, бәпкәләр (атламалар) системасын, манара нигезен нәкъ электәгечә итеп эшлиләр. Намаз залларының интерьерларын бик уйлап яңарталар. Мәчетнең тышкы кыяфәтен саклап калалар. Хәзер ул җылытыла, тәһарәтханәсе дә бар.
Кыенлыклар да җитәрлек була. Мәчетне сүтеп, танылган архитектор Александр Поповка Вологда өлкәсенә алып китәләр. Әмма бер айдан соң белгеч акчаны ике тапкыр арттыруны сорый, мәчет бүрәнәләре исә кадерсезләнеп җирдә таралып ята. Кире алып кайтырга карар кылалар. Таһир хәзрәт үзе бара, Кама Тамагы районы Архангельские Кляри авылыннан китерелгән чиркәү бүрәнәләренең дә реставрация көтеп җирдә аунап ятуын күрә. Әле һаман да шунда ята, диләр...
Әмма барысы да яхшы тәмамлана. Проектны Казанның «Берләштерелгән төзелеш компаниясе» реставрацияләү оешмасы җиренә җиткереп төгәлли.
«Мәчетне бабаларыбыз моннан 140 еллап элек төзегән. Ул чактан бирле бик күп вакыт үткән. Шулай булса да, уртак тырышлык белән без бинаны саклап калдык һәм яңадан торгыздык», – диде реставраторларны бүләкләгәндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: